Олы юлдан, авылга табан очып барган аккошлар кебек, бер-бер артлы тезелешеп килүче машиналар колоннасы күренде. Иң алдан, мигалкаларын яндырып, милиция машинасы, аның артыннан берничә яңа ак “Волга” күпер төбендә икмәк-тоз белән кунакларны каршы алучы халык янына килеп туктады. Тәртип сакчылары, өркешеп торган агай-энене артка кысрыклап, машинадан төшүче җитәкчеләргә юл ачты.
Гармун һәм курай моңнары астында кунаклар бизәкле тастымал өстенә салынган икмәк-тоздан, аз гына әчкелтем “зәм-зәм” суы өстәлгән кымыздан авыз иттеләр. Кичтән Самат Сәлимович махсус рәвештә техничка Зөбәйдәгә әйтеп, һәр чирек кымызга берәр шешә “зәм-зәм” суын өстәп салырга кушкан иде. Бирелгән нарядның үтәлү-үтәлмәвен иртән иртүк үзе тикшерергә дә онытмады.
– Ничек, мин әйткәннәрне үтәдеңме? Кымызның куәтен арттырдыңмы, – дип соравым.
– Арттырмыйча соң! Аракы да өстәдем, “төнлә туган”ны да куштым.
– Харашо, – дип канәгатьлек белдерде хакимият башлыгы, эчелгән бер чәркә кымызның күңелне күтәрүен чамалап. – Син ничек тә кунакларның авызын шушының белән ныграк “майларга” тырыш. – Ул муенындагы галстук очы белән авыз читен сыпырып куйды.
– Авылга аяк басу белән, кымызны тирән фужерларга салып сыйлаячакбыз, Самат Сәлимович.
– Харашо, килештек.
Чынлап та, кунакларны ихлас күңелдән кыстый-кыстый сыйлады шушы чарага беркетелгән, аның тиешле дәрәҗәдә үтүе өчен җаваплы хезмәткәрләр. Техничка Зөбәйдә дә, методист Тәлига да, кубызчы Исрафил да, гармунчы Миңлебулат та, музыка астында күбәләктәй очып бии-бии, такмаклар әйтте:
Әйдә, биергә төшик,
Уйнат, егет, кубызны.
Күтәрелсен күңелегез,
Әйдә, эчик кымызны!..
Уфадан килгән вәкил дә, район хакимияте башлыгы да, башка кунаклар да йола шартларын тиешенчә җиренә җиткереп үтәделәр: кымыздан да авыз иттеләр, гади халык белән күңелле аралашып, биергә дә төшеп киттеләр.
Яңа мәдәният йортын ачу тантанасы ишеккә аркылы бәйләнгән кызыл тасманы кисү йоласы белән башланды. Әлбәттә, андый үтә җаваплы бурычны Уфадан килгән вәкилгә тапшырдылар.
Кулына кайчы тотып, тасманы кисәр алдыннан, өлкә кунагы җыелучылар алдында чыгыш ясады:
– Хөрмәтле әфәнделәр! – диде ул, халыкка мөрәҗәгать итеп. – Сезнең бөтенегезне дә яңа мәдәният йорты ачылу белән ихлас котлыйм. Бу йортта мәдәният уты, культуры учагы беркайчан да сүнмәсен. Хәерле сәгатьтә! – Шушы җылы сүзләр белән ул, тасманы кисеп, бер кисәген – кала һәм район хакименә, икенчесен Самат Сәлимовичка тапшырды. Аның артыннан район үзәгеннән килгән башка абруйлы кунаклар да, берсеннән берсе уздырып, яңа йортка мәдхия укыдылар. Чыгышларның һәрберсе көчле алкышларга күмелде. Әллә кунак сые авыл халкының да авызын читләтеп үтмәгән – тирә-як шаян көлке, күтәренке кәеф астында шау-гөр килеп торды.
Бары тик авыл башлыгы трибуна артына чыгып сүз башлагач кына, гөрләп торган халык, бер мәлгә авызына су уртлагандай, тынып калды. Әллә Самат Сәлимовичның килештереп сүз сөйләвенә колак салды агай-эне, әллә зәңгәр чәчле башын күреп һушыннан язды, белмәссең. Әйе, әллә ничә төрле шампунь белән дә, сабын белән дә ышкып, кат-кат юып та караган иде буяу ябышып каткан чәчләрен Самат Сәлимович: кичен дә, иртән әтәчләрдән алда уянып көтү киткәнче дә, көтү кайткач та – тик чәчләр генә һаман зәңгәр күктәй зәңгәр килеш калды. Хатыны Әнисәдән, хәтта, бермәл чәчләрен үткер пәке белән кырдырып алдырырга да ниятләгән иде, тик бу уеннан кире кайтты. Нинди генә төскә кермәсен, чәч бит әле ул! Чәчләреңнән бер колак каксаң исә, колак артын күреп булмагандай, яңадан өч-дүрт айсыз кулга тарак алам димә! Дөрес, битендәге буяуларны Әнисәсе озын тырнак очлары белән, авырттырып, җәрәхәтләп булса да, куптарып төшерде, артыннан ияк очларына тиклем хуш исле крем үкәп куярга да онытмады.
– Иптәшләр! – дип сүз башлады Самат Сәлимович, тамак кырып. – Менә күрәсез: яңа мәдәният сарайлы булдык. Элек, совет чорында, клуб бар иде. Агай-эне, бакчасында клубника үстереп, шул йортта клубника сатып, акча эшли иде. Шуңа клуб дип атаганнар аны. Ә менә сарайга килгәндә, авылыбызда ат сарае гына бар иде. Колхозларны тараткач, ул сарай да атлары белән бергә юкка чыкты. Нәкәнис, менә бүген халыкка да сарай төзедек, мәдәният йорты дип атала. Харашомы бу? Харашо! Хәзер уйна да бие, башкасын да майтар. Ләкин, хакимият буларак, катгый әйтәм: төнге якта, эчеп килеп, анда сугышып, күз чыгарып ятмыйк. Конюх Бадыхшан агай ат сараен ничек пөхтә тота иде, исегездәме?! Мәдәният сарае да ат сараеннан бер ягы белән дә калышмасын! Ә көндез җиң сызганып эшләргә, иптәшләр!
Шулчак кала кунагы җиткергән наказ, авиапочта шикелле, кылт итеп Самат Сәлимовичның исенә килеп төште. Хәзер ул: “Наказыгызны тиешенчә үтәрбез!” – дип әйтергә тиеш ләбаса! Нәрсә дигән иде әле? И бу тишек хәтерне, искә төшми тора... “Учак... учак сүнмәсен... Культуры учагы... “Нәрсә ул культуры? – Башы, компьютер кебек, шалт та шолт җавап эзли. – Тә-әк. Культуры – ул гәзит-журналлар, китаплар, бию, җыр... Бию белән җырны, әлбәттә, учакка ягып булмый. Болары отпадает... Гәзит-журнал, китап ягаргамы? Ә нигә утын якмаска, брикет, күмер дә җитәрлек... Гомумән, җылыткыч торбалар үткәрелгән мәдәният йортына ни пычагыма кирәк икән ул учак, янгын чыгарыргамыни?!” Баш та әйләнә, аңа ияреп күзләр дә орбитасыннан чыгардай булып зырылдап әйләнә. Ә җавапны уңай бирү сорала. Ниһаять, ул күтәренке рух белән сүзен дәвам итте:
– Учакны без аны, хөрмәтле җитәкчеләребез, беркайчан да сүндермәскә сүз бирәбез. Мәдәни учакка да утын, күмер өстәп торырбыз. Ишек алдында да айлы кичтә учак ягып, күктәге йолдызларга карап, санап утырырбыз. Ә менә мәдәният йортына мотлак рәвештә җыйнак кына бер мич чыгарып куярга бөтенегез алдында вәгъдә итәм. Торбасы да җылытсын, морҗасы да. Килештекме? Харашо.
Чыгыш тәмамлаганнан соң озакка сузылган алкышлар, язгы ташкындай, тиз генә тынмады.
– Һай, маладис! Һай, афарин! Башың юморлы икән. – Кунакларның кайсысыдыр, хәтта, Самат Сәлимовичның аркасынан сөеп куйды.
Макталудан канәгать елмаючы хакимият башлыгының авызы колагына җитте:
– Әйе, башым туганнан бирле йомры, – диде ул, кунакның сүзен җөпләп. – Шуңа анда кәпәч тә юньле- рәтле тормый, шуа да төшә. Мәктәптә укыган елларда яшьтәшләрем мине гел генә “кабакбаш” дип йөртәләр иде.
Кичәнең тантаналы өлеше тәмамлангач, кунакларны табын артында сыйлау гадәте бар. Тәпәләплеләр дә бу изге йоладан читкә тайпылмады. Рюмкаларга “Федор Шаляпин” шешәләреннән хәмер коела, этикеткасына сайрар кошлар кунаклаган озын муенлы “Калина”лар үз чиратын көтә. Арада биш йолдызлы “Наполеон” да корсак киереп утыра. Ә закускаларның ниндие генә юк: заморский кызыл уылдык, аның янында табак-табак каклаган каз, пешкән үрдәкләр... Авызны гына ач – үзләре очып керергә әзер торалар.
Самат Сәлимовичның урыны нәкъ министрлык вәкиленең каршысына туры килде. Бай табын артында сүз байлыгы да ташып торучан.
– Сезнең башыгыз – океан, – диде, сыйдан кызарган йөзен балкытып, өлкә кунагы.
– Рәхмәт зурлавыгызга. – Әйе, кем генә үзен мактаганны яратмый икән бу фани дөньяда. Иркәләп, колак артын кашысаң, сыер да, муенын сузып, рәхәтлек кичерә.
Самат Сәлимович та сүзен дәвам итте:
– Хакимият эше үтә җаваплы. Шуңа күрә глобаль масштабта, океандай тирән фикерләргә туры килә.
– Юк, мин ул мәгънәдә түгел. Чәчләрегезнең зәңгәр төскә буялуына ишарә итүем. Әллә берәр төрле оешмада әгъза булып торасызмы?
Әле генә үзен океанга тиңләгән өлкә кунагының мактау сүзләреннән горурлык хисе кичереп утыручы Самат Сәлимовичның колагына кинәт күңелгә җәрәхәт салган “зәңгәр” сүзе килеп кергәч, кикриге шиңеп төште. Шулай да аңа кунаклар алдында үзен сынатмау бурычы йөкләтелгән.
– Аңлап бетермәдем, – диде ул, буяулы башын кашып.
– Ярый, тирәннәнрәк аңлатыйм. – Вәкил, рюмкасын бушатып, артыннан тозлаган кыяр кисәге кабып куйды. – Хәзер бит төрле төркемнәр, әкәмәт оешмалар дөнья тулы. Әйтик, скинхедлар, панклар, гел генә кара киемнән йөрүче готлар, эмо, рэппер, металлистлар... Мин “голубой”лар турында да болай ишетеп беләм, ләкин алар беркайчан да чәчләрен зәңгәр төскә буятмыйлар.
Мондый сүзләрне ишеткәч, Самат Сәлимович чәчен кырдырмавына үкенеп тә куйды, хәтта кичә булган хәлләрне сөйләүдән чак тыелып калды. Ярый әле, монда узган вакыйгалардан хәбәрдар булган район хакимияте башлыгы сүз дилбегәсен вакытында үз кулына алды:
– Безнең яклар шифалы чишмәләргә, елга-күлләргә бай. Су байлыкларын саклау өчен, безнең уңган Самат Сәлимовичыбыз “Зәңгәр су” оешмасын төзеде. Анда дистәдән артык егет һәм кызларыбыз әгъза булып тора. Әйтик, читләр килеп, күлдән рөхсәтсез балык тота икән, Самат Сәлимовичның бөркетләре чик сакчылары кебек килеп тә җитәләр, балыкларын тартып алып, күз алдында учак ягып, пешереп тә ашыйлар. Мондый үтемле чарадан соң тегеләрнең аяк эзләре суына.
– Уйлап эш итәләр, әтнәке, молодцы! – дип хуплады өлкә кунагы.
– Менә шушы бөркетләр, – дип дәвам итте башлык, – бөтенесе дә чәчләрен зәңгәр төскә буяп йөри.
– Ләкин мин монда зәңгәр башлы бер Самат Сәлимовичны гына күрәм. – Вәкил, ата каз шикелле, башын югары сузып, тирә-юньне байкады. – Калганнары кайда?
– Бүген бездә экологик өмә уздырыла. Шуңа күрә калганнар бөтенесе дә чишмә башларын чүп-чардан тазартып, буралап йөриләр.
– Мондый хезмәт сөючән халык алдында мин билгә чаклы баш иям, – дип, өлкә кунагы аягөсте торып басты, ләкин түбәтәй астына күбрәк “төягәнлектән”, аяклары йомшарып китте, һәм аны, башын аска салындырган килеш, ике яктан ике кеше култыклап, халыкны ерып чыктылар да, машинага салып озаттылар. Ә ул, ни өчендер, бәләкәчләр генә җырлый торган “Голубой вагон”ны җырлап китте.
Фото: pixnio.com