Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 февраль 2022, 10:55

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (6)

Миңа ни, нәрсә инде? Теге, эш бара, контора яза дигәндәй. Йөри бирәм. Көндә сәгать-сәгать ярым вакытымны бүлеп барып массаж ясыйм. Әйбәт түлиләр.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (6)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (6)

Бүген массажны барча гәүдәсенә ясамадым. Җиңелчә генә аяк-кулларын һәм бармакларын гына яхшылап угаладым.

Менә шулай итеп мин ничектер бу йортка ныклап тартылып, ияләшеп киттем. Авыру кызларыннан бигрәк мине хуҗабикәнең чибәрлеге үзенә тарта. Аннан ниндидер сихри нур бөркелә. Һәм минем бу тарту көченә каршы торырлык рәтем калмады. Бер якшәмбе көнне мине йорт хуҗасы белән таныштырдылар. Ул хуҗабикәдән күпкә олы күренә. Түрә кешенең, түрә инде, сөйләшүеннән үк күренеп тора. Ә чамалавым буенча йорттагы идарә дилбегәсен Клара ханым үз кулында тота. Йорт хуҗасы кызының хәлен белешә. Тегесен-монысын сораштыра. Сабина кызының аякка басуына берәр төрле өмет итәргә буламы дип кызыксына. Шулай өстәл артында кичке ашны ашап утырабыз. Өстәл минем бу йорт хуҗасы белән танышу уңаеннан оештырылды. Элегрәк тә кайчак мине чәй табынына чакыргалыйлар иде. Ә бүгенге табын шул танышу хөрмәтеннән. Хуҗа миңа ниндидер бик кыйммәтле шәраб тәкъдим итә. Беләм мин түрәләрне. Чит кешене кыйммәтле шәраб-коньяк белән сыйлап, аннан ачыктан-ачык сөйләшкән булып сынарга яратканнарын. Бу аларның һәрчак үз нәтиҗәсен бирә торган алымнары. Сыйны итагатьле генә кире кагам. Ә хуҗа кеше үзе бер бокалны салып куйды. Әзрәк кызып алгач, үзенең дә авыл малае икәнен, нефть институтын тәмамлавын сөйләп алды. Хуҗа күңеленә хуш килгәнменме, юкмы, анысын белмәдем. Әмма кызына шулай ярдәм иткән өчен үзе дә минем үтенечләремне үтәргә әзер икәнен белдерде.

Мин инде тыңлаучан һәм үрнәкле студент, тәҗрибәле массаж ясаучы оста ролендә кызларының хәлен бәян итәм.

– Сәбиләнең, – дим, – күзгә күренеп хәле яхшыра бара.

Хуҗа мине дөресләргә тырышып.

– Сабина. Безнең кызыбыз Сәбилә түгел. Сабина, – ди.

Мин инде үз чиратымда:

– Әйе, мин беләм. Авылда минем бәләкәй сеңелем Сәбилә исемле. Шуңа да мин кызыгызны Сәбилә дип йөртәм. Авыру кызыгыз белән чын күңелдән сөйләшергә кирәк. Ишетәме ул, юкмы, аңлыймы, аңламыймы, аның белән сөйләшергә кирәк. Бу аның баш мие эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Ә минем фикеремчә, Сәбилә барысын да ишетә һәм аңлый. Мин кызыгыз белән сөйләшкәндә үземнең бертуган сеңелем белән сөйләшкән кебек итеп чын күңелдән сөйләшәм. Ә Сабина исемле кыз белән алай сөйләшә дә, серләшә дә алмыйм. Авыруның киләчәге һәм сәламәтлеге хакына бу хәл өчен мине гафу итәрсез дип уйлыйм. Мин аны телисезме, теләмисезме сез юкта Сәбилә дип дәшәчәкмен, – дим. Һәм тегеләрнең бер-берсенә ялт-йолт карашып алуларын күрмәмешкә салышып, сүземне дәвам итәм:

– Һәр кешенең эчке мин-мине бар. Аны күбебез белмибез, сизмибез дә. Менә шул эчке мин дигән төшенчә, кайчакны без кушкан исемне кабул итмәскә мөмкин. Гади итеп әйтсәк, исеме җисеменә туры килмәскә мөмкин. Моннан эчке киеренкелек барлыкка килә һәм кеше авырый башлый. Яки эчке мин, кушылган исемгә каршы тора, аны кабул итми. Кеше хастага әйләнә. Безнең авылда Инзирә исемле кыз бар иде. Ул әле дә исән. Тик исеме генә бүтән. Менә шул кыз укырга төшәр алдыннан авырып китте. Авыруы нәрсә? Барча тәнен миң басты. Битенә карарга куркыныч. Миң өстенә миң үсә башлады. Кыз бала бит. Кайларга гына йөртмәделәр, кемнәргә генә күрсәтмәделәр. Юк, бер файдасы да тимәде. Уфага чаклы алып бардылар. Анда миңнәрен кисеп алырга кирәк, операциягә ике айдан килерсез дип кайтарганнар. Менә шул җәйне, бу бала капка төбендә уйнап йөргәндә үтеп баручы бер мосафир бабай күреп кала. Инзирәдән кайда яшәгәнен сораша. Бала үзләренең йортына күрсәтә. Бабай кызны ияртеп боларга барып керә һәм әйтә:

– Кызыгыз харап булмасын дисәгез, тиз арада исемен алыштырыгыз, – ди. Һәм өстәп: – Рөхсәт итсәгез, исемен үзем хәзер үк куша алам, – ди.

Болар ризалаша. Мосафир бабай тәһарәт алыр өчен су әзерләп бирүләрен үтенә. Тәһарәт алгач, барча шартына китереп, азан әйтеп Инзирәгә икенче – Миңлегөл дигән исем куша. Менә шулай, бабайны чәй эчереп, хәерләрен биреп озаталар. Ә инде бер атна үтми Инзирәнең, ягъни яңа исемле Миңлегөлнең битендәге миңнәре коела башлый. Ай дигәндә тәнендәге берсе өстенә берсе үскән миңнәрнең эзе дә калмый, – дип, хикәямне тәмамлыйм.

Хуҗа инде тамак кыргалап утырды да:

– Без инде атеист кешеләр. Әбиләр һәм өшкерүчеләргә ышанмыйбыз. Һәм кызыбызның исемен алыштырырга да җыенмыйбыз. Безгә ул Сабина. Һәм без аны шушы исем белән атап йөртәчәкбез, – ди.

Мин инде сүзне башкача сузып тормадым. Шушы коргаксыган агачны хәтерләткән йорт хуҗасына ачуым килә башлады. Саруым кайнауны басарга тырышам. Һәм сүземне бөтенләй икенче якка борып дәвам итәм:

– Элек күзен ярым ачык, ярым йомык хәлдә тотса, хәзер керфекләрен ачкалап ала. Ул гына да түгел, кушсам, бик кыенлык белән, күз алмаларын минем бармакка ияреп уңга-сулга йөртергә чамалый. Аннан да бигрәк, аркасындагы күп ятудан уелган җәрәхәтләре күптән төзәлде. Ул җәрәхәтләр яңадан булмасын өчен массаж процедураларын бүлмәскә һәм көн саен ясарга кирәк. Сәбиләнең (Сабина димим) йөзендә, әнисе бүлмәгә килеп кергәндә, елмаю чаткыларын сиземләргә була, – дим.

Хуҗа сораулы карашын хатынына ташлый. Һәм Клара ханым да минем сүзләремне җөпләп:

– Әйе, әйе. Мин сиңа сөйләгән идем дә инде. Мин бүлмәсенә барып кергәнне әллә кайдан сиземләп тора, – ди.

