Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
16 февраль 2022, 14:19

Флёра ТАРХАНОВА. Кара күңел – кара күмер. Хикәя

Берничә көн үткәч, Галимҗан кинәт кенә буыла-буыла йөткерә башлады. Шәфкать туташын чакыру өчен стенадагы төймәгә басарга күпме генә тырышмасын, хәлсезләнгән кулы төймәгә җитмәде.

Флёра ТАРХАНОВА. Кара күңел – кара күмер. Хикәя
Флёра ТАРХАНОВА. Кара күңел – кара күмер. Хикәя

Көн кичкә авышкач, торып йөри алмаган авырулар палатасына кизү торучы яшь кенә табиб килеп керде. Керү белән, бүлмәдәге матур пәрдә эленгән бердәнбер тәрәзә буендагы күтәртелгән караватта ятучы шактый олы яшьтәге Галимҗан карт янына килде. Янәшәсенә утыргыч куеп, хәлен сорашты, кан басымын, йөрәк тибешен тикшерде.

– Йә, Галимҗан абзый, кәефләрең ничек? Сәламәтләнеп буламы? – диде, елмаеп.

– Булмаган кая, доктор, тиздән йөгереп йөри башлаячакмын, Ходай кушса, дип уйлап ятам әле менә. Сезнең котыгызны алып. Сез бит бу хәлне күз алдына да китерә алмыйсыз. Әйе бит? Ә мин менә китерәм.

– Әгәр дә мәгәр сезнең бу хыял тормышка ашса, дөньякүләм могҗиза булыр иде. Кайберәүләр кебек үз-үзен белештермичә куркуга төшеп ятмавыгызга, әлегә кадәр җор телле, шат күңелле булып калуыгызга рәхмәт, Галимҗан абзый. Акрынлап булса да аякка бассагыз, без дә шат булыр идек.

– Басабыз, Алла боерса, басабыз. Ярдәмегездән генә ташламагыз.

– Кулдан килгәнне эшлибез инде, сездән дә күп нәрсә тора бит. Ярый, Галимҗан абзый, сәламәтләнә күрегез, – диде дә палатадагы башка авырулар янына күчте.

Барысына да тыныч төннәр теләп, чыгу юлына борылгач кына, ишек төбендәге караватта яткан Хәлим янында тукталды табиб. Ул сүзен әйткәнче, Хәлим әллә ничә җөмлә әйтеп ташлады.

– Ник һаман мине иң ахыргы булып карыйсыз? Чыгып киткәндә генә. Мин дә шундый ук авыру лабаса. Галимҗан – һәрвакыт беренче. Аның белән әнә ничек сөйләшәсез! Ә миңа һәрчак бер-ике генә сүз. Дәвалаучы табиб та шулай. Обходны миннән дә башлап китеп була бит югыйсә. Миннән дә шулай сорашыгыз. Минем дә бит хәлемне сөйлисем, тиз арада сәламәтләнеп чыгасым, сезнең җылы мөнәсәбәтегезне тоясым килә. Барыгыз да кимсетергә генә торасыз! – дип, ризасызлыгын белдерде.

– Беркемнең дә сезне кимсетергә уйлаганы юк. Сезнең һәрберегезнең диагнозы, хәле төрлечә. Шуңа күрә хәл белүне кемнән башларга икәнен табиб үзе белә. Монда барыгызга да тигез карыйбыз. Менә бит, юкка борчылып, кан басымыгыз да күтәрелгән, йөрәгегез дә еш тибә. Тынычланыгыз. Йоклар алдыннан болай борчылырга ярамый. Палата табибына әйтермен, обходны иртәгә сездән башлар. Шәфкать туташы хәзер тынычландыра торган дару кертер, шуны эчегез дә тынычлап йоклагыз, – диде табиб.

Барысына да кабат матур төшләр теләп чыгып китте.

Бу сөйләшүне тыңлап торган бүлмәдәге авырулар кәефләре төшеп нәфрәтләнсәләр дә, Хәлимгә каты бәрелмәделәр. Шулай да күңелләренә юшкын утырып калды.

* * *

Даруын эчсә дә, тиз генә йоклап китә алмады Хәлим. «Кара инде нинди гаделсезлек. Галимҗан яктыда, тәрәзә буенда, ә мин караңгы ишек төбендә. Аның янына көн саен өч-дүрт кеше хәл белергә килә, ә минем янга – атнага берәү. Ул әфлисун, банан ашап ята, ә мин каткан ипи кисәге суырып ятам. Табибы да минем белән рәтләп сөйләшми. Шулай булгач, ничек кимсенмисең инде», – дип, кара уйлары белән йөрәген кара күмергә әйләндереп, төне буе үзен үзе ашады Хәлим.

Иртәгесен, йокыларыннан уяну белән, шәфкать туташы, карават башларын күтәртеп, һәрберсен дә аркаларын мендәргә терәп утыртып чыкты. Галимҗан белән матур гына, ягымлы итеп сөйләшүен ишетеп алган Хәлимнең тагын ачуы купты. «Минем белән алай сөйләшми бит, бетчә», – дип уйлап куйды. Ул чыгып киткәч, Хәлим түзмәде:

– Ай-яй, яраталар инде үзеңне, Галимҗан! Монысына кадәр синең белән ушы китеп сөйләшә. Ярый, хәерле булсын, миңа да чират җитәр әле. Син менә берүзең тәрәзәгә карап ятасың, ниләр күрәсең син анда?! Инде ай буе көн яктысы күрми ятам бит. Урам нишли, гөрлиме? Хет син сөйлә, – диде, ачуын яшерергә тырышып.

– И-и, Хәлим, урамдагы хәлләрне күрсәң, исең китәр, – дип җанланып китте Галимҗан. – Мин зәп-зәңгәр күк йөзен, балкып торган кояшны, анда-санда йөзеп йөргән ап-ак болытларны күрәм. Моннан ерак түгел генә урман, аның янында гаҗәеп матур күл дә бар икән. Ә күл өстендә – аккошлар... Нинди матурлык!

Шул көннән башлап Галимҗан көн саен, барысын да шаккатырып, урамда, күктә, агачларда, күлдә нинди үзгәрешләр булуы, күл буенда балыкчыларның эре-эре балыклар тотуы, уйнап йөргән балалар, бер-берләрен назлап йөрүче парлар турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирә торган булды. Чөнки Хәлим генә түгел, башкалар да урамны күрми иде.

Бу могҗизалар турында сөйләгәндә, Хәлимнең эчен мәче тырный иде. «Тәрәзә янында ник ул ята? Буявы кубып беткән иске ишек катында ник мин ятарга тиеш? Кем соң ул? Көн саен табигать хозурында булгач, барыбыздан да алда сәламәтләнеп чыгып та китәр әле. Шаяртып сөйләшүе дә шуннан аның», – дип уйлап, зәһәреннән нишләргә белми иде.

Берничә көн үткәч, Галимҗан кинәт кенә буыла-буыла йөткерә башлады. Шәфкать туташын чакыру өчен стенадагы төймәгә басарга күпме генә тырышмасын, хәлсезләнгән кулы төймәгә җитмәде.

Моны күреп торган Хәлим, буе җитсә дә, үз төймәсенә басмады, табибны чакыртмады. «Үлсә-нитсә, урыны миңа бушар», – дип өметләнде. Бүлмәдәге башка авырулар барысы бергә, стенадагы төймәләренә басып, коридорда шау-шу куптардылар. Тиз арада табиб белән бергә шәфкать туташы йөгереп килеп керде. Әмма Галимҗан карт алар кергәнче үк җан тәслим кылган иде инде. Аны алып китүгә, Хәлим үзен Галимҗан урынына күчерүләрен үтенде. Йөзенә карамыйча гына, бер сүз дә әйтмичә, аны күчереп яткырдылар.

Хәлим, шатланып, тәрәзәгә караган иде, кисәк ачыргаланып кычкырып җибәрде:

– Бу нәрсә?! Тәрәзә күрше бина диварына карый икән бит. Галимҗан сөйләгән урман-күлләр кайда соң?

Шәфкать туташы Хәлимнең әрсезлегенә, әдәпсезлегенә, кара көнчелегенә нәфрәтләнсә дә, сиздермәскә тырышты. Шулай да, кәефсез генә елмаеп:

– Ул бит берни дә күрми иде. Хыялындагысын гына сөйли иде. Сукыр иде ул, сукыр иде, хәле дә соңгы чиктә иде аның, – дип, һәр көн зарланулары, Галимҗанга карата әйткән авыр сүзләре белән җанына тиеп беткән кара күңелле, кара йөрәкле Хәлимгә җирәнгеч караш ташлады да палатадан чыгып китте.

Палатада үлем тынлыгы урнашты.

Фото: cancertherapyadvisor.com

Флёра ТАРХАНОВА. Кара күңел – кара күмер. Хикәя
Флёра ТАРХАНОВА. Кара күңел – кара күмер. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: