(Дәвамы.)
Йокысызлыкның серен аңа Рафис абый аңлатты. Вакыт үткәрергә Илшат үзенә бер шөгыль тапкан иде, ята да эштән соң хәл алып, киенеп чыгып китә. Кылдай тарттырылган трасса буйлап атлый, борылып урманга керә, җиләк ашый, агачка сөялеп ашыкмый гына тәмәке пыскыта. Сәгатькә якын вакыт үтә шулай. Бер көн юлында Рафис абыйны очратты ул, теге кыштыр капчыгына зур булмаган кедр үсентесе төреп алган.
– Алып кайтып утыртып карыйм әле мин аны, безнең якларда юк бит ул, – дип гаепле елмайды ул, ярамаган эш эшләгән кеше сыман. – Лесник булып озак еллар эшләдем мин. И, бездәге урманнар, урманында үскән миләшләре, баланнары, нинди генә үләннәр үсми аяк астында. Бетте, кырдылар, сарык көтәргә хәзер урманнарда. Элек һәр агач исәптә була торган иде, хәзер көн-төн ташыйлар. Кичкырын чыгып басам, малай, әле бер яктан трактор фаралары ялтырый – Башадан кайталар, икенче якта көчәнеп тырылдый – Бүләктән алганнар... Ял да итмиләр бит, туймас бәндәләр. Закон юк, тәртип юк, шуңа шулай. Менә алып кайтып утыртып карыйм әле, безнең туфракта тернәкләнеп китмәсме икән? Мин үз гомеремдә күбрәк агач утырттым, кисәргә кулым бармады. Сизәсеңме, малай, монда бит урманы да икенче төрле, һавасы да. Безнең урманнарда нарат янында чыршысын күрәсең, юкәсе янында каен үскән, миләшләр кызарып утыра хәзер. Элмә кирәксә – элмә табасың, имән урман яме булып утыра; бездә урманнан җиләк исе килеп тора. Ә монда, тфү, һәр үскән агач деловой икән, аяк мүккә урала, шаптыр-шоптыр су ерасың. Үз ягыңа җитә димени...
Менә нәрсәдә хикмәт, кеше һәрвакыт үзенең туган туфрагын юксына икән! Күңеле уйный, теле белән әйтеп бирә алмый, аңлап та җитмидер бәлки, ә җаны тартыла газиз җиренә... Илшат та шулай, Рафис абый да. Ун-унбиш адымнар алга китеп өлгергән Рафис абый үзе өчен генә көйләп, җырлап җибәрде:
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Искәндәр.
Таянып ял итә торган
Тирәгемне кискәннәр...
Киселгән тирәкләр, киселгән өметләр чутсыз шул татар баласының...
Ниһаять, юлның ремонт эшләре төгәлләнеп, Илшатны лежневкага эшкә күчерделәр. Аңа кадәр ишетә килде Илшат, бригада күпер салып елганы аша чыккан икән, бар техника бу ярда торып калган. Хәзер тракторларны берничек тә чыгарып булмый, имеш, җир туңганны көтәргә кала. Эшне туктатырга ярамый, хәлдән килгән кадәр тырышырга-тырмашырга, юл салуны дәвам итәргә кирәк, хуҗалар шулай кушкан. Кирәк икән кирәк, карышусыз бит безнең халык. Үз җаенарак йөргән Илшат, беренче көндә үк, урман эшенең нинди булганын үз иңнәрендә татыды. Болай оештырылган иде эш: як-яктагы визирьларга ориентирлашып, өч "Урал" пычкысы туктамый урманны рәттән егып бара. Алар артыннан калганнар кырмыскалар кебек ауган агачларны сырып алалар, ботакларын ботыйлар, ике пычкы агачларны алты метр озынлыкта итеп ассортиментка турыйлар. Туралган агачларны күмәкләп күтәреп трассага аркылы юл итеп салып баралар, боталган ботаклар да юл өстенә оча.
Тик торган кеше юк, һәркем хәрәкәттә, чаба, күтәрә, ташый. Ял итү вакыты – пычкылар ягулык яндырып бетергәннән соң. Берәрсе хәйләләшеп, әкренрәк, үз-үзен саклап тотынып карасын, хәзер күреп алалар, ата-анасын исенә төшереп, катлы-катлы итеп сүгеп ташлыйлар. Күтәр көчең җиткән кадәр, көчең җитмәсә дә күтәр, өзелеп китсен билләрең, сөякләрең шатыр-шотыр килсен. Син монда эшләргә килгәнсең, башкалар исәбенә оҗмахка керергә уйлама. Кочак юанлык каен, нарат бүрәнәләрен күтәреп ташу эш башлануга ук Илшатның көчен алды, тубык буыннарының хәле китте. Бу пычкыларының да бервакытта да ягулыгы бетмәс кебек тоелды. Шыбырдап аккан тир күзләрен каплады, күлмәге лычма су булды, чалбар эчләре юешләнде. Егылганчы тырыша инде ул, нәрсә булса да булыр, алдашмый бар көчне салып эшләргә кирәк. Үз гомерендә авыр күтәреп карамаган Илшатның абына-сөртенә йөргәнен күреп, авыл кешеләре бер-берсенә карап елмайдылар, хәлен аңлап, аны агачның нәзек очына кудылар, су алырга җибәргән булдылар. Никадәр сиздермәскә тырышса да, эш тәмамланганда Илшатның рәте киткән, аруы чигенә җиткән иде. Эштән кайтканда ул иң арттан сөйрәлеп кайтты. Аптырарсың кешеләргә, көне буена эшләделәр, иңнәренә пычкы, канистрлар, балталар йөкләп берни булмагандай чакрымнарны җәяү атлыйлар, һаман үзара көлеп сөйләшергә көч табалар, кайсысы җиләк җыярга торып кала әле. Шулай үзәге сыек микәнни Илшатның, атабыз дисәләр дә унике килограммлы пычкы күтәреп атлый алмас иде ул. Кичке ашны ашауга баш терәп кенә торырга уйлаган иде, иртәнгә кадәр кузгалмый йоклаган. Кайда анда уңга-сулга боргаланып ятулар. Күзен ачып җибәрсә, бар сөякләре сулкылдап сызлый, өстенә таш бастырып куйганнармыни, кузгала да алмый.
Ах та ух килеп торды ничек тә, теләр-теләмәс кенә тары боткасын капкалады. Эш урынында язылып китте тагын. Соңгы араларда ашау ягы такырайды татарларның: иртән тары боткасы, кич карабодайныкы, төшкелеккә итле аш пешерәләр дә вәссәлам. Прораб килеп күренгән көннәрдә генә акмай, консервы ише азыклар өстәлгә чыгарыла да, ул китсә тагын югала, тагын боткага көч кала. Ә көнен-көнгә алтмыш биш сумлык ашадым дип имза салдырырга онытмыйлар. Яшьләр чәпчергә уйлап караганнар иде, олыраклар кул селтәделәр, ипекәйне туйганчы бирәләр, яшәргә була, диделәр. Өйдә бал да май ашап тормыйсыз, монда оҗмах өмет итмәгез, дип тегеләрнең чабуларыннан тарттылар. Уйлап карасаң, кайсысы өйдә тушенка ашап утырган? Иртән – ярып пешерелгән бәрәңге, төшкелеккә бәрәңге измәсе, кичке якта кыздырылган бәрәңге, кыздырырга мае булса әле. Күпләр шул меню буенча тамак туйдыра, яшерен-батырын түгел. Монда ботканы өеп салалар табагыңа, ниндидер гаеп эзләргә тагын, Алладан курык!
Бригадирлары Рәис тә койрык болгады, ярар, егетләр, сөйләшербез, барысы да үзгәрер, дип вәгъдә бирде, үзе кыл да кыймылдатмады. Бик тә үзенчәлекле, шома кеше булып чыкты ул бригадир, түрәләр тирәсендә бил бөгеп кенә йөрде, һәр сүзләренә "ләббәйкә" дип ризалашып торды, эшчеләр белән дә бәхәскә кермәде. Бик эшлекле кыяфәттә йөрсә дә, бер тапкыр да эш урынына барып эшләмәде, күбрәк ашханә тирәсендә гомере үтте. Баксаң, сәбәбе бар икән аның, бу шамбы балыгы кебек шома адәмнең төп вазифасы бригада оештыру икән. Бригада туплый, эш урынына китереп тапшыра – эшләгез Скиба өчен, мин кулларымны юам, Аллаһ әкбәр! Бераз ары сугылып, бире сугылып, җиләк җыеп, балык киптереп йөри дә, икенче бригада тупларга алдарак кайтып китә икән. Ә эш хакы аңа башкалар исәбеннән түләнә, авыз ачып каршы әйткән кеше юк. Ничек инде, ул бит эш табып бирде, хуҗалар да пошынмый: үзара килешкәч, нәрсәгә тыгылырга аларга? Менә шуңа хуҗалар тирәсендә орчыктай бөтерелә икән Рәис-бригадир. Ашау хакында сүз кузгатмый базада тыелып торсалар да, кайткач, Скибаның хуҗалык эшләре буенча урынбасарын тотып алып кысканнар егетләр. Теге боларны җыеп \зенең кабинетына алып кергән, кочак-кочак кәгазьләрен җәеп салган: менә һәр көнгә исәпләп кеше башы саен фәләнчә грамм ак май, фәләнчә грамм ит, тушенка, консервы, тозланган кыяр, болгар борычы, колбаса, чучка салосы һәм башка төр ризыклар... Повар кабул итеп алган, менә тиешле кәгазьләре...
Күзләре шар булган егетләрнең, әнә нәрсәләр ашап ятканнар икән алар анда, шуңа да көненә алтмыш биш сум җыела икән. Теге мастер астында аунаган мәңге кызыл йөзле юан марҗаның бөгештерүе соңлап кына ачылды. Китергән чакта ук шофер белән килешеп ризыкларны тирә-як авылларда эчкелеккә алыштыралар икән дә, шуңа төн йокламый яратышалар, йокы бирми авыз күтәреп җырлап чыгалар икән. Ярамаганмы "французлар"га тары боткасы! Прорабның чираттагы килгәнендә хезмәттәшләре Илшатны, төшенеп җитмибез без, син укыган кеше, яхшылап сораш әле эш хакы турында, дип сүз катты. Икенче көнне, прораб эшләгән участокны тикшерергә килгәндә, Илшат договор шартларын аңлатуны сорап сүз башлады. Башта коллектив договор бригадир исеменә төзелгән, ул аңлатыр, дип боргаларга уйлаган иде прораб, барысы да шаулаша башлагач, эшнең асылын аңлатырга ризалашты тагын. Көнбатыш тарафларына сузылган нефть челтәренә тоташтырырга тиешле егерме дүрт чакрым торбалар салу өчен трасса салалар икән алар. Заказчик Америкадагы бер фирма, имеш, эш өчен долларда түләнә. Оһо, әнә кемнәр белән эш йөртә Скиба! Сезнең бар эшләрегез өчен миллион сум акча түләнәчәк, монда, әлбәттә, техника куллану, ягулык, җитәкче персонал, пычкылар, ашау-эчү, бихисап башка төр эш хаклары да керә, дип төшендерде теге.
– Безгә суточный, командировочный түләнәчәк, диделәр, анысын оешма үз җилкәсенә күтәрергә тиештер бит? – дип сорады Илшат.
– Сез вакытлыча ялланган эшчеләр, шуңа исемнәре генә суточный, командировочный, ашау-эчү, юл хакы, яшәгән урын өчен үз кесәгездән чыгарып түләячәксез, – дип шәрран ярды түрә.
– Менә без юл төзәтәбез, торбалар сөйрибез, бөке урынына йөртәсең безнең кешеләрне, алар өчен наряд язылачакмы? – дип төпченде Илшат. Прораб, йөзен сытып булса да, дөресен әйтергә мәҗбүр булды:
– Договорда күрсәтелгән сумма үзгәрми, сез ул юлны бер тапкыр салып үткәнсез бит инде, бер тапкыр түләнгән. Сазлык йотып торганга беркем дә гаепле түгел. Эшне туктатырга ярамый, сездән ярдәм сорыйбыз.
– Безне ишәк урынына йөртергә хакыгыз юк. Башка андый эшләргә аяк та атламыйбыз, – дип үз хокукларын яклады Илшат. Урап алган егетләр дә ризалашып тавыш салдылар.
– Беркатлы булмагыз, – дип елмайды прораб. – Монда закон – тайга, йә, аңлаешлырак итеп әйтсәң, закон, что дышло, куда повернул – туда и вышло. Мин сезнең эшләгән эшләрегездән кырык төрле кимчелекләр таба алам. Менә бу лежневкада, – ул, якын килеп, аркылы яткан бүрәнәләрне уч аясы белән үлчәде,-диаметры уналты сантиметрдан да ким булган агач ятмаска тиеш, озынлыгы катгый алты метр. Ә монда ботак-чатак тулган. Әгәр мин кабул итмәсәм, киредән эшләргә кушсам? Шуңа күрә, ачуланышмыйк, егетләр, сез кушканны эшләгез, мин сезне кыерсытмам. Сезнең төп эш – лежневка. Никадәр күбрәк алга китәсез – шулкадәр акча эшлисез дигән сүз. Иң мөһиме – эш тукталмасын, көз борын астында...
– Акча дигәннән, без ул акчаларны кайчан күрербез икән? Өченче тапкыр киләм мин монда, әле тулаем эш хакы алып караганым юк, – дип сүз кыстырды берсе.
– Акча юк әлегә, без үзебез дә аванс алып яшибез, – дип өметләрен өзде прораб, – сезгә дә кайткач аванс язып бирерләр. Менә Америка фирмасының вәкилен көтәбез якын араларда, эшләгәнегез күңелләренә ошап, долларларны тоттырсалар, барыбыз да акчалы булырбыз.
Шатландырмады бу сөйләшү берсен дә. Күзеңә карап кычкыртып талыйлар, ә яшереп каерганнары күпме икән? Коллар урынына тоталар инде аларны, кемдер череп баер, боларга ачтан үлмәслек биреп куярлар шунда.
– Чын-чынлап зона бу, зеклардан кайсы ягыбыз белән аерылабыз без? Аларны урап сакчылар тора, бары шул гына, – диде йөзе караңгыланган Гайнулла.
– Сиңа нигә сакчылар? – диде Рафис, аның иңбашыннан кагып, – моннан, туганкай, кача алмыйсың, уңга китсәң – сазлык, сулга китсәң – сазлык, тайгага егерме метр керсәң адашасың. Әгәр килеп алмасалар, моннан чыгу юллары юк, еллар буе ятарсың Скибага эшләп...
– Агачлар барысы да бер сорт монда, әллә сазлык булганга үсеп китә алмыйлармы? – дип сорап куйды Зиннәт.
– Сазлыктан ди сиңа, атаң башы. Бер тапкыр кырганнар инде монда агачларны рәттән, яңалары шуңа бертигез булып үсеп чыккан. Чама белән әйткәндә, утызынчы елларда екканнардыр. Синең картатаең – фәлән кулак исеме алып килеп пычкы тартмаганмы икән әле? Хәзер менә син, оныгы алмашка килдең – дөнья куласа. Туган җиреңдә койрыгыңны кыссалар, ачтан интегә башласаң, бөтенләйгә күченеп килеп урман егарсың әле, – дип фәлсәфәгә бирелде Рәиф абый.
– Бу тирәләрдә бит элек-электән лагерьлар булган, баскан җиреңне казып карасаң, кеше сөяге табарга буладыр әле. Меңнәр, нәрсә мең, миллионнар черегәннәр монда. Әле дә кайда карама чәнечкеле тимерчыбык уратып алган, – дип кызып-кызып сөйләде Ришат.
– Да, егетләр, – дип йомшаклап куйды кемдер, – үз башыбызны үзебез төрмәгә илтеп тыкканбыз икән. Кеше ышанмас, сөйләсәң. Ә эшләргә кирәк, он-шикәр алырлык акча булсын дисәгез, кара тирләрне агызып эшләргә кирәк, егетләр...
Ярсып, ут уйнатып эшләделәр алар кара төшкәнгә кадәр. Трактор сөйрәп ала алмас бүрәнәләрне каерып бәрделәр, балталарга күз иярмәде. Тимер шартлап өзелер иде бу шартларда, кеше дигән мәхлук ныграк була тимердән дә, әгәр өмет аны алга әйдәсә, әгәр вазифасы булса. Күз аллары караңгыланды Илшатның башкалардан калышмаска тырышып. Үз кулларын-аякларын сизми, курчак урынына атлап йөрде ул, колагында гел бер сүзләр яңгырады: "Тотындык! Күтәрдек! Бәрдек! Тотындык!! Күтәрдек!! Бәрдек!! Тотындык!!! Күтәрдек!!! Бәрдек!!!"
* * *
Кешеләр белән озаграк аралашкан саен, алар турында күбрәк белә барды Илшат, гаҗәпләнүдән туктамады. Нинди постау кешеләр генә юк иде алар арасында. Тыныч холыклы, бер вакытта да тавыш күтәреп сөйләмәгән Рафис абый төрмә ишекләре ачкан кеше икән. Эш юклыктан гаҗиз булып йөргәндә, районның бер эшкуары калымлы эш тәкъдим иткән моңа: ташландык линия челтәрләрендәге алюмин тимерчыбыкларны сүтәргә. Машина теге эшкуарныкы, Рафис абый багана башында йөргән. Кызып китеп аулаграк урындагы линияләрне дә рәттән җыештыра башлаганнар болар. Килеп капканнар, әлбәттә. Эшкуар кирәкле кешеләрне майлап-җайлап судан коры чыккан – акчаның төп өлеше аның кесәсенә кереп торган булса да. Рафис абый милиция кулына эләккәч, танымый да, белми дә икән аны. Өен сатып, мал-туарын сатып, шактый зур штраф түләгән мескен, ике ай этапта вакыты үткән. Әле дә исән котылдым, дип шатланып бетә алмый. Хәзер нәрсә булса да шул вакытлар белән чагыштырып карый, бүгенгесенә сөенә генә. Вагоннарда артны борып булмый дип зарланучыларны мисаллар китереп ул тынычландырды.
– Сез нәрсә, егетләр, кереп-чыгып йөри аласыз, үзе зур бәхет бит бу. Безне тегендә эшкә куалаганда, машина кузовына урнаштырылган тимер читлеккә шыплап тутыралар, аягыңны күтәреп асылынып тораырга була. Янәсе буш урын бар, читлек эченә этләрен өсләтәләр. Ышанасызмы, тагын ярты читлек буш урын табыла. Этапта купейный вагоннарда йөртәләр, шулай бүлгәләнгән бүлмәләрдә, йокларга идәнгә ятасың тезелеп, үз ихтыярың белән икенче кабыргаңа борыла алмыйсың, барысы бергә борылса гына. Ә сез... Рәхмәт укырга кирәк Скибага, телеграмма җибәрергә коллектив исеменнән...
Чәчләре чалара башлаган ир картлыкка аяк баск да йортсыз-җирсез, гаиләсез торып калган, кайда барып сугылырга белми каңгырып йөри. "Их, элек коммунизмда яшәгәнбез!" – дип авыр көрсенә ул җае туры килгән саен. Хәер, арада төрмәдә утырган йортсыз-җирсез җилкуарлар тагын бар иде. Алары үзләре теләп шул тормышны сайлаганнар, ашарга-эчәргә булсын, кәеф-сафа корырга булсын, иртәге көн турында уйлап та бирмиләр. Андыйлар белән аралашмады Илшат, туры килсәләр, урап үтте. Яшьләргә карап, алар турында уйланды. Берсеннән-берсе чибәр, таза гәүдәле егетләр, эшкә тотынсалар кулларында ут уйнаталар, холык-фигыльләре күңелгә ятышлы, олыны олы итәләр, үзара татулар. Укымаганнар инде, нишләтәсең, бар кешенең дә хәленнән килми, ә тегеләй ил тоткалары булырдай егетләр, яраткан кызлары бардыр, шундый егетләр өчен чутсыз назлы затлар төннәрен мендәр чылаталардыр, бер күрергә интизарлардыр. Әнә Рафис абыйның юанычы бар, коммунизмда яшәп калдым, ди, бу егетләр бит туганнан яхшы тормыш күргәннәре юк. Алар үскән дәвердә әле әйберләр карточка белән бирелде, әле тауарларга күмелеп акчасыз утырды халык, йә Молдовада, Грузиядә кый-галәмәт килделәр, йә Чечня белән сугыштылар, башлык артыннан башлык алышынды – кайнап торды ил. Яшьләр яхшы тормышны белмиләр, алдадылар да алдадылар аларны, урлашырга өйрәттеләр, бар нәрсә рөхсәт дип миләренә сеңдерделәр.
Хәзер алар иңенә күчәргә тиеш ил йөге. Өйләнергә вакыт, балалар үстерергә, җир эшкәртергә, яшәргә җыеп әйткәндә. Кеше исемен күтәреп яшәргә. Ә аларның артларына типкәннәр, кирәкләре юк, җир читенә барып эш теләнеп йөрергә мәҗбүрләр. Гомер таңында шулай кимсетелгән буын, киләчәктә ничек көн күрер икән? Әнә теге Тимерлар, Әлфирләр кайдан эш табарлар, кирәкләре чыгармы аларның берәр заман туган туфракларында? Ярый әле адәм баласы күбрәк бүгенге көн белән яши, үткәннәр томан артына калып югала, иртәгәсе көнне ишәк кайгырткан. Бүген әле бригадада җанлану сизелә, еш-еш кына юлны күзлиләр. Ник дигәндә, сәгать элек база өстендә вертолет асылынып торды. Рәиф абый әйтүенчә, тәгаен заказчиклар килгән булырга тиеш, трасса буйлап үтә дә үтә инде алар, тере американ күрәбез, егетләр! Сүзләр шуның тирәсендә урала. Америкадан килгәч, черегән бай инде ул, ниндирәк кеше икән, ничек киенгән. Анда Америкасында ничек яши, сүз артыннан сүз табылып кына тора. Көтүләре бушка булмады, чынлап та, юлда өч-дүрт кешенең аларга таба килгәне күренде.
Харап тырышып эшләргә тотындылар барысы да, күрсеннәр, янәсе. Тегеләр килеп туктагач, пычкыларны сүндереп, балталарны агачка чабып, терәләп килеп бастылар. Илшат беренче кат күргәндәй иптәшләренә күз йөгертеп алды: озын резин итекләр кигән, чалбар төпләре тубыкларына кадәр салынып төшкән, башларында балалар башлыклары эленеп торган, ертылган-ямалганга төренгән кешеләр могҗиза күргәндәй чит ил кешесенә карап катканнар. Карашларында соклану, чиксез шатлык, бәхетләре ташып бара: ни җитте кешеләр түгел дә алар, тере миллионер күргәннәре бар! Бу вакыйганы балаларының балаларына сөйләячәкләр әле . Фырт кына киенеп куйган американ олы гына яшьләрдә икән, чәчләренә көмеш кергән, тик күзләре яшьләрчә елтырый, бар тешләрен күрсәтеп елмаеп кына тора. Янындагы яшь кенә тәрҗемәче егет аша ул сораулар яудырырга тотынды:
– Ничек эшлисез? Яшәү шартлары ничек?Көненә ничә метр алга китәсез?
Бригаданыкылар Илшатны алгарак эттеләр, син урысча остарак, әйтеп бир шуңа. Ияреп йөргән прораб:
– Барысы да яхшы. Эш вакытында тәмамланыр, – дип рапорт бирә башлаган иде, теге американ аңа арты белән борылып басты, кызыксынып Илшатка карады.
– Бар көчне салып эшләсәк көненә йөз илле метр китәбез. Башта дүртәр йөз метр куалый идек, – дип җаваплады Илшат.
– Ә ни сәбәпле шундый зур аерма? – дип тәрҗемә итте егет.
– Башта безгә техника ярдәм итә иде, ә хәзер барысын кул көче белән эшлибез, – дип аңлатты Илшат. Тәрҗемәчене тыңлап беткәч, американның күзләре зур булып ачылды.
– Мин дөрес аңлыйммы? Сез бу юлны кул көче белән салып киләсезме?
– Әйе, әйе, – дип шаулаштылар барысы да.
– О, Рәсәй! – дип күзләрен һавага текәде американ, – мин сезнең алдыгызда баш иям, урыс милләте. Сез кеше эшли алмаган эшне эшлисез...
– Урыс түгел без, татар, – дип ачыклык кертте Илшат.
– Татар? Шундый милләтне беренче ишетәм. Рәхмәт сезгә, татарлар, – дип, американ тирә-яктагыларның кулларын кысарга тотынды. Тәрҗемәче, сәгатенә ымлап, тегене алга әйдәде, төркем юлын дәвам итте. Эт күңеле бер сөяк, ди, яхшы сүз барысының да күңелен күтәреп җибәрде, шул ук вакытта үзләренең мескенлекләрен дә тойдылар.
– Һушы китте бит кешеләрнең ат-ат булып уйнаганнарына, – дип сүзне ялгады Гайнулла, – аларда бар эштә техника коршалган, малайлар. Мәсәлән, бәдрәфләренә кердең ди, хаҗәтеңне үтәгәч, кәгазь йомарлап утырмыйсың, машина ялт сөртеп тә чыгара.
– Америка, Америка дип авыз суыгызны корыттыгыз. Нинди халык, чит илләргә табынып яши мәңге, – дип күтәрелеп чыкты Фидагит исемле авылдашлары көтмәгәндә. Көтмәгәндә дию шуннан, күп сөйләшеп бармый иде бу егет, гәүдәгә таза иде, эшне җимертеп эшли, эчми-тартмый...
(Дәвамы бар.)