Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 февраль 2022, 15:55

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (9)

Вәт шайтан алгыры. Мондый олы яшьтәге апаларга һич кенә дә кагылганым булмады. Мин бит хәзер көн саен булмаса да, атнасына берничә тапкыр Сәбилә белән булам. Һәм миңа бүтәннәр кирәкми.

Менә шулай теге көндәге кебек хуҗабикә чәй әзерли һәм мине аш бүлмәсенә чәйләп алырга чакыра. Өстәл артында минем белән киңәшләшә.

– Хәлимә белән икегезгә өйне һәм Сабинаны ышанып калдырсак ничек булыр икән? – ди.

– Клара ханым, безнең каникул әллә ни озын түгел. Әмма мин ял вакытында бер дәваханәдә әзрәк акча эшләп алырга сөйләшкән идем бит әле. Киемнәремне дә яңартасы бар, – дим, бераз уфтана биреп.

– Риза булсагыз хак ягыннан кайгырмасагыз да була. Дәваханәдә эшләгән чаклы гына булыр. Хәлимә апа белән вәгъдәләштек инде. Ул ризалыгын бирде. Тик йортта берәр ир-ат калсын иде ди. Уйлап карасаң, дөрестән дә шулай. Ә элек йортта эшләп йөргән Лотфулла абый авырып киткән. Ул олы яшьтә бит инде, – ди.

Тиз арада уйлап өлгердем, бу яктан мин отачакмын. Тик авылга кайтып картларга печән әзерләшәсе дә бар. Ул инде авылдагы абый-энеләр бу җәһәттән әтиләргә һич кыенлык китермиләр. Минем шулай икеләнеп утырганны күреп, Клара ханым үзенең сихер көчен куллана да башлады. Елмаеп алдыма ук килеп утырды да, мине кочаклап үбә-үбә:

– Риза бул, кадерлем. Барысы турында да уйладым. Буш булмас. Синең кандидатураңны ирем дә хуплый. Шушы чаклы хуҗалыкны ныклап белмәгән кешегә ышанып калдырып булмый. Ә без сине күптән сынадык. Өй милиция бүлегендәге сак астына куелган куелуын. Шулай да белгән кеше өйгә күз-колак булып торса ышанычлырак.

Минем тәкъдимне кире кагып булашма. Риза бул! Минем хакка, –дип сихри күзләре белән минем күзләремә текәлә. Мин инде сихерләнгәнмен һәм каршы торырлык рәтем юк.

–Ярар, сезнең хакка, – дим.

Шулай килештек...

Гыймран абзый һәм Клара ялга киттеләр. Без Хәлимә апа белән өйгә күз-колак булып Сәбиләне карыйбыз. Карыйбыз дип инде, аның нәрсәсен карыйсың инде. Мин шул иртә-кич барча тәненә массаж ясыйм. Хәлимә апа асларын җыештырып киемнәрен алыштыра. Әйе хәзер массажны көненә ике тапкыр ясыйм, Хәлимә түти безнең өчен кухняда аш-су әзерли, өй җыештыра дигәндәй. Калган көнне үзенең бәйләме белән утыра. Ул оныкларына, кияү-кызларына оек һәм төрле бизәкле свитер-шарфлар бәйли. Мин йорттагы булмаган чүп-чарларны җыйган булам да бакчадагы гөл, помидор-кыяр һәм берничә җимеш агач-куакларына су сибәм, төпләрен йомшарткан булам. Ә калган көнне китап укып телевизор карыйм.

Хәлимә апа гына Кларалар китеп өч көн үтмәде, кайсыдыр кызларына кунакка китеп югалды. Без хәзер Сәбилә белән шушы зур йортта икәү генә. Минем фантазиям чиксез, ул дәшми генә мине күзәтеп ятса да аның белән сөйләшә-сөйләшә аңа күп төрле ысуллар белән массаж ясыйм. Әле кытай-япун массажы, әле тибет массажы. Аллаһка шөкер, бу өлкәдә белем җитәрлек. Рәхмәт тәүге укытучыма. Сәбиләмне төрлечә иркәлим. Һәм без бер-беребез белән аңлашырга да өйрәндек. Әгәр минем массаж ясавым ошамаса, ул күзенең алмасын уңга, сулга еш-еш йөртә. Бу кирәкми дигәнне аңлата. Ә инде канәгать булганда күз кабагын ярым ябып ята. Ярар дигән сүзе, күзен йомып алгандай була. Кай чакны иренен кыбырдатып алгалый. Һәм кил дигәне уң кулының бармакларын селкетергә чамаласа шуннан аңлыйм. Менә шулай аңлашабыз. Хәлимә апа юкта пациентым кырына ятып йоклап та алгалыйм. Сәбилә андый көннәрне күзеннән яшь чыгарып елап та ала. Әллә шатланып, әллә бүтән сәбәп белән, белмәссең. Шул инде, атнага бер тапкыр мунча әзерлим, Хәлимә апа юындыра. Аннан мин аны алып чыгып урынына салам. Хәлимә түти үз яшендәге апаларга һич тә охшамаган. Бик теремек һәм йөгереп йөри. Чагыштырып карасаң, Кларадан биш-алты яшькә генә олырактыр.

Бер көнне шулай өч көнләп югалып торгач, билен шәл белән урап килгән. Үзе бертуктаусыз:

– Уф, билемне кузгаттым әле. Авылга кайтып килгән идек. Шунда апага ярдәм итешәм диеп, он капчыгы күтәргән идем, – ди.

Һәм миңа мунча әзерләргә куша. Мунчаны әзерләү әллә ни түгел. Миче газ белән ягыла. Ярты сәгать тә үтми әзер була. Суы да тиз җылынып, ташы да кыза. Гадәттәгечә тәүдә апам Сәбилә туташны юындырды. Аннан миңа юынып чыгарга кушты. Мин инде соңыннан, иркенләп керергә яратам. Шуңа да апага:

– Иң соңыннан керермен әле, – дим.

Апа миңа өмет һәм ниндидер ымсыну белән карап:

– Мин әзрәк билемне кыздырып алам. Аннан рәхим итеп минем билемә массаж ясарсың әле, Илдар, – ди.

Мин аны-моны уйлап тормый:

– Бил авыртканда күп кешегә җылыту бик килешеп тә бармый, –дим.

– Юк, юк. Миңа килешә. Элек тә билем авыртканда шулай мунчада җылытып, берәрсеннән удыра торган идем. Бик үтенеп сорыйм, бер ун минуттан кереп угаларсың әле,– ди.

– Ярар, мин Сәбилә туташка үлән чәйләре эчерәм дә керермен, – дим.

Ун минут үттеме юкмы белмим. Мунчада тирләтә бит. Җиңелчә генә киенеп барып кердем. Бу өстенә ак япма гына ябынып ах-ух килеп ләүкәдә ята. Һәм минем күңелгә шунда ук шомлы уй килеп керде. Әллә, дип уйлыйм, миннән өмет итеп ята инде бу? – дим. Вәт шайтан алгыры. Мондый олы яшьтәге апаларга һич кенә дә кагылганым булмады. Мин бит хәзер көн саен булмаса да, атнасына берничә тапкыр Сәбилә белән булам. Һәм миңа бүтәннәр кирәкми. Олы яшьтә бит инде бу. Әллә шушы яшьтә дә хатын-кыз ирләр тели микән? Һәм медицинадагы белемем искә төшеп, барча шикләнүләремне бөтенләй сызып ташлады. Әйе, бу яшьтә дә хатыннар бала табарга да сәләтле әле. Аннан соң үземнең тәҗрибәм һәм шушы өлкәдә минем күземне ачып тәүге дәрес бирүче укытучым белән дә икебезнең яшь аермасы бик шактый иде бит.

Мин шул уйлар белән апа кырына ук килдем дә өстенә ябылган япма өстенә кулымны куйдым. Минем кагылудан апам дертләп китте. Күрәсең ,тәненә күптән ирләр кулы кагылганы булмагандыр. Сорыйм:

– Массажны ничек ясарга? Кайсы төре кирәк? Көнчыгыш массажымы, әллә гади, классикмы? дим.

Бу хихылдап көлеп алды да:

– Хатын-кызларга ниндие кирәк инде? Сорап торасың, яса, ниндие хатыннарга ошый, шунысын яса. Синең куллардан ниндиен алсам да риза мин, – ди бу.

Өстендә ябулы япма аша ук сизелеп тора. Апаның фигура-станы кызларга биргесез. Йортта өй эшләре белән булашканда да күренеп тора иде. Эрзинкә галуш кебек җәелмәгән. Матур сакланган. Япманы ачып җибәрдем. Чукынган карчык, шәп-шәрә. Тәннәре мунчада кызышып тирләгәннән алсуланган һәм яшь кызлар тәне кебек шоп-шома, һич бер кимчелек тапмассың.

Моның тәнен үзем дә зур канәгатьләнү белән җайлап кына ышкып уа башладым. Билемне төзәт дигәч, биленнән башладым. Ярар, булгач булсын инде, арка үзәкләрен дә, ботларын да уам. Һәм апамны шулай угалаганда үзем дә сизмәстән мавыгып киттем. Дәртем тулып чайпалып читеннән таша башлады. Ә мин түзәм. Бик шәп массаж ясый торган импортный май белән апаны кыздырам. Ул да минем сыпыру-угалауларымнан ниндидер канәгатьлек белән ах-та ух килә.

Миндә теләк артканнан-арта. Кайда инде баягы кирле-мырлы уйларым. Тизрәк апаны бите белән үземә каратып салып, күкрәкләрен күрәсем килә.

– Әйләнеп ятыгыз, – дим.

Минем сүзгә берсүзсез буйсынып, әйләнеп ятты. Мин инде моңа каты булмасын диеп япманы бөкләп башы астына кыстырырга чамалап башын күтәрәм. Юешләнгән күлмәгем аша күкрәгемә терәлә.

Мин аркасына сузылып яткан апамның гәүдәсен күзем белән өтәм. Ә болай бик тә шәп итеп ята, каһәр суккыры, шайтан карчык. Юк, карчык дисәң нык кимсетү һәм хурлау булыр. Бу дөрес тә түгел. Чөнки Хәлимә апам әле бит-йөз һәм гәүдә матурлыгын ташларга өлгермәгән. Инде җитлегеп җиткән шалкан кебек ак тәнле, тап-таза хатын. Биле дә ул кадәр мичкә кебек киңәймәгән. Тегенди-мондый яшь хатыннарга алыштыргысыз. Мин шул уйлар белән апаның тәннәрен баскалап уарга тотындым. Түшләреннән башлап төшеп киттем, аска таба.

Апам бөтенләй ыңгыраша ук башлады, күрәм күзләрен йомып ук хыялга бирелеп ята. Рәхәт-ләззәттән авызы ук ярым ачылган һәм ярым ачык ирененнән хәтта теле күренеп иреннәрен ялап ала. Боргалана ук башлап, мышнап төште. Аяклары белән үзенә тартып якын ук китерде дә, куллары белән минем изүләре ачылган күлмәгемне салдырып ташлады. Шулай ук ниндидер ач җитезлек һәм комсызлык белән трикомны да шудырып төшерде.

Хәлимә апа һич хәрәкәтсез яткан Сәбилә түгел инде. Шулай ук һич уйламассың да, бу апа өч бала әнисе һәм вакыты үтеп барып, сула башлаган хатын диеп. Ут. Сизелеп тора Тәҗрибәсе бар, әмма ир-ат иркәсен күптән татымаган. Чүлдә адашып сусызлыктан үләр чиккә җиткән мосафир суга ташланган кебек. Тик суга түгел назга, әйе, назга нык сусаган... Хәлимә түтинең билен, мунчада, менә шулай төзәттем...

Тагы бер атнадан Кларалар да ялдан кайтты. Миңа инде, икенче көнне үк рәхмәтләр әйтеп, мул гына акча тоттырдылар. Һәм беренче сентябрьдән яңадан үзләренә килеп Сәбиләгә массаж ясавымны дәвам итүемне үтенделәр. Бигрәк тә Клара ханым кат-кат үтенеп чакырды. Тагы килергә вәгъдәмне биреп, авылга кайтып киттем. Чөнки укулар башланырга тагы егерме көнләп вакыт бар иде.

Шулай әти-әниләргә ярдәм итеп әле утын, әле печән әзерләшәм. Кыскасы, авылда ял итәм...

– Менә шулай, абзый кеше. Бүгенгә җитеп торыр. Калганын иртәгә сөйләрмен, – дип, Илдар үзенең башыннан үткәннәрне сөйли. Матур сөйләде каһәрең. Укыган кешенең, укыган инде. Хатын-кызлар белән ничек чуалганын да әнә нинди матур итеп сөйли белә. Әйтерсең дә бик матур көй көйли. Ә мин аны рәхәтләнеп тыңлыйм.

– Бик кызык һәм мавыктыргыч итеп сөйләдең, – дим.

– Ярар, Харис абзый, без бит бергә зона шулпасын чөмергән кешеләр. Син тегендә мине һәрчак яклаша идең. Шуңа да, Бабай, сине бер ун, унбиш яшькә яшәртеп кайтарам. Җиңги танымый да торыр әле үзеңне. Тик бер үтенечем бар. Кич белән процедура ясарга кергән шәфкать туташына һич карышма. Килештекме? Нәрсә эшләсә дә күзеңне йомып тик ят! – ди.

– Әлбәттә, карышмыйм, хет кисеп алсын. Иң мөһиме, мине аякка бастыр син, Илдар туган, – дим һәм көлешеп алабыз.

– Булыр, аякка басу түгел, йөгереп йөрерсең әле, – ди.

Шулай, саубуллашып чыгып китте.

 


Фото: ganeshhealing.com

 

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (9)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (9)
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: