Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 февраль 2022, 23:01

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (10)

Менә шулай итеп бил-аягымны дәваларга барган җиремнән егерме яшькә яшәрдем.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (10)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (10)

Бөтенләй караңгы төште. Шунда кыска гына итәкле ак халат кигән бер туташ килеп керде дә:

– Кичке аш китердем, шушы журнал өстәленә генә утыртам. Гәзит-журналларыгызны чак кына читкәрәк алып торыгыз, – дип, чыгып китте.

Күп тә үтми поднос күтәреп килеп тә керде. Иелеп өстәл өстенә ашамлыкларны тезә башлады. Ә халатының ярым ачык изүеннән тулы күкрәкләре тышка ук чыгып китәргә әзерләр. Минем күзләр, шайтан күзләре. Их, шушы фәрештәнең бу байлыкларын чак кына, сак кына сыпыргалап, капшап карарга кирәк иде дип кызыша. Ул да булмый, поднос өстендәге салфеткалар идәнгә очып төшеп таралышып ятты. Һәм бу чибәркәй миңа бөтенләй арты белән борылып шул салфеткаларны җыя. Әйтәм бит, күзем шайтан күзе. Халатның кыска итәкләре астыннан тулы ымсындыргыч аяклары бот төбенә чаклы ачык. Әстәгъфирулла, мин сиңа әйтим, әллә бөтенләй бернәрсә дә кимәгән инде? Минем шайтаным котырып җенләнә башлады. Тотып тыярлык түгел. Бу салфеткаларны шулай ымсындыргыч итеп төне буе җыйса да күзләрем һич ялыкмас иде. Мин ул шәрә ботларны, шундый төз аякларны калган гомерем буе да карап ятарга әзермен. Идәннән салфеткаларны җыеп чүп савытына салды да кесәсеннән яңаларын алып өстәлемә тезде. Тегенең тулы күкрәкләре тагы иркенлек таләп итеп шулкадәр матур итеп селкенәләр. Инде туташым чыгып китсә дә ашавым ашау булмады. Әллә ашадым, әллә юк. Шул ботлар, шул күкрәкләрне уйлап эчкән чәемнең, ашаган ашымның да тәмен сизмәдем. Бераздан чибәркәй кереп табынны җыештырып алды да миңа:

– Абзый кеше, хәзер кичке массаж процедурасы эшләячәкмен. Трусигыгызга чаклы киемегезне салып әзерләнегез. Мин хәзер керәм, – ди.

Мин инде туташ кушканны үтәп, шайтан коткысына бирелеп, әллә нинди хыялларга чумдым һәм аны көтәм. Әллә нәрсәгә өмет итмим инде. Әмма барча теләгем аның теге шәрә ботларын тагы күреп калырга да, тагы ымсындыргыч күкрәкләрне күзем белән иркәләргә исәбем. Теге, кем әйтмешли, үзем туйган да бит, күзем туймаган.

Аркама, билемә массаж ясар диеп көтәм. Менә кирәкле майларын, сөлгеләрен күтәреп кереп тә җитте. Мин караватта сузылып ятканмын, ә кулларым гәүдә буйлап сузылган. Чибәркәем кырда торган урындыкны якынрак китереп шунда утырды да, эшен башлап минем аркамны угалап сыпырырга тотынды. Бераз шулай булашкач, кулымны аерып үзенең тезе өстенә салып шул яктагы кулбашымны, калак сөягемне һәм кабыргаларымны барлый. Күрәсең, халаты тартылып китте һәм минем учым аның шәрә тезе өстенә төшеп ятты. Ах егетләр, минем кичергән кичерешләремне сөйләп аңлатырлык түгел. Туташ минем кулны читкә алып куймый. Ә үзем алырга уйламыйм да. Миңа рәхәт һәм үземә аның тезләре аша ниндидер көч-энергия тулышканын аермачык сизеп ятам. Түзмәдем, бу төш кенә түгел микән диеп, сак кына ботын сыпырып, капшап карыйм. Юк, төш түгел, бу өн. Кайнарлыгы кулымны пешерә. Ни булса, шул була. Ятып калганчы бер тапкыр булса да ныклап сәрмәп карыйм, диеп кулымны эчкәрәк шудырырга чамалаган идем,шунда туташым:

– Әйләнеп, чалкан ятыгыз, – диде.

Ә мин әйләнеп ятарга оялам. Шулай да кырыйда торган одеялымның яртысын корсак астына капладым да әйләнеп яттым. Фәрештәм минем корсакка массаж ясый, ә үзенең терсәкләре барыбер минем кендек астыма тиеп-тиеп ала. Тора бара барыбер одеялымны читкә үк этәреп өстемне ачып куйды. Бу хәл мине тагы да ныграк батырлыкка этәрә. Мин кулым белән тезләрен барлыйм. Дәшми. Тагы да дәртләнеп ботларын сак кына бармакларым белән капшап, сәрми башладым. Һәм туташ миңа йомшак кына тавыш белән:

– Нык телисезме? – дип сорамасынмы.

Аның нәрсә әйткәнен көчкә зиһенем аша үткәреп:

– Үләм, әгәр дә сезне тәмләп карамасам, хәзер җаным чыга, – дип чак әйтә алдым.

Фәрештәм торып утны сүндерде. Кичке караңгылык күптән куерган инде. Бүлмә бөтенләй караңгыланды. Мин инде аны караватка бөкләп салу уе белән тиз генә урынымнан сикереп торам. Бу шул ук йомшак тавыш белән:

– Сезгә бөтенләй торырга ярамый, тик кенә ятыгыз. Мин үзем, – димәсенме.

Юк инде. Тегене кочаклап алып үземнең урынга салам. Бу халатын бөтенләй ачып шәп-шәрә калды. Тагы пышылдап:

– Ятыгыз, мин үзем, – диде дә, минем кырымнан торып китте. Барып шкафтан нәрсәдер алып яныма килде. Мин инде күптән әзер. Ә бу минем бот араларын, барча әгъзаларымны юешләп спирт сымак нәрсә белән сөрткәләп алды. Үзе пышылдап:

– Тазалык сәламәтлек чыганагы, – ди.

Алда ни булырын түземсезләнеп көтәм. Ә бу чибәр, иблис кыз, җайлап кына өстемә үк менеп атланмасынмы! Чит хатын-кыз белән булырга туры килгәләде. Ансын яшереп тормыйм, гөнаһым бар. Ә менә мондый хәлдә беренче тапкыр калуым. Хатыннарның ир-ат өстенә атланып утыруын дим. Ай егетләр, булгач та була икән хатыннар... Калганын әйтеп тә тормыйм. Барыбер ышанмассыз. Ә үзем сөйләп кенә аңлатып бетерә алмам.

Бу хәл икенче кичне дә кабатланды. Теге иблис чибәре килеп кереп миңа массаж ясап әвәли башлагач, сизәм, кичә моңа минем белән булу бик ошаган ахры. Миннән турыдан-туры сорый:

– Я картлач, бүген теләгең бармы? – ди.

Мин инде ботларын тоткалап:

– Кичә нык итеп әвәләгәнсең. Теләгем бар да ул, рәт чамалы, – дип, уенын-чынын бергә кушып шик белдерәм.

Шайтан кыз көлеп куйды да:

– Иң мөһиме – теләгең булсын, – ди.

Һәм ни гаҗәп, тагы да кичәге хәлләр кабатланмасынмы.

Менә шулай итеп бил-аягымны дәваларга барган җиремнән егерме яшькә яшәрдем.

Илдар Фатыйхович кичә кермәгән иде, бүген кичләтеп яныма кереп утырды. Коньяк шешәсе өстәлгә куеп өлгермәде, шәфкать туташы ике кешелек кичке аш кертеп өстәл әзерләде. Сөйләшә-сөйләшә ашап, бераз кәефләнеп алдык. Дустым үзенең хикәясен дәвам итте:

– Шулай, авылда әтиләргә, туганнарга ярдәмләшеп ятам. Бер көнне таң белән дүрт милиционер килеп, кулларыма богау салып, алып та китте. Бүгенгедәй хәтердә. Әткәй белән әнкәй бусагада басып елашып торып калдылар. Имеш, мин наркотиклар сатканмын. Студентлар арасында наркотик таратып ятканмын. Бүлмәдә тентү булган, анда да ару гына микъдарда наркотик тапканнар.

Шулай минем хәлләр. Миңа хана. Әллә кайдан шаһитлары да килеп чыкты. Хәтта ышанып йөргән дуслар арасында да шаһитлар табылып, миңа каршы дәлилләр китерәләр. Менә сиңа мә!

Ниндидер бер адвокат китереп тактылар. Ни хатын, ни ир дигәндәй, бер ирҗәнкә инде. Үзе туктаусыз тәмәке көйрәтә. Ирләрдән яман. Ышанасыңмы, Бабай, бу үзе миңа ачыктан-ачык тәкъдим ясап болай ди:

– Акчаң юк, кәнишне. Туганнарың да әллә ни ярдәм итә алмый. Шулай булгач, син минем сусавымны басып канәгатьләндерсәң, мөгаен да бер биш елыңны алып ташларга ярдәм итәчәкмен, – ди.

Кыскасы, бу сасы туймас марҗаның да күңелен күрергә туры килде. Үзем куркам. Чөнки ул-бу була калса көчләде дигән гаеп тә тагарга мөмкиннәр. Ә бит үзең теләмәгән хатынның күңелен күрү бик кыен мәсьәлә...

Тикшерүне озакка сузмадылар, суд булды. Прокурор унбиш ел сорады. Белмим теге ирҗәнкәнең ярдәме тидеме, юкмы, әйтә алмыйм. Миңа унөч елны чәпәделәр. Ә котылып чыгуым бик тиз булды. Үзем дә ышанмый торам. Барысы да синнән соң булды. Син кайтып киткәч. Шул атнаны шикелле? Мине каланың бер дәваханәсенә эшкә алып киттеләр. Без дәваханәнең иске җиһазларын сүтеп зонага алып кайтырга тиеш идек. Теш бораулау аппаратлары, тагы шундый аппаратлар инде. Без өч кеше теге станокларны сүтәбез, ә реанимация бүлегендә йөгерешәләр. Имеш, ниндидер бер яшь кенә егет авариягә эләккән. Хәле бик авыр, күп кан югалткан һәм аңа кан кирәк икән. Андый төркемле кан юк ди. Хәтта шәһәрнең үзәк кан саклау бүлегендә дә юк икән андый кан. Ә минем үземнең кан төркемем нәкъ шундый. Янымнан ашыга-ашыга үтеп барган табибка үземнең шундый төркем кан икәнен әйттем. Бу миңа:

– Нигә аны күптән әйтмисең? Әйдә тизрәк реанимация бүлегенә, – ди. Минем пычрак киемдә икәнне күреп, дәвам итә:

– Ә син кем? Кайдан? ди.

Кыскача гына сөйләп бирдем. Безнең сакчы һәм командир кайда торганын күрсәтәм. Бу тегенең янына барды. Нәрсәләрдер сөйләшеп алдылар. Яңадан минем янга икәүләп килделәр. Надзирательгә дә аңлатып бирдем канымның нинди төркемдә икәнен. Шуннан бу мине каты кисәтеп һәм бер солдатны ияртеп теге табиб белән барырга рөхсәт итте.

Аннан инде мине тиз генә юындырып чыгардылар. Тегесен-монысын сораштырдылар. Гепатит, ягъни сары авыруы белән, чихут белән авырмадыңмы диеп сораштылар. Канны алып тикшерделәр. Сакчыны коридорда калдырып, реанимация бүлегендәге теге авыру янына кертеп тә салдылар.

Турыдан-туры теге авыруга кан бирәм. Ә үзем хлорка, йода, спирт исләре иснәп ятам. Нинди таныш исләр. Зонаның санчастендә дә шундый ук исләр. Тик монда ниндидер иреклелек, иркенлектә исләр дә иркен һәм күңелгә рәхәтлек бирә. Кырда матур-матур, сөйкемле шәфкать туташлары, хатын-кыз табиблар бөтерелә. Бер табиб килеп миннән татарча:

– Бу сезнең бертуган энегезме әллә? – ди.

– Юк, күргән кешем дә түгел, – дигән булам. Һәм тегеңә авыз тутырып елмаям. Миңа рәхәт. Татарча сөйләшәм бит. Башкалар безне аңламыйлар да, безнең сөйләшкәнгә колак та салмыйлар. Шундый чибәр хатын миңа игътибар иткәненә чиксез шатланам. Бу минем җавабыма ышанмый.

– Кит, алдашып ятма. Җитмәсә, авыз ерасың, ә туганың авыр хәлдә. Терелеп кеше булуы икеле. Күп кан югалткан. Сез әтиседер, я бик якын туганыгыздыр. Шулкадәр сезгә охшаган. Без сезне күргән көе авыруның абыйсыдыр дип уйладык, – ди.

– Беткәнмени бер-берсенә охшаган кешеләр, – дим.

Үзем теге егеткә карыйм. Чынлап та кәгазь кебек ап-ак йөзе бик тә таныш. Сорашыр идең, булмый. Һушсыз, бик авыр сулап ята. Исем-шәрифләре дә берни әйтми. Дөресе, миңа таныш кеше түгел.

 


Фото: nimamed.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас