(Дәвамы.)
Гаилә тормышыннан чыннан да канәгать иде Илшат. Тормышта иң беренче гаилә ныклыгы булсын, кешегә – кайтып сыеныр куышы, күңелен аңлаган якыны кирәк. Эшләгән урынын гына бик үк килештереп бетерми иде ул, элегрәк икенче эшкә күчәргә дә талпынып караганы булды. Заманалар үзгәргәч тынды тагын, хәзер кайда яңа эш табасың, булганына шөкер итеп, кушкуллап ябышып ятарга кирәк. Белеме буенча Илшат механик иде, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Ләкин авыл тормышына күңеле ятмады, таныш-белешләр аша район үзәгендә кала алды. Эш ят иде, исәпләү-хисаплау үзәгендә оператор, ялыктыргыч бертөрлелек. Райондагы бар оешмаларның саннарга кагылышлы кара эшләрен башкара иде аларның үзәге. Икенче яктан караган да, ни әйтсәң дә, район үзәге, карны, яңгырны күрмисең, җылы бүлмәдә, акчасын да вакытында биреп баралар. Бергә эшләгән иптәшләре уңай холыклы кешеләр, белемле, тәртипле халык, түзәргә була иде. Күпме шауламасыннар анда, инфляция, эмиссия, деноминация, дефолт дип куркытмасыннар, эшләгәне икмәккә май ягып ашарга җитә иде Илшатның, балаларының өсте бөтен, тамаклары тук иде. Шашынуын башкалар шашынсыннар. Үз тормышыннан канәгать иде әле Илшат.
Адәм баласы ничек кенә карышмасын, әйләнә-тирә мохит аны баса, изә, үз кануннарына буйсынырга мәҗбүр итә. Бүген демократия дип лаф орсалар да, теләсә нинди җәмгыять шәхескә каршы, аның иреген чикли, кырыкка төрләндерә язмышын. Илшатка да язган булган икән бу демократия дигәннәренең рәхәтлекләрен үз җилкәсендә татырга. Башта алар урнашкан иске агач өйнең каршысына өем-өем кирпечләр китереп бушаттылар. Күп вакыт та үтмәде, төзелеш мәйданында эш кайный башлады. Көчле экскаваторлар җирне умырып котлован казып куйдылар, атна эчендә нигез салынды, кирпечләрен тезә башладылар, урамны ямьләп торган әкияттәге кебек мәһабәт бина калкып чыкты. Салым идарәсе икән.
Кем уйлаган нәкъ шул идарә Илшатның язмышы белән шаярыр дип? Аларның эшендә исәп-хисап борынгыдан калган, ярты бүлмәне алып торган хисаплау машиналарында башкарыла иде, һәр операция әллә күпме вакытны ала, әзерлек эшләре мәшәкатьле, перфокарталар әзерлисе, күп очракта эшләрен билгеләнгән вакытка өлгертә алмый соңаралар иде. Салым идарәсе өр-яңа кампитрлар белән җиһазландырылды, алар каршына тиешле белеме булган яшь кенә егетләр, кызлар килеп утырды һәм... район исәпләү үзәгенең кирәге калмады. Теге яшьләр айга сузыла торган исәпләүләрне атна эчендә чутлап бетерделәр дә куйдылар. Яңа урында Илшатка да, аның хезмәттәшләренә дә эш табылмады, әлбәттә.
Бу яңалык Илшатның һушын алды. Кичә генә әле тирә-якка ышанычлы карап, тимер өзә басып йөргән ир бүген килеп бөгелеп төште. Ничек яшәргә алдагы көндә? Һәр кешенең беренче ихтыяҗы – эшләп икмәк табу, гаиләсен туйдыру. Әгәр аны бу мөмкинлегеннән мәхрүм итсәң, ул кеше түгел инде, ноль, тузан бөртеге, бер шәүлә генә шунда. Син кешедән башта сора: кайда эшлисең, – диген. Ык-мык килсә, томанлы гына җавап бирсә – бел, бу иң бәхетсез бәндә, алтыннан койса да, Сөләйман акылы, фәрештә холкы булса да, бу үз тамагын үзе туйдыра алмый интеккән зат. Алар җәмгыять баскычының иң түбән өлешендә кайныйлар, бер хокуклары да юк үзләренең, ичмасам хатыннарына, балаларына да күтәрелеп сүз әйтә алмыйлар, бәрәч, сукыр тиен акча китермәгән кешенең нинди тавышы булырга тиеш ди, ир буламы шундый, балалар атасы? Чүпрәк ул, анысының да аяк сөртә торганы.
Илшат, көтмәгәндә-уйламаганда, нәкъ шундый хәлдә калды. Әле дә хатыны, Лилиясе, берни булмагандай кыланды, муены булса камыт табыла ул, дип Илшатны тынычландырырга тырышты. Хатын тапканны ашап ятудан да авыры юк дөньяда. Һәр көне айга тиң андый гомернең, шуңа да Илшат, бар мөмкинлекләрдән файдаланып, таныш-белешләренә йөреп эш эзләргә тотынды. Кайчандыр алган белемнәре онытылып беткән булса да, бәлки, һөнәренә туры килгәне булыр дип эзләп карады – кирәге чыкмады. Диплом белән берәр язу-сызу шөгыле булыр дип, вак-төяк оешмаларның тупсасын таптады, юлы уңмады. Барысы үзенең эш урынына теше-тырнагы белән чат ябышкан, теләсә нинди кагылу-сугылуга ризалар, тик эш кенә булсын, әз булса да акча килсен, ничек тә пенсиягә кадәр сузарга – менә шундый уйлар белән яшиләр икән кешеләр. Кара эшләргә алынасы килмәде Илшатның, башка юл калмагач, бер танышының тәкъдименә – кирпеч заводында смена мастеры булырга ризалыгын бирде. Яңа эшкә тотынып китүләре гаҗәп икән ул. Иртән торып, төшке ашын кулына алып, эш киемендә Илшат балчыкка баткан завод бинасына барып кергәч, үзен икенче дөньяда кебек хис итте. Ят иде монда барысы да аңа, гөрләп торган станокларга, кычкырып-кычкырып сөйләшкән эшчеләргә, бер-бер артлы узып торган машиналарга гомер өйрәнә алмас төсле тоелды. Кайда аның җылы, тыныч эш бүлмәсе, тыйнак кына сөйләшкән иптәшләр, тәрәзә төпләрендә үсеп утырган гөлләр? Аюны да биергә өйрәтәләр, ай үткәндә Илшат коллективта үз кеше булып китте. Аның йомшаклыгыннан, эш рәтен белми тотынуыннан эшчеләр үзара көлсәләр дә, ихтирам белән карадылар, кушканнарын да карышмый башкардылар, җайлап кына яңа һөнәрнең серләренә төшендерделәр. Яңа эше ошый-ошамый дип уйлап караганы да булмады Илшатның, эш – эш инде, күп уйлап баш ватасы түгел, гел кеше арасында, гел йөгерергә, гел сатулашырга туры килә. Әле машинасы юк, имеш, әле объект кабул итми, әле балчык китермәгәннәр, мичтә температура югары – шундый вак-төяк мәсьәләләрне хәл итеп эш вакыты уза, өйгә кайтканда эт булып арыган буласың. Йоклап торгач тагын шул ук кабатлана: балчык, кирпеч, машина... Төрле шартларга күнегә адәм баласы, Илшат та шул эшендә эшләп тә йөргән булыр иде, вакыт үтү белән, бәлки, прораб итеп тә куярлар иде үзен, кайда да бер кояш. Тик бер китек ягы булды яңа эшнең: бер ай үтте, ике ай – эш хакы түләмәделәр. Илшатның түбә чәчләре үрә торды, ничек инде, ишәк урынына эшлисең, кул гына җәяләр хуҗалар: акча юк, якын арада булмас та. Күптән эшләгән кешеләр:
– Ә безнең акча күргәнебез юк. Нәрсәгә ул акча, эш булгач, –дип сүзне көлкегә бордылар. Эш хакы исәбеннән бер тапкыр берәр капчык он, икенчесендә егермешәр кап "Прима" сигареты тараттылар, анысында да зур игелек эшләгән кебек кыланды директорлары. Кызыксынып, коллективтагы кешеләр белән сөйләшеп караганы булды Илшатның, ничек яшиләр болар, ничек тамак туйдыралар, җан асрыйлар? Күбесе тамакны бакчага салганнар, күпләп бәрәңге утырталар, кишерен, шалканын, кәбестәсен дигәндәй, өзеп-йолкып булса да берәр бозау үстерергә тырышалар, йә чучка баласы, юк дигәндә, тактадан урын әмәлләп әтәч-тавык карыйлар – ит тәме була ризыкта. Гаиләсендә пенсия алган карт-корылар булганнары аларга өф-өф итеп кенә торалар. Мич ягучы Гыймай ике баласына инвалидлык пенсиясе ала икән.
