Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 февраль 2022, 20:58

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (Ахыры)

Ни эшләргә дә белмим. Буыннарым тотмый идәнгә чүгәлим. Алай гына да түгел, апаның алдына тезләндем. Һәм протез аякларыннан кочаклап аңа рәхмәт әйтәм. Үземнең күзләрдән яшь эркелә.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (Ахыры)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (Ахыры)

Апа янына барыр вакытны көчкә көтеп алдым. Һәм билгеле вакытка мин ишек төбендә идем. Ишек ачылып китте. Эчкә үтәм. Түтием мактап:

– Чын егет икәнсең. Соңламый вакытында килеп җиттең. Һәм шушы гадәтеңне ташлама. Теге, кем әйтмешли, патшалар төгәллекне ярата. Һәрчак төгәл бул, үзеңне хөрмәт итәрләр, – ди.

Вәгъдәләшү буенча мин кич кенә килдем. Дусларча кара-каршы утырып чәй эчәбез. Апа гадәтенчә төрлесен сораштыра. Мин күбесенчә үзем турында сөйлим. Хәтта йөргән кызым турында да сораган була. Мин инде чын егетләрчә:

– Алай чынлап йөргәннәр юк та ул. Түбән оч Галияне озаткалыйм, – дим.

Мин инде ападан нәрсә турында сорашырга да белмим. Шуңа да аның сорауларына гына җавап бирәм.

Менә апа тагы әзерләнеп диванга сузылып ятты. Кулларны юып массаж ясарга әзерләнәм. Тышта кич. Урамда фонарьлар кабынды. Бүлмә эче бераз яктыра төшсә дә караңгы. Утны кабызырга бара башлаган идем, апам:

– Юк, кирәкмәс, караңгыда да массаж ясарга өйрән. Аннан бигрәк, әзрәк синнән оялам да, – дигән була.

Мин инде тәмам батыраеп һәм егетләрчә кыланырга тырышып:

– Ә мин оялмыйм. Пляжда гына булганым бар. Хатын-кызлар аркасын да күргән кеше, – дим.

– Молодец, тапкыр җавап. Әмма бүген синнән барча тәнемә массаж ясатырга уйлыйм. Түзәрсеңме? – ди кеткелдәп көлеп.

– Печән чапкан гына бар. Кызларга массаж ясау, печән чабу түгел, – дим.

– Браво! Менә монысы чын егетләрчә! Әйдә, башла!

Шулай уен-көлке белән массаж ясый башладым. Аркаларына, биленә ясап беткәч, бу тын гына сорый:

– Арымадыңмы?

– Юк, юк, – дим, сузып.

Бу бер сүз дә дәшми тора, шуннан:

– Алайса, күкрәкләремә, аннан корсагыма да ясарсың, – димәсенме. Монысын көтмәгән идем. Югалыбрак калдым.

– Кыюрак бул. Әллә кызлар күкрәге тотканың юкмы? – ди.

Мин инде кызарындым, бүртендем. Ярый әле бүлмә эче ярым караңгы, бик күренеп бармый.

– Бар да ул. Анда бит күлмәк аша иде, – дигән булам, үземнең Зәйтүнәнең күкрәгеннән сыпырып, тотарга чамалаган батырлыгымны исемә төшереп.

Бу үзенең күкрәгенә тотынырга куркып һавада асылынып торган кулларымны учына алды да йомшак күкрәгенә кысты. Һәм ярым пышылдап:

– Кыюрак бул! Менә шулай дип мине дәртләндереп өйрәтә башлады. Ә мин көтүдәге яшь үгезләр кебек теләсә нәрсәгә атланырга әзер булган киеренкелектәмен. Шулай бер ун-унбиш минут күкрәкләрен угалап, шуның тирәсендәге барча тәненә массаж ясадым.

Апам да минем кулымнан рәхәтләнеп ята. Тора-бара кулымнан тотып аларны корсагына күчерә. Мин хәзер бөтенләй исердем. Үземнең нәрсә эшләгәнемне дә аңларлык дәрәҗәдән үттем. Мышнап төштем һәм шыбыр тиргә баттым. Шунда бу миңа акрын гына:

– Тынычлан. Бар, су эчеп кил. Миңа да алып чык, – ди.

Чыгып су эчеп кердем һәм аңа да алып чыгып эчердем. Һәм ул миңа:

– Утыр урындыгыңа, – ди,

Мин урындыгыма утыруга кулларымны тотып алды да үзенең корсагына куйды. Җай гына үзе тотып минем кулымны корсак астына шудыра башлады...

Мин аның гипнозына бирелгәнмен, сихерләнгәнмен. Аның һәр сүзенә, һәр ишарәсенә буйсынганмын. Теге әкияттә флейта тавышына сихерләнеп, шәһәрне ташлап чыккан комаклар шикелле. Ул мине анадан-тума чишендереп ташлады...

Җәүдәт абыйлар ялдан кайткач та әле берничә тапкыр апа янына бардым. Ул инде миңа медколледжга укырга керергә киңәш бирә. Медицинаны сайлаган егетләргә һәрчак эш бар. Һәм алар гел хөрмәт-почетта икәнен сөйли. Мине унынчыда укый дип уйлады, күрәсең. Ә ул унынчыга кадәр әле охо-хо, күпме укыйсы бар миңа. Иртәгә авылга кайтып китәсе көнне янына тагы кердем.

Бу миңа көтмәгәндә:

– Балабыз булса кем дип исем кушыйм? – ди.

Мин мондый сорауны көтмәгән идем. Кот ботка гына түгел, үкчәмә төште. Телсез калдым. Башымнан әллә нинди уйлар үтә. Кызарып чыктым. Бу караватта аягына юрган каплап утыра бирә. Куркуым йөземә чыкты шикелле. Телемне әйләндереп чак әйтә алдым.

– Мин бит... Мин бит, сиңа өйләнә алмыйм, Минем укыйсым бар, – дим.

– Мин сине үземә өйләндерергә җыенмыйм. Мин сиңа мең-мең рәхмәтлемен генә. Әле бер мужик, бер егет белән дә бу кадәр рәхәтлек кичергәнем булмады. Рәхмәт сиңа. Кил әле үзеңне тагы бер тапкыр әп итим, – ди.

Озак кына үбештек. Ниһаять, мин тәмам тынычландым. Өйләнү куркынычы өстемнән кара болыт кебек шуып үтеп китте шикелле.

– Синең кебек егетләр булмас инде, туганым. Мин бит синнән бала гына теләдем. Ходай насыйп итеп бала булуын теләдем. Теләгем кабул булса иде, – ди.

Мин инде балалыгым белән һәм бөтенләй сиземли белмәвем аркасында:

– Кияүгә чыгарга кирәк. Балагыз да булыр, дим.

Апам ничектер бик моңсуланып калды. Һәм бик авыр сулап алды да күзләреннән яшь тәгәрәп төшеп, тын гына еларга тотынды. Һәм миңа тагы яшь аралаш рәхмәтләрен әйтә.

– Юк, туганым, мине алмыйлар шул, алмыйлар, – дип такмаклый башлады.

Шул чакны апам миңа шул кадәрле жәл булып китте. Үҗәтләнеп:

– Укып бетергәч, сиңа үзем өйләнермен, – дим.

Бу яшь аралаш көлемсерәп миңа карады да:

– Бар, кит инде. Син дә өйләнмәячәксең, – дип, бер мизгел карап торды да аякларын каплап торган одеялны ачып җибәрде. Ә анда апаның чәлтерләреннән түбән өлештә аяклары бөтенләй юк иде.

Куркышымнан урамга чыгып йөгердем. Мәхәббәт уены уйнарга остарган булсам да, ул чакта мин бик яшь, бала гына идем шул әле. Апаның гарип икәнен дә сизмәгәнмен. Ә ул сиздерергә теләмәгән.

Шул чакны апам аяклары булмавын миңа юкка күрсәтте. Сөйләп аңлатып булмаслык тетрәндем ул чакны... Берничек тә аңлатырлык түгел. Шулай булуына карамастан, мин аңа мең рәхмәтлемен. Мең генә дә түгел, миллион тапкыр...

Зонадан менә шулай котылып кайттым. Сәбиләгә өйләндем. Туй әллә ни зур булмаса да, бик матур үтте. Кияү егете булып беләсеңме кем утырды. Һич ышанмассың. Элекке ЗЭКның кияү егете булып прокурор ярдәмчесе, мине төрмәдән коткаручы утырды. Карточкаларга төштек. Барысы да кияү егете белән шул кадәрле охшашлыгыбызга аптырадылар. Һәм ул икәү генә төшкән карточканы әнисенә алып кайтып күрсәткән:

– Кара әле, әни, миңа нык охшаган диләр. Чынлап та шулай бит, –дигән.

Ә әнисе:

– Таныштыр соң, кемнәр алар, – дигән.

Алдан сөйләшеп әнисе белән икесен үзебезгә кунакка чакырдык.

Исәп гаиләләр белән дуслашу. Кунакта әллә кемнәр юк инде. Шул үзебезнекеләр генә дигәндәй. Менә мине коткаручым (исемен әйтергә онытып торам Дамир исемле егет), әнисе белән килеп керделәр. Апа тунын салырга була арты белән борылган һәм сәдәфләрен ычкындыра. Мин аның кырына килеп бастым да, киемен шкафка урнаштырырга ярдәмләшәм. Дамирның әнисе безнең якка борылуга каттым да калдым. Минем алда үземне массажга өйрәткән укытучым басып тора иде. Ни эшләргә дә белмим. Буыннарым тотмый идәнгә чүгәлим. Алай гына да түгел, апаның алдына тезләндем. Һәм протез аякларыннан кочаклап аңа рәхмәт әйтәм. Үземнең күзләрдән яшь эркелә. Тирә-яктагылар аңламый. Алар мине шул кадәрле хискә бирелеп, улы өчен ана кешегә рәхмәт әйтә дип уйлыйлар. Шуннан исемә килеп икенчерәк итеп тагы кабатлыйм:

– Рәхмәт, апа! Сезгә зур рәхмәт. Миңа шундый малай, шундый ул үстергәнегез өчен, – дим.

Апа да мине таныды. Башларымнан сыпыра. Иелеп колакка пышылдый:

– Үзеңә рәхмәт! Шундый ул бүләк иткәнеңә, – ди. Һәм дәвам итеп: – Тор, тор, җүләрем. Кешеләрне аптыратма, – ди.

Апаның шул сүзләре генә чак айнытып җибәрде. Торып бастым. Күземдә яшь. Шулай да апаның кулын кысып:

– Рәхмәт сезгә, рәхмәт. Нинди ул үстергәнсез, – дим.

Менә шулай, Харис-Бабай, язмыш үзенең табышмакларын ничек китереп куя. Үземнең олы улым минем туйда кияү егете булып утырды. Шулай итеп, хәзерге көндә минем ике улым бар. Аллаһы боерса, өченчесе туарга тора. Ике хатыным бар. Ике хатыным бар дип әйтүем шуңардан: теге вакытта массажга өйрәтүчегә укып беткәч сиңа өйләнәм дип вәгъдә иткән идем. Вәгъдәмне үтәдем. Хәзер хатыным икәү. Теге, кем әйтмешли, мин чын мөселман булдым. Ә улым Дамирга әнисе җайлап аңлаткан. Аннан инде без ике ир-ат, үзебез дә аңлаштык. Дамир паспортында Дамир Илдар улы булып йөри. Әнисе фамилиясендә. Сәбиләгә дә аңлаттым, ул шунда ук мине аңлады. Аңламый ни, шулкадәр михнәт-казалар кичергән кеше, әлбәттә, аңлый. Тәк што, Бабай, бергә яшибез, аерым торабыз. Барып йөрим...

Тышта күптән яктырды. Шулкадәр озак сөйләшеп утырганбыз. Мин инде Илдар Фатыйх улының клиникасында тагы бер тәүлек булгач, бөтенләй савыгып өйгә кайттым.

Хатынны да сагындырган. Мунчадан соң рәхәтләнеп назладым үзен. Хатын аптырап:

– Шул кадәрле кыланасың, укытып кайтардылар мәллә? – ди.

– Яшәртеп кайтардылар. Дәвалаган табиб дус кеше булып чыкты, – дим.

 


Фото: mioby.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: