Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 март 2022, 12:25

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Март бураны. Хикәя (Ахыры)

Шушы төнне үзе өчен яңа дөнья ачты Зиннәт. Үчекми, зарланмый, көязләнми, киресенчә, көлә, шаяра, зарланмый торган хатын-кыз дөньясын.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Март бураны. Хикәя (Ахыры)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Март бураны. Хикәя (Ахыры)

Нинди тормыш булды бу? Кешеләрдә, карасаң, бер тавыш юк сыман. Ә аның өендә – көн аша җәнҗал! Әнкәсе бер яктан, хатыны икенче яктан йолыккалап-йолыккалый. Аларга вакыты-вакыты белән апасы килеп кушыла. Баштан ук шулай булдылар. Әллә үзе урталык куя белмәдеме? Ә кайда соң ул урталык? Аңа бит аларның икесе дә, хәтта өчесе дә кирәк, өчесе дә газиз. Аларсыз дөнья сансыз.  Тик нәрсә бүлешәләр соң алар? Анымы? Ничек итеп аны бүлешергә була? Зиннәт бит берсенә –  ир, икенчесенә –  ул, өченчесенә –  энекәш! Аш ашка, урыны башка. Ничек аңламый шуны бу хатыннар? Әнкәсе олы, монысы яшь, икенчесе тегеләй дә, болай да булып белми. Әйтеп аңлатып кара – менә бүгенге кебек...

Ә буран котырганнан-котырды. Ирнең күңелендәге белән бергә кушылып, икеләтә көчәйде, шашты. Җилгә аркасын куеп тора торгач, Зиннәтнең башына келт итеп бер уй төште: тукта, касабадагы гаражына барсын да ятсын әле ул! Анда электр җылыткычы бар, туңып үлмәслек булыр әле. Машина белән чыгу хәвефле, юлда утыруы бар, дип уйлады да эре-эре адымнар белән турыга төште. Шәһәрне чыгып атлый башлаганда, көн эңгергә авышкан иде инде. Ярый, өч чакрымны, ни, караңгыга барып та керер. Әнә, алда иптәшкә берәүләр чайкалыша. Буранда аннан башка да йөргәннәр бар икән. Ир, адымнарын кызулатып, юлчыларны куып җитте. Караса, ташбака тизлеге белән шуышучылар хатын белән бала икән. Тапканнар икәүләшеп кенә чыгар вакыт! Зиннәт арттан хатынның сумка бавына тотынды, тегесе куркып, кинәт әйләнеп карыйм дигәнче, җил уңаена егылып та китте. Ул арада баласы чар-чор итте:

– Әнкәй! Әнкәй!

Ир аларны тынычландырырга ашыкты:

– Йә! Йә! Курыкмагыз! Мин, ярдәм итим, дигән идем! Миңа да шул якка!

Хатын сузылган кулга ябышып торды, битен каплаган капюшонын күтәреп карады:

– Автобус юк бит! Буран дип, туктаттылар да куйдылар! Кеше нишләргә тиеш икән!

Зиннәт баш кына какты да баланы җитәкләп алып алдан төште. Шулай ярыйсы гына атладылар. Аннан посадка сызыгына җиткәч, туктап, ял итеп алырга булдылар. Артта калган хатын да, килеп җитеп, агач кәүсәсенә сөялде. Каккалап капюшонын артка этеп төшерде. Ниһаять, юлчысының йөзенә карап алды Зиннәт. Ике чигәсе уттай янып торган яшь хатын. Хәлсез булып килсә дә, күзләре шаян карап тора. Зиннәттең чикә төкләренә сырылган карны сыпыруын карап, көлеп үк җибәрде:

– Арыдыгызмы? Эләкте бит безгә бүген! – җил шавын җиңеп, кычкырышып сөйләшергә туры килә.

– Юк! Бирешмәдем! Менә егет кеше генә өшемәсә! – шулай диде дә малайны артына яшереп, ышыкка куйды Зиннәт. – Кайтып барасызмы?

– Әйе! Бүген эшләгән идем шул, пока туганнардан улымны кереп алып, азык-төлек җыйганчы, буран котырды да китте. Таксилар алмый, автобус юк, тагы өйгә кайтасы килә, бәйрәмдә кешедә утырып булмый ла инде. Ә сез?

– Мин... Мин дә.

Юлларын дәвам иттеләр. Тырмаша торгач, фонарьлы урамнарга килеп керделәр. Һаман бер якка атлыйлар. Килә торгач, төзелеп яткан өе тәңгәленә җитте Зиннәт, капка алдына таудай кар салган.

– Миңа шушында.

Хатын тагы капюшонын күтәрде:

– Ничек? Анда кеше яшәми лә инде!

– Ә син аны кайдан беләсең? – Зиннәт шаяруга борып котылмакчы.

– Беләм, чөнки мин ике йорт аша гынамын. Бу өй эшләнеп бетмәгән бит әле, ягылмый. Анда туңып үләргә уйлыйсызмы?

– Гаражда җылыткыч бар. Гыйнвар ае түгел бит, буран булса да, җылы...

– Кит, юкны сөйләмәгез! Әйдәгез безгә, әйдәгез! Шундый юл үтеп, хәзер сезне, үлдеме-юкмы, тип уйлап утыра алмыйм инде!

Хатын сумкасын алырга да уйламый алдан китте. Ягъни ул хәл итте. Аннан бара-бара, һаман карап торган иргә борылды. Җитәгендәге малай да Зиннәткә күтәрелеп, текәлеп тора бирде.

– Йә! Тирләгәннән соң өшергә торасызмы?

Ир-егетләр теләксез генә иярде.

Ике яклы бәләкәй генә өйгә килеп тулдылар да, “һә” дигәнче, җан өрделәр.  Малай, берьюлы чишенгән һәм тамак ялгаган арада, телевизор кабызып җибәрде. Әнисе өстендәге калын комбинезоныннан чыккан иде, тал чыбыгыдай гына сылуга әверелде дә куйды. Тубыкларына төшеп торган толымы да бар икән. Хәзер толымлы хатын-кызны бик сирәк күрәсең.

Зиннәт өстен салып үтте дә үзен кая куярга белмәде. Каян ризалашты! Үзе аптыранып, кеше аптыратып. Хатын аның хәлен үтә күрә, ахрысы.

– Миңа шушы тавыкны турап бирмәссезме? Кулымның көче җитми.

Үзе бәрәңге әрчергә утырды.

– Бүген бәйрәм лә инде, берәр нәрсә ашаган булыйк.

– Әйе! Бәйрәм белән сезне! Исемегезне дә белгән юк... – чынлап кызык хәлдә шул Зиннәт.

– Мәрьям мин. Ә сез?

– Зиннәт, диләр. Агаймындыр инде, яшь күренәсез.

– Ябык, бәләкәй кеше яшь кебек була шул, ә болай миңа егерме җиде инде.

– Бигрәк картсың икән, –  Зиннәт елмайды, – миңа утыз биш.

Алчак хатын булып чыкты Мәрьям. Эшендәге хәлләрне сөйләп ташлады, көлгәндә чылтыратып көлеп алды, күңелсезләнгәндә дә аңлатма тапты. Зарланмады, берәүне дә хурламады, гади, җиңел итеп аралашты. Зиннәт аңа, бер илаһи зат кебек итеп авызын ачып торды да, капыл башына килгән уйдан дертләп, бармагын кисеп җибәрә язды:

– Ирең кайтадыр?!

Мәрьям дә каушады:

– Кайтырга... Юк ла ул...

– Сәпсимме?

– Ну, сәпсим инде... Үлгәненә дүрт ел хәзер. Илһамга ике яшь кенә иде...

– Ничек үлде? – Монысы нигә кирәк инде аңа, ну, шушы тел! 

– Авариядә...

Тынып калдылар. Эшләрен тыныч кына тәмамлагач, хатын барысын нәрсәләрдер белән бутап, тәмләткечләр сибеп, духовкага тыгып җибәрде.

– Берәр сәгать түзгәндә... аш була. Ә сез? Гаиләгез кайда?

– Өйдә, – Зиннәтнең нәрсәдер уйлап чыгарыр әмәле юк, алдашасы да килми.

– Кайсы өйдә, шушындагымыни?

– Юк, шәһәрдә.

– Шәһәрдә? – Хатын текәлеп карап алды, – Хатыныгызны бәйрәм көнне калдырып киттегезме?

– Хатынымны, ике кызымны, әнкәемне... Вис ташлап киттем, – ир хәтта, кулын селтәп куйды.

Мәрьям аптырады:

– Алай итәләрмени?..

Зиннәт аны капыл бүлде:

– Беләсең килсә... кайбер хатыннардан артка карамый качасы килә, вәт!

– Бәйрәм көн бит...

– Бәйрәм көнне ишшеү дә шәбрәк  итеп качасы килә, белдеңме!

Бу сүзләрдән Мәрьям пырхылдап көлеп җибәрде. Ирнең аңлатмасы да балаларча килеп чыкты шул. Ахырда үзе дә көлде.

– Аюдан качып бүрегә юлыктың әтү!

– Артык бүрегә ошатмыйм әле мин сине. Бүреләрне, аларны әллә кайдан таный алам.

Моннан ике-өч сәгать элек кенә бер-берсенең бу дөньяда барлыгын да белмәгән ир белән хатын бик озак сөйләшеп утырды бу кич. Әледән-әле хатын челтерәтеп көлде, ир ихласлап аңа кушылды. Бала араларында кушылып йөрде дә, ашап алгач, йоклап китте, Зиннәт белән Мәрьям чәй өстенә чәй яңартып, сүзгә сүз ияртеп, хәбәргә хәбәр ялгап, сиздерми генә сынаулы карашлар белән алмашып, җайлап төн уртасын, аннан таңны каршылады. Шушы төнне үзе өчен яңа дөнья ачты Зиннәт. Үчекми, зарланмый, көязләнми, киресенчә, көлә, шаяра, зарланмый торган хатын-кыз дөньясын. Нечкә генә иңнәренә төшкән ялгызлыкны да, улын да, тырмашып алып барып яткан шушы төзелешен дә бер йөк итеп түгел, гади яшәеш, гадәти көн итеп күрсәтә бит ул. Берәүгә дә кенәсе юк, берәүдән дә көнләшми, хаслашмый – шундый да хатын-кыз буламы икән?

– Бәйрәмне бергә үткәрдек,  сиңа бер бүләгем дә булмады, гафу ит инде, – дип куйды Зиннәт таң сызыла башлаганда. Ниһаять, төне буе тузынган буран да арып егылган иде, ахры.

– Бүләк мөһиммени? – йокысыз төн Мәрьямне арыткан, кичә дәваханәдә тәүлек эшләп чыккан бит ул, җитмәсә. Зиннәткә ул жәл булып китте.

– Ә нәрсә мөһим соң?

– Игътибар. Менә  шушылай итеп аралашып утыру.

– Һе. Белмәгән идем. Аптырарсың сезгә – хатыннарга...

Бераз көн ачылуга, Зиннәт киенеп, урамга чыкты. Чолан ишеген чак этеп ачты – кар салган гына. Аннан кире кереп эндәште:

– Көрәгең бармы?

– Бар да... Ярый, мәшәкатьләнмәгез, соңрак үзем дә...

– Ярый, син ял ит,  аз булса да, файдам тисен әле.

Колач ташлап ихлас эшләде Зиннәт. Төн йокламаган, димәссең. Йөрәгендәге кичәге юшкыннар, ачылып сөйләшкән саен, кими-кими барып, эчке дөньясы ялтырап, тазарып калгандай булган иде. Үзен җиңел, яшь итеп тойды. Кайчан аның шулай якыннары белән аралаша алганы бар? Өйләнгәннән алып әнисе, апасы, хатыны үзара капма-каршы фронт ясап алды да, уртада  аны калдырып, бәргәләделәр генә. Ачылып, нәрсәдер сөйләп кара аларга, хәзер нечкә җиреңнән алып, дошманнарына каршы корал итәрләр. Аһ, болар! Аһ, бу хатыннар! Ә монысы... Мәрьям соң, нишләп икенче? Ул башка планетаданмы әллә? Нигә аның янында тыныч, җылы, рәхәт... Бар, белеп кара...

Урамны ялтыратып, тышка иркен юллар салып килеп кергәндә, Мәрьям улы янында мышнап кына йоклый иде инде. Аларга карап уйланып, озак кына ишек төбендә торды Зиннәт. Китәргә кирәклекне дә белә, бу җылылыктан аерыласы да килми. Күңеле бер, йөрәге икенче якка сөйри. Юк, кайтырга кирәк. Өйдә аны югалтканнардыр. Әнкәсе... Диләрәсе... инде бер-берсенә шалтыратып, үртәшеп-талашып арыганнардыр... Эзли башлаганнардыр инде...

– Рәхмәт сиңа, Мәрьям шушындый булганың өчен, – дип пышылдады да, көлемсерәп, тагы өстәп куйды, – Рәхмәт сиңа, март бураны...

Ирнең әйткәннәрен хуҗаларының аяк очында йомарланып яткан песидән башка ишетүче булмады. Ул исә, “Шулай да була”, дигәндәй, күзләрен хәйләкәр кысып карап калды.

Буран салган сырынтыларны ерып атлый Зиннәт. Бара-бара да артына әйләнеп карый, биек кыеклар арасында теге кечкенә генә өйне югалтудан курыккандай.  Кире килерме ул монда – юкмы? Үзе дә белми... Әмма инде хатын-кызның бураннан соң елмайган язгы кояш кебек була алуын, кайда ихласлык, яктылык яшәвен белә ул хәзер. Аның эрер, җылыныр урыны бар. Бар шул, ир күңелен үстерер, җәлеп итәр хатыннар бар.                                                                            

Фото: magecam.ru

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Март бураны. Хикәя (Ахыры)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Март бураны. Хикәя (Ахыры)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: