Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 февраль 2022, 22:11

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (14)

Быел яз көне Зәйтүнәнең биленнән бер-ике тоттым да ул. Андый чакта кулыма сугып шырык-шырык көлгән генә була иде.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (14)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (14)

Шулай итеп апаның ике кулына да, кулбашыннан алып бармакларына чаклы массаж ясадым. Куллары йомшак, мин сиңа әйтим. Әле минем болай итеп хатын-кыз кулын-тәнен капшап уганым юк. Һәм мине ниндидер билгесез рәхәтлек биләп алды. Мин массаж ясыйм, ә ул барысын да сораштыра. Авылда ничек яшибез, ага-туган күпме? Эчү белән мавыкмыйлармы? Әти-әниләр нинди чирләр белән җәфалана, шуларына чаклы сораша. Мин инде аларын кайдан белеп бетерим. Барча сүзем: безнең нәсел эшчән, сәламәтлекләре тимер кебек һәм озын гомерлеләр дим. Картинәйдән ишеткәннәрне әйтәм. Һәм өстәп, әле йөзгә җитеп барган картәти белән картәни дә исән дип җиппәрәм. Апам һаман сорашып төбенә тоз коя. Кыскасы, мине вак иләктән или, нинди зат, нинди кош дидер инде. Шулай озак кына массаж ясагач рәхмәтләр укып миңа күпмедер акча суза.

– Менә монысы массаж ясаган өчен, ә монысы кранымны төзәткәнгә, – ди.

Оялдым, массаж ясаган өчен акчасын алмадым. Бары тик кран төзәткәнгә генә бераз алдым. Һәм апам бик үтенеп иртәгә дә килүемне сорады. Бу апаның мине олы егет санап үзем белән җитди сөйләшкәненә күңелем булды. Аннан да бигрәк тәннәренә массаж ясавым миңа ниндидер әйтеп бетә алмаслык рәхәтлек өстәде. Иртәгә дә килергә вәгъдә бирәм. Моңа чаклы минем кызларның тәнен шушылай тотып капшаганым булмады.

Быел яз көне Зәйтүнәнең биленнән бер-ике тоттым да ул. Андый чакта кулыма сугып шырык-шырык көлгән генә була иде. Олы сыйныф егетләре сөйләгәнчә туры китереп күкрәген сыпырып карадым, сумкасы белән башыма тондырды. Җитмәсә, сыйныф җитәкчесенә, “күкрәгемә сукты, хәзер авырта”, дип әләкләшкән. Дәрестән соң алып калып тәртибемне тикшерделәр. Аннан инде кызларга карата тупаслык эшләгәнем өчен камсамул җыелышы ясап кисәтү белдерделәр. Ә бит күкрәгенә сукмадым, бары тик сыпырып тотып карарга чамаладым гына. Аны инде шулай гына иттем диеп барчасы алдында әйтеп булмый бит. Шуннан инде мин кызларга бик үк якын килми башладым. Азактан шул Зәйтүнә, “әйдә дуслашыйк, юкка үпкәләп йөрмә”, дип записка җибәрсә дә, булмады. Күңелем аңа карата бозга әйләнде. Хет бүтән нәрсә уйлап табар иде. Күкрәккә сукты, имеш...

Икенче көнне таң белән торып эшемне бетердем дә апама барырга сөйләшкән вакытны көтәм. Ә вакыт үч иткәндәй үтми дә үтми. Кулыма китап алып та карыйм, юк, зиһенем белән мин тегендә. Массаж ясаганда кулымның сырты күкрәгенә тиеп киткәләде. Шуларны кабаттан инде меңенче тапкыр исемә төшереп, күз алдымнан үткәрәм. Ә вакыт үтми. Апаның кулбашларын, беләген угалаудан алган кичәге рәхәт хисләрне тагы кабатлыйсым килә. Күзләремне йомып апамның тән исен исемә төшерәм.

Ниһаять, мин тагы теге ишекне шакыйм. Көтеп торганмы, әллә килгәнемне тәрәзәдән күреп калганмы, ишек шунда ук ачылды. Танауга әллә нинди тәмле ислемай исләре килеп бәрелде. Күренеп тора, апам яңа прическа ясаткан. Бөтенләй яшәреп киткән. Тик кичәге кара чалбар урынына бүген куе көрән чалбар кигән. Чалбар кимәсә дә булыр иде. Аяклары да шулай матур төздер, дип уйлап куйдым. Ә иң аптыратканы – алар өй эчендә аяк киеме салмыйлар икән. Ишек төбендә таста су, шул суда аяк киемнәрен чайкап алалар да шунда торган чүпрәк белән корытып бүлмәгә үтәләр икән. Миңа да шулай гына итәргә кушты. Юк, мин андыйга өйрәнмәгән. Барыбер ботинкамны салып түргә үтәм.

Мин килүне ашлар пешереп көтеп торган. Апам мине ашап алырга чакыра. Ашап килдем дигән булсам да.

– Аш ашка, урыны башка. Ир кешенең һәрчак тамагы тук булырга тиеш, – ди.

– Ярар, алайса, – дип, аның белән килешеп өстәл артына утырам.

Чөнки Җәүдәт абыйлар ялга киткәннән бирле бар ашаганым үзем әзерләгән макарон да, балык консервасы белән бәрәңге. Рәхәтләнеп апам әзерләгән бик тә тәмле тавык шулпасын бөгәрлим. Бигрәк тә апаның мине иргә санаганына күңелем була.

Ә ул минем беләгемне капшап карап:

– О-о, мускулларың бигрәк каты. Шәһәр малайларыныкы кебек манный боткасы түгел. Нинди спорт белән шөгыльләнәсең? – ди.

Авылда нинди спорт булсын. Вакыт булганда волейбол, футбол уйнаштырабыз. Мин инде аларын әйтеп тормыйм. Аның мине шулай каты мускуллы дип мактавыннан күңелем булып:

– Әллә нинди спорт төре юк инде. Авылда нинди спорт булсын. Печән чабабыз, утын ярабыз. Абыйларга ияреп гер күтәрәбез, – дигән булам

Аның шулай мине үзенә тиң итеп сөйләшүе күңелемә май булып ягыла. Миндә кичәге киеренкелекнең тамчысы да юк. Үз яшьтәшләрем кебегрәк сөйләшсәм дә, бик җәелеп китмим. Ни дисәң дә, яшь аралары ниндидер бер сикереп чыга алмаслык күзгә күренмәс пәрдә булып корылган.

Бүген дә массаж ясауны кул бармакларыннан башладым. Һәр бармагын угалап боргалыйм. Ә ул тагы да ничегрәк итәргә була икәнен әйтеп, мине өйрәтә. Кулларына, кулбашларына үзе өйрәткәнчә яхшылап массаж ясадым. Апам мине мактый:

– Менә, ичмасам, массаж. Чын осталарча ясый башладың. Әйдә, булгач булсын инде, минем башыма, җилкәм белән аркама да яса әле. Кулың бигрәк тә шифалы. Кичәге сеанстан соң яхшы йокладым. Кул сызлавым бетте. Тик син борылып артың белән тор. Мин әйбәтләп ятыйм, – ди.

Артым белән борылып бастым да түземсезлек белән ничегрәк итеп ятар дип көтәм. Бер минут үтмәде, диванны шыгырдатып ятты да миңа дәшә:

– Булды, әйдә, башласаң да була, – ди.

Әйләнеп күз салам. Апа диванга сузылып яткан, аяк-билен одеял белән каплаган. Ә аркасы шәп-шәрә. Минем мыштырдавымны сизеп:

– Пляжда кызлар белән су кергәнең, ялангач арка күргәнең юкмы, нигә аптырап калдың? Әйдә, башла, – ди.

– Су кергәнем бар да ул. Тик кайдан башларга? – дим.

– Иң тәүдә массаж ясыйсы урынны җайлап кына сыпырып чык. Әлеге вакытта син минем баштан башларга тиешсең. Шулай булгач, чәч араларыма бармакларың белән кереп йомшак кына итеп барча баш тиресен барлап, баскалап уып ал. Аннан чәчемне бармакларың белән тара. Аннан соң инде баштагы актив нокталарга бармак очларың белән тәэсир ит, – дип ул нокталарны күрсәтте.

Һәм мин ул өйрәткәнчә эшлим. Шулай җайлап аның җилкә өлешенә дә ясадым. Аннан кулбашына күчәм, ә ул миңа бусы шул сөяк, шул буын. Әле генә тотынган сөяк, атлант сөяге, дип атала, дип миңа һәр буын, һәр сөякнең исемнәрен әйтә. Умыртка баганасының кайсы өлеше тәндәге әгъзаларының кайсысына ничек тәэсир иткәненә чаклы тасвирлый.

– Киләчәктә хатын-кызларга массаж ясарга туры килгәндә ныкышмалырак бул. Оялып торма. Мин сиңа ышанам, киләчәктә әллә күпме хатыннарга һәм кызларга массаж сеанслары үткәрерсең әле. Массаж остасы булырсың. Ә аның өчен күп итеп массаж турында китаплар укы. Һәм беркайчан да массажга ятучының тәненә тупас кагылма. Дөрес, тупаслыкны яраткан хатыннар да бар. Андыйлар сирәк. Сөйләшкәндә дә кирле-мырлы, тупас сөйләшмә, әмма үз теләгеңә ирешер өчен ныкышмалы бул. Макстатчан бул һәм әлке-сәлке йоклап йөрмә. Кирәккәндә усал да була бел. Хатыннар шундыйларны ярата, – дип миңа үзенең дәресләрен бирә.

Апа кушканча эшләп билләренә чаклы массаж ясадым. Үзем дә, минем бармаклардан ләззәтләнеп яткан апа да тирләп чыкты. Инде массажның соңгы өлеше булып, үзе өйрәткәнчә, апаның барча арка-җилкәсен учым белән чәпелдәтеп җиңелчә генә суккалап чыктым да, талгын гына сыпырып куйдым. Апам да җиңел тын алып:

– Бүгенгә җитәр, – ди.

Җиңел сулап куйдым. Ул минем икенче көнне дә килүемне үтенде. Мин инде иртәгә тагы кабатланасы рәхәтлекне һәм бүгенгесен уйлап, күтәренке кәеф белән кайтып киттем.

 


Фото: smartik.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: