Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 февраль 2022, 12:11

Кәрим Кара. Зур акчалар. Повесть (1)

...Хатынының гына ире­нең битарафлыгына, моңсулыгына җен ачулары чык­ты, кырык төрле юллар эзләп аны уятырга, кузгатыр­га тырышып карады. "Әнә кешеләр юкны бар итә, җилдән акча кертәләр, тиенгә алып сумга саталар, кузгал син дә, – дип чәпчеде кара янып, – күршеләргә күз сал, дүрт класс белемле Салих та юлын тапты бит"...

Кәрим Кара. Зур акчалар. Повесть (1)
Кәрим Кара. Зур акчалар. Повесть (1)

 Әлегә кадәр илдә барган үзгәрешләр Илшатны читләтеп үтте. Кайнап торган тормышны күбрәк телевизор каршында утырып күзәтте, гәзит битләре аша яңалыклардан хә­бәрдар булды, таныш-белешләре аркылы ишетте. Кайдадыр Мәскәүдә барган сәяси якалашулар, баш әйләнерлек байлык туплаулар, бер-бер артлы кал­кып чыккан фирмалар, яңа урыслар, яңа татарлар, әхлакның череп таркалуы һәм башка шуңа охшаш зилзиләләр аңа кагылмады, үз өермәсенә тартып ала алмады. Элек нинди Илшат булса, шундый бу­лып кала бирде. Ник дигәндә, күктән йолдыз чүпли торган кешеләрдән түгел ул, үз урынын үзе белә, мин-минлеге дә чамалы.

Хатыны Лилиянең генә ире­нең битарафлыгына, моңсулыгына җен ачулары чык­ты, кырык төрле юллар эзләп аны уятырга, кузгатыр­га тырышып карады. "Әнә кешеләр юкны бар итә, җилдән акча кертәләр, тиенгә алып сумга саталар, кузгал син дә, – дип чәпчеде кара янып, – күршеләргә күз сал, дүрт класс белемле Салих та юлын тапты бит. Машинасына төяп агач ташыды да базар уртасында кибет ачты, күрше авылда тагын бер кибет, көне-төне ике машина башкала юлында тауарга чабалар. Ике катлы өй бетерде. Кем әйтер аны шөреп борып, кулыннан май китмәгән бәндә иде дип? Борыны ис сизә аның, шуңа да яши дөньясы­ның артына тибеп. Хәзер сөйләшеп кара, Салих Рафикович дип, баш бөгеп исәнләшәләр аның белән. Син йокы симертәсең, югары белемле мокыт. Үзең турында уйламасаң, хатының, балаларың турында уйла. Гомер бакый шул синең хәерче акчаңа карап яшәрбезмени?" Андый чакта дәшми калуың хәерле, каршы төшсәң, хатын-кыз бөтенләй тузына башлый, сафура бураннары кубасын көт тә тор.

Берничек тә ирен эшкуар ясый алмагач, дәрте ташып барган, ан­нан битәр кеше акчаларыннан үлеп көнләшкән Лилиясе үзе алыпсатар булып китте. Ниндидер таныш­лар табып, юк кына акчаларыннан мал җыеп, дәү-дәү сумкалар асып Мәскәү юлларын таптарга тотынды. Өй эче тартма-тартма әйберләр белән тулды, күлмәк-ыштан, эчке киемнәр, бизәнү-төзәнү әйбер­ләре киштә-киштә булып стеналар буена өелде. Шуларны йөкләп базар буенда көн үткәрә башлады җанкисәге. Бишкә алып, унбишкә сатып, бик тиз генә баеп китәргә иде исәбе, аннан килеп Илшатның бо­рынына чиртергә өметләнде, күрдеңме, хатының нинди синең, янәсе? Һи, алармыни инде байлар рәтенә басар кешеләр, акча бар кешене дә яратмый, сайланып кына килә бит ул. Әллә үтмәс тауарлар ташыды Лилиясе, танавы да күршенеке төсле сиз­гер булып чыкмады шикелле, ярты бәясенә сатып чак котыла алды ул җыйган чүпрәкләреннән. Анда да әле Илшатны гаепләргә сәбәп тапты, ул хатынына терәк булмаган икән, әгәр икәүләп алынсалар, гөрләп ба­расы булган сәүдә эшләре. "Карт атаең каны ага та­мырларыңда, бака каны ага тамырларыңда, бака каны төсле суык. Үз өнеңә бикләнгәнсең дә, башка­ларда эшең юк синең, Бакый карт", – дип битәрлә­де.

Илшат мыек астыннан гына елмаеп үз көенә йөри бирде. Ә нигә, картатасына охшаса начармыни, кеше көлдереп, беләкләренә чүпрәк элдереп базар буен­да бук басып тормаган әле. Бакый карт турында авылдашларыннан ишетеп белә хатыны, халык те­ленә кергән карт булган шул – гомер ашыкмаган, пошмаган. Илшат та хәтерли әле аның янәшәсенә утырып малай чакта печән җыярга барганын. Күк йөзен кара болыт каплап алгач та, агач сәнәген ка­дап куеп: "Әйдә әле, тамак ялгап алыйк, ашау эшне калдырмый", – дип җайлап кына чәй эчәргә утырган иде. Эре-эре яңгыр тамчылары төшә башлагач, алар орчык буе гына булган картинәсе белән йөгереп-йөгереп печән күбәләп булаштылар. Тал төбендә иркенләп җәелеп утырган Бакый карт сузып кына:

– Куй әле, сиңа әйтәм, Ходай Тәгалә язганы бу­лыр, печәнсез калмабыз әле. Тынычлан, чәй эчеп ал, үлән чәе үзенә күрә тәмле, – дип сөйләнә-сөйләнә, тирләп-пешеп чәй чөмерде. Коеп яуган яңгыр астын­да кулындагы тырмасын атып бәреп картинәсе и ту­зынган иде дә соң. Ә картатасының ник чырае үзгәрсен: "Тырманы орып бәрәләрме соң, тешләрен сындырырсың бит. Кил менә тал төбенәрәк, өстең юешләнмәсен", – дип үз җаена утыра бирде ул. Кыштырдап кипкән печәнгә яңгыр үтәли китте, ә карт, болыт узгач, ашыкмый гына атын җигеп, атла­тып кына кайтыр юлга юнәлде. "Язганы булыр, бо­ерса, кайтып мунча ягып җибәрик, карчык. Яңгыр суы җыелгандыр, яңгыр суы йомшак була", – дип карчыгын тынычландырып кайтты ул. Кабалана бел­ми иде, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын. Әйтсәң дә, печәнсез калганы булмады, тормышы да җитеш, нык иде.

...Шулай әкрен тәгәри бирде тормыш арбасы, ә тирә-яктагылар зык куптылар. Кемдер сатты, кемн­әрдер сатылды, берсе алдады, икенчеләре алданды, атна эчендә миллионер булдылар, көнендә ыштан­сыз торып калдылар. Һәркемнең телендә, күңелендә бер генә теләк тәкърарланды: баерга, акча эшләргә, мал-мөлкәт тупларга, әйтерсең, бу дөньяның бар мәгънәсе шунда гына. Илшат, үзе, мәсәлән барына шөкер итеп яшәргә гадәтләнгән. Һич алдамый әйтә, кирәге юк аңа теге барысы авыз суын корыткан чит ил машиналары да, кая барыр аңа утырып? Маши­насы булса, тау булып артыннан мәшәкате килә: аны кара, төзәт, вакытында әллә нинди өлешләрен алыш­тыр, бензины-мае бер бәла, гараж кирәк, кайдадыр тукталып чыксаң, алып китмәделәрме икән дип де­релдәп тор, чуртыма кирәкме? Болай, ичмасам, ба­рыр җире булса, ике кулын селтәп чыга да китә, ав­тобуслар йөреп тора, көне буе утырып йөр теләсәң. "Әнә теге адәм коттедж салган" дип аһ оралар, "фәләнчә бүлмәле, төгәнчә җиһаз тутырылган" дип селәгәйләрен агызып санап рәхәтләре килә.

Юк, Илшатның тәрбиясе икенче булганмы, әллә хәерче геннары артык көчле анда, берничек тә башына сый­дыра алмый ул: әлеге коттедж дигәннәрендә унар да унбишәр бүлмәләр, өчәр-дүртәр бәдрәфләр нәрсәгә кирәк икән? Ул бүлмәләрнең кайсысына айлар буе кереп тә чыкмый торганнардыр бит. Һәр кешегә аерым бәдрәф нигә, әйтерсең, адәм баласы ярты гомерен шунда үткәрә. Чаманы югалталар ши­келле, "менә мин!" дип күкрәк сугулары буламы? Байлык белән генә кешелек сыйфатлары үзгәреп китми бит әле. Кемне дә акчага күмеп куярга була, ишәккә ияр салганнан атка әйләнми ич... Менә шуңа охшаш үз карашлары бар иде Илшатның бу дөнья­га, шуларга таянып яши иде ул. Хатыны, үз өнеңә бикләнгәнсең, дип иги, читтән караганнарга да мәгънәсез тоеладыр аның көнкүреше: эшкә бара-кайта, ашый-йоклый, яши шунда корсак колы булып, икмәк черетеп дигәннәр бардыр арада. Бөтен кеше дә күккә менә алмый, ул сәхнә йолдызы да түгел, күренекле галим йә кешелекне алга әйдәгән сәясмән дә була алмас, андый кешеләр сирәк.

Илшат шуны белә: әйләнә-тирә дөньядан шатлык табып, бәхетле булып яши белергә кирәк. Бәхет ул зур булмый, ал­тын бөртекләре урынына күреп үз тормышыңдагы яхшылыкларга шатлан, башкаларны шатландыр. Ике улы үсеп килә аның, шатлык түгелмени? Мөкиббән китә аларга әти кеше, сөйләшеп сүзе бетми, уенна­рына килеп кушыла, дәрес әзерли башласалар, алар белән бергә тарих, әдәбият укый, ял көннәре үзе белән балыкка ала. Кармагына балык капкан малае­ның башы күккә тигәнен күреп, нинди әти үзен бәхет­ле димәс икән? Дөньяда юк аныкы кебек башка ма­лайлар, исән генә була күрсеннәр, тизрәк кенә үсеп җитсеннәр. Әнә шуңа бәйле тагын бер хыялы бар Илшатның. Кеше алдында чишелеп киткәне юк, Лилиясеннән дә хәтта тел яшерә: сәяхәт итәргә хыял­лана ул, кайдан сеңгәндер канына андый теләк. Җир шарын урап чыгарга түгел, прерияләр дә кызыксын­дырмый аны, мәһабәт Монблан тауларына да тар­тылмый, ә менә Рәсәйнең төньягын барып күрәсе килә! Малайлар үскәч, бераз акча туплап, кирәк-ярак алып, кыш уртасында гаилә белән юл тотарга иде шул тарафларга. Төрле ханты, манси, алеутлар белән кул биреп күрешеп йөрергә, аларның теге чум дигән куышларына кереп болан ите ашарга, туң ба­лыкны телемләп телеп, строганинадан авыз итәргә, кар өстенә җәелгән тиреләрдә аунап йокларга. Һи, андагы тормыш, адым саен маҗара, бер барып күрергә иде барысын.

Илшат әлегә ул халыклар ту­рында кул астына эләккән язмаларны туплый, фәһемле урыннарын аерып язып ала. Белмәссең, әллә язгандыр язмышка шундый гомерлек истә ка­лырлык сәяхәт. Шулай үз тормышыннан үзе тәм та­бып яши бирә Илшат. Менә бу урында «хатынымнан да»... дип тә өстәргә кирәк. Чөнки Лилия белән бул­ганда гына язмышыннан риза ул. Ярата хатынын. Дус-ишләре аңа гаҗәпләнеп карыйлар, гомер бакый бер хатын-кызга табынып яшәп буламыни ул, дип аптырыйлар, моннан мәзәк чыгарып, авыз күтәреп көләргә генә торалар. Үзләре җае туры килгән саен мактанып бушамыйлар, кем кайда, кайсы хатынны почмакка кыскан, нәрсә эшләткән, ничек булган, төкерекләрен җыеп ала алмыйлар инде менә. Илшат аларны тыңлап гаҗәпләнә, ничек инде ул очраган берсен түшәккә сөйрисең дә, яратып кочаклыйсың ди. Әллә яратмаган килеш тә нәрсәдер кыланалар­мы? Үзенең Лилиясеннән башка берәүне дә Илшат­ның белгәне булмады, күңеле тартылганы да юк.

Нигә башкаларга күз атарга, аның хатыны кемнән ким? Артык та әле, урамда очраган ун хатын-кызның тугызы ярыша алмыйлар аның Лилиясе белән. Ил­шат ярата аның нәфис тәнен, матур аякларын, алсу иреннәрен, нечкә билен, хисләре дә берегә аларның, уйлары да, бер-берсен сүзсез аңлыйлар. Нигә шу­ның өстенә тагын азынышып, җиде ят булган хатын-кызны ауларга тиеш Илшат, менә шуны аңлый алмый ул. Ә иптәшләре көләләр ихахайлап, шуңа шикләнеп тә куйганы булды Илшатның, әллә чынлап та икенче төрлерәкме ул?

Беркөн автобуста барганда күңеле тынычланды. Иреккә чыккан яшьләр хәзер җаны ни­чек тели шулай киенә, нәрсә күрә шуны муенына тага бит. Значокларын игътибарлап карап барсаң да ниндиләре генә очрамый. Җирдән бер карыш егет "Тренер по сексу" дигән түгәрәк таккан, өреп туты­рылган тавык кебек кыз джинсысына "Нет проблем!" дип язып куйган. Әнә шундый чуар билгеләр арасын­да бер урта яшьләрдәге ир-егетнең значогы Илшат­ның күзенә чалынып калды. Кесә сәгате зурлык түгәрәктә эре хәрефләр белән: "Я люблю свою жену!" дип язылган. Илшат, урыныннан кузгалып, якынрак килеп укып карады, нәкъ шулай, вәт ир уза­маны ичмасам. Озын буйлы, киң күкрәкле, зәвекъ белән киенгән бу ир, теләсә, автобустагы бар хатын-кызны үзенә карата алыр иде, теге джинсылы кызы-кай аркасына егылыр иде, билләһи, бу берәр сүз эндәшсә. Ә юк, бөтен дөньясына кычкырып әйтә бу, мин үз хатынымны яратам, барыгызга да тренер булып җитешә алмам, гафу итәрсез. Бу егеткә рәхмәтле булып төшеп калды автобустан Илшат, ялгыз түгел ул, бар җирдә үз хатыннарын гына яраткан ирләр.

(Дәвамы бар.)

***

Һади Барый улы Кәримов 1956нчы елда Учалы районының Ахун авылында дөньяга килгән. Гаиләдә алты бала үсәләр. 1974-1978нче елларда Бөре дәүләт педагогия институтының рус филологиясе факультетында белем ала. 1978нче елда Пермь районы белән чиктәш Аскын районының Күнгәк авылына укытучы итеп җибәрәләр. Шунда төпләнеп, озак еллар мәктәптә балалар укыта. Мәктәптә укыганда район гәзитендә тәүге юморескасы чыкса да, иҗат белән җитди рәвештә шактый соң шөгыльләнә башлый.

Тәүге хикәяләре «Кызыл таң» гәзитендә басыла. Соңрак «Агыйдел» журналында, Татарстан матбугатында әсәрләре дөнья күрә. «Тулпар» журналы үткән гасырның 90нчы елларыннан 2000нче еллар башына кадәр  һәр ел саен диярлек повестьларын укучыларга тәкъдим итә. Язучы берничә тапкыр әлеге басманың лауреаты булды. Өч китап, дистәдән артык повесть, ике дистә хикәя авторы. Бүгенге көндә Татарстанда яшәп иҗат итә. 

Кәрим Кара. Зур акчалар. Повесть (1)
Кәрим Кара. Зур акчалар. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: