Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 февраль 2022, 22:44

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (11)

Мин гомер бакый ак халат кигән хатыннарга тыныч кына карый алмыйм. Ханым үрелеп баш очына салынган япманы рәтли. Ә мин җаен туры китереп ботларын сыпыргалап алдым.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (11)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (11)

Сизеп торам, бу барыбер ышанмады. Мине тегеләй-болай сөйләндергән була. Хәлемне белешә. Кыен түгелме дип кызыксына. Башың әйләнмиме дип сораша. Кырыма ук килеп утырды. Җайлап кына һаман минем белән кызыксына. Аптырагач үземнең шушындагы шул-шул номерлы зонада утырганымны әйтәм. Исем-шәрифләрем сездә шул-шул журналда язылган дим. Бу тагы төбенә тоз коя. Ә нинди журнал икәнен кайдан беләсез ди. Мин инде үземнең персонама, ягъни шәхесемә шундый игътибар бүлгән хатынга ачылып барысын да кыскача гына сөйләп бирдем. Мин дә булачак табиб идем, тик барысы да менә шулай килеп чыкты дим. Үземнең массаж мастеры икәнемне дә әйттем...

Бабай, үзең беләсең дә инде. Зонада уйланырга вакыт җитәрлек. Һәм мин үземнең төрмәгә эләгүемнең сәбәбен бик озак уйлап йөрдем һәм уйлап таптым. Мине бит төрмәгә Сәбиләнең әтисе китереп тыкты. Барысын да ул оештырды.

– Бер кызны яратып йөри идем. Ул да мине яратты. Безнең балабыз булырга тиеш иде. Ә әтисе бик зур түрә. Алар риза булмадылар. Нәтиҗәсе шул, менә, озакламый өч ел була. Алда тагы ун ел бар әле, – дидем минем янда утырган табиб хатынга.

Боларны сөйләгәндә, бер гаепсезгә шушындый хәлдә калуыма һәм үземне жәлләп кызганудан тамакка төер килеп утырды. Ничектер үзем дә сизмәстән күземнән яшь бәреп чыкты. Моны табибка күрсәтмәскә була башымны читкә борам. Сизгер хатын, барыбер торып кулъяулыгы белән яшьләремне кипшендерә.

Менә шулай, Бабай, без бит зонада төрле хикәяләр уйлап чыгарырга остабыз. Тора-бара шул үзебез уйлап чыгарган легендага үзебез ышанып, аны чын дип кабул итәбез. Минем дә шулайрак булды. Тик үземне кем беләндер бутап ялгылыш утыртканнарын гына беләм. Я булмаса минем төрмәдә черүем кемгәдер бик кирәк булган. Ә инде Гыймран абзый белән Клараның миңа карата андый усаллык эшләүләренә һаман ышанасы килми. Барысын да кабат-кабат уйлап карадым. Гыймран абзыйдан, бигрәк Клараның явызлыгыннан башканы уйлап табалмадым. Тик бу хәлгә һаман ышанасым килмәде. Мин бит шул сөйләшә дә, йөри дә алмаган Сәбиләгә өйләнергә җыенып йөри идем. Һәм моны кемгә исбатлый алам? Мине үзенең сөяре ясаган Клара ханымамы? Әллә Гыймран абзыйгамы? Юк, берсенә дә исбатлый алмадым. Берсе дә ышанмас та иде.

Мин инде кырымда утырган сөйкемле ханымга барчасын да сөйләмәдем. Шул үзем уйлап чыгарган бик матур өлешен генә бәян иттем. Шуңа ышанып һәм үземне жәлләп хәтта керфегемә яшь эленде.

Теге хатынны тагы да ныграк үземә ышандырыр өчен:

– Гафу итегез! Сезнең кулъяулыктан шундый тәмле ис килә. Минем йөргән кызымның да исләре шундый иде. Миңа бүләк итсәгезче, – дидем.

