Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 февраль 2022, 20:42

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (12)

Ә бала исе бигрәк тә тәмле икән. Мин аны иснәп туя алмыйм һәм үзем, улым, улым диеп теге баланы кочаклап яратып елыйм. Туктап булмый. Инде менә чиләкләп күземнән яшь коела. Малай миңа сыеныпмы сыена, иркәләнә. Мин аның башыннан сыйпап чәчләреннән үбәм.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (12)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (12)

– Прокурор булганыгызны белсәм, бирмәс идем, – дим, бу егетнең прокуратурадан булганлыгына чын-чынлап ачуым килеп. –Сезнекеләрнең рәхимлелеге аркасында бер гаепсезгә тагы ун ел утырасым бар. Хушыгыз! Минем сезнең белән ләчтит сатып утырырга вакытым юк. Мине алда ун елым көтә, – дидем дә китәргә була урынымнан сикереп тордым. Бу халыкка ачуым зур һәм мин аны шушы егеткә түгәм. Бер-ике адым да атларга өлгермәдем бу:

– Илдар Фатыйхович, сезгә Сәбилә бик күп сәләмнәр әйтте. Әллә аны да күрәсегез килмиме? Ул әле машинада утыра, – диде.

Бу егет әйткән сүзләрнең барсын да аңлап бетермәдем. Ә Сәбилә дигән сүзе мине шып туктатты. Урыныма килеп лып итеп утырдым да, сөйлисе сүземне әйтәлми торам. Аптырап һәм үземне һаман тыя алмыйча ачудан тавышны күтәрә биреп:

– Нинди Сәбилә? – дим.

Егетем тирән итеп тын алды да:

– Илдар абзый дисәм ачуланмассыз дип уйлыйм, – диде минем ризалыгымны көтеп тә тормый. – Илдар абзый, тынычлан! Мин сөйләгәннәрне тыныч кына тыңлап тор. Калганын үзең чамаларсың...

Мин аның сөйләгәннәрен ишетмим, нәрсәдер сөйли, ә мин аңламыйм. Башымда Сәбилә исеме яңгырап тора. Сәбилә, Сәбилә. Бәй, машинада утыра дип әйтте. Носилкага салып алып килделәр микән дим. Башта уйлар давылы котыра. Бу милиция-прокуратура тагы нинди этлекләр уйлап тапты икән? Шул гына җитмәгән, гарип Сәбиләне дә монда кыстырмасалар да булыр иде. Болар тагы миңа каршы берәр этлек уйлаганнардыр.

– Менә шулай, Илдар абзый, сез массаж ясап комадан чыгарга ярдәм иткән Сәбилә дигән хатын, сезне ирем ди. Аның сезне бик тә күрәсе килә. Тик ул “мине күрергә теләр микән” дип шикләнә. Әйтәм бит, ул әле машинада, сезнең нәрсә әйтерегезне көтеп утыра. Риза булсагыз, чакырам. Ә инде кире каксагыз, ничек кенә үкенечле булмасын, без кире кайтып китәбез. Ләкин шуны әйтәсем килә, хатыныгызның, сезне ирем дип йөрткән хатынның күңелен төшереп, ышанычларын җимермәсәгез, үзегезгә әйбәтрәк булыр дип уйлыйм. Сәбилә ханымның прокуратурага язган гариза-хаты буенча, без сезнең эшне кире карый башладык. Сез миңа үз каныгызны бирдегез. Сезнең кан минем кан белән кушылды. Мин исән калдым. Һәм без шул көннән башлап туганнар. Миндә бит сезнең кан литрга якын. Азактан табиблар сөйләде. Риза булып миңа үзегезнең канны нормадан артык биргәнсез. Калганын азактан сөйләшербез. Әле безнең синең белән, абзый, бик күп, бик күп сөйләшәселәр алда тора. Һәм күп нәрсәләр ачыклыйсы бар.

Минем сөйләшерлек тә хәл калмады. Тамакта төер, күздә яшь дигәндәй. Безне дә искә төшерерлек кешеләр калган икән әле дөньяда дип уйлыйм. Югыйсә, әти белән әнидән башка кеше хат та язганнары юк. Мине бит барысы да наркотик таратып, яшьләрне аздырып, үлемгә этүче бер явыз-хәшәрәт дип исәплиләр. Киеренкелектән каткан иягемне чак кыймылдатып, ишетелер-ишетелмәс:

– Чакырыгыз, чакыр, – дип, башымны кактым.

Башымны иеп уйга калдым. Уйлыйм дию дөрес тә түгел. Чынында нәрсә уйларга да белмим. Әле аның аякка басканына да ышанасы килми. Мөгаен, носилка белән, я булмаса гарипләр коляскасына утыртып тәгәрәтеп алып керерләр дип күз алдына китереп утырам.

Күп тә үтми ишек ачылып китте һәм аннан ике-өч яшьләрдәге бер бала килеп керде дә аптырап басып тора. Мин дә аңа карап аптырыйм. Менә бала артыннан зур-зур сумкалар күтәреп ухылдап чибәр генә бер хатын килеп керде. Ул да аптырап ишек төбендә тирә-ягына каранып басып тора. Күзе миндә туктады. Шулай бер-беребезгә карашып катканбыз. Мин әле бу хатынның минем Сәбиләм икәнен белмим. Шулай да бераз чамалап, теге комада яткан Сәбиләне төсмерләдем. Менә арттарак калып елмая-елмая прокурор да килеп керде. Елмаеп безгә аптырабрак карап торды да:

– Онытып торам, таныш булыгыз, бу Сәбилә ханым, – диде, һәм миңа күрсәтеп, – ә бу Илдар Фатыйх улы, сезнең ирегез була. Шунда теге хатын, әй, юк ла, минем Сәбиләм кырында бер миңа, бер әнисенә аптырап карап торган баланың аркасыннан этәрә биреп колагына нәрсәдер пышылдады. Бала тагы әнисенә карап алды да, тәүдә әкрен генә:

– Әти! – дип миңа килә башлады. Аннан батыраеп инде кычкырып: – Әти, – дип минем алга килеп басты. Торып басарга минем буыннарым тотмый. Утырган урынымнан шуып төштем дә, үзем нәрсә булганын да аңлап бетерми, бала алдына тезләндем. Көчкә зиһенемне туплап, бу бәләкәч кенә малайны кочаклап алдым.

– Улым, улым.

Әле белгән юк. Бу минем улыммы да, теге ишек төбендә яшьләренә манчылып безне күзәткән хатын чынлап та Сәбиләме? Ни булса да идәндә тезләнеп утырам, миңа әти дигән баланы кочаклыйм. Ә бала исе бигрәк тә тәмле икән. Мин аны иснәп туя алмыйм һәм үзем, улым, улым диеп теге баланы кочаклап яратып елыйм. Туктап булмый. Инде менә чиләкләп күземнән яшь коела. Малай миңа сыеныпмы сыена, иркәләнә. Мин аның башыннан сыйпап чәчләреннән үбәм. Ишек төбендә торган ханым да безнең кырыйга килеп чүгәләде. Ул да мине кочаклап еларга тотынды. Чамалыйм, прокурорыбыз чыгып киткән икән. Һәм без бүлмәдә өчәү генәбез.

Ә улым яңгыравыклы тавышы белән тәтелдәпме тәтелди. Теле дә яңа гына ачылган икән. Сәбилә белән сөйләшеп киттек. Арада ниндидер күренмәс чик, пәрдә корылган. Ул үзенә массаж ясаганымны исенә төшерә. Миңа ышанып ук бетмичә әзрәк шикләнә дә шикелле. Тегесен, монысын сораштырган була. Кайбер икебез генә белгән детальләрне сораша. Мин аның шул хәлләрне хәтерендә ничек калдырганына аптырыйм. Чөнки Сәбилә ул чакны тирән комада иде бит. Сөйләшә торгач күп кенә вакыйгаларны искә төшереп бер-беребезгә ышана башладык. Мин бит аның аякка басып йөргән чакларын бөтенләй күрмәдем. Ул да комадан чыкканнан соң мине күргәне булмады. Менә шулай ул минем белән, мин аның белән яңадан танышабыз. Ә улыбыз безнең тирәдә бөтерелә.

Ә Сәбиләм чынлап та бик матур, чибәр хатынга әйләнгән. Әнисе дә шундый матур, мөлаем иде бит. Клара ханым искә төшкәч, йөрәгем кысылып куйды һәм мин аны уйламаска, бөтенләй искә төшермәскә тырышам.

Ә Сәбиләмне теге караватта хәрәкәтсез яткан тере мәет белән чагыштырасым да килми. Сәбиләм гомер бакый шушы хәлдә, чибәр, мөлаем хатын булган дип үземне ышандырасым килә.

Әлеге шул прокурор тырышлыгы белән инде, ул төнне Сәбилә белән кундым. Сөйләшеп сүз бетми. Ул күп нәрсәләрне хәтерли булып чыкты. Күп нәрсәгә күземне ачты...

Барысы да мин каникулга авылга кайтып киткәч булган. Сәбиләнең хәле шактый яхшырган. Хәлен белергә килгән табиб аның бил тирәләре юанаюын күреп тикшерергә булган. Һәм Сәбиләнең йөкле икәнен ачыклаганнар. Бу хәл Гыймран абзыйга билгеле булгач, өйдә тавыш кубып, буран чыккан. Таякның иң авыр башы Клара ханыма эләгә. Тирә-як дус-дошман арасында бу хәлне яшерергә карар кылына. Ә мине күз алдыннан ераграк яшерергә булалар. Һәм миңа карата шушы коточкыч гаеп уйлап табалар. Озак та үтми мине унөч елга зонага итеп тә тыгалар.

 


Фото: veved.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: