Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 март 2022, 16:12

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (2)

– Укытучыларыгыз белән абсолютно эшләмисез бит, бөтенләй тәртәдән чыкканнар! Нәчәлствога кул күтәрәләр! Әле генә берсен төрмәгә озаттым...

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (2)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (2)

2

Мәктәп директоры кабинетында телефон шылтырады.

– Тәпәләп мәктәбе директоры Мөслим Надирович Яушев тыңлый! – дип, трубканы күтәрде утыз-утыз биш яшьләрдәге ир заты.

– Исәнмесез, Мөслим Надирович! Бу мин – урындагы хакимият башлыгы.

– Исәнмесез, Самат Сәлимович! – Гүя, бүлмәсенә башлык үзе килеп кердемени: урындыгын артка этеп, ул аягүрә торып басты. – Сезне, хөрмәтле Самат Сәлимович, тавышыгыздан ук танып торабыз. Бөтен зиһенем белән тыңлыйм Сезне...

Трубка беразга тынып торды.

– Алло! Алло!

– Ничек анда, иртәгәсе тантаналы чарага, кунакларны каршыларга әзерсезме?

– Ә-ә-ә...

– Укучыларны әзерләдегезме, димен?

Олы түрәме ул, кечесеме – үзеннән өстәгеләрдән курка торган гадәте бар Мөслим Надировичның. Өстән нинди боерык төшсә дә, сәгате-минуты белән үтәргә әзер. Әгәр: “Югарыдан әмер булды: суы кайнап торган казанга сикер!” – дисәләр, ыһ та итми сикерәчәк. Әле дә каушау катыш җавап бирде:

– Җиң сызганып әзерләнеп яткан көн, Самат Сәлимович. Җыр, бию, шигырь номерларыннан торган менә дигән монтаж әзерләдек.

– Харашо. Анысы яхшы. Әмма ләкин минем Сезгә әйтә торган бик важный сообщение бар. Имынны Сезгә үпкә белдерәм һәм имынны Сезгә боерык та бирәм.

– Бернәрсә дә аңламыйм, Самат Сәлимович, мөмкин булса, ачыклабрак сөйләгез әле. Нинди үпкә ул? Сезне үпкәләтерлек эшләр кылмадым шикелле. Бирегез боерыкны, үтәрмен. Сез дигәндә – мин идәндә...

– Харашо, аңлатып бирәм. Укытучыларыгыз белән абсолютно эшләмисез бит, бөтенләй тәртәдән чыкканнар! Нәчәлствога кул күтәрәләр. Әле генә берсен төрмәгә озаттым...

– Гафу, кемне? – Шаккатырлык хәбәрдән каушап калган директорның кулыннан ручкасы төшеп китте.

– Франгиза Сәгыйтовнагызны! Үзенең урам коймасын буятмаган өчен ул тәүдә битемә төкерде, аннан башыма бер чиләк буяу кидерде. Нехарашо бит. Понятойлар җитәрлек – бөтен халык күрде. Әле дә өс-башымнан буяу тамып тора. Кичекмәстән үзен статьялап эштән куарга кирәк!

Боерыкны ишеткәч, Мөслим Надировичның башында вулкан кайнады. Кайнар да, чөнки, беренчедән, сигез класс белемле мужик сиңа, ягъни югары белемле җитәкчегә, боерык биреп утырсын, җитмәсә, син аны җиренә җиткереп үтәргә тиешсең. Икенчедән, үтәмәсәң, бу буйсынырга теләми дип, үзеңне дә кәнәфиеңнән очырулары мөмкин. Өченчедән, эшеннән бушаткан хәлдә, әрсез математик барыбер тынгы бирмәячәк. Менә шушы ике ут арасында калды директор.

– Сезнең боерыкка нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Башка сыймастай хәл. – Ә хакимият башлыгының тавышы күтәрелгәннән-күтәрелә барды:

– Башка сыймастай хәл, дисез. Ләкин чиләкне сыйдырды бит башыма!

– Шулаен шулай да... Франгиза Сәгыйтовнага укыту өлкәсендә бәйләнерлек урын тапмыйм: дәрескә вакытында килә, белем дәрәҗәсе әйбәт, дәфтәр-планнары тәртиптә, – дип карышты директор.

– Мөслим Надирович! – Трубкадагы тавыш колак барабанын ярырдай булып яңгырады. – Миңа калса, кеше битенә төкергән, җитәкчегә кул күтәргән кешенең яшь буынны тәрбияләргә хокукы юк. Дөрес әйтәмме?

– Ыһы...

– Шуңа өстәп, “Укытучылары нинди – директоры да шундый” дигән халык мәкале дә бар. Тәрбия Сезнең аркада аксый ласа. Сез армиядә хезмәт иттегезме?

“Карале син аны, мине директорлыктан бушатып, армиягә озатырга уйлый микәнни?”

– Ике ел хезмәт иттем, – дип җаваплады ул.

– Харашо. Приказ нәчәлникә – закон для подчиненного. Подчинятса итәргә өйрән, ягъни хәзер үк ул җенле бичәне эшеннән алып ат! Аңладыңмы?

– Аңладым. Димәк, Сезнең сүзләргә таянып, Үлмәскулова Франгиза Сәгыйтовнаны эшеннән бушату турында боерык язам. – Директор, авыр сулап, телефон трубкасын салды.

Фото: https://u.9111s.ru

 

Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (2)
Камил ФАЗЛЫЙ. Җил очырган авыл. Сатирик повесть (2)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: