(Дәвамы.)
Алда утырган ике хатынның сөйләшкәннәре ирексездән Илшатның колагына чалынды. Гаилә тоткасы булган олырак татар хатыны сөйли иде:
– Минем кызым укытучыга кияүгә чыгып авылга күчеп кайтты бит. Кияүне, яшь булса да, килә-килүгә мәктәпкә директор итеп куйдылар. Бер мәҗнүн булып чыкты, башы мәктәптән кайтып керми, әле җыелыш, имеш, әле укучылар белән нидер оештыра, өстәмә дәресләр бирә, анысы җитмәгән, авыл эшенә тыкшына, бәйрәм саен доклад сөйли, кыр эшләренә чыга. Минут тик тормый инде менә, мәгәр эшләгәне ашарларына җитми боларның. Кызда кайгысы да юк, читәннәре җимерелергә тора, чыгып бер кадак какмый.
Шөкер, без үзебез иркен яшибез, сөтен-каймагын, итен-маен ташыйм мин боларга үзеннән яшереп, кызым ач булмасын, дим, кияүнең тамагын кайгыртам. Күпме болай яшәргә була? Өйрәтәм кызны: тегесен таптыр, монысын сора, мин әйтәм, үпкәлә, ела, тыныч тормыш бирмә моңа, дим. Таба калса, мактарга онытма, иркәлә-сырпала, шулай итмәсәң мәңге хәерче булып яшәрсез дим. Үзем дә барган саен кылын тарткалыйм тегенең. Уратып-уратып төшендерәм, син алганнан гына бетмәс, дим. Атасы да: "Өй сал, кияү", – дип колагына тукый моның. Тәки калыпка керттек әкренләп. Мәктәп бай бит ул. Балалар ашханәсеннән шикәре, ярмасы, мае, башкасы кайта, барыбер туймас тамак балалар ашап бетерәләр ич аны. Интернатта одеял, урын-җир япмалары, тастымаллары, сабын-порошоклары – барысы да бар, сатып ала башласаң әллә күпме акча чыга. Менә өй салырга йөри хәзер, ярый мәктәпнең тракторы бар, кирәк чакта алып чыга да китә урманга. Мәктәпкә агач алганнар иде, бик матурлары бар дип сөйләп торды. Үзе мәктәптә эшләгәч, әзрәк файдасын күрсен. Сүз юк, әйбәт яшиләр хәзер, күз генә тимәсен...
Әйтерең бармы, күңелле тормыш!
Илшат баҗасын өендә туры китерә алмады, эзләп эш урынына китте. Баҗасы шәп кеше аның, ык-мык килмәде, бригадирын кисәтеп куйды да, Илшатны үз машинасына утыртып, турыдан-туры хуҗасы белән таныштырырга алып китте. Рәис исемле, терекөмеш сыман тик тора алмаган, илле яшьләрдәге ир икән анысы. Капка төбендә яткан бүрәнәгә кунаклап тәмәке кабыздылар, шеф Илшатка эш шартларын аңлатты:
– Эш урыны Пермь өлкәсендә. Березники дигән шәһәрне ишеткәнең бармы, шуннан йөз чакрымлап ары. Тайга анда, брат, кедрлар үсә, кедр чикләвеге җыеп алып кайтырсың күчтәнәчкә, аяк асты тулы мүк җиләге, җәннәт, бер сүз белән әйткәндә. Эш тә авыр түгел, техниканың чуты-исәбе юк. Эшне ничегрәк итеп аңлатыйм, билгеләнгән маршрут буенча урман аударырга, киңлеге егерме метр, аударылган агачны алтышар метр озынлыкта тураклап, аркылыга юл итеп салып барырга. Менә шул эше лесникларның. Анда безне "лесниклар" дип йөртәләр, салынган юл лежневка була. Безнең арттан дорожниклар агачлар өстенә балчык өяләр, шул юл буенча экскаватор атлап траншея казый, нефтяниклар торба салалар. Төп эшне тракторлар эшли анда, сез ботак чабасыз, төрле вак-төяк эшләр. Ашау байдан, ашарга үзләре пешерәләр, күпме телисең, шулкадәр салалар, консервы, тушенка аяк астында ауный. Урман эчендә яшәргә, немецлар эшләгән вагоннар, электр белән җылытыла, үзебез мунча салып куйдык, көн дә ягып кер, теләсәң. Тагын нәрсә? Эш килешү буенча, күпме эшлисең, шулкадәр аласың, ай азагында исәпләп наряд ябалар. Паспортың бармы? Башка документ кирәкми, сине исемлеккә терким дә, шуның белән вәссәлам. Спецовка бирелә, алай да калын киенергә кирәк. Менә шулар, әгәр риза булсаң. Бригадада утыз кеше, иртәгә минем өй янына сәгать тугызда "Икарус" килеп туктаячак. Тирбәлеп кенә барырга унбиш сәгатьләп. Нәрсә дисең?
– Мин риза, – диде Илшат.
– Бик әйбәт, соңга калма, иртәгә сәгать тугызда, көтеп тормыйбыз, – дип, Рәис абый алар белән хушлашты.
Баҗасы Илшатны өенә алып китте. Ара ерак кына булса да моңа кадәр гел аралашып яшәделәр алар. Бәйрәм көннәрен туры китереп, елына өч-дүрт тапкыр бер-берсенә кунакка килеп чыгалар иде. Баҗасы да, Лилиянең апасы да, алар килсә ничек ярарга белми торалар, Илшат үзе дә җиренә җиткереп сыйлый белде. Бүген дә бай өстәл күзаллап, баҗасын кисәтеп куйды, артык иркенләп китмәскә кирәк – иртәгә эшкә. Һи, бигрәк беркатлы ул да, бәясе төшкән икән аның бу тарафларда, эшләп тамагын туйдыра алмаган кешегә икенче караш икән. Алар килеп кергәч кайнәгәче салкын гына күреште дә:
– Чәй эчеп алыгыз, бәрәңге пешергән идем, плитә өстендә, – дип, зур якка чыгып, телевизорга капланды. Шапыр-шопыр чәй эчеп торгач, баҗасы үзен күрсәтте.
– Син, Илшат, телевизор кара әнә, гәзит караштыр, безгә Якимовларга барып кайтырга кирәк иде. Бригадир бит, бармасаң килешмәс, туган көне икән бүген. Уңайсызрак килеп чыкты да, йә, бала-чага түгелсең, аңлыйсың. Киендеңме әле анда син? – дип хатынын ашыктырды. Ашка төшкән чебен төсле булган икән Илшат боларга, шомартып та тормыйлар, шәрран турыдан яралар. Тиз-тиз җыелып хуҗалар чыгып киттеләр, утырып калды Илшат ялгызы. Гостиницага барып кунса мең артык буласы икән, ичмасам, мескенләнеп утырмас иде. Ярар, баҗа, дөнья куласа ул, Илшат ташлап чыгып китәр идеме синең ялгызыңны? Хан сараена чакырсалар да бармый кала иде ул бердәнбер баҗасы өчен. Бер төрттереп әйтер әле Илшат.
Менә эшләп кайткач, акчага иркенлек булгач, юри чакырып ала әле ул баҗаларын кунакка. Башка вакытлардан уздырып өстәл әзерли, көчләп-көчләп тыгындыра, кайнәгәчен бигрәк тә, без дә кеше, дип түбәнчелек белән генә колакларына киртә. Бүген син тәгәрмәчен әйләндерәсең, иртәгә әллә минем иңбашка бәхет кошы килеп кунар. Әз генә артык җире булса, танавын чәйгә элә башлый адәм баласы. Фил зур да ул, барыбер тау кадәр була алмый. И, кешеләр, кешеләр... Илшат үзенә урын салынган ишек төбендәге караватта үпкәләп ятты-ятты да, сизмәстән йоклап та китте. Төшендә ул күңеле ашкынган Себерне күрде. Күккә олгашкан кедр агачлары арасында коряклар йөри, имеш. Шунда чумнары тора, җигеп йөргән боланнары бәйләп куелган. Ак сакаллы коряк карты озын төрепкәсен тарта-тарта Илшатны кунакка чакыра.
– Әйдә, бачка, чумга керәбез, казанда болан ите пешә, чәйнектә чәй кайнаган. Без сине күптәннән көтәбез, – дип, үзе артыннан әйди, имеш.
* * *
"Икарус" автобусы чынлап та нәкъ сәгать тугызда урам тутырып көтеп торган кешеләр янына килеп туктады. Илшат алдарак кереп, шофер кырындагы урынга урнашты, тәрәзә аша күз күрмәгән җирләрне күзәтеп барырга исәп тотты, җирнең читенә баралар ич. Шау-гөр килеп, уен-көлке сөйләп башкалар да кереп тулдылар. Бригадир Рәис ишегалдына басып, исемлек буенча кешеләрне барлап чыкты. Күбесе татар фамилияле, тирә-як авыллардан җыелган, эшсез интеккән гидайлар. Үзләренә күрә модалары икән: әйберләрен шикәр капчыкларына тутырганнар, автобусның арткы өлеше өем-өем капчыклардан амбарга охшап калды. Аллаһыга тапшырып кузгалып киттеләр, һәрберсе тәмәкесен кабызды, автобус салоны тын алмаслык төтен белән тулды, өелешеп ике-өч урында шап та шоп кәрт суга башладылар, кемнәрдер кычкырып-кычкырып сөйләште, кемнәрдер шаркылдап көлде – утызлап кеше иде автобуста, көчләре ташып барган ир-атлар.
– Үзәккә кереп чыгабыз, – диде бригадир, – урын-җир әйберләре аласы бар, документларыгыз кирәк булыр.
Бетон койма белән уратып алынган үзәк дигәннәре өч катлы контора бинасы, сузылып киткән складлар, егермеләп төрле зурлыктагы машиналар гөрелдәп утырган гараж урнашкан җир икән. Килеп туктауга, бригадир паспортларны җыеп конторага юнәлде.
– Суточныйларны ал, тагын үткән барганда кебек килеп чыгар. Күмәкләшеп үзебез барып керәбез Скибаның кабинетына, – дип кычкырып калдылар аның артыннан. Арада эшнең асылын төшенгән, берничә тапкыр эшләп кайтканнар да бар икән, шулар тавыш күтәрәләр. Илшат туларның берсе янына чүгәләп:
– Скиба дигәннәре кем соң аның? – дип кызыксынды.
– Скиба безнең алпавыт була инде, – дип ачынып елмайгандай итте теге. – Син кайдан? Үткәнендә булмадың шикелле? Рәдиф мин... – Үзе Илшатка күрешергә сөялләнгән киң учын сузды.
– Илшат...
– Менә шулай, Илшат, Скиба – алпавыт, без аның ялчылары. Акционер оешма була бу, хөкүмәтнең кысылышы юк. Бу Скибаны әйтәм, үзе таба, үзе каба. Әйтергә кирәк, каерып каба, йота гына калҗаларны. Без барган эш участогына охшаган нокталары күп аның Рәсәй буенча, барысы да нефтькә бәйләнгән. Тора-бара үзең төшенерсең әле.
– Ә эш ниндирәк соң? Үкенерлек булмасмы? – дип төпченүдән туктамады Илшат.
– Эшме? Эшләргә туры килә инде, ашаганыңны капларга кирәк бит. Хәер, баргач үзең күрерсең. Әнә, бабай килә, акча таратадыр. Хәзер тәртипкә килербез, төкер барысына да. Әлегә кадәр рәхәт күрмәгәнне, бүген килеп кенә бәхеткә тиенеп булмас. Ничек әйтәләр әле: иртә уңмаган - кич уңмас, кич уңмаган – һич уңмас. Эх, жизнь – малина. Әйдә...
Бу вакытта кешеләр килеп туктаган бабайны урап алганнар иде. Ул паспортларны хуҗаларына кире тарата, һәр паспорт эченә йөзлек акча кыстырылган. Шуны дүрт күз белән көткәннәр икән.
– Суточныйларыгызны алдыгыз, имзаны баргач куярсыз. Егетләр, кабатлап әйтәм, эчкечелек, тавыш-гауга булмасын. Әгәр берәрсен сизсәм, теге сменаларга утыртып кайтарып җибәрәм, үпкәләштән булмасын, – дип кисәтте дә Бабай (бригадирны барысы да шулай атап йөртәләр икән), тагын кереп югалды.
Кемнәрдер алган акчаларын кадерләп кулъяулыкларына төреп, эчке кием кесәләренә яшерделәр. Йөз сум акча авыл җирендә әз акча түгел, тартып-сузып аңа ай буе яшәргә була. Җилбашлар, бигрәк тә яшьрәкләр, өчәр, дүртәр кеше бергәләшеп капкага юнәлделәр. Капканы чыккач та зур булмаган кибет бар икән, шунда кереп тулдылар. Йөзлекләр вакланды, шешәләр шуды, эзләп булса да колбаса, балык ише нәрсәләр үлчәттеләр, тәмәке алып тутырдылар. Илшатның барганчы ашап барырлык ризыгы бар иде, ул бер савыт пепси-кола гына сорады. Алыр нәрсәләрне алып, булган эшләрне төгәлләп, кузгалып киттеләр – алда Пермь өлкәсе җәйрәп ята иде... Таба кебек ялтыраган асфальттан җилдерде автобус.
Белгән кебек алга утырган икән Илшат, салонда ике төркем барлыкка килде: алдагылар шым гына сөйләшеп, өйдән алган ризыкларын капкалап, тәрәзәдән тирә-якны күзәттеләр, арттагы урыннарда шешәләр шалтырады, тавышлар көчәйде, тәмам кызып алганнар җыр башладылар. Бригадир бер-ике тапкыр барып үгетләп тә карады, аны ишетүче булмады, соңыннан ул да кул селтәде. Юл буенда булган һәр авылга туктап магазин эзләделәр, соңгы тиеннәрне җыеп авыз чылатырга эчемлек алдылар. Аракы бит ул бик күп сыекча бүлеп чыгара, аны бушатырга ничә җиргә туктаганнардыр, шайтан белсен.
Шофер, тизрәк барып җитәргә ашыгып, аты-юлы белән бәвеле тулышканнарны сүкте, аның саен мәлҗерәп төшкән салдымбашлар көрмәкләнгән телләре белән туктатуны таләп иттеләр. Ул көнне юлда йөрүчеләр таң калганнардыр, шулай булмыйча, шоссе буена чыгып тезелгән утызлап ир-атның берьюлы кече хаҗәтләрен үтәгәнен көн дә күрә алмыйсың. Унбиш сәгать әз вакыт түгел, барып җиткәндә тавышлар тынды, күпләр гырлап саташулы йокыга талдылар, озата килгән эчпошыргыч бер төрле урманнар күзләрне талдырды.
Кама елгасын кичкәндә генә сискәнеп калды Илшат. Бу шомлы гүзәллек үзенә тарта, арбый иде. Аларның юллары да шул елгага тиң түгелмени, ашыга кайдадыр, әйди үзе артыннан, нинди борылышлар, таш бусагалар алда? Төн уртасы үткәч, ниһаять, алар таш юлга борылдылар, күп тә үтмәде, каршыга килгән бер машина фараларын сүндереп-кабызып аларга туктарга ишарә ясады. Вахта автобусы икән.
– Коелыгыз, егетләр, мин ары бармыйм. Күчеп утырыгыз "Урал"га, – дип тавыш салды шофер. Айнып җитмәгән арткы салондагылар арасында шау-шу, сүгенүләр башланды, өелгән капчыклар җиргә очтылар. Вахтада – эштән кайтып баручы смена икән. Танышлар очрашты, шап та шоп арка төйделәр, бер-берсен шаярттылар.
– Дембель, егетләр...
– Срок мотать иттек, дип әйт...
– Амнистия...
– Зонаны сезгә тапшырабыз. Бабай – авторитет...
Янәшә яшәгән ике күрше исәнләшеп, хәл-әхвәл сораштылар.
– Син дә килергә булдыңмы? Минекеләр ничек анда?
– Халык сүзе, мин әйтте димә, Фәйрүзәңнең иртән ятакханәдән чыгып килгәнен күргәннәр...
– Ну курваны, кайтсам изәм инде. Мин монда акча булсын дип йөрим...
Капчыклар тегендә-монда чәчелде, юлда аяк басар урын юк, караңгыда бер-берсен этеп-төртеп машинада урын алып калырга ашыктылар.
– Акча алдыгызмы сез?
– Тот капчыгыңны, акча шиш сиңа...
– Чынлап әйтегез әле, без туры үзәккә барыр идек.
– Юк, юк акча, үзебез дә акчасыз утырабыз, диләр.
– Алар утырыр, көтеп тор.
– Эшлисең, эшлисең, акчасы да булмагач...
– Килмибез башка, монда дураклар юк. Бригадир машина баскычына менеп, барысын узып кычкырды:
– Ун көннән үзем кайтам, аванс яздырып кайтарып таратырмын. Аларның да хәленә керергә кирәк, егетләр.
– Син сөйләргә оста...
Сүнми эшләп утырган машиналар кузгалып киттеләр. Йокылары ачылган иде барысының. Күчеп утырган машина күпкә бәләкәйрәк иде, кысылып, бер-берсе өстенә өелешеп чак сыйдылар. Юл начарланганнан-начарлана барды...
(Дәвамы бар.)
Автор стиле сакланды.
Фото: Pixabay.