– Алыгыз, ал! Рәхим итеп ала күрегез, – дип, кулъяулыгын учыма салды. Һәм үрелеп баш очымдагы мендәрне әйбәтләп куйды.

Әлеге шул ак халат. Мин гомер бакый ак халат кигән хатыннарга тыныч кына карый алмыйм. Ханым үрелеп баш очына салынган япманы рәтли. Ә мин җаен туры китереп ботларын сыпыргалап алдым.

– Нәрсә эшлисез ул? – диде ул бик ачуланып.

Мин дә күзләренә карыйм, ләкин аның ботларын яратып сыпыруымны туктатмыйм. Ярый яныбызда кеше булмады. Бу каты гына чартлатып яңагыма чабып җибәрмәсенме!

– Тагы сугыгыз, тагы, тагы. Хатын-кызларның кулын, тәнен шул кадәр сагындым. Мине көне буе кыйнасагыз да мин риза, – дим.

Ә үзем үҗәтләнеп һаман ботларыннан тотам. Өскәрәк үрмәләргә чамалыйм. Бу кызарынып, бүртенеп урындыгына лып утырды да:

– Ә сез сөмсез һәм оятсыз да кеше икән. Мөгаен төрмәгә дә юкка утыртмаганнар сезне. Фәрештә сурәтенә кереп яшь түгеп яткан буласыз, – ди.

– Әйе, – дидем дә туктап калдым. Шуннан дәвам итеп: – Әлбәттә сезгә моны күрергә язмасын. Тфү-тфү, – дип, карават тимеренә бармак сөяге белән шыкылдатам. Мин һөнәрем буенча массажистмын. Һәм медколледж бетергән кеше. Институтның бишенче курсын бетеп интерн үтәргә тиеш идем. Үземә массажны хатын-кызларга күп ясарга туры килде. Тәннәреннән туеп бетә торган идем. Бигрәк тә тән, тир исеннән. Ә менә хәзер уйлап ятам, нинди тәмле, шифалы аромат булган икән ул ис. Мин эләккән урынга эләгергә язмасын. Минем урында сез нәрсә эшләр идегез икән? Хатыннар исен иснәү түгел, менә хәзер өч ел була, аларны ерактан булса да күргәнем юк. Сезне күргәч тыела алмадым. Рәхим итеп ул кадәр ачуланмагыз. Юк, ачулансагыз да була. Хатыннарның ачуланган чакларын да сагындым. Менә үлеп сагындым. Тагы берне сугыгыз битемә, – дим. Ханым пырхылдап көлеп җибәрде. Шул чакны күңелемә ничектер бу хатынның вакыт-вакыт башы авырта һәм һава торышы үзгәргәндә аяклары сызлый дигән уй килде. Тоттым да моңарга:

– Гафу, тагы бер тапкыр гафу итегез! Сезнең кай чакны бик каты башыгыз авыртып ала һәм һава торышы үзгәрер алдыннан аякларыгыз сызлый, – дим.

Бу ялт итеп миңа карап алды да аптырап:

– Ә сез кайдан беләсез? Әллә күрәзәчеме? – ди.

– Юк, шулай күңелемә килде, – дим.

– Ә ничек даруларга? Менә ничә ел инде шул нәрсәдән котыла алмыйм, – дип, минем күзләремә ниндидер өмет белән карый. Менә хәзер берәр дәвалау ысулын әйтер дип көтә.

– Мин бу хәлемдә сезгә һич тә ярдәм итә алмыйм. Иректә булсам икән, анда инде рәхәтләнеп төрле массаж ысулы белән сезне күп чирләрегездән арындырыр идем, – дим.

– Кайдан өйрәндегез массажга? Берәр җиргә барып укып кайттыгызмы әллә? – ди.

– Минем укытучым бик шәп иде. Һәм мин бу һөнәр белән җиденче сыйныфны бетергән елны ук шөгыльләнә башладым. Массаж турында кайда нинди мәкалә, нинди китап-брошюра күрәм, барсын да укып ятлап...

Бу табиб белән ныклап танышып бетә алмадым. Бүлмәгә бер төркем табиблар килеп керде. Сүз бүленде. Минем дә кан бирү вакытым үтте.

Азактан бик яхшы итеп сыйладылар. Хәтта спирт тәкъдим иттеләр. Бик эчәсем килсә дә, анысыннан баш тарттым. Сизеп калсалар минем шәһәргә чыгуларым тукталачак иде. Ул көн шулай үтте. Мин инде бу турыда күптән онтып бетергән идем. Биш-алты ай үткәннән соң, бер көнне миңа очрашу бүлмәсенә барырга куштылар. Сиңа диләр, прокуратурадан берәү килгән. Сине чакырта диләр. Башта мең төрле сораулар. Нәрсә булган? Ни өчен чакырталар? Һәм иң курыкканым тагы берәр бәла-җинаять тагып утыру срогын өстәмәсәләр ярар иде.

Зонадагы барча кагыйдәләргә ярашлы һәм шуларны катгый үтәп очрашу бүлмәсенә керттеләр. Каршымда яшь кенә бик мөлаем елмаеп бер егет утыра. Йөз, гәүдә торышлары бик тә таныш. Тик бу егетне белмим. Кем дип тә әйтә алмыйм. Иң аптыратканы шул булды. Үзе үк урыныннан торып минем белән исәнләште. Прокурор хәтле прокурор ЗЭК белән кул биреп исәнләшсен әле! Башка сыймаслык хәл. Шулай тегесен, монысын сорашкан була. Мин инде бик ачылып китми генә шикләнә-шикләнә җаваплар бирәм. Чөнки баштан үткән хәлләр. Органнарда эшләгәннәр, бигрәк тә прокуратура тирәсендәгеләрдән бик тә сак булырга тормыш үзе өйрәтте. Исем-шәрифләрне сораша. Мин турыдан салдырырга яратам. Тоттым да:

– Нигә инде минем алда тимер таякны, ягъни ломны бөгеп, күсәкне иркәләп сыпырган буласыз? Турысын әйтегез, сезгә миннән нәрсә кирәк? – дидем. Беләм бит инде бу халыкның юньлегә йөрмәгәнен.

Бу сүзсез калды. Бераз дәшмирәк утыргач:

– Мине танымадыгызмы? – ди.

– Әллә инде. Күргән кешем түгелсез. Әмма йөзегез һәм гәүдә торышыгыз бик тә таныш, – дим, төксе генә. Үзем яңадан, бу кешене кайда күрдем соң, дип уйлыйм. Һич кенә дә исемә төшерә алмыйм. Башта төрле уйлар гүелдәп кайный.

– Ярар, исегезгә төшерәм алайса. Сез гафу итегез. Миңа тәүдә үк шушыннан башлыйсы булган, – ди, һәм кабатлап тагы гафу үтенә.

Мин чак шаркылдап көлеп җибәрмәдем. Чөнки үзегез уйлап карагыз инде. Мин зонада утырган ЗЭКтан прокуратура хезмәткәре гафу үтенеп утырсын инде. Башка иптәшләргә, ягъни башка ЗЭКларга сөйләсәң ышанмый көләрләр. Күз дә ачтырмаслар. Түзмәдем, шуны уйлап авыз ерам. Егетем аптырабрак калды. Шулай да үзен кулга алып:

– Мин шул-шул кеше, – дип, исем шәрифләрен әйтә. Һәм дәвам итеп: –Теге вакытта әҗәл көтеп ятканда сез үз каныгызны миңа биреп, мине үлемнән коткардыгыз. Шуның өчен сезгә рәхмәт әйтергә килдем, – ди бу.

 


Фото: rassvetnews.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: