Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
3 март 2022, 11:04

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Март бураны. Хикәя. (Башы)

Зиннәт хатыны янына кире кереп, колагына иелеп дигәндәй әйтте: – Әлеге вакытта мин монда кала алмыйм... Китәм. Теләсә кая! Урамга! Подвалга! Җәһәннәм тишегенә! Тик сездән еракка!

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Март бураны. Хикәя. (Башы)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Март бураны. Хикәя. (Башы)

Ир-ат белән елына бер генә тапкыр була торган хәл. Иләвенә таяк тыгылган кырмыска шикелле тузгыган чаклары. Кибетләрдә чиратта – шулар, базарлар ерып чыккысыз, чәчкә бутикларының тышында да торалар. Берәүләре ашыга, кабалана, туфан калкырын белеп калгандай кылана, икенчеләре, киресенчә, азык рәтләре арасында кайбер нәрсәләрне тәү күргәндәй, озак-озак текәлеп тора, әле берсен, әле икенчесен тотып карый да, ярдәм эзләгәндәй, як-ягын байкый. Күзләре аларган ир затларының, артларына ут капкан! Аңлашыла инде – иртәгә бит Сигезенче март! Хатын-кызның нинрди матур, акыллы һәм газиз икәнлеген белеп кала торган көне. Шуның өчен тырыша да инде эчендә җаны булган һәр ир җенесе. Шулар арасында Зиннәт тә. Әле аның да, супермаркет залларында адашып йөреп, тәмам арыган чагы. Уен эшме?! Биш хатын-кызга бүләк карап алырга кирәк. Биш! Һәм бишесенә биш төрле.

Нәкъ шушы көннәрдә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, буран котыра. Ел да шулай була ул, шушы бәйрәм  җиттеме – табигатьнең җене куба да китә. Чыдап кына тор, март бураны башлана.

Апасын юл уңаеннан кереп котлап китте. Бәйрәм көнне килеп йөри алмас, әле өйдәгеләренең күңелен күрәсе бар, әнисенә дә вакыт бүлү фарыз. Апасы үзе, ирле хатын, мөгаен, игътибардан мәхрүм булып утырмый, дип уйлап сугылды Зиннәт. Аларда да бәйрәм сулышы – анда-монда гөлләмәләр балкый.

– Бәйрәм белән, апа! – Зиннәт үзенә колачларын җәеп алчакланып килгән апасына чәчкәсен сузды. – Укытучыга чәчкәне күп бирсәләр дә, монысы миннән булыр!

Зөлфия энесен түргә әйдүкләде, улы белән килене килгән икән, утырып алырга чакырды. Йөз сәбәбен табып чак ычкынды Зиннәт. Монда керсәң, калуың ярты төнгәчә дигән сүз. Бер татыды бит, сөйләшер хәбәре дә, хәтерләр кызыгы да табылыр – гел шулай була. Шунлыктан эшне кыска тотып, таю ягын карады, булыр әле кабаланмаганда килергә форсаты. Чыгып барган җиреннән кире борылды – пакетындагысын бирергә оныткан. Апасы рәхмәт әйтеп алгач та, кәгазь читен каерып ачып карады да кабаттан пакетка ымлады:

– Тегеләргә нәрсә? 

– Тоже... бүләк. Үзеңнеке ошамыймы әллә?

– Ой, ошый! Ошый, әлбәттә. Тик... кызык бит... –  апасы балаларча беркатлана һаман.

Зиннәт аңа очларга бирмәде. Белә ул нәрсә әйтерен. Шуңа ашыгып тагы хушлашты:

– Ярый, ошагач. Тагы бер тапкыр бәйрәм белән сезне! Сау булыгыз!

Кайтып кергәнен өендә дә дүрт күз белән көтеп торалар. Өлкән кызы үзен тота алса да, бәләкәе ишек төбендә сикергәли иде инде.

– Урра-а! – дип сөрән салды ул чәчкәләр күренгәч үк. – Чәчкә! Безгә чәчкәләр!

Зиннәт, иелеп, гөлләмәләрен кызының кочагына күчерде:

– Ипләп тот, кызым, сындырып куйма.

Ул арада өлкән кызы, килеп, кулыннан пакетларын алды:

– Ой, әтием минем яраткан тортны алган! Рәхмәт!

Аш бүлмәсеннән хатыны күренде. Кызлары кебек сикереп төшмәсә дә, иренә канәгать карап тора:

– Килештергәнсең...

Тап шушы мәлдән бу фатирда да бәйрәм башланды. Хатыны алып кайтканны суыткычка урнаштырды, кызлары чәчкәләрне вазага утыртты, хәтта күңелле генә көй куеп җибәрделәр. Һәрберсенең күңелендә Зиннәт тарафыннан бүлмәсенә кертеп яшерелгән төргәкләр эчендәге бүләкләр иде. Шулай да уйламаганда бер низаг та булып алды. Бәләкәй кызы гөлләмәнең иң җиллесен эләктермәкче булды. Моны күреп калган апасы тыйды:

– Раузалар әнкәйгә инде, үзеңнекен уйнат!

Бәләкәй лалә бәйләмен хушсынып җитмәгән кече кыз шауламакчы:

– Юк! Иң зуры минеке! Синеке –  бу! Анысын әнкәйгә бир! – апасына дигән хризантемаларга күрсәтә бу. Бәхәскә атаның үзенә дә тыгылырга туры килде:

– Бәләкәй гөлләмәгә кәнфитләр кушылган, шуңа аны Диләгә алдым, Динә апаңа, үзе яратканча, ак чәчкә, ә әниеңә – зуры.

– Балаларга рауза бирмиләр, мондый тик әнкәйләргә генә, –  тип өстәде Динәсе.

– Юк! Алайса мин боларны алмыйм! – җиде яшьлек бала димәссең, тәки җайга килми. Шушы бер гадәте ошамый Зиннәткә кызының. Хәер, кызының гынамы? Үзләренең өлешенә канәгать була белми, мотлак янындагыныкына карыйлар, чагыштыралар һәм кәеф бозар сәбәп табалар инде.  Ир мәгънәле генә итеп хатынына карап куйды, янәсе, кемнән өйрәнә алар моңа.  Диләрә исә гауганы тиз генә уңайга бормакчы булды:

– Ярый, алсын. Ялыкканчы йөртер дә куяр әле.

– Эш андамыни? – Зиннәтнең тавышы җитдиләнә төште. – Бүген аны җиңеп алыр, иртәгә икенчесен...

– Ярар, баланың күңелен төшермә, алсын, –  хатынының соңгы сүзе булды бу, залдан чыгып та китте.

Бәйрәм көнне Зиннәт барысыннан да иртәрәк уянды. Ашыгып кына чәй эчеп алды да  кичә алып кайткан балыкка тотынды. Эштәге коллегасыннан өйрәнеп кайткан рецебын әтмәлләп карамакчы. Янәсе, балык тутыра. Ике сәгать чамасы изалады балыкны, әмма язып алганча итеп эшләп, тегеп куйды инде. Духовкага тыккач, шулай ук күчереп алынганнарны укый-укый, салат турады, аларны хәленнән килгәнчә бизәде. Ул арада балыгының вакыты җитте, алып караса, җитешкән азык төсле булып ята. Уртасыннан аз гына ертылып киткән китүен, тыңкычлабрак ташлаган, күрәсең. Карап тора торгач, анысының да җаен тапты ир, петрушка яфрагы белән шул урынны ябып куйды.  Җиләк-җимеш, тәм-том куйгач, өстәле тагы да күркәмләнде, уртага кичә Диләсе яхшы гына тәпәрләп ташлаган гөлләмәне дә утыртып куйгач, бөтенләй бәйрәм табыны булды. Эшен тәмамлаган Зиннәт, хатын-кызлары уянганчы, әнисен барып күрмәкче булып, киенеп чыкты. Ул да көтеп утырадыр, әле бу, әле теге тәрәзәгә барадыр, токмач пешергәндер, итен суытадыр...

  Чынлап, мондый шулпа әнисендә генә була. Каз, елкы, сыер ите кисәкләрен кушып, тозлыклы, татлы итеп пешерә белә. Катыклап эчеп алсаң – җанга рәхәт. Улының ихлас ашаганын куанып карап утырган Банат, түзмәде, ошамасын белсә дә, әйтте:

– Ачыккансың да соң, дауна ашамадыңмы әллә?

– Иртәнчәк юк әле, тегеләргә бер нәрсә әзерләдем дә чыгып киттем.

– Төш булып бара, шуңача йоклап яталармы?

– Бәйрәм лә инде, әнкәй, йокласыннар, –  Зиннәт әнисенең кайсы якка суктырганын белгәнгә, уңайга сыпыра.

– Ир карый белгән нәрсәме, баламны такы-токыда йончытып тота...

Ну, шушы әнисе! Ну, шушы бичәләр!

– Әнкәй, кара шушыны киеп кара әле! – Зиннәт өстәл артыннан җитез торып китте дә кыштырдык савыттагы бүләген алып китереп тоттырды. Банат әле артык олы төс кермәгән чыраен шундук язып җибәреп, капны ачты. Күпереп торган җылы камулны ишек ягына алып барып бер селкетте дә “ялт” иттереп каерып селтәп, иңбашына япты. Кием тубыкларынача төшеп, мул түшләрен, итләч беләкләрен каплап ятты.

– Әттә-тә! Ничек матур булды!

Зиннәт елмаеп карап кына торды. Әнкәсен куандырудан да әйбәт нәрсә бар микән?

– Кыйммәтме? – әнисе көзге аша сорады.

Зиннәт тагы да киңрәк елмайды.

– Тегеңә нәрсә алдың?

– Аңа плащ, –  әйтте дә телен тешләде. Тик сүз ычкынган иде инде. Ул очып чыкты һәм туры сәпкә барып та тиде.

– Плащы бар да инде. Тагы нинди монысы?

– Әнкәй, ну, нәрсәгә инде сиңа... Нинди икәнен карамадым, интернеттан заказ эшләгән, мин алдым.

– Котырттың инде, шашты. Ишшыу бәләкәйләреңә дә ат хакына әллә нәрсәләр алгансыңдыр әле, –  Банат кәефе үзгәрүен сиздереп, камзулын салып, урындык башына элде, кухняга үтте. Зиннәт аның артыннан иярде.

– Әнкәй, мин сине котлап китим, дип килгән идем, әйдә, юкка ачуланышмыйк әле.

– Кыйраткансың икән...

Яңадан чәйгә утырдылар. Әнисе чәк-чәк чыгарды. Зиннәт тагы мактый-мактый ашарга тотынды. Аралары җайланып кына киткән иде, Банат тагы авызын ачты:

– Әнкәй белән бәйрәм көнен үткәргән юк инде, әнкәйне әз-мәз алдыйсың да китәсең, андый бичә булганда, бахыр әнкәй нәрсәгә?..

Капканын йота алмый калды Зиннәт, тыгылды, чәчәде:

– Әнкә-әй! Ничек арымыйсың, ә? Ну, кил соң үзең безгә, сез үзара сыеша алмый дип, мин инде нишлим, гаиләмне аерыйммы, әнкәй?.. Ну, балалар килер төштән соң, йөриләр дә инде.

– Шул бичәнең алдына чыга алмадың инде, –  әнисе, гадәтенчә, тавышын басып кына иги.

Зиннәтнең ашау теләге сүнде, ул җыена ук башлады:

– Ачуланма инде, әнкәй, сез бер-берегезгә торырлык хатыннар, сезнең берегезнең дә алдына чыгып булмый. Так что, монда артта карап торган адәм –  мин генә. Ярый, иртәгә килермен.

Әнисе, артыннан ияреп, ишеккәчә килде:

– Бер бәйрәм дип, бөтен зарплатаңны шуның куанычына тыктың инде, әйбит?

Зиннәткә моның кебекне ишетмәмешкә салышудан башка чара юк. Боларның барысын да чынга ала башласа, күптән чәче агарган булыр иде.

–  Бәйрәм белән, әнкәй, авырма.

Чынлап, төш җитте инде. Кәефе тәмам бозылган ир, урам арасындагы тыгыннарда көтә-көтә, ярыла язды. Транспортның мыжгып ятуына өстәп, монавы бураны! Чыгып бассаң, егып алып бара. Хет, кушылып котыр! Шулай да үзен кулга алырга тырышты. Бүген бит бәйрәм, бүген ул башына күк җимерелеп төшкәндә дә елмаеп торырга бурычлы. Машинасын куйды да, бераз гына һава сулап торгач, өйгә керде. Гаиләсе торган, торган гына түгел... Зиннәт иртәнчәк кенә кәртинкә итеп киткән өстәленең калдыкларына карап калды. Соң... Ярый, шулай да булсын, ди. Ул бит әле бүләкләрен бирмәгән.

– Кызлар! – ир һаман пижамаларда көе диванда телевизор карап аунашып яткан кызлары янына үтте. –  Бүләкләр кемгә?!

– О-о! Бүләкләр?! Миңа! Миңа! – Дилә диваннан туры атасы өстенә сикерде. Динәсе серле елмаеп утыра бирде. Шушы кызы хас үзе кебек ул. Итен кисеп алсаң да, эндәшмәс. Нинди хәлдә дә елмая да куя.

Һәркем үз бүләген ачты. Бәләкәче –  курчак, өлкәне электрон китапны күреп, “һай” итеп калды. Хатынының плащын ванна ишегенә элеп китте, анысы душта икән. Шушыларны башкаргач, йокы бүлмәсенә кереп, киң караватка сузылып ятты да күзләрен йомды. Ярый, ничек тә бу көннең дә яртысын аударды, тагы яртысын ничек тә...

– Мин сине кайтмыйдыр, дисәм, –  күзен ачып җибәрсә, плащын киеп, хатыны Зиннәт янындагы шкаф көзгесе алдында тора. Тә-әк, аның янындагы  көзгегә килгән икән –  димәк, бәйләнер сәбәбе бар...

– Ничек килешә! Нәкъ синеке булган бит, –  тип, кинәт омтылып, хатынының биленнән алды Зиннәт. Тик тегесе кулына сукты:

– Үзем сайлаганмын бит, килешә инде!

– О-һо! Монысы рәхмәте инде.

– Мин нишләп кием өчен собственный иремә рәхмәт әйтеп торырга тиеш? Бу –  синең бурычың!

Тукта! Стоп, Зиннәт!.. Кызма! Тынычлык... бары тынычлык.

– Диләрә, давай, шаулама. Әйдә, бәйрәмне бозма. Берәр җиргә барып киликме әллә, кинога, кафега, ә?

– Мин сине әнкәңдә йоклыйсыңдыр, дип уйлап өлгергән идем инде, бөтен дәртне сүндердең, кинога кызлар белән чыгам.

Ир кире караватка утырды:

– Әнкәйне дә котламый булмый. Бардым да килдем, өйдәмен бит. Әле башкача беркая да җыенмыйм. Сюрпризымны ашагансыз, хотя чак кына мине көтеп торырга була иде, бергәләп утырсак, ямьлерәк лә инде...

– Ә нишләп син таңнан әниеңә чаптың, гаиләңне котлап, шуннан барсаң, булмыймы? Яки алдан кереп чыга да ала идең.

Чыгырыннан чыга барган ир һәр сүзен иҗекләп әйтте:

– Ул –  синең каенанаң, аңа ихтирамсыз булма, хет, олылыгы өчен генә дә...

– Аның кебекләр әле йөгереп эшләп йөри, ул нишләп олы булсын? Минем белән сынашып, минем белән ярышып яши. Менә шушы плащны күрсен әле, иртәгә үк шундыйны ала бит ул.

Зиннәт урынына чалкан егылды:

– Ходаем, мине шушы бичәләрдән коткарчәле!..

Хатыны икенче бүлмәдә выжлатып чәч киптерә башлады. Диләсе тагы апасының бүләген талап гауга чыгарды. Шәрран ярып елый торгач, тәки талап алды, ахры, тынып калды. Хас әнкәсе, болай да булыр икән! Әллә картәнисе микән? Ничек атыйлар әле мондый холыкны? Көнчелме? Әллә холыксызмы? Кит, әнисен, хатынын, баласын алай дип әйтәсе дә килми шул.  Ә тагы да шундый берне үстерсә, нишләр бу баш? Күтәрә алырмы?..

Зиннәт хатыны янына килде:

– Әйдә, өстәлгә утырып алыйк, котлап сүз дә әйтмәдем бит кызларыма.

Диләрә матур иренен чалшайтты гына:

– Безгә шул калган сүзләрдер инде.

Һе, сүзнең дә калганы була икән.

– Аңа нәрсә алып бардың?

– Камзул, –  ир инде ике кулын өскә күтәрер хәлгә җитте, тик җәзаламасыннар гына аны.

– Ул камзул белән кофтадан күргәзмә ачадыр инде.

– Хет, кибет ачсын, анысы безгә нәрсәгә? Диләрә, куегыз әле шул гадәтегезне! Дошманнармыни сез, ә?

– Абба! Аннан да шундый сәламмени? Мине чәйнәп кайтардымы?

– Диләрә!

– Миннән дә шундый ук сәламне алып бар! Почта кошы бит син!

Зиннәт башын ия биреп, кашына бармак очлары белән басып тора бирде дә, кинәт ишек янына барып, өстенә, аякларына киде. Аннан хатыны янына кире кереп, колагына иелеп дигәндәй әйтте:

– Әлеге вакытта мин монда кала алмыйм...

– Әнкәеңә...

– Әнкәйдә дә мөмкин түгел! Сез мине икәүләшеп әпилкә вагы итеп бысып бетердегез! Мин китәм!

Бизәнеп утырган Диләрә чынлап аптырап китте:

– Кая?

– Теләсә кая! Урамга! Подвалга! Җәһәннәм тишегенә! Тик сездән еракка!

Ишекнең “шарт” иткәненә өйдәгеләр дертләп калды.

Фото: love-is.org

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Март бураны. Хикәя. (Башы)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Март бураны. Хикәя. (Башы)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: