Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 февраль 2022, 15:55

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (7)

Мин инде өйләнмәгән булсам да хатын-кыз затына тәҗрибәм шактый.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (7)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (7)

Йокы бүлмәсе ару иркен генә икән. Уртада дүрт кеше сузылып ятса да сыярлык зур, агачтан, бик зәвыклы бизәкләр белән эшләнгән карават. Караватның ике як ягында ике торшер һәм ике тумбочка. Берсенең өстендә гәзит-журнал һәм берничә китап ята. Арада АиФ гәзите дә бар. Әдәби китаплар да күренә. Хуҗалар күп укырга ярата, күрәсең. Телевизор да эленеп тора. Тагы да диварларда төрле зурлыктагы рәсемнәр һәм берничә зурайтылган фотосурәт тә тора. Берничәсендә Сәбиләнең мәктәптә укып йөргән чагындагы фотосурәт. Тәрәз төбендә мин белмәгән бик матур чәчкәле ике гөл утыра. Ишек белән тәрәзәгә бик зур һәм матур штор-чыбылдык эленгән. Залда торган зур гына хуҗа кешенең портретының бәләкәй күчермәсе монда да эленеп тора. Минем бу портретка карап аптырабрак торганымны күреп Клара ханым:

– Ирем Гыймран, – ди.

– Таныдым инде. Яшьрәк чагындадыр, болай бик җитди итеп төшергәннәр. Яхшы эшләнгән, – дим. Һәм сүзне икенчегә борып: –Әгәр ирегез кайтып керсә? Сез йоклый торган ятакта минем массаж ясаганны күреп бәреп үтерергә дә күп сорамас, – дип хуҗабикәнең сихерле зәңгәр күзләренә карыйм. Мин үземнең күп мәгънә салынган сорауга җавап алыр өчен карашымны аның төпсез күзләреннән ала алмыйм. Минем караш торган саен комсызлана һәм артык әрсезләнә барып аның түшләренә күчә. Минем бу карашымны ул да сизә. Йөзенә алсулык йөгерә һәм ярым шаяруга күчә. Серле елмаеп:

– Зыян юк. Бердән ул Мәскәүдә, чираттагы ниндидер киңәшмәгә китте. Атна буе шунда булачак. Ә инде кайтып кергән очракта да, массаж остасы куелган чикне үтеп чыкмас дип ышанабыз, – ди.

Мин инде өйләнмәгән булсам да хатын-кыз затына тәҗрибәм шактый. Клараның уратып, уратып төртелүен һәм кайда таба авышканын шунда ук чамаладым. Иң мөһиме – ул үзе риза булып минем кул астына ята. Ярар, матур хатыннар теләге безнең өчен закон. Һәм мин барча тәҗрибә, белем, осталыгымны туплап эшкә керешәм.

Тәүдә үк чамаладым. Бу зур караватта массаж ясавы ифрат та кыен булачак. Тәрәзә буендагы өстәлгә карыйм, анысы бераз кыска. Ярар, ни булса да була, тәпәш булса да караватта ясарга булдым.

– Чишенә торыгыз. Мин Сәбилә бүлмәсеннән майларны алып керим. Сезгә нәрсә мае белән ясарга?

– Кайсысы әйбәтрәк?

– Кайсысы әйбәт дип ни, барысы да яхшы. Әмма мин сезгә зәйтүн мае белән ясар идем. Чөнки аның исе бик юк. Кеше арасына чыккан кешегә анысы әйбәт, – дидем дә, авыру бүлмәсенә чыгып киттем.

Кире кергәндә Клара ханым караватка капланып яткан. Күкрәктән алып ботларына чаклы өстенә япма белән ябынган. Һәм болай ятуы мине, киресенчә, ныграк котырта. Мин массаж ясауны җайлап кына аяк бармакларыннан башладым. Матур хатыннарның аяк бармакларына чаклы матур инде. Тәүдә үк аларны берәм-берәм уып йомшартам. Үзем эчтән генә: ”Илдар ашыкма, ашыкма. Тәмле кәнфитне җайлап суырсаң гына тәмен ныклап татырга була. Мондый кәнфитне шатор-шотыр чәйнәп ашаудан ләззәте бик аз, ә озак итеп суырсаң, тәме дә озаккарак сузыла. Шул тәгълимәтне истә тотып, эшне аяк бармакларыннан башладым. Җайлап-җайлап массаж ясый-ясый тәне буйлап кырмыскадай өскә үрмәлим. Мин әйтерсең дә бик мавыктыргыч китап укыйм. Мондый шома, ымсындыргыч тәнле хатын-кызларга массаж ясап, кагылырга бик сирәк туры килде. Гадәттә, массаж ясатырга гел олы яшьтәге карчык-корчыклар ярата.

Бот һәм аяк тирәләрендә озак кына булаштым. Әле аерып, әле өскәрәк күтәрә биреп һәм тезләреннән бөкләп тә массаж ясыйм. Мине ымсындырган урын бер карыштан да якынрак һәм аның өсте япма белән капланган. Түздем, тагы да өскәрәк менмәдем. Һәм япманы әйбәтләбрәк япкан булып япма астына күз салам. Юк, бөтенләй шәрә түгел икән. Тар гына булса да юктан бар, дигәндәй бизәкле бер нәрсә шәйләп алдым. Кырда торган икенче япманы алып кызарган һәм кызышкан аяк-ботларын ябып куйдым. Кул бармакларымны ял иттереп бер берсенә уыштырам да, хәзер инде массажның икенче өлешен башлыйм. Тәүдә җилкә һәм муеннарын, аннан чәч араларында бармакны йөртеп аларны кытыклап чыгам. Бер карасаң, мин әйтерсең дә бик тәҗрибәле камыр әвәләп бавырсак пешерүче. Ә икенче карасаң яңа гына өйрәнеп килүче гармунчы. Һәм мин тырыша-тырыша гармун телләре буйлап бармакларымны йөртәм. Күңелгә сеңеп калган бик тә моңлы, матур көйне чыгарыр өчен кирәкле телне эзлим. Әле бер телгә басам, әле икенчесенә-өченчесенә шудырам. Мин шулай итеп аның ияк асларын, муенындагы кан тамыр-сеңерләрен барлыйм. Һәм мин бу фәрештәнең тән матурлыгына түзә алмый җай гына бик моңлы булырга тырышып:

– Ай янында якты йолдыз

Минем йолдызым гына, – дип, моңаеп та алам. Бу дәшми. Әмма сизеп торам, йөрәк тибеше ешайды. Сулыш алуы да тирәнәя төште. Һәм вакыт-вакыт тирән итеп тын алып та куя.

Чалкан ятарга кушам. Клара мин әйткәнне үтәп чалкан төшеп ята. Сиземлим, тәүге минутлардагы кебек дертләп тормый һәм тулы күкрәкләрен дә алай ук яшерми. Киеренкелек юк дияргә була. Күкрәк япмасы астыннан тулы күкрәкләре тагы да ныграк тулышканы сизелә. Күкрәк һәм корсак асларын да баштагы кебек җентекләп ябып тормады. Чалкан төшеп ятты да күзләрен йомды. Аһ бу хатын-кыз матурлыгы! Күпме ир-атның башын әйләндереп, башын ашады. Мин дә башымны югалтыр дәрәҗәгә җитеп көй чыгарам. Галәм көе, тормыш көе. Мин инде хәзер тәҗрибәле музыкант һәм мин пианист. Клараның нәфис тәнендә бармакларымны җитез биетәм. Ә кайбер өлешендә бармакларымны бөтенләй әкренәйтеп көй темпын салмакландырып аны сузам.. сузам һәм тагы да ныграк сузарга тырышам. Минем кул астымда яткан фәрештә тәненең тагы да тирәнрәк катламнарына тәэсир итәр өчен, көйнең бас өлешенә күчәм. Әле генә курайда дала көйләрен чыгарган булсам, кинәт шул даланың кылганнарын тапап чапкан атлар өере чабышкан көйне күз алдыма китереп альт скрипкада уйныйм да туктап калам. Һәм кинәттән генә органга күчәм. Орган ул төрле зурлыктагы һәм төрле тавышлы меңәрләгән курай. Аны аңлар өчен тыңлап карарга кирәк. Хатын-кызларның чын тән матурлыгын татыр өчен минем кебек шул тәнне тоеп, бармаклар белән капшап көй чыгарырга өйрәнергә кирәк. Ә инде бу җәһәттән миңа җиткән кеше юк. Шуннан инде мин оркестр тәлинкәләренә сугып алам, я булмаса барабан кагып, контрабаста ритм уйныйм. Бу музыка минем йөрәккә ятышлы. Һәм мин дөньямны онытып уйныйм да уйныйм. Минем үземә бу көй бик тә, бик тә ошый. Мин аны гомеремнең соңгы минутларына чаклы тыңларга әзермен.

 


Фото: revauae.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: