Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 март 2022, 15:56

Кәрим КАРА. Зур акчалар. Повесть (5)

– Нәрсәдән башланды соң? – дип сорашты Илшат Әлфир исемле егеттән. – Кызлардан инде, –дип рәхәтләнеп авыз ерды теге. – Повар кызларданмы? – дип кызыксынды Илшат. – Абый, бер нәрсә белмисез сез.

Кәрим КАРА. Зур акчалар. Повесть (5)
Кәрим КАРА. Зур акчалар. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Кыска кеше хәтере, бу фаҗигадән соң гөрләп торган база, ике көннән соң, ияләшкән тормышы белән яши башлады. Килеп тулган җитәкчеләр, милиция таралышты, эш мәшәкатьләре алга килде, эшләргә кирәк иде, Скиба объектны вакытында тапшырырга тиеш.

Илшатлар һаман юл төзәтү эшләрендә булдылар. Кайда китә шул хәтле агач, көне буе трактор ташып өлгертә алмый, ярты юлны да үтмәгәннәр икән әле. Дөрес әйткәннәр икән: мүк җиләге, кара җиләк җыеп бетерерлек түгел. Ял итәргә туктаган арада егылып китеп ашыйлар егетләр, куллар-авыз-лар гел кап-кара булып бетә. Кайда торасың шунда чүгәлә генә, урыннан кузгалмый бер бидрә җыеп алырсың, кем әйтмешли. Олыраклар, гаиләсен кайгыртканнар, бушаган шешәләргә өйгә алып кайтырга җыялар, җыялар да тулган савытларын чишмә суына төшереп тезәләр, кайтканчы әчеп чыкмасын өчен шулай итәләр. Себер димәссең монда, көннәр матур, көне буе эссе кояш кыздыра, әйберләрне салып атып, майкадан калып эшлиләр. Итекләрне генә салып булмый, көне буе резин эчендә йөргән аяклар кичкә хәтле янып чыгалар. Эштән кайтып, вагон эчендә өс алыштырган кешеләр янына керерлек түгел, аяклардан таралган сасы ис тынны буа, укшыта башлый. Авыр эш эшләгән кешеләргә сеңешкән тир исләре шуңа кушыла. Илшат, суы суык булса да, эштән кайткач, алмаш киемнәрен алып чишмәгә барып юынып килә. Ул берүзе түгел бит вагонда, башкаларга барып юынырга әмер бирә алмый. Бик риза булып, бернинди ис сизми яталар кайберәүләр сузылып, киезләнгән йон оекбашларын синең авызыңа терәп. Базада, Илшатлар бригадасыннан тыш, тагын әле даими эштә эшләүчеләр дә бар, күпчелек тракторчы, торба салучылар, сварщиклар. Тирә-як урыс авылларыннан җыелганнар, эшләре илке-салкы гына бара. Алар үзләрен "лесниклардан" өстен күрәләр, татарларны, телләрен аңламаганга, "французлар" дип йөртәләр. Кайдан табалардыр, көн дә бәйрәм, көн дә туй алар яшәгән вагоннарда. Якшәмбе көн иртәдән урысларның берсе дә эшкә чыкмады. Килеп-килеп йөргән прораб:

– Бүген нефтяниклар көне, даими эшләгәннәр ял итә, аванс алдылар. Сезгә бу бәйрәм кагылмый, – дип "лесникларны" эшкә куалады. Беркем дә карышып тормады, нәрсә аларга нефтяниклар, алар окладта утырмыйлар, кәеф-сафа эзләп килгәннәрме монда? Кояш баер алдыннан гына төркем-төркем булып эштән кайта башладылар. Бәйрәм булганы сизелә, база яңгырап тора иде, бар көченә магнитофон акыртып куйганнар, мунча тирәсенә кып-кызыл булган ялангач гәүдәләр өелешкән, көләләр, кызып-кызып сөйләшәләр. Арган-талган олыраклар кичке ашны ашадылар да үз вагоннарына таралыштылар. Тик татармы, урысмы ул, яшьләр яшьләр бит инде, кемнәрдер үзара танышып алганнар, бәйрәмне бергә дәвам иттерергә булганнар. Караңгы төшкәч, күз бәйләнгәч, вагоннар каршындагы түгәрәктә тавышлар көчәя төште, сүз көрәштерүләр, көрмәкләнгән тавыш белән җыр сузулар башланды. Колакларын томалап ята торгач, Илшатның күзләре йомыла башлаган иде инде, кинәт тышта шау-шу купты. Дөп тә дөп сугышкан тавышлар ишетелде, арадан берсе илереп кычкырып җибәрде. Күрше вагоннан:

– Безнекеләрне тукмыйлар! – дип сөрән салдылар. Бригадир сикереп торып тышка чыгып китте. Башка караваттагылар да ашыгып-ашыгып киенә башладылар. Бер Илшат ятып калмас бит инде, әллә нәрсә әйтерләр. Үз гомерендә кеше йөзенә кул күтәреп сукканы булмады аның, башы тыныч тормышка өйрәнгән. Монда купкан мәхшәрдән йөрәге сикереп чыгардай булып тибә башлады, шулай да сер бирмәскә тырышып, башкаларга ияреп вагон ишегеннән чыкты.

Ләхәүлә, нәрсә бу? Зык купкан бар халык, шап та шоп бер-берсен төяләр, урысчасы, татарчасы кушылып сүгенүләр бар тайганы яңгырата, бит-башлар канга тузган, киемнәр аерылып төшкән. Әле берсе туп кебек тәгәрәп килеп чыга өемнән, икенчесе ыңгырашып читкә шуыша, өченчесе борылып авызына тулган канны тешләре белән бергә төкерә. Катып калган Илшат янында бригадир күренеп калды:

– Балтага җитмәсен эшләр, харап бит, төрмәдә черер башың, – дип тагын бер таба кереп югалды. Юка гына гәүдәле прораб тәртипкә чакырып өем уртасына ташланган иде, мәтәлчекләр атып килеп чыкты, авызын каплап үз вагонына йөгерде. Илшат та кире керергәме әллә дип икеләнебрәк тора иде, өемнән бер күзе-башы акайган урыс суырылып та чыкты, ике куллап Илшатның бугазына килеп ябышты.

– Убью, падла, – дип уңлы-суллы селкергә тотынды. Үтерер дә иде, күп кирәкме кешегә? Әле гомере калган икән, урыс артында аннан ике башка озынрак, киң җилкәле Данил атлы егет күренде, иренеп кенә тегенең колак төбенә кагылып алгандай булды, урыс очып караңгылыкка кереп югалды.

– Бар, кер, абый, бәладән баш-аяк, – дип Илшатка ишеккә таба ишарәләде, үзе борылып басты да күк күкрәгән тавыш чыгарып:

– Кто попадется под руки – разорву! – дип өемгә таба атлады. Ишеткәннәр, исеректә кеше бит, тавышлар тына төште, якалашулар тукталды, Данил үткән җирдә киң коридор барлыкка килде.

– По вагонам! Отбой! –диде әзмәвер, тавышын киметмичә. – Ике тапкыр кабатламыйм. Мине беләсез...

Башлап урыслар үз вагоннарына таба юнәлделәр баш саны буенча алар әзрәк тә иде, әкренләп татарлар да таралыша башлады. Каннары кызган кешеләр урыннарына кереп яткач та тиз генә йоклап китә алмадылар. Кем ничек сылаган, кайсысын сугып очырган, тешләрен койган, түбә капкачына биргән. Яудан соң батырлар күбәя бит. Йөзләре сыдырылган, күз төпләре күгәргән батырлар үз җиңүләрен чутлап озак гайрәтләнделәр. Төркемнең сукырлыгыннан, кара көченең вәхшилегеннән әсәрләнгән Илшат та, сөйләшүләргә колак салып, озак йоклый алмый ятты. Икенче көнне, яраларны ялап, бер-берсенә бүре 6улып карап, эш урыннарына таралдылар. Мәгълүм булды, күгәргән-сыдырылган җирләрне, аерылган киемнәрне санамаганда зур зыян юк, бер урыс малаеның колагы яртылаш ертылган, безнең егетнең башын тишкәннәр. Таш-фәлән алып ямаганнардыр

– Нәрсәдән башланды соң? – дип сорашты Илшат Әлфир исемле егеттән.

– Кызлардан инде, –дип рәхәтләнеп авыз ерды теге.

– Повар кызларданмы? – дип кызыксынды Илшат.

– Абый, бер нәрсә белмисез сез. Повар бичә ул мастер белән йоклый. Аңа ярдәм итеп йөри бит әле Галя дигәне, анысы вахта шоферы Андрейныкы. Аларга кагылып булмый, хуҗалары бар, үзегез күрәсез. Кичә бәйрәм хөрмәтенә сварщиклар барып ике кыз алып килгәннәр иде Бычинодан. Без шуларның берсен урлап үзебезнең вагонга алып кердек. Шуннан тавыш китте дә инде. Барыбер бирмәдек. Ярты төн үткәнче безнең вагонда караваттан караватка күчеп йөрде, аннан күрше вагоннар кереп алдылар. Алар, иртән генә чыгарып җибәрдек, диләр, – дип тәфсилләп аңлатып бирде кояштай балкыган Әлфир. «Бар бәланең башында хатын- кыз тора!» – диләр французлар. Бу очракта да гүзәл затлар килеп кысылган, имеш, тик монда французлар төсле аһ орулар, мәңгелек мәхәббәттә аңлашулар, сөю хакына үз-үзеңне корбан итүләр юк, күпкә гадирәк, шап- шоп сугыштың да, көчленеке замана, алып кер дә файдалан, шуңа бик риза була адәм баласы. Хәлләр... вакыйгадан соң уйламаган җирдән Данил Илшатны якын күрә башлады. Даими эштә эшләүче бердәнбер татар егете иде ул. Кайчандыр Башкортстаннан ялгыз башы эш белешеп килеп урнашкан булган икән. Әзмәвер гәүдәле, күп сөйләшеп бармаган бу егет эшләп тә интекми иде.

Аның тракторын изоляция уралган торбаларны күтәртеп торырга тәгаенләгәннәр. Шунда йөрүчеләрнең берәрсенә кирәк чакта тракторны алгарак күчерергә кушып куя да, үзе көннәр буе елга тирәсеннән кайтып керми. Чакрым арасы ераклыкта аккан елга зур булмаса да балыклы. Данил өеннән кармаклар алып килгән, балык дигәндә мөкиббән китә. Кичке якта тоткан балыкларын поварга кыздырырга куша, Илшатны чакырып балык белән сыйлый. Әйтергә кирәк, ашау-эчү шактый такыррак була башлады. Әллә һавасы килеште, әллә эш суырды, Илшат алдында булган ризыкны валчыгын калдырмый ашый башлады. Данил иркен яши, аерым вагонда ике карават, берсендә килеп-китеп йөргән прораб куна, ул юкта Данил берүзе. Балык эләкмәсә, сорап тормый, ашханәгә кереп теләгәнен алып чыга. Гомумән, аерым шартларда яши иде ул, беркем дә, хәтта җитәкчеләр дә аның белән бәхәскә керергә базнат итмиләр. Була бит шундый кешеләр, аларның йөзләренә язылган – минем белән шаярырга ярамый!

– Миңа дөнья ике тиен бер акча, – дип күңелен бушатты ул Илшат алдында. – Бүгенме, иртәгәме – барыбер үләсе, үзеңә буйсындырып яшәргә кирәк барысын, синең каршыңда калтырап торсыннар. Кеше куркак, мәхлук ул, түземлегенең дә чиге юк. Әйт син аңа, бар бау алып кил үзеңә элмәккә дип, йөгереп китерә, кереп ятар каберен казып куя. Чүп тә түгел кеше, җирәнеп карарлык зат. Мин күп ил гиздем, элегрәк дальнобойщик булып эшләдем. Төрле шәһәрләрдән тауар ташыйбыз. Бушатырга егермешәр, утызар машина килеп тезелә, атналар буе көтәсең. Анда алдан билгеле, килеп туктауга бер тәүлек авызыңа тамчы да алырга ярамый, башкаларның машиналарын чиратта алга куасың. Аннан китә инде, көн юк, төн юк, егылганчы эчүләр.

Яңа килгән шофер синең машинаңны бушатып чыгарып куя. Шып туктап, рәткә-сапка киләсең, берәр тәүлектән тагын юлга. Барып чыга идем алкаш булып, рәхмәт, милицияләр коткарды. Ял көне иде, иптәш малайны озатып җибәрергә вокзалга төштек. Кызган баш, бәйләнделәр бит ниндидер селәгәйләр. Тапалый башладык тегеләрне, кемдер арттан минем иңбаштан тотты. Карамый гына селтәдем тегеңә, борылсам: милиционер асфальтта тәгәри, ике-өч иптәше миңа сикерәләр, аларын сузып салам.

Ә минем дуслар тырым-тыракай. Тагын табылдылар кызыл погоннар, алып киттеләр болар мине кунакка. Яптылар да, таяклары белән хәлдән тайганчы иләделәр мине, шуннан чыгарып бәрделәр. Үрмәләп киттем ишек төпләреннән, ай буе кан косып яттым. Ипкә килгәч, менә монда килеп урнаштым. Шуңа инандырды мине дөнья, юньле адәм юк, дусмы-дошманмы, барысы бер постау, барысы үз ягына каера. Тик үзең өчен генә яшәргә кирәк, чукынып китмиләрме калганнар анда. Өзеп-йолкып, авызыннан тартып ал күршеңнең, үзең кабып йот, хәленнән килсә ул тагын табар, тапмаса – әнә барыр юлы, ачка үлсен, юньсезләр аннан башка да күп дөньяда...

Бу сөйләшүдән соң Илшат Данил янында сирәгрәк булырга тырышты, күңеле өнәми иде аның кешегә бет булып кадалып яшәгәннәрне. Андыйлар өчен башкалар чүп исәбендә, ә алар җирнең кендеге, имеш. Бүген сине тиң санап сөйләшеп утырса да ул, вакыты туры килсә, аяк астына салып тапалый, ике уйлап тормый.

Сентябрьдә инде көн кыскарганы сизелә башлый, күз эленгәнче эшләп кайтсаң да, ятканчы әле шактый вакыт кала. Илшатларның биш кеше аунаган вагоннарында нәрсә эшләргә белми иза чигәләр иде. Берәрсенең кесә радиоприемнигы алып килергә дә башына җитмәгән, ичмасам, гәзит күргәннәре юк. Укырга яраткан Илшат бар вагоннарны йөреп чыгып бер китап таба алмады, хәер, мастерда "Урал" пычкысының инструкция китабы бар икән, шуны кулга эләккән саен өйрәнде, үлгәнче хәтерендә сакланырлык булды. Ничек үтә иде соң кичке сәгатьләр? Күрше вагон иркенрәк булганга, яшьрәкләр шунда җыелып "дурак", тиенлек акчалары булганнары "храп" уйныйлар. Шуннан да кызык табып була икән, пыр тузып бәхәсләшәләр, бер туктамый тәмәке тарталар, җиңелгәнне алыштырырга ике-өч кеше чиратта тора. Кызган уен кайчакта төнге берләргә-икеләргә кадәр дәвам итә. Вагонда олы яшьтәгеләр дә бар, алары: "йокларга ирек бирмисез, сүндерегез утны", – дип уенчыларны сүгәләр. Банктагы бар акчаны отарга фарт килгәндә, алар кайгысымыни? Бер көн өстәл артында йоклый алмый интеккән бәндәләрнең "конкурс" ише нәрсәләре булып алды.

– Сәгать өчсез йоклап китеп булмый, икенче көнне эшкә барырга кирәк бит, –дип зарланды "картежниклар" вагоныннан берсе.

– Һи, әйттең сүз, башыңны томала, колакларыңа мамык тык та, рәхәтләнеп йокла. Менә мин аяклар сызлаудан йоклый алмыйм таңга кадәр. Шылт иткән тавыш юк, ә йоклап кара: энә кадыйлармыни, шулай үтереп сызлыйлар. Ревматизм миндә, бу яшьтә аякларны кызган кирпечкә терәп мич башында гына ятарлык та соң, әлеге тамак йөртә, тамак тәмугъка кертер диләр бит, – дип икенчесе аны уздырырга тырыша. Шулай да беренче урынны яңа өйләнгән, яшь хатынының җылы кочагыннан аерылып эшкә килгән Зиннәткә бирделәр.

– Мине йоклатмый җәфалыйлар, йокламый ятарга да түзәр идем, психикага тәэсир итәләр, нервыларны какшатып бетерделәр. Шофер Андрей белән бер вагонда бит мин. Тагын бер урыс карты бар, анысы көн дә исерек, ятуга гырлап йокыга китә. Ике адымлык бүлмә, мин Андрей караватының өстендә икенче катта ятам. Ә аның теге пумала башы көнен дә, төнен дә караваттан тормый. Эштән кайтасың, җеп өзәрлек хәлең калмаган, башыңны тыксаң, алар караватта ыңгыраша. Бераз йөреп тор әле, диләр. Кичке якта инде кешеләрчә урыныңа менеп ятасың, изрәп йоклап китәсең... Беренче көнне кот очты минем, җир тетриме мәйтәм, әллә сазлыкка чумабызмы вагоны-ние белән? Уңлы-суллы дер селкенә карават, чак очып төшмәдем. Яшьләр бит, икесенең дә дәртле чагы... Йоклап китәсең рәхәтләнеп, тотыналар болар, түзеп кенә тор. Минем дә бит җаным бар: келт итеп кәләш искә төшә, әллә нәрсәләр уйлый башлыйсың, тән кызышырга тотына, башка җирләр... Тегеләр арып йоклап киткәч тә әллә күпме боргаланам әле. Үзегез аңлагыз хәлне...

Дәррәү көлеп аңа төртмә сүзләр яудырдылар, оятсыз киңәшләр белән күмеп ташладылар. Көлке дә соң, җиңел түгелдер Зиннәткә. Соңгы араларда Илшатның да йокысы качты. Күңелен кырып торган кайгы да юк кебек, гаиләсен сагынырга да өлгермәде әле, аерылышуларына атнадан артык кына. Өзек-ертык уйлар йөгерә башта, күзләрен шар ача да ята караңгыда түшәмгә текәлеп.

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Кәрим КАРА. Зур акчалар. Повесть (5)
Кәрим КАРА. Зур акчалар. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: