Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 февраль 2022, 21:16

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (8)

Ул көнне мин кунарга тулай торакка кайтмадым. Ял көне бит. Кларага да куркып торасы түгел. Өй җыештыручы һәм йорт хезмәткәрләре бүген ял итә. Һәм ул төн безнең икебез өчен генә булды.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (8)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (8)

Бу көй тагы да моңлырак, тагы да матуррак чыксын өчен тавышымны бөтенләй әкренәйтеп аңа утырырга кушам һәм бит-каш арасындагы актив нокталарын угалыйм. Яңадан чәч төпләренә кереп бармакларымны анда биетәм. Һәм аның битен үземнең күкрәгемә якын ук китерәм. Үзем дә киеренкелектән һәм хатын-кызларга гына хас тән исеннән исерә башлап тирләп чыктым. Миңа буйсына башлаган фәрештәмне күкрәгемә кысып җилкәсен уам. Аңа үземне иснәргә ирек бирәм. Исәбем буенча мин аңа тәкъдим ясарга тиеш түгел, ул үзе бирелергә тиеш. Мин шуның өчен тырышам. Юк әлегә өлгереп җитмәгән һәм аны кире урынына ипләп кенә яткырам да, муеныннан аскарак төшеп күкрәк тирәсенә массаж ясый башлыйм. Әмма анда ак япма ябылган. Мин түзми кулларымны шунда шудырам. Пациентым бераз боргаланып алды да тынычланды. Мин карашымны аның йөзенә төшерәм. Юк күзләрен ачмый, ә бик тә канәгать булып ләззәтләнеп ята. Мин Клараның кендек тирәләрендә бармакларны биетәм һәм әкрен генә:

– Бавыр, ашказаннарың борчымыймы? – дип пышылдыйм.

– Күпме мине җәфаларга була? Сизеп торам, үзең дә ухылдап төштең бит, – дип, ниндидер бер кыргай җитезлек белән мине кайнар кочагына кыса...

Ул көнне мин кунарга тулай торакка кайтмадым. Ял көне бит. Кларага да куркып торасы түгел. Өй җыештыручы һәм йорт хезмәткәрләре бүген ял итә. Һәм ул төн безнең икебез өчен генә булды. Бу икәү бергә үткәргән вакыт гаҗәеп матур һәм озын иде, шул ук вакытта искиткеч ләззәтле бик кыска төн булды.

Менә җәйге имтиханнар да үтте. Мин күптән Клара ханымнарның йортында үз кешегә әйләндем. Миңа ышаналар, үзем дә аларның ышанычын акларга тырышам. Йортта әле тегесен, әле монысын эшләшәм. Йорттагы хезмәткәренең дә бакчада эшләп йөрүе әзәйде. Әллә авырып тора, әллә бүтән сәбәп белән, сирәк күренә. Ә минем Сәбилә туташым көннән-көн савыгу ягына бара. Матурланып түгәрәкләнде. Элек кесәл сымак тукландыргыч махсус сыекча гына эчсә, хәзер җайлап тамагына сыек боткалар да ашый башлады. Ә теге, Клара ханым белән булган төннән соң, ул мине алдан ук каты кисәтеп куйды. “Ирем өйдә чакта бернинди дә якынлык булырга тиеш түгел. Минем якка хәтта карашыңны да ташлама, ишетсен колагың. Хәлимә апа да шикләнерлек булмасын, кара аны”, – диде. Клара ханыма массажны ясаудан туктамадым. Ул мизгелләр өчен дә мин аңа мең рәхмәтлемен. Һәм үзе дә хәзер элекке кебек ымсындыргыч итеп йөрми. Халат итәкләре ачылып, шәрә ботлары күренеп китми. Киенүе дә гел озын итәкле күлмәкләр. Шулай бер көнне, эшләрне бетереп кайтырга дип кузгалгач, бу мине туктатып кухняга чәй өстәленә чакыра. Үзе миңа чәй әзерли һәм сүз башлап:

– Илдар туганым (туганым ди) без Гимран белән бер айга Мисырга ялга җыенабыз. Элекке елларда да бардык. Андый чакларда кызыбызны дәваханәгә урнаштыра торган идек. Менә быел аптырабрак торабыз әле. Сезнең тырышлыгыгыз һәм шифалы кулларыгыз аркасында Сабинага күзгә күренеп төс керде, тулыланды, – ди.

Тулыланып китте, дигән сүздән, мин дертләп киттем. Ярый әле Клара ханым сизмәде. Ул борылып шкафтан ниндидер тәм-томнар ала иде. Чөнки мин бит Сәбилә туташ белән күптәннән бергә. Үзем дә битләрем кызарып киткәнен сизеп торам. Әйе Сәбилә туташ белән мин бергә яшибез дияргә булыр иде. Тик ул һаман комадан чыга гына алмый...

Ул көнне шулай ук ял көне иде. Тышта гүләтеп яз котырына. Өй җыештыручы да йорт алды хезмәткәренең дә бүген ял көннәре. Ә хуҗабикә мине Сәбилә кырында үземне генә калдырып, ниндидер йомыш белән иптәш хатыннарына кунакка чыгып китте. Ә мин караватта хәрәкәтсез яткан Сәбиләгә массаж ясыйм. Менә аның кендек асларына да төшеп җиттем. Ни булса шул була. Әнисенә, я булмаса башка кешегә зарлана да, сөйли дә алмый. Кинәт берәрсе кереп минем бу оятсыз эшемне күреп калырлар дип куркасы да юк. Өйдә авыру белән мин генә. Сизеп торам, минем массаж аңа бик ошый. Шулай массаж ясауны җайлап боты төбенә ук күчердем, комачауламасын өчен эчке киемен дә төшерәм. Бу хәлдән үзем дә бик зур канәгатьлек кичереп ләззәтләнәм. Теге кем әйтмешли, тәмле итеп саташып, күкнең җиденче катында очам. Минем барча игътибарым, зиһенем һәм барча сизү әгъзаларым бармак очларыма күчкән. Барча тәннәрен үбәм. Шушы хәлләр мине бөтенләй тилертте. Сәбиләдән оялып торасы түгел бит. Ул бу хәлләрне бик аңлап та бетермидер әле. Ә миңа коточкыч кәеф-ләззәт. Наркотиклардан кәефләнгәннәргә аптырыйм һәм мин аларны аңламыйм. Дөньяда иң шәп, иң көчле һәм файдалы наркотик ул хатын-кыз тәне.

Күренеп тора, минем шулай кыргыйланып аны иркәләвем Сәбиләмә дә ошый. Шулкадәрле ләззәтле дулкынланып котыруымны җиңә алмыйм...

Ни булса да булды инде, аның кулларын алып үземне кочаклатам. Үзем дә Сәбиләнең мине шулай итеп кочаклавын телим.

Аннан соң да әле Сәбиләне озак итеп барча тәненнән үбеп иркәләдем. Ул да тирләп чыкты. Тын алулары, йөрәк тибешләре күкерәк читлеген ватып чыгардай булып тибә...

Ә иң гаҗәбе соңрак булды. Хуҗабикә кайтты, кухняда чәй әзерли. Мин кайтып китәргә җыенам. Шунда Сәбилә туташка карыйм, күзләре ачык, бу янына чакыргандай итеп япма өстендә хәрәкәтсез яткан кулының бер-ике бармагын селкетә. Янына килдем. Нәрсәдер әйтергә чамалап иренен кыбырдата. Колагымны авызына якын ук китерәм һәм бу ишетелер-ишетелмәс кенә миңа нәрсәдер әйтә кебек. Ишетелми. Нәрсә әйтергә чамалый бу дип ирененә якын ук иеләм. Иелү генә түгел, бөтенләй терәлдем шикелле. Ә ул битемнән үбеп алмасынмы. Юк үпмәде шикелле, иренен кымтып куйдымы, әллә ялап алдымы? Шулай кебек. Менә сиңа мә. Үзенең күзеннән яшь бөртекләре тәгәрәп чыкты. Мин дә аны жәллим һәм бераз гына куркам. Әллә миңа ачуланып елый. Әллә алган ләззәте өчен мина рәхмәтләрен белдерә. Һәм дә мин бераз гына шүрлим дә. Аягына басып, сөйләшә башлап бу турыда әтиләренә әйтсә? Ни булса шул була. Түзмәдем, иелеп ирененнән тагы суырып үбеп алдым һәм җиңел сулап куйдым. Чөнки ул да миңа җавап итеп иреннәрен кыбырдата. Ышаныч кешене алга этәрә, яшәтә. Миндә дә ниндидер ышаныч туды, сатмаячак. Тереләчәк! Һичшиксез, тереләчәк!

 


Фото: chtivopro.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: