(Дәвамы.)
Алда балкыган утлар күренгәч, Илшатның янәшәсендә утырган Гайнулла әйтеп куйды:
– Соңгы авыл – Бычино. Карап кал, Илшат, бер айсызбашкаавылкүрмәбез. Илшат нәрсәдер күрергә өмет итеп тәрәзәгә капланды. Утлар анда-монда бер генә, өйләрнең шәүләләре караеп күренеп кала. Кешеләр тәмле төшләр күреп йоклый торганнардыр. Ә монда төн убырлары, чутсыз чакрымнар үтеп, якыннарын хәсрәткә салып йөрергә мәҗбүрләр. Һәр кеше үз өендә тыныч күңел белән ятып йокласын ул, менә шул чакта бу җирдә тәртип дигән сүз. "Урал" авылны урап үтеп киң елгага якынлашты.
– Ничек чыгабыз бу елгадан? – дип аптырап Гайнуллага таба борылды Илшат.
– Юлы бар аның, әнә билгеләр, озын-озын таяклар кадап куелган, шулардай читкә китмәсә чыга, – дип аңлатты Гайнулла. Ул арада машина үкереп елгага кереп китте, әкрен генә алга талпынды. Көпчәкләр зыр әйләнеп ком чәчтеләр, салон дер калтырады. Чыктылар алай да, тауны менгәч тә юл тагын урман эченә тартылды. Юл түгел, лежневка дигәннәре шуннан башлана икән. Машина бүрәнәләр өстендә уенчык сыман сикергәләде, көпчәкләр әле бер якка кереп чумдылар, әле икенче якка янтайдылар. Утын агачы урынына бәргәләнеп кенә йөрделәр салондагылар. Мең бәла белән шундый юлдан унҗиде чакрымны үтеп, ниһаять, машина лампочкалар яктыртып торган өч-дүрт вагон янына килеп туктады. Тукмалган төсле булган Илшат, көч-хәл белән рюкзагын сөйрәп җиргә төшеп басты, тирә-ягына күз йөгертте. Зур булмаган аланда вагоннар бер рәткә тезелеп киткәннәр, аларга каршы тракторлар, экскаваторлар, краннар тезелгән, әйләнә-тирәдә кереп адашырлык тайга. Исәнме, Себер!
* * *
Икенче көнне төш җиткәнче эш башламадылар. Караңгыда килгәч, кем кайда урын таба шунда баш төртеп төн уздырганнар иде. Уянып киткәндә Илшат үзенең кысан гына вагонның ишек төбендәге караватында йоклап ятканын шәйләде. Иңе – ике, буе – өч метр зурлыктагы вагонга икешәр катлы караватлар тезелгән, шунда сигез кеше яшәргә тиеш булалар икән. Уянып тора башлаганнар иде, аяк басар да урын калмады. Менә сиңа мактаулы немец вагоны! Ярый әле бригадир Илшатны якын күреп, үз вагонына алды. Монда иркенрәк икән, караватлар да катлы-катлы түгел, бер читендә өстәл, эскәмия куярлык урын калган. Җәймә төсле изелгән матрасларга бирелгән ак япмаларны каплап куйгач, җүнле генә булып калды тагын, тик барыбер кием-салым урнаштыру турында уйлыйсы да түгел иде, бердәнбер урын – карават асты.
"Бер айга куян тиресе дә чыдаган, ничек тә түзәрбез", – дип уйлады Илшат, күңелсез уйлар тоткынлыгына бирешмәскә тырышты.
Аннан соң бабай, бик җаваплы эш эшләгәндәй, һәрберсен аерым чакырып алып, исемлеккә кул куйдыртып спецовка таратты, анысы бер пар бияләй була икән. Эш коралларын өләштеләр, эш урыннарына билгеләделәр, вагоннар буенда тезелеп утырган "Урал" пычкылары билгеле кешеләргә йөкләнде, агач эләктереп тарттырырга тәгаенләнгәннәр уралып яткан тросларны бүлгәләп чокерлар ясарга алындылар, балта, чылбыр ише нәрсәләр үткерләнде, җайланды, май, бензин савытлары тутырылды. Ул арада төшке аш вакыты җитте. Ачык һавада кыек астына җайланган агач өстәлләргә капчык-капчык икмәк түгәрәкләре чыгарып тезделәр. Ниһаять, вагоннарның берсендә урнашкан ашханәнең ишеге иңенә ачылды, барысы калак-табакларын алып шунда чиратка тезелделәр. Кара, җыен ир-ат арасында хатын-кызлар да бар икән ич монда, арыш арасында бодай бөртекләре. Ташып барган гәүдәле марҗа хатыны зур чүмеченә умырып алып аш өләшә иде. Янында яшь кенә кыз тыз-быз килә, ярдәмчеседер, ахрысы. Өеп салынган иде итле аш, анысын ашагач, второй алырга чакырдылар. "Яхшы аш әрәм калганчы, яман корсак ярылсын", – дип анысын да ялтыратты Илшат.
Ярты литр сыешлы кружкасы белән компот та эчеп куйгач, күлмәгенә сыймый өстәл артыннан кузгалып китте. Ашау йөртә кешене, тамак тук булса, башкасына төкереп тә бирмәскә була. Шулай туйдыра торган булсалар, зарланырлык түгел. Юлда тән ватылып килү үзен сиздерә иде әле, ашаганнан соң күзләр йомыла башлады, их, берәр сәгать ятып йоклап алырга... Бер тәмәке тартып алырлык кына вакыт бирделәр, тракторлар гүләп эшли башлады, бригадир әмерләр бирде, кешеләр төркем-төркем булып эш урыннарына таралыша башладылар.
Бабай Илшатны соңгарак калдырды. "Имгәнеп өлгерерсең әле, –диде ул, – бүген сиңа җиңелрәк эш. Юл ремонтлаучылар белән барырсың. Нәрсә эшләгәнне әйтерләр". Илшат бияләйләрен киеп, балтасын иңбашына салып, бик эшлекле кыяфәттә ремонтчылар төркеме янына килеп басты. Биш кеше булдылар алар, араларында старший итеп куелган Рәиф, иллегә якынлашкан ир, җилкәсенә "Урал" пычкысын йөкләп алдан төште. Кыр казлары кебек тезелешеп бер сукмактан атладылар. Кызык икән монда, сукмактан читкә китә алмыйсың, аяк астында карыш озынлыгы үскән мүк, җир тирбәлеп кенә тора, баскан эзендә су җыелып кала.
Сазлык дигәннәре шул була икән. Авыз ачып йөрсәң, билдән төшеп чумганыңны сизми дә калырсың, итекләреңне дә шунда күмеп куясың инде, бер эләктерсә ычкындырмый сазлык. Эшнең чынлап та әллә ни авырлыгы булмады. Рәиф абый ярдәмчесе белән юл буенда үскән агачларның бишесен-унысын аударып куялар да, туктап торалар. Калганнар шул вакыт эчендә ауган агачларның ботакларын чапкалап, очларын кисеп, агач ташый торган трактор тросына тагалар. Тракторчы лебедка белән агачларны тракторның җилкәсенә сөйрәп сала да, йөрмәслек хәлгә килгән юл өстенә җәяргә алып китә. Ял иткән арада бергә эшләгән егетләр белән якыннанрак танышты Илшат. Гаиләле авыл кешеләре, әлеге эшсезлек куалап чыгарган өйләреннән үзләрен.
– Бетте, таралды безнең авыл, – дип бүлеште үз хәсрәтен Илшатның яшьтәше булган Ришат дигәннәре, – кайчандыр гөрләп торган колхоз иде. Комбайнда эшләдем мин, сандыкта бер кочак грамоталар ята, әллә күпме значоклар. Районда беренче урынны алып эшли идем. Эшләсәң тешлисең дә ул, өй салдым, машина алдым, кешеләр арасында хөрмәт, ел саен депутат итеп сайлыйлар. Бер тапкыр Мәскәүгә җибәрделәр хәтта, ВДНХ күргәзмәсенә, Янгантауда бушлай путевка белән йөреп кайттым.
Әйтәм бит, гөрләп тора иде авыл. Яңа клуб салдылар, балалар бакчасы ачтылар, җылы гараж... Теге пеләш баш килеп утырды да, йөзтүбән капланды дөньясы. Ышанасыңмы, ике мең сыер малы гына бар иде фермада, хәзер өч йөз башка да җитми, анысын да сатып бетереп баралар. Председательгә, контора комакларына эш хакы кирәк бит, ә гади халыкның еллар буе акча күргәне юк. Нәрсә сөйлисе, эш тә юк инде авылда, тракторлар-машиналар ватык, элек без чәчкән-урган җирләрнең чиреге дә чәчелми хәзер, чүп үләне басты, халык печән эшләп рәхәтләнә. Кемгә кирәк булгандыр авылларны пыран-заран китерү – баш җитми.
Бер бездә генә түгел бит әле, бөтен Рәсәй буйлап шул хәл. Фермерлар дип авыз күтәреп сөйләгән булалар, бар иде бездә дә алар, арзан хакка техника сатып алып җыйдылар да, җиргә борылып та карамыйлар. Исәпләп китсәң, хәзер күбесе эшсез утыра. Ярый урман бар, агач урлыйлар, бура бурыйлар, такта ярдырып саталар, нишләсеннәр, ничек тә җан асрарга кирәк бит кешегә? Миллионер колхоз иде, әйтәм бит...
Авыз ачып тыңлады Илшат, ул үзен генә уңмаган дип исәпли иде, ил зар елый түгелме? Ыңгырашып, агач артыннан агач ауды, үскән дә икән монда агачлар, калкынып карасаң, башыңнан бүрегең төшәр. Җайланган пычкы тигез эшләп, төп артыннан төп умырды. Илшатлар селтәнеп ботак чаптылар, инде трактор биш-алты юл ясады.
– Санап-исәпләп барырга кирәк кубатураны, –диде старший бер туктаганда. – Берсен төшереп куймый наряд яздырырбыз, без эшләргә килгән монда.
"Без эшләргә килгән монда!" Бу сүзләрне әле күп тапкырлар ишетәчәк Илшат. Вакыт үтсен дип кенә йөрмиләр, монда эшли торган халык, хәйләләшми, кара тирләрен агызып, җан-фәрман эшли торган татарлар. Үз җирләрендә шулай эшләргә мөмкинлек булса әгәр аларга...
Кояш кичкелеккә авышкан иде инде, тагын ике-өч юл ясаганда, бүгенгә җитәр дип тә исәпләп куйганнар иде, нәрсә эшләптер тракторның тавышы югалды. Ара ерак түгел. Рәиф абый җаваплы кеше, барып белешергә китте. Егетләр кабызган тәмәкеләрен дә тартып бетерә алмадылар, йөгерә-атлый килеп тә җитте теге.
– Сеңгән сазга, – диде ул. – Тартып чыгарырга икенче трактор кирәк. Бар әле, Тимер, син яшьрәк,очып кына барып трактор чакыр.
Биш минуттан авыр бульдозер шул якка таба узды.
– Монда утырганчы, әйдә, барыйк, – дип бригадир урыныннан кузгалды, – бәлки, берәр ярдәм кирәк булыр.
Килеп җитә язгач, бүрәнәләрне җайлап салып торган кешеләрнең йөгерешкәннәрен күреп, нәрсәдер дип кычкырышуларын ишетеп адымнарын кызулаттылар. Бу ни хәл, әле генә алга үтеп киткән бульдозер юк иде, яртылаш баткан трактор гына юлның читендә асылынып тора.
– Чумды! – дип аларга каршы йөгерде тегеләрнең берсе. – Чуп итеп кенә калды, әнә трос кына тартылып тора...
Трактордан егерме адымнар читтәрәк мүк катламы юка булган, кара туфрак катыш су кайный болганып, һава куыклары чыгып ята. Шул караңгы чоңгылның уртасына тартылып торган трос кереп югалган.
– Бульдозер кайда? – дип сөрән салды еш-еш тынын алган старший.
– Әйтәм бит, чумды әнә тегендә, – дип аны уздырып кычкырып-кычкырып аңлатырга тотынды йөзе ап-ак булган Гайнулла. Үзе ике кулын сузып җыелган күлләвеккә ишарәләде. – Читкәрәк кереп тарттырып карыйм дигән иде. Тарта башлады, җирне сыдырып төшә башлады һәм кинәт кенә бултых...
– Тракторист кем иде? Тракторист кайда?! –дип арлы-бирле йөгергәләде башлык.
– Тракторист тракторда. Анда... Кинәт кенә булды...
– Ах, егетләр, нәрсә эшлибез? – дип өзгәләнде Рәиф абый. Туктап калган кешеләр хәрәкәткә килделәр, берсе ярдәм эзләп вагоннарга таба йөгерде, кемдер киртә чаба башлады, троска тотынып кайсыдыр чоңгылга таба атларга адым ясаган иде, анысын Рәиф абый читкә селтәп ташлады.
– Кая? Син артыннан китәр идеңме? Әнә, ташыгыз чабылган киртәләрне, тезәбез юл ясап, гәүдәсен булса да чыгара алмабызмы...
Абына-сөртенә башкалар белән беррәттән Илшат та киртә ташыды, алар өстенә ботаклар җәйде, ә башында бер уй бәргәләнде: "Үлгән... үлгән... үлгән..." Алар эшләгән юлның да, килеп җиткән икенче тракторның да бер файдасы тимәде. Озын-озын киртәләр чоңгылга чумып кына тордылар, төбе юк иде ахрысы аның. Ялланып эшкә килгән урыс Костяның кабере шунда булган икән. Ерак Соликамскида аның ике баласы әтиләрен сагынып көтәрләр, чибәр хатыны Мария язмышын каһәрләп кан яшьләрен түгәр, тик сазлык бер эләктергән корбанын кире бирми.
(Дәвамы бар.)
Автор стиле сакланды.
Фото: Pixabay.