– Миңа эшләмәсәм дә була, ят өйдә түшәмгә төкереп, – дип ирәя төшкән күңелен ачты ул Илшатка, – айның уникесе җиттеме, шалт, китереп тә бирәләр акчаны. Ике бала минем, икесе дә астма, тын ала алмый буылалар. Безнең нәселдә булганы юк андый чир, хатын шалкан кебек таза, кайдан килеп эләккән? Баштагы елларны йөгергәләдек тә инде, табаннардан ут чыкты, бармаган брач калмады. Шуннан әйттеләр болар: бу чир гомерлек, бик тәрбияләп кенә карагыз. Нишлисең, Алла кушканыннан узып булмый. Бик изаланалар да соң балалар, ай үтми балниска кереп яталар, очалары тишкәләнеп беткән укол энәсеннән, даруын бушлай бирәләр тегеләй. Хәзер килеп уйлыйм, әллә бүгенге михнәтле заманда миңа терәү булсын дип бирелгән чирме икән? Безнең директордан ким алмыйм мин. Һич тоткарламыйлар, ай саен, көнен-көненә туры китереп. Көнләшәләр кайберәүләр, хөкүмәтне сава, диләр. Ә кәк же, нык ярдәм итәләр алар миңа...
Нинди тормыш башланды, атасы баласының чире турында масаеп, күкрәк киереп сөйләсен әле?! Асты-өскә килде барысының. Беркатлы халык бу айда кемгә күпме акча язылган дип ду килеп бәхәсләшәләр, барысын җыеп бер кулга эләктергәч, кем нәрсә аласы турында кәефләнеп сөйләшәләр.
Айлар буе шулай, еллар буе акча йөзе күрми бушка эшләп йөр әле син. Ә берсе дә эштән китәргә уйламый, чат ябышканнар. Мин эшлим, дип әллә кем булып әйтәләр, эшләп кайттым, арыдым дип өйләренә кайталар, балалары, хатыннары алдында йөзләре якты. Эш урыны аларга кешелек сыйфатын сакларга ярдәм итә, үз-үзләренә хөрмәт хисе уята, эшсез калсалар кем алар? Көл дә, ела да боларга карап. Кемнең балчык эшенә катнашы булган – ул белә, сары балчыкның бер үзлеге бар: кислотадан болайрак киемне бетерә. Көн дә юып тор син аны, файдасы шулкадәр генә, брезент бияләй атна эчендә теткәләнеп бетә, башкасы турында әйтәсе дә түгел. Хатыны Илшатның киемнәрен юа-юа, ямый-ямый гаҗиз булды, акча алу перспективасы юклыгын да белгәч, түземлеге бетте.
– Йөрисең шунда ыштан туздырып, вакыт уздырып. Җитте, өч тиенлек файдаң булмады, киемнәреңне туздырып бетердең, тагын шулай дәвам итсә, бөтенләй шәрә калырсың. Нинди үшән ир булды, эш тә табалмый бит үзенә, – дип тишәрдәй булып карады Лилиясе аңа. Аның карашында үзенең якынын жәлләү дә, өметсезлек тә, күрә алмау да, шул ук вакытта әле исән калган ярату хисләре дә чагылды. Авыр иде Илшатка, ирексездән башы иелеп төште, күкрәк читлеген тимер кыршау кысып алгандай булды. Нәрсә аңа гына кәкресенә бөкресе туры килеп тора инде, гел кагылып-сугылып үтә гомере.
– Иртәдән авылга кит, – дип дәвам итте хатыны, – әтиләргә печән эшләргә булышырсың ичмасам. Аның өчен көзгелектә итен бирерләр, – читкә борылып баскан Лилиянең тавышы калтырый иде. – Арыдым мин, бераз ял итик бер-беребездән. Синең дә нервыларың какшады, күреп-сизеп торам бит мин, йоклап китүгә саташа башлыйсың, гел тирлисең үзең. Тазалыгыңны сакларга кирәк. Анда саф һава, яңа сауган сөт эч көн дә, катык-коймак аша, әти печәнгә сарык суйгандыр. Сәламәтлеккә ни җитә, баш сау булса эше табылыр әле. Бәлки мин дә рөхсәт алып барып кайтырмын. Кура җиләге җыясы иде вареньега...
Ай буе Илшат авылда яшәде. Авылда да түгел, күп вакыты бабай тиешле кешенең урман аланындагы чабынлыгында үтте. Сирәк була торган коры җәй иде быел. Иртән уянуга чалт аяз күк йөзе була, көне буе кояш кыздыра, кичтән дә әле бөркү тора. Әбисе белән бабасыннан башка кешеләр дә күрмәде ул, көннәр буе киерелеп печән чапты, кибән куйды, учакта пешкән симез сарык ите ашады, телне камаштырырлык салкын әйрән эчте, янда аккан елгада су коенды. Эш авыр булуга карамастан, гәүдәсенә ит кунган төсле булды, тынычлап йоклый башлады, күңелне кырып торган күңелсез уйлар тарала төште. Менә шулай яшисе дә яшисе иде, беркемгә дә буйсынмый, үз көнеңне үзең күреп, табигать кочагында, кайгы-сыз-хәсрәтсез, ник янмый бар дөньясы анда.
Вакыт туктамый, аның синдә эше юк. Үтте-китте печән айлары. Илшат, киптергән гөмбәләрен, җыйган җиләкләрен йөкләп, кайтып китәргә мәҗбүр булды. Гаилә белән очрашу шатлыгы ике-өч көннән артыкка бармады, өйдә тагын киеренке тынлык урнашты. Өйдә утырмас өчен генә Илшат көннәр буе урам таптады, монда сугылды, анда сугылды.
Иң авыры аның өчен таныш-белешләр белән сөйләшеп тору иде. Ике сүз әйтеп өлгермиләр, эш таптыңмы, кайларда булдың, дип төпченергә тотыналар, элек зурлап эндәшкән бәндәләр бүген эредән сиптерәләр, үзләренә җитмәгән акылны сиңа өйрәтәләр, шулай булмый, алар бит эш кешеләре! Бер эш урыны борынлаган да кебек булган иде, колбаса җитештергән цехка ит чабып, сортларга аерып торучы кирәк икән.
Моны тәкъдим иткән белеше авызга авызын терәп: "Синең өчен генә сакладым. Бик төшемле эш, иттән өзелмәссең, ышанычлы кеше табып, артыгын сату юлын җайларсың. Ну, магаричын утыртасың инде, соңыннан да онытмассың, – дип үгетләде. – Бәхетең бар икән, эше җиңел, ике кулыңа бер балта, шап-шоп чабасың да, бер калҗа үзеңнеке. Берәр елдан машина алып утырасың, малай, мин әйткән иде диярсең. Ит кыйммәт хәзер..."
Үзенең канга буялган балтага таянып торганын күзаллады да Илшат, рәхмәт әйтеп, бу эштән кырку баш тартты. Лилиясенә әйтеп тә тормады, хатын-кыз акча дигәндә әллә нәрсәләргә риза, "бар" дип зык кубар, аңа эшләргә түгел ич. Август ае башланды, тәмам көрчеккә килеп терәлде Илшат. Балаларга мәктәпкә барыр вакыт җитә, тегесе кирәк, монысы кирәк, магазиннарда ашамлыклар кеннән-көн кыйммәтләнә, тәмәке алып тартырлык акчасы юк. Өрлек кебек ир шулай яшәп ятсын әле. Төрлечә уйлап карады, әллә башны элмәккә генә тыгасымы, барысыннан берьюлы котылыр иде. Хатыны рәнҗер, ике баланы миңа ташлап китте дә, җиңел котылды, дияр.
Ирсез яшәп кара хәзерге заманда. Анысы, Лилия ир-ат карамаслык хатын түгел, ир дә табылыр, Илшат кебек юньсез булмаганы, эшләп акча китерә торганы, малайлар ятим калыр бит, аларны көчләп-көчләп җиде ят кешегә "әти" дип әйтергә өйрәтерләр, кагу-сугу эләгә башлар үзләренә, ярый ла Илшат тырнак белән дә чиерткәне юк. Шулай өметсезлеккә бирелеп, көнне-төнне аермый йөри башлаган иде инде ул, бәхет капкасы көтмәгән яктан ачылды. Бер көн кич үз уйларына чумып экранда нәрсә булганын да аермый телевизор каршында утырганда телефон шылтырады. Күрше районда яшәгән баҗасы икән.
– Эш таптым мин сиңа, – дип башлады баҗасы. Тонык кына булып ишетелә иде аның тавышы. Дулкынлана төшкән Илшат кайтарып сорады:
– Эш дисеңме, баҗа? Миңа эшме?!
– Әйе, әйе, сиңа эш бар. Тыңла игътибарлап: бер кат эш киемеңне аласың, резин итекләр, калак, кружка, тарелка. Тыңлыйсыңмы?
– Тыңлыйм, тыңлыйм, – дип җавап бирергә ашыкты трубканы кысып тоткан Илшат.
– Язып ал булмаса – онытырсың. Эш киеме, резин итекләр, кружка-тарелка... – дип тезеп китте баҗасы, – юрган, мендәр... Ну тарак, көзге, лезвие, кирәк булыр дисәң, кирәкмәсә – билгә җиткән сакал үстереп кайтырсың, ха-ха-ха...
Шат иде баҗасының тавышы, яхшылык эшли бит кеше, әзрәк чеметеп алса да була.
– Кайтырсың, дисең, кайдадыр барып эшләргәмени? – дип ачыкларга тырышты Илшат.
– Ә, оныта язганмын, балта дип яз, беренче итеп язып куй, жирный хәрефләр белән. Төп эш коралың булыр ул синең. Гали пәкесе кебек үткер булсын. Эш турында. Себергә китәсең, вахтовый метод: бер ай эшлисең, бер ай ял итәсең, хөррият. Командировочный, суточный, квартирный, северная надбавка – үзе әллә күпме акча җыела. Өстәп – эшләгән өчен аласың. Биш-алты меңгә исәп тот. Йә, ничек, килештерәсеңме?
Монда мең сумга ничә еллар риза булып яшәгән Илшат килештермиме соң андый зур акчаларны. Сайланып торыр чакмы?
– Ниндирәк эш икән соң? – дип беләсе килде аның.
– Менә үзең килгәч шеф янына барырбыз, барысын төшендереп бирер. Ярар, күп сүздән файда юк... Әгәр риза булсаң, иртәгә кичке якта килеп җит. Берсекөнгә – Себер. Ауффиедерзәин...
Икенче якта шапылдатып трубканы салдылар. Бар тәненә җылы йөгергән Илшат авызын ерып һаман һушына килә алмый басып калды. Эш... ул да эшләячәк... Кара, күптә кирәкми икән күңел түгәрәкләнер өчен, бары эшең булсын синең. "В поте лица добу-дешь хлеб свой!" Шуның өчен туа кеше дөньяга: эшләргә, төзергә, иҗат итәргә! Эш бәхете бирсен кешегә, башка төрле бәхет ул чут та түгел, әгәр эш бәхетең булмаса: мәхәббәт тә, гаилә дә, дуслык та, байлык та, саулык та... Аш бүлмәсеннән чыккан хатыны идән уртасында кузгалмый басып торган Илшатны күреп аптырап калды.
– Нәрсә булды? Кем шылтырата анда?..
Бу араларда һәр әйткән сүзгә кылтаеп бара хатыны, нәрсә әйтсәң дә энәләрен тырпайта. Илшат та холык күрсәтә, артык сөйләшеп тормый. Аралар суына бара, мин-минлек көчле икесендә дә. Ә шулай да, әллә нәрсә дисеннәр, хатын-кыз кочаклаганны ярата, кысып кочаклаганны, теләп, ашкынып... Илшат бер сүз дә әйтми хатынын тартып кочагына алды да, зырылдатып әйләндерергә тотынды. Мизгел эчендә йөзе язылып китте Лилиясенең, тигез тешләрен ялтыратып көлеп җибәрде, бәләкәй куллары белән Илшатның аркасын чәбәкләде.
– Нишләвең бу? Җибәр, аю, билемне өзәсең бит. Ай, башым әйләнә, җибәр дим...
Аларның шау-шуына күрше бүлмәдән малайлары атылып чыкты, икесе-ике яктан әтиләрен кочаклап, кый-галәмәт килеп әйләнергә тотындылар. Балалар күңеле сизгер, шатлыкны да, кайгыны да тиз тоеп алалар. Әле дә менә колын булып уйнакладылар алар әти-әниләре янында, баш аша тәкмәч аттылар. Әле сәбәбен аңлап җитмәсәләр дә, күңелләре белән сизделәр: шатлык килгән аларның өенә, шаярырга, көләргә, түшәмгә кадәр сикерергә була, барысына да рөхсәт, барысы да әйбәт. Нигәдер сирәк була шундый шатлыклы мизгелләр дөньяда... Бит алмалары кызарып чыккан хатынын алдына бастырды да, чүп итеп үбеп тә алды Илшат. Риза гына булып тора иде тегесе, малайлар күзләрен ялтыратып яңалык тыңларга колакларын тырпайтканнар.
– Китәм, – диде Илшат эре кыланып, – юл капчыгын әзерлә.
– Кая китәсең? – дип шикләнебрәк сорады хатыны.
Илшат, диванга җәелеп утырып, бер яктан хатынын кочагына алып, икенче яктан малайларның башларын култык астына кыстырып, баҗасы белән булган килешүне түкми-чәчми сөйләп бирде. Тылсымлы әкият тыңлагандай, тын да алмый тыңладылар аны. Ә Илшатның теле ачылган иде, тәфсилләп, аерата эш хакы турында кат-кат сөйләде. Менә хәзер гаилә башлыгы итеп сизә иде ул үзен, төшеп калганнардан түгел лә ул, барып, башкалар эшләгәнне ул да эшләр, бәлки яхшырак та эшләр, кесә тутырып акча алып кайтыр. Ничә ел яшәп андый зур акчаларны күргәннәре юк иде әле аларның. Әйтсәң дә, хәләл көчен салып тапты ул әлегә кадәр акчаларны. Ә хәрәм катнаштырмый, тир чыгарып, гадел юл белән күп акчалар эшләп, чит ил машиналары сатып алып, катлы-катлы коттеджлар төзеп буламы? Бәндә елатып, ил талап, якынын алдап, көн-төн урлап кына андый байлыкка тиенәләр.
Сырлап эшләнгән катлы-катлы өйгә күзегез төшеп калса – белегез, моның кирпеч тезгән измәсенә су урынына халыкның күз яшьләре салынган. Урамга сыймый үтеп киткән чероки-джип, мерседесларның һәр шөребе өчен акча сезнең кесәгездән алынган. Хәер, Илшатка андый баш җитмәс суммалар бирергә җыенмыйлар әле, Себер акчасы элек-электән озынрак булды инде, эше дә шундыйрактыр, яшәү шартлары да, хәленнән килерме икән аның? Ә Лилиясе тамчы да шикләнмәде, аның иренең хәленнән килмәгән эш бармыни бу дөньяда? Елына алты ай эшләсә, бишәр меңнән генә түләсәләр дә, бу бит утыз мең акча, менә байлык кайда... Йөгереп-йөгереп иренең эш киемнәрен хәстәрләде ул. Әллә нәрсәләр салырга булып бетте: тире бияләйләр, өч-дүрт свитер, мех эчле куртка, башына колакчын бүрек...
– Җәй бит әле, – дип көлде Илшат, – Себер дигәч тә, анда җылы әле, син җыйганнар өч-дүрт чемоданга да сыймас.
Күн чемодан күтәреп йөреп тә булмый инде, хатыны белән бәхәсләшә-бәхәсләшә бер рюкзак кием-салым тутырдылар алар, Лилия аерым конверт-кәгазь салды, гаилә белән төшкән фотоларын арасына куйды: сагынганда карарсың, ешрак хат язып тор. Шундый якын булып киткән иде аңа ире, кара инде, моңа кадәр нигә сүзгә килешеп ямьсезләнеп яшәделәр алар, бер-берсен кадерләп кенә гомер иткән чакта? "Синнән башка ничек яшәрбез инде?" – дип күз яшьләрен түгеп тә алды. Аңламассың бу хатын-кызны, бер сәгать элек кенә тишәрдәй булып акаеп карап йөри иде, хәзер нурлар коела күзләреннән. Урын өстенә яткач та тынычлап йоклап китә алмадылар алар. Лилия бертуктаусыз акыл өйрәтте: калын киенеп йөр, аягыңны өшетмәскә тырыш, кеше эшләгәндә карап торма, сак бул, агач эше, өстеңә агач аумасын, юып кияргә иренмә... Күп сөйләде, тик берсен дә исендә калдырмады Илшат.
Әкренләп сүзләре киләчәк көннәргә барып тоташты. Ә киләчәк дигәннәре "син күп итеп акча эшләп кайткач", дигән сүзләрдән башлана икән. Нәрсәләр генә алырга булып бетмәделәр, алар Илшат кайткач та икәүләп шәһәргә барачаклар, бердән, анда әйберләр арзанрак, икенчедән, теләгәнеңне сайлап алырга була. Башта малайларны баштан-аяк киендерергә кирәк, бигрәк тә аяк киеме чыдамый шуларга, елан тиресе төсле сыдырылып кына төшә. Лилиянең кышкы итеге дә ашарга сорап авызын ачкан, ремонтка бирсәң дә быелга чыдарлык түгел, үзенә дә яхшы бүрек кирәк, ир кешенең бит башта йөзенә карыйлар, хатын-кызның гына ул аякларын тикшерәләр. Шикәрне, ярманы капчыклап алсаң иң ышанычлысы, көннән-көн хаклар арта, көн дә яңа хак. Идәнгә келәм алып җәйсәң иде, бигрәк тузган әлегесе...
– Стоп! – дип туктатты хатынын Илшат, – бер айлык эш хакы бетте, син бурычка керә башладың.
И, вакыт үтә ул, бер ай эшләсә, ял иткәч, тагын барыр бер айга, тагын акча алып кайтыр. Ул чакта келәмле дә булыр, башкасы да, Лилия эшләгәне ашарга җитеп барса, Себернең зур акчаларын тупларга тырышырлар. Менә авылга кайтып йөрүе дә мең бәла, әле баҗаларыңа барасың, йә шәһәргә шунда. Кулдан арзанрак хакка берәр машина да алып булмасмы икән? Ах, алар да кешеләр төсле яши башларлар иде...
– Төбе тишек булмасын машинаның, – дип пышылдады Илшат хатынының колагына. Шул юк кына сүзләр кытыкларына тиде аларның, тыела алмый аларны уятмаска тырышып, мендәргә капланып, юрган читен тешләп, тәгәри-тәгәри көлделәр. Ник көлмәскә ди көләсе килгәндә? Хушланган иде аларның күңелләре акча исәпләп. Юк акча исәпләүдән дә күңелле кәсеп юк бу дөньяда! Шундый шатлык тула йөрәккә, шундый ләззәт тарала бар фигылеңә ...
Илшат буш өй белән хушлашып юлга чыгып китте: хатын эштә, малайлар мәктәптә иде. Озатып калучы да булмагач, бертөрле ямансу иде аңа. Яхшымы, начармы, ничә еллар гомер иткән нигезе. Үзенә күрә бәхетле булды ул бу йортта, күккә карап уйларлык авыр чакларны да кичерде.
Никадәр зур булмасын кешеләр тереклек иткән бу җир шары, әллә нинди оҗмах почмаклары булса да, менә бу нигездән, утыз сутый җирдән кадерлерәк җир юк Илшат өчен. Менә шунда канатларын леп-леп кагынып тартыла аның күбәләк җаны, бары шунда ул күңеленә тынычлык таба, иркен сулыш ала, илһам таба. Егерме адым атла, чит җир башлана, бер аерма да юк кебек бит инде, шул ук яшел үлән аяк астында, кара балчыклы җир, ә юк, менә бу өлеше барыбер минеке, газиз җир. Күптән ерак юлга йөргәне юк иде Илшатның, күңеле сагышланып куйды: озакка булырмы бу сәфәр, нәрсәләр көтә аны алда, исән-сау йөреп кайтырга булсын иде... Автобуска кереп утыргач та күңелсез уйлар җанын җәфаладылар. Гаиләсеннән аерылып, туган нигезен ташлап кайдадыр җәһәннәм читенә китәргә тиеш, үз җирләрендә кирәге калмадымыни аның?
Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, дип бик белеп әйткәннәр борынгылар. Бәхет эзләп читкә йөрмәгәннәр дә үзләре, кайда туган, шунда сыйган, шунда кирәк булган. Кан туганнар, нәсел-нәсәп бергә укмашып, гореф-гадәтләрне саклап, уртак әхлак кануннарына буйсынып көн күргәннәр, бер-берсен ярдәмнән ташламаганнар. Шуңа да сакланып калгандыр туган тел, милли йолалар, татар баласы. Хәзер аңламассың, кайда татар, кайда урыс, нәрсә белән аерылалар алар бер-берсеннән? Һәркемдә тамак кайгысы, туган илдән туйган җир яхшы дип, йөриләр ил гизеп, арткан җирләре юк үзләренең, яшәү шартлары икенчерәк булса, Илшат кендеген канатып аерылыр идеме туган нигезеннән?
Бер уй тынычландыра төшә: эшләп алачак үз өлешенә тигәнен, тир түгеп. Өйдә калса, шомарак кыланса, тегесен җайлап, монысын майлап, берәр җылы урын тапкан булыр иде ул да, эшләми генә каерып акча ала торган урынны. Кеше алдап, кеше талап, көн-төн урлап. Яшиләр бит күпләр шулай, төкереп тә бирмиләр, әйтерсең дә шулай булырга тиешле. "Дөньясы шундый", – дип кенә җибәрәләр, – барысы да урлый!" Чебен урынына үрчеделәр җитлекмәгән адәмнәр, намус, мәрхәмәт, гаделлек дигән төшенчәләр төшләренә дә кереп чыкканы юк аларның, бары алырга, өзәргә, йолкырга, барысын да өйгә ташырга, алданрак өлгереп калырга, миңа, барысы да миңа – бар омтылышлары. Заманга сылтыйлар әле, янәсе, алар әйбәт булырлар иде, мәҗбүр итә тормыш.
Юньсез кеше һәр очракта сәбәп эзли. Кешенең инануы вакытка да, мохитка да бәйләнмәгән, йә бар ул иман, йә юк – ярым-йорты булмый. Бозык, фасыйк бәндәне элек ниндидер киртәләр генә туктатып торган, инде урлашырга капкалар шартлап ачылгач, дәррәү кубып шунда ашыгабыз барыбыз. Ясалма киртәләр белән генә үзгәртеп буламыни кешене, әгәр аның күңеле хак юлны сайламагач. Йөрисең урам буйлап, синең кебек үк кешеләр үтә яныңнан, игътибарлап карасаң: бурлар, кеше талаучылар, демагоглар, кеше хакын ашаучылар, юкны бар итеп күрсәтүче фокусчылар, әрәмтамаклар, зиначылар, бугаз ертып кычкырган сәясмәннәр бит болар, йә Хода! Ничек җир күтәрә безне, уртага ярылмый? Коточкыч авырлык аның иңендә, тәгаен күчәреннән ычкыныр бер...
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.