1
Франгиза Сәгыйтовна – математика укытучысы. Вуз тәмамлап килеп, Тәпәләп авылына урта мәктәпкә эшкә урнашуына да ике дистә еллап вакыт узган. Эшен җиренә җиткереп башкара ул. Усаллыгы да җитәрлек. Гаделлекне ярата. “Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы торса да курыкма”, дигән ныклы караштан чыгып эш итә. Хакыйкать өчен судлашырга да күп сорамый, тегенди-мондый түрәләр алдында да баш иеп йөри торган заттан түгел. Шуңа күрә авыл халкы да, коллегалары да, укучылар да үзен хөрмәт итә. Ләкин хөрмәтнең дә төрле төрләре бар: чын йөрәктән хөрмәт, ясалма хөрмәт, дусларча хөрмәт, курку катыш хөрмәт... Менә соңгысы нәкъ Франгиза Сәгыйтовнага кагыла да инде. Мисалга укучылар арасындагы сөйләшүне ишеттерү дә җитәдер дип уйлыйм:
– Малайлар, “матем”нан кем өй эшен эшләде? Күчерергә бирегез әле, әтүсә Франция, дәрестән соң калдырып, нервыда уйнаячак. Үзегез беләсез, о-о, крутая!
“Франция” – укучылар арасында Франгиза Сәгыйтовнага тагылган кушамат.
– Берегез дә эшләмәдемени?! Алай булгач, бүген дә төштән соң футбол уйнап булмый инде... Ә син, Уйкыя, нәрсә карадың? Кыз башың белән ялкауланасың. Тырышкан – таш ваткан, диләр. Нигә таш ватмыйсың?
– Сез малай башыгыз белән ватмаганга күрә! – Кызыкай, авызын бүлтәйтеп, малайларга телен күрсәтте дә, читкә китте.
Менә бүген дә Франгиза Сәгыйтовна, гадәттәгечә, мәктәптән бер кулына – бер кочак дәфтәр, икенчесенә авыр сумкасын күтәреп, үзәк урам буйлап соң гына кайтып килгәндә, тирә-юньдә ниндидер үзгәреш сизгәндәй, уйларынан бүленде. Уйларыннан бүлүчесе – купшы шомырт, сиреньнәрдән аңкыган хуш исләргә кушылган буяу исе иде. Укытучы, туктап, үткер карашы белән дөнья йөзен байкады. Кинәт күңеле күтәрелеп китте: бөтен коймалар да зәңгәр төскә буялып, ялт итеп балкып тора. Урамның ике ягыннан, гүя, зәп-зәңгәр чишмәләр чылтырап агып ята.
“Самат Сәлимовичның тырышлыгы бу. Молодец! Сүлпәнрәк кыланса да, кулынан килгән, – дип уйлап куйды ул күңеленнән, авылның хакимият башлыгы турында. – Зират коймаларын да ул яңартты. Сигез класс белеме белән дә алдыра егетең. Вуз белеме алганнарның да күпләре хуҗалык эшен тарта алмый”.
Әнә теге башта берничә хатын-кыз, көлешә-көлешә, пумала тотып койма буйый. Тавышлары җил агышына ап-ачык булып монда чаклы ишетелә. Җил көчәя барып, агач яфракларын да шыбыр-шыбыр сөйләндерә, Франгиза Сәгыйтовнаның косынкасын да тарткалый.
“Ярый, коймамны буяп өлгермәгән идем әле. Ә бит сарыга манарга иде исәп,” – шушы уйлар белән ул үзе яшәгән тыкрыкка борылды. Ләкин анда бер үзгәреш тә күрмәде. Үз йорты да, тыкрыкны тыкрык иткән калган биш-алты йорт та әүвәлгечә кояшта ашалган – кайсы яшел, кайсы сары, кайсы кызыл коймалы. Күрәләтә мондый гаделсезлек гомер буе яшь буынны гаделлеккә өйрәткән укытучының йөрәген тетрәтте. Ә, бәлки, өлгермәгәннәрдер, иртәгә буйыйлардыр, дигән өмет чаткылары алай да сүнмәде.
Франгиза Сәгыйтовна тимерне кызуында сугарга ярата. Иртәгәсе көнне көтеп тормады ул, мәсьәләгә бүген үк, хәтта минуты-секунды белән ачыклык кертергә булды. Ул, өенә дә кереп тормыйча, сумка-дәфтәрләрен күтәрмә өстенә куйды да буяучылар янына ашыкты. Юлындагы һәрбер тыкрыкка күз салды: Пролетар тыкрыгы да, Сазламык һәм Мәктәп тыкрыклары да, сугышта ирләре ятып калган тол апалар яшәгән Хәтер тыкрыгы да буялмаган.
Саулык сорашкач та, Франгиза Сәгыйтовна сүзнең агышын үзен борчыган төп мәсьәләгә борды:
– Кызлар, Үзәк урамның коймаларын буяп бик тә матур иткәнсез. Ә менә тыкрыкларны нигә калдырдыгыз, әллә иртәгә буярга уйлыйсызмы?
– И-и, бездән генә торса икән ул, – дип җаваплады мәдәният йортында техничка булып эшләүче Зөбәйдә. – Коймаларны гына түгел, тоташ авылны буяп чыгар идек. Тәпәләп исемен алмаштырып, Зәңгәркүл авылына әйләнер иде. Нәчәлство ничек боера, шуны үтибез.
– Нәчәлство боерса, өеңнең түбәсен дә буяп төшәрбез, ялт итеп торыр, – дип, Зөбәйдәнең сүзен куәтләде мәдәният йорты методисты Тәлига. – Әнә, Самат Сәлимовичка мөрәҗәгать итегез. – Ул хакимият бинасыннан чыгып бу якка табан атлаучы авыл хакимияте башлыгына ишарәләде.
– Исәнмесез, Франгиза Сәгыйтовна! – Башлык, ак бейсболкасын салып, маңгаена бөрчек-бөрчек бәреп чыккан тирләрен шакмаклы кулъяулыгы белән сөртте.
– Исәнмесез, Самат Сәлимович!
– Йә, башкарган эшләребез Сезгә ошыймы? Нинди бәһа куярсыз? – дип сорады башлык, елмаеп.
– “Икеле”, – диде укытучы, күз дә йоммыйча.
– “Икеле?” – Башлык, аптырап, авыз ачкан килеш калды. – Ни өчен?
– Үзегез дә белеп торасыз. – Франгиза Сәгыйтовнаның йөзенә кызыллык йөгерде. Юк, оялудан түгел, башлыкның белмәмешкә салышуына ачуы кабарып. – Үзәк урамны буягансыз, ә тыкрыкларны калдыргансыз!
– Ә... менә Сез нәрсә турында... Харашо, аңлатып бирәм. Эш болайрак тора бит, Франгиза Сәгыйтовна, – Самат Сәлимович түгәрәк башындагы ак бейсболкасын маңгаена табан этеп, киң җилкәсен кашып куйды. – Иртәгә авылга олы нәчәлство килүе көтелә. Үзегез беләсез: яңа мәдәният йортын төзеп бетердек. Менә хәзер кызыл тасманы кисеп, ишекләрен ачып керергә дә биеп-җырлап гомер итәргә... Нәчәлство район үзәгеннән генә түгел, башкаланың министрлыгыннан да килә икән. Ә лимит буенча коймаларны буярга бирелгән буяу чамалы. Шуңа күрә җитәкчеләр күзенә чалынасы Үзәк урамны гына матурларга булдык. Тыкрыкларга буяу калмады.
Бу җавап, әлбәттә, укытучыны канәгатьләндермәде.
– Урамны буя, тыкрыкларны калдыр, имеш. Күзгә төртеп торган гаделсезлек! Алай гына да түгел! – диде Франгиза Сәгыйтовна, тагы да кыза төшеп. – Ә беләсеңме, кемнәр яши анда? Фронтта, яу кырында ирләре башын салган әбиләр, авыр сугыш елларында илебезгә җиңү китергән тыл батырлары, Әфганда, Чечняда кан коеп, яраланып, инвалид булып калган егетләребез... Менә үзегезнең коймагызны, тыкрыкта утырса да, буяткансыз бит.
Хакимият башлыгының битен аклы-кызыллы тимгел-тимгел бөрчекләр каплады:
– Минем йортым тыкрыкның бу башында, ягъни килгән кунакларга күренеп тора. Бәлкем, өйгә кереп, чәй эчеп тә чыгарлар, кем белә, – диде ул. – Үз акчама сатып алып буйыйммы соң?
– Сез – хакимият! Табыгыз! Халыкны сортларга аермагыз! Урыныгызда мин утырсаммы, әгузем билләһи, табар идем дә, буятыр идем дә! – дип төкерде укытучы, ачынып.
Эх, алдан белгән булса икән Франгиза Сәгыйтовна бу төкерекнең нинди хафаларга илтәчәген! Әллә кайдан бөтерелеп чыгып, көчәеп киткән җил, җиргә очып төшеп барган төкерекне күтәреп алып, хакимият башлыгының битенә чәпәде.
Кулы астына эшләүче хезмәткәрләре алдында оятка калган башлыкның күңелендә акман-токман бураннары уйнады. Шулай да ул үзен сабыр тотарга көч тапты:
– Күрдегезме?! – диде, төкерекне пинжәгенең җиңе белән сөртеп.
– Әйе, – диделәр, куркышып, Зөбәйдә белән Тәлига, алар белән бергә малярлык итүче китапханәче Динә, мәктәптән ярдәмгә җибәрелгән социаль педагог Камәр, химия укытучысы Мәчтүрә.
– Әйе. – Шаһитлар да күп икән...
– Сезгә төкерергә теләмәгән идем, җил гаепле бит, – дип, тәүдә Франгиза Сәгыйтовна хакимият башлыгыннан гафу үтенергә дә теләгән иде, ләкин, тегенең шаһитлар җыюын күреп, эндәшмәскә булды. “Әйдә, алсын кирәген!” – дип, эченнән хәтта сөенеп тә куйды.
– Иртәдән бирле бөтен нәрсә аркылы тора. Тфү, шайтан! – дип ләчкелдәтеп җиргә төкерде Самат Сәлимович. – Абынып егылырымны алдан белгән булсам, артыма мендәр салган булыр идем, дигән берәү.
Соң, үзегез уйлап карагыз: җиргә очкан төкерек шунда ук Франгиза Сәгыйтовнаның җил кабартып алга этәргән күлмәк итәгенә килеп төшмәсенме! Менә кайда ул тантана! Укытучының йөзе хәтта яктырып ук китте:
– Кызлар, шаһит булырсыз: Самат Сәлимович мине “шайтан” дип мыскыл итте һәм итәгемә төкерде. – Шушы сүзләр белән укытучы, укучыларга картина күрсәткәндәй, итәген җәеп, төкерекне койма буяучыларга күрсәтеп чыкты. – Дистә еллар бергә яшәп, иремнән дә мондый яманлыкны күргәнем булмады.
– Сезнең белән телгә килешеп, башны төрмәгә тыгарга мөмкин, – дип кул селтәде Самат Сәлимович һәм буяучыларга боерык бирде: – Зөбәйдә! Хәзер үк чиләгеңдәге буявың белән Франгиза Сәгыйтовнаның коймасын буяп кил. Өне тыгылсын. Ярдәмгә Тәлиганы да ал!
– Ярый, ярый. Ә калган өйләрнекен?
– Юк! Бары тик шушы комсыз укытучыныкын гына!
Бу сүзләр Франгиза Сәгыйтовнага төкергән ише генә түгел, башына күсәк белән тондыргандай тәэсир итте. Ул исәңгерәде, күз аллары караңгыланды. Соң, шулай булмый ни, үзе өчен тырышамыни ул, халык өчен бит! Укытучы, үзен үзе белештермичә, Зөбәйдәнең кулыннан буяулы чиләкне тартып алды да Самат Сәлимовичның башына кидерде. Башлыкның түгәрәк башын каплап торган ак бейсболкасы буяуга манчылып, җиргә шуып төште, чем-кара чәчләре дә, вельвет костюмы да, тулышып кызарган бите дә яңа буялган койма төсенә керде. Беравык ул ни эшләргә белми өнсез торды, теле тотлыкты, бушап калган чиләкне башыннан тартып алып, җиргә куйды:
– Ха-ра-шо! Сыер дуласа, аттан уздыра. Адәм дуласа, эттән уздыра. – Ул чалбар кесәсеннән шакмаклы кулъяулыгын алып, тәүдә авыз тирәсеннән, аннан күз кабакларыннан буяуны сөртергә маташты. Каршысында берчә куркышып, берчә түрәнең тышкы кыяфәтеннән көлүләрен чак тыеп торучы буяучыларга карап, сүзен озакка сузуны кирәксез тапты:
– Менә күрдегез. Бөтенегез дә понятой булырсыз. Этеннән дә, бетеннән дә үземне мыскыл иттерә алмыйм! Бу криминалга нокта куярга кирәк! – Франгиза белән сүз көрәштерүнең мәгънәсез икәнлеген аңлап, ул тәвәккәл адымнар белән хакимият бинасына кереп китте һәм милиция бүлегенә шылтыратты.
Ярты сәгатьләп вакыт үткәндерме, юкмы, мигалкаларын яндырып, сиреналарын үкертеп, авылга милиция машинасы килеп тә җитте. Тәүдә ул хакимият бинасына килде, аннан туры Үлмәскулова Франгиза Сәгыйтовна йорты каршысына барып туктады. Өенә кайтып, тынычлану түгел, көндезге ашын да ашарга өлгермәгән укытучыны, ай-ваена куймый, милиция бүлегенә алып та киттеләр.
Кече яшеннән пионер, комсомол оешмаларын җитәкләп үскәнгә, төрле рангтагы чиновниклар белән аралашканга һәм, әйтергә кирәк, кырыс табигатьле совет мәктәбендә заман сулышын тоеп чыныкканга күрә, бүгенге властьлар каршында Франгиза Сәгыйтовна бөгелеп төшмәде:
– Дөреслек барыбер җиңәчәк! Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә, докажу! – дип кычкырды ул пистолетлы, погонлы бәндәләргә, ярым урысчалатып, һәм, башын горур тотып, югары чөеп, “Варшавянка”ны җырлый-җырлый, машинага кереп утырды. Җыр тавышы машина авылдан чыгып киткәнче ишетелде:
...Вихри враждебные веют над нами,
Темные силы нас злобно гнетут...
Шушы хакта укытучыны озатырга чыккан күршеләре сөйләде.
(Дәвамы бар)
Фото: psy-files.ru