Мин саруым кайнавын хуҗага сиздермәскә була, ягымлы булырга тырышам. Бик мәслихәт кенә ашап-сыйланып алдык. Юк, хуҗа кеше Клара ханымга бөтенләй туры килми. Аңа бу чибәр бичә тиеш тә түгел. Шушы уйларымнан арынырга була, иртәгәсе эш-мәшәкать, дәресләр турында уйларга тырышып:

– Иртәгә мине көтмәгез, килә алмыйм. Дәресләр күп, әзерләнергә кирәк. Ә менә иртәгә соңга, яки берсекөнгә, әлбәттә, киләчәкмен, – дидем һәм рәхмәтләр әйтеп, гафу үтенеп, урынымнан тордым.

Клара ханым:

– Ярар, ярар. Без бик риза, – ди.

Хуҗа да минем белән саубуллашты.

Миңа ни, нәрсә инде? Теге, эш бара, контора яза дигәндәй. Йөри бирәм. Көндә сәгать-сәгать ярым вакытымны бүлеп барып массаж ясыйм. Әйбәт түлиләр. Егетләр белән элеваторда вагон төяү, я булмаса пристаньдә баржа бушату түгел. Анда 7-8 сәгать, ягъни төн буе иллешәр килолы капчыклар ташып та, акчаны бүлешкәч унар сум гына тия. Җитмәсә, студент дип тә тормыйлар, балаң юклыкка налог тотып калалар. Ә монда сәгать ярымга ун тәңкә. Массаж ясауны капчык ташу белән чагыштырып булмый.

Беренче килгән көннән соң берәр айлап вакыт үткәч, бер көнне Клара ханым кайтырга җыенган чагымда, күзләремә туры карарга тырышып һәм кыенсынган кебегрәк итеп:

– Кыен булса да сорыйм әле. Менә мине ара-тирә баш авырту өянәге борчый. Шуның белән җәфаланам. Кулларым да ойый. Массаж ясасаң файдасы тияр микән? Вакытыгыз булса дим инде. Һич икеләнмәгез, хакын аерым түләрбез, – ди, минем күзләремнән күзен алмыйча.

Мин теге тәүге көнне үк Клара ханымның тезеннән тотып, аркасыннан сыпыруымны һәм мунчада аның үтәкүренмәле халаты аша күренгән тәннәре турында күпме төннәр йокысыз уйлап яткан чакларым хисапсыз булуын уйлап куйдым. Шул күренешләрдән ирләргә генә хас булган ләззәт-рәхәтлек кичерүемне искә төшереп алам. Һәм бу бик тә чибәр ханымның шәрә тәненә тагы да кагыла алу мөмкинлеген уйлыйм. Әмма бу тәкъдимгә битараф икәнемне күрсәтергә тырышып:

– Файдасы тими калмас. Тик бер-ике генә сеанстан нәтиҗәсе ныклы күренмәс. Шуңа да тулы, ягъни ун мәртәбә ясасак, яхшырак булыр, – дим

Беләм бит инде хатын-кызның ир-ат сөйләшкәндәге интонация һәм күз карашыннан күп нәрсә аңлап, нәрсә уйлаганнарына чаклы чамалаганнарын. Шуңа да аңа карамаска тырышам. Өстәл өстендәге массаж майларын шкафка урнаштыра-урнаштыра, һәм тимерне кызуында сук дигәндәгечә:

– Бер килгәч, бүген үк башласак та була. Тик авыру янында кирәкмәс иде. Аңа массаждан соң тынычлап ятса яхшырак булыр, – дим, үзем Клара ханымга кагылып, аңа массаж ясау ләззәтен уйлыйм. Һәм ничегрәк массаж ясаячагымны күз алдыма китерәм. Бу уйлардан үзем дә сизмәстән ирлегем шайтаны котыра башлый.

– Әлбәттә, бу бүлмәдә уңайсыз булачак. Әйдәгез, безнең йокы бүлмәсенә, – ди бу.

 


Фото: apriltime.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: