Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 февраль 2022, 13:08

Илгиз ӘХМӘТОВ. Столбняк. Хикәя (өзек)

"Алдан ук кисәтәм: бер генә сүз дә дәшмәскә, бернинди дә тавыш чыгармаска! Хәтта чебен очкан тавыш та коточкыч тартышуга китерәчәк. Һәр киләсе өянәк алдагысыннан көчлерәк булачак"...

Илгиз ӘХМӘТОВ. Столбняк. Хикәя (өзек)
Илгиз ӘХМӘТОВ. Столбняк. Хикәя (өзек)

Күп еллар элек төн уртасында безне тревога буенча күтәрделәр, ә дүрт сәгатьтән Грозный янындагы кыр госпиталендә идек инде.

– Хәзер сез күрәсе авыру – гомеренең соңгы сәгатьләрен кичерә. Яшәрлек түгел! Алдан ук кисәтәм: бер генә сүз дә дәшмәскә, бернинди дә тавыш чыгармаска! Хәтта чебен очкан тавыш та коточкыч тартышуга китерәчәк. Һәр киләсе өянәк алдагысыннан көчлерәк булачак.

Аннан инде без кыска гына лекция тыңладык. Тик мин тулы курс үткәндәй булдым.

Столбняк. Сәбәпчесе. Кыскасы, столбняк таякчыклары. Ә таякчык үзе споралар белән үрчи. Шунлыктан, чир теләсә кайда булуы мөмкин. Кечкенә ярадан да, пычрак керсә, теләсә кем авырырга мөмкин. Чак кына сыдырылган урын да, пычрак эләккән икән – үлемечле чиргә китерүе мөмкин.

Гадәттә, баштагы берничә көн тыныч уза – берни сизелми, кутырлаган җирдә эрен генә җыела. Аннан инде яра тирәсе шешә башлый, ут булып яна, тартыша. Бу – бактерияләр яулап алган плацдарм. Һәм ул зурая бара. Бактерияләр үрчи. Геометрик прогрессия буенча! Ә аннан соң. Тагын да начаррак. Көннән-көн үлемгә табан. Канга эләгүгә, столбняк таякчыклары санаулы минутлар эчендә бөтен организмга тарала, үзәк нерв системасын яулый. Шунда иң куркынычы башлана да инде: тән мигә буйсынмый башлый, хәрәкәт тәртибе югала.

Әйе, чирнең тиз агышлы да булуы мөмкин, әлбәттә. Кайчак бер тәүлек эчендә.

Кайдадыр еракта, унлап чакрым гына бардыр, сыңар шартлау җирне тетрәтте. Фугас, мөгаен. Сугышучы яклар икесе дә юлларны еш миналый. Ешрак – саклану өчен. Ә кайчак явызлыктан. Үч алырга! Һәләк булганнар өчен. Әнә шундый чакта команда яңгырый да инде: “Саперы – на выезд!”. Гел шулай. Кайчак “Урал” машинасы тулып кайта, дөрес, берни тапмаган чаклар да булгалый. Бар трофей базага озатыла. Махсус полигонга. Күп җыела. Ниндие генә юк анда! Бөек Ватан сугышы елларындагыдан башлап, иң заманчаларына кадәр! Дөньяның бар илләренеке дә. Кулдан эшләнгәннәре дә еш очрый. Кайчак, минаны зарарсызландырып булмаса, урында юк итәргә туры килә. Аеруча – тышсыз ясалганнарын.

Шундый шартлау булгандыр да инде.

Биредә, госпиталь подвалында җиһазландырылган палатада, аяк тавышлары да, тышкы ишек шакылдавы да, “300”нче йөкне озатып килүче командирларның кыска сирәк боерыклары да ишетелми. Монда бөтенләй тыныч. Диварларга, тавышларны йоту өчен, келәмнәр эленгән.

Тик менә ерактагы шартлау. Аның җирне селкетүе шушы палатага да килеп җитте. Без андыйны күрергә әзер түгел идек.Һәм авыру егетнең тәне тартыша башлады. Аңга сыймаслык позаларда бөгелеп.

Кеше аңына сыймаслык газап.

Ымлап, доктор барыбызга да чыгарга кушты. Ике шәфкать туташы алдан ук шприцларга тутырып әзерләп куелган көчле дарулар белән ярдәмгә ашыктылар.

Өскә менүебез генә булды – ишек кабат ачылды:

– Түзә алмыйм-м… мин мондый газап... күрү дә... авы-ы-р-р. – Йөгереп атылып чыккан шәфкать туташы, башындагы ак яулыгы төшеп калганны да сизмичә, почмакка омтылды. Ул үзенең кечкенә йодрыклары белән истерикада стенаны төеп, елый-елый, башын бәрә:

– Ничек кенә түзмәк кирә-ә-әк?!

Янына баруга телсез калдым. Япь-яшь кыз. Егермесе бармы-юкмы. Чәчләре ап-ак. Тоташ чал төшкән.

Без менә минут тирәсе генә булдык – шул да җиткерде! Ә бит алар, шәфкать туташлары, аның янында көн-төн кизү тора.

(Әсәрне тулысынча "Тулпар"ның быелгы 1нче саныннан укырга мөмкин.)

Илгиз ӘХМӘТОВ. Столбняк. Хикәя (өзек)
Илгиз ӘХМӘТОВ. Столбняк. Хикәя (өзек)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: