Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 февраль 2022, 20:38

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (13)

Тәкъдир дигән нәрсә шундый бит ул. Белмисең кайсы яклап сиңа китереп тондыра да, кайсы яклап сиңа мәрхәмәтле булып, китереп бәхет тоттыра...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (13)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (13)

Гаиләләре алдында “нәрсә эшләргә” дигән сорау килеп баса. Читтән чакырылган билгеле табибларны җыеп яшерен консилиум үткәрәләр. Аборт ясар идең, вакыты үткән. Ни эшләргә? Һәм көтәргә карар кылына. Вакыты җиткәч тагы киңәшкә җыелалар. Кесарево белән корсакны ярып алыр идең, наркоз тагы да куркынычрак, комада яткан кеше чыдамаска мөмкин. Бала тапса ничек буласын да белеп булмый. Аннан баланы кая итәсең? Уртак килешүгә килеп кызларыннан баланы таптырырга булалар. Һәм аны бала тудыру йортында калдырырга вәгъдәләшәләр. Бу хәлләрне ишетеп яткан Сәбилә барысын да аңлый, тик каршы килеп бер сүз дә дәшә алмый.

Менә бер көнне тулгак тота башлый, эче бик каты авыртудан Сәбилә уянып киткәндәй була Һәм бик каты кычкырып җибәрә. Янына йөгереп килеп җиткән әнисенә такмаклап елый башлый.

Баламны үзем тудырам. Үзем карыйм, – дип елый.

Кызының бу сүзләрен ишетеп Клара ханым чак һушын югалтмый. Шулай да тиз ярдәм машинасы чакыра. Тик Сәбилә генә бала табу йортына барудан баш тарта.

Анда бармыйм. Анда минем баламны алып калачаклар, – дип карыша, ничек булса-була, аны көйләп, төрле вәгъдәләр биреп бала тудыру йортына алып баралар.

Иң гаҗәбе – баласын тапкач була. Акушер баланы кулына алган көе Сәбилә урыныннан торырга әйтә башлый. Ул гына да түгел, талпынып торып утыра һәм яткан урыныннан егылып төшә дә аягына баса. Хәлсезлектән тагы егыла. Тынычландырырга була баланы янына салалар, шул ук вакытта тынычландыра торган укол кадыйлар. Сәбилә йоклап китә.

Уянгач тагы тавыш куба. Сәбилә баласын таптыра. Тагы тынычландыралар. Балаң үле туды дип алдашырга чамалыйлар. Юк, барып чыкмый. Баламны бирмәсәгез, мин үземә кул салам дип тәрәзәдән сикерүеннән чак алып калалар. Аптырагач, Клара ханым баланы әнисенә кире бирергә куша.

Моны Сәбилә, шул, бергә кунган төнне сөйләде. Тик мин бахырыңны гына аңа гел яманлап сөйлиләр. Имеш, мин Сәбиләнең корсаклы икәнен белгән көе, аны ташлап каядыр бик еракка качып киткәнмен дип ышандырырга тырышалар. Тик ул барыбер ышанмый.

Әти-әниләре кайдадыр киткән чакны Хәлимә түти Сәбиләне кызганып Клара ханымнан ишеткәннәрен сөйләп бирә. Илдар ташлап качмады, аны кайдадыр олактырдылар, дип әйтеп сала. Шуннан соң Сәбилә үзенә йомыла. Өйдәгеләр белән сөйләшмәс була. Бар булмышын улына багышлап аны тәрбияли.

Белмим, алдагы язмышы ничек булып бетәр иде? Билгесез. Тәкъдир дигән нәрсә шундый бит ул. Белмисең кайсы яклап сиңа китереп тондыра да, кайсы яклап сиңа мәрхәмәтле булып, китереп бәхет тоттыра...

Кан биргәндә мин шаярткан табиб хатын теге прокурор малайга минем турыда барысын да сөйләп бирмәсә, үлемнән котылган яшь егет үзен коткарган ЗЭК язмышы белән кызыксынмаса, ничек булыр иде икән? Менә шул хәлләрне аңлатырлык түгел.

Прокурор егет терелеп хастаханәдән чыккач минем деломны архивтан соратып ала да өйрәнә башлый. Кем, кайдан? Укып йөргәндәге һәм бергә яшәгән иптәшләр белән очраша. Курс җитәкчесе булган ханым белән сөйләшә. Менә шул чакны теге куратор булган хатын әйтеп сала. “Шунда-шунда, шул адрес белән яшәгән түрәнең кызына массаж ясап йөргән чагында күрәсең нәрсәдер булган. Башкасы миңа билгеле түгел. Шулардан сорашыгыз, – дигән һәм өстәп:

Ә сез аның берәр туганы-мазарымы? Бик охшагансыз, – дип куя. Һәм менә шулай башланып китә бу тарихның икенче өлеше.

Егет Гыймран абзыйларның өйләренә бара. Алар өйдә булмаган чакка туры килә. Йортта Хәлимә апа гына. Ул инде егетне Илдарның энесе дип кабул итә һәм Сәбилә белән булган хәлләрне әзрәк ачып үзе белгәннәрне сөйләп бирә. Инде кайтырга дип кузгалганда, баласын җитәкләп Сәбилә дә кайтып керә дә егеткә текәлеп катып кала. Сүз дәшми озак кына торгач, ниһаять, телгә килеп:

Илдар кайда? Сез аның туганымы? – ди.

Ә егет алдарга мәҗбүр була һәм күз дә йоммый:

Әйе, мин аның энесе булам. Тик безгә икәүдән-икәү генә сөйләшергә кирәк иде, – ди.

Баланы күтәреп яңадан урамга чыгалар. Якындагы гына скверга кереп бер аулак урынга утырып сөйләшәләр. Сәбилә күп нәрсәләрне ачып сала. Егет аңа Илдарның кайда икәнлеген әйтеп бирә. Үзенә Сәбиләнең ярдәм итүен үтенә. Ул ярдәм итсә генә Илдарны коткарып булачагын әйтә. Менә шулай, Харис абзый. Яңадан суд булды. Һәм мине азат иттеләр. Калганын иртәгә сөйләрмен, бүгенгә җитәр.

Мин инде Илдарның сөйләгәненә мавыгып, шактый вакыт үткәнен сизмәгәнмен дә. Барыбер йокы качты, бик кыен булмаса сөйлә дип ныкышам.

Ярар алайса. Әйдә тагы берәрне салыйк та.

Һәм без тагы бер доза теге коньяктан авыз итәбез дә ул сүзен дәвам итә:

Монысын алдан ук сөйлисе булган. Ярар, зыян юк. Бу өлешен сөйләмәсәм тулы булмас.

Массаж ясарга һәм хатын-кыз белән ничек мөгамәлә итәргә мине бик тә тәҗрибәле укытучым өйрәтте дип әйткәнем бар иде бит. Менә шул. Мин бала гына идем әле дисәм дә инде. Җиденче сыйныфны беткән чак. Яңа гына каникулга туктаган идек. Шул вакытны чамалап калада яшәгән Җәүдәт абзый кайтып төште. Өйдәгеләргә бүләккә вак-төяк, әнигә бер матур гына күлмәк алып кайткан. Җәүдәт абый әни яклап якын туган. Берничә көн бездә кунак булганнан соң, өйдәгеләрне көйләп-чөйләп дигәндәй, мине шәһәргә алып китте. Җәй көне үзең беләсең, һәр кеше исәптә. Авылда эш муеннан. Шулай да улыгызны шәһәр белән таныштырам, өйрәнә торсын, урысчасы да шомарыр, дигәч, өйдәгеләр йомшарды. Ул чакта мин сыйныфта иң тазасы һәм мыек урыннарым карала гына башлаган чак. Безнең нәселнең ирләре шулай тиз өлгерә. Барыбыз да буйчан һәм киң күкрәкле. Үзебезнең яшьтиләр белән чагыштырырлык та түгел. Сыйныфташ егетләр арасында иң тазасы мин идем.

Шулай Җәүдәт абыйларда яшәп ятам. Аларның үзләренең балалары юк. Мине болар баштан-аяк киендерде дисәм дә булыр. Җәүдәт абый үзе йорт себерүче булып эшли. Аннан буш вакытларында кешеләрнең кран-суларын, электр җиһазларын төзәтә. Мине үзе белән эшкә ияртеп йөри башлады. Мин йортлар җыештыруда ярдәм итеп кенә калмыйча, абый белән кемнәрнең су краннары бозылган, кемнәрнең утлары янмый, шуларны да төзәтешеп, абзый әйтмешли, эшкә өйрәнәм. Бик кызыклы эш. Шулай итеп абзый мине эшкә өйрәтә. Бер ун-унбиш көн өйрәнчек булып йөргәч, абыем бер көнне:

Без җиңгәң белән бер айга ялга барып кайтабыз. Син хәзер барысын да беләсең, минем урында эшләп тор, – диде.

Мин шатланып риза булдым. Шул кадәрле зур йортларны җыештыруны сиңа ышанып тапшырсыннар инде. Абыйлар китте. Ә мин үз эшемне тырышып-тырышып башкарып йөрим. Авылдагы һуш китмәле авыр эш түгел инде. Көн дә барып себерке белән җилләнеп кайтасың да, машинага көрәк белән чүп-чар төйисең. Шулай бер көнне үземә беркетелгән биләмәдә биш катлы өйнең йортын җыештырып йөрим, өйнең икенче катыннан миңа дәшәләр:

Әй... Студент. Элгән керем төшеп китте. Кертеп кенә бир әле, зинһар. Аннан краным да тама, карап җибәрмәссеңме, – дип, бер матур гына апа миңа елмаеп карап балкон астына күрсәтте.

Миңа нәрсә, балкон төбендә яткан, инде бераз тузанга буялырга да өлгергән керен алдым да чамалап менеп киттем. Мин менүгә ишек ачык иде. Тотып кердем керне өйгә. Матур апам:

Менә рәхмәт, ай рәхмәт! Үт, үт, студент. Оялып торма, – дип, килеп ишекне ябып, бикләп куйды. – Менә краныбыз да тама башлады, карап кына җибәрсәң әйбәт булыр иде, – ди.

Минем урысчам сикәлтәле бит инде. Вата-җимерә,

Ачкыч һәм башка җиһазлар үзем белән түгел бит әле, – дим.

Бу көлеп җибәрде дә татарча сөйләшүгә күчте:

Алайса җиһаз-коралларыңны кайчан алып киләсең? – ди.

Менә шушы йорт алдын җыештырып бетәм дә килермен, – дим.

Шулай килештек. Үземә шулай ышанып эш кушуларына мин шат. Эшемне тизрәк бетердем дә, Җәүдәт абыйның эш коралларын тотып, бардым теге апаларга. Ишек шакыйм. Апам ишекне тиз ачты. Ваннадагы теге суы тамып торган кранны күрсәтеп:

Менә шушы кран инде. Зинһар, карап җибәр әле. Мин чәй әзерли торам, – ди.

Ярты сәгать үтмәде, кранның эрзинкә прокладкасын алыштырып та куйдым. Апа мине чәй эчәргә чакырды. Каршы килеп тормадым, чөнки кухнядан борынны кытыклап бик тәмле исләр килә. Шулай чәй эчәбез. Апа сораша, мин җавап бирәм.

Үзе турында бераз сөйләде дә, туктап калды. Тагы сөйләргәме-юкмы дигән кебек икеләнеп торгач:

Минем кулым сызлый. Көндә бер туташ килеп массаж ясый торган иде. Үзе авырып киткән. Кыен булса да әйтим инде, менә шушы кулыма массаж ясасагыз, бик рәхмәтле булыр идем, – ди.

Мин тотлыга-тотлыга һәм бу тәкъдимгә аптырап, бераз югалып калдым:

Мин бит массаж ясый белмим. Ишеткәнем бар, ә ничек ясарга икәнен күргәнем дә юк, – дим.

Өйрәнерсең. Аның бер кыенлыгы да юк. Менә хәзер күрсәтәм, – диеп, беләгемә бераз гына массаж ясау ысулларын да күрсәтте. –Өйрән, туганым, өйрән, Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Дөнья булгач, монысы да кирәк була. Өйрән, ә мин сине өйрәтермен, – ди.

 

Фото: uslugio.com

 

 

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: