Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 февраль 2022, 19:27

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Ковид. Хикәя (2)

– Әнкәй, хәлләр ничек? – диде Гөлдинә, сүзне нидән башларга белми. Шунда ана, кызының күзләрендәге мөлдерәп чыгарга торган яшьне күреп, барын да аңлагандай булды. – Нәрсә, атагызмы? – дип кенә әйтә алды ул. Авып китәм дигәндә, Илгиз кияве күтәреп алып, өйгә алып керде.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Ковид. Хикәя (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Ковид. Хикәя (2)

“Оныкларыбыз килгәндә иркенләп уйнарлык булсын”, – дигән иде өйне төзегәндә Мөхәммәте. Моңа кадәр аның бик олы икәне сизелмәгән кебек иде дә, берүзе калгач аңлады ул өйнең дә зур икәнен, ялгызлыкның да ни икәнен. Биредәге бушлык ялгызлыкны тагын да көчәйткән кебек тоелды. Ә төннәрен аеруча шомлы, күп вакыт күзенә йокы кермичә, йөреп чыкты ул карты хастаханәгә киткәч. Ходай ярдәм бирсен икән ялгызларга. Инде бүген соңгы тапкыр төнне берүзе уздырачагын уйлап, шатланып куйды Маһирә карчык, иртәгә янында карты булачак ич.

Гадәттәгечә, догаларын укып, йокылы-уяулы уздырды бу төнне. Иртә таңнан торып, ашын салды, бәлешен эшләп куйды. Картына, кайткач бераз хәл алырга дип, чиста урын-җирен хәстәрләде. Күңелендә гел бер теләк – терелә генә күрсен иде Мөхәммәте, өрмәгән җиргә дә утыртмас иде. Инде төш тә авышты, әлләничә тапкыр капка төбенә дә чыгып керде. Карты авырганнан бирле койма аша гына хәл белешкән күршесе белән дә сөйләшергә өлгерде, тик шәһәрдән кайтучылар гына һаман күренми иде. Шулай гаҗизлектән арлы-бирле йөренгәндә капка тавышы ишетелгәндәй булды. Каршыларга атылып чыккан карчыкның, өйгә кызы белән кияве кереп ятканын күреп, күңеле шомланып куйды.

– Әнкәй, хәлләр ничек? – диде Гөлдинә, сүзне нидән башларга белми.

Шунда ана, кызының күзләрендәге мөлдерәп чыгарга торган яшьне күреп, барын да аңлагандай булды.

– Нәрсә, атагызмы? – дип кенә әйтә алды ул.

Авып китәм дигәндә, Илгиз кияве күтәреп алып, өйгә алып керде. Гөлдинә тиз генә үзе белән алып килгән йөрәк даруын суга кушып, әнкәсенә эчәргә ярдәм итте.

– Әнкәй, бирешмә инде, нишлисең, гомере беткәндер. Инде хастаханәдән чыга дип торганда, хәле кинәт катлауланып киткән. Бу каһәр суккан авыруның нинди борылыш алырын табиблар үзләре дә белеп бетерми, күрәсең, саклап калалмаганнар. Салават абыйның сиңа шылтыратырга кыюлыгы җитмәгән, безгә хәбәр итте. Алар озакламый кайтып җитәләр, безгә зиратка барырга кирәк.

– Нигә зиратка? Атагызны өйгә алып кайтмыйлармыни?

– Юк шул, әнкәй, йогышлы авыру дип, рөхсәт итмиләр. Зиратта без барысын да әзерләттек, хәзер шунда гына озатып калабыз инде.

–  Их, кеше мәрхүм булсын да, аны соңгы юлга гомер иткән нигезеннән озата алма инде! Җинаятьче түгел лә ул. Кеше үтергән кешене дә алай итмиләр!

Әнкәләренең моңарчы бер дә болай дөньясын каһәрләп сүгенгәнен ишетмәгәнгә, эндәшмәүне хуп күрде Гөлдинә. Йөрәк ярсуы шулай гына басылса ярар иде дә.

Алар барганда зиратка шактый кеше җыелган иде. Шәһәрдән әтиләрен озата кайткан кызы Сәлимә белән улы Салават каршы килеп, сүзсез генә әниләрен иңнәреннән кочып алды.

– Гафу ит инде, әнкәй, әткәйне саклый алмадык, – диде Салават әнисе алдында үзе гаепле кебек.

– Юк, юк, улым, сез берегез дә гаепле түгел. Шул афәт йотты атагызны. Инде калганнарга ходай исәнлек бирсен, – диде ана, балалыры алдында тирән кайгысын эченә йотарга тырышып. Бу минутларда барсына да үтә авыр икәнен аңлый иде ул.

Картым белән бәхилләшеп калырга кирәк бит, – дип, әллә ничек киенгән ят кешеләр уратып алган табутка таба бара башлаган иде, “Аңа якын килергә ярамый”, – дип улы Салават туктаткач, түзә алмады Маһирә карчык, баскан урынында сыгылып төште, “Синсез ничек яшим соң!” – дип елый башлады.

Шул арада бер читтә торган “Ашыгыч ярдәм” машинасыннан махсус киемдәге медицина туташы йөгереп килеп, аны машинага алып барырга кушты, тиз генә тынычландыра торган укол да ясап өлгерде. Бу күренешнең шаһите булган авыл кешеләре берчә Мөхәммәт агаларын кызганып пышылдашса, берчә Маһирә карчыкны кызганып елый иде. Зират тирәсендәге моңа кадәр күрелмәгәнчә шомлы күренештән кешеләрнең йөзләренә гаҗәпләнү һәм курку тойгылары бәреп чыккан. Мәетне мөселман гадәте буенча ак кафенгә төреп озата, табут эчендә аның ни рәвешле ятканын да күрә алмау бигрәк аяныч иде. Менә нинди авыр хәл, бу каһәр суккан таҗлы вирустан чынлап бик нык сакланырга кирәк икән!

Мәрхүмне җирләү эшләре тәмамлангач, авыл мулласы зират капкасы буенда аның хөрмәтенә Ясин чыкты һәм Коръән укыды.

– Инде кабер янына керергә ярыйдыр бит? – дип телгә килде Маһирә карчык. – Картым белән бәхилләшмәдек бит әле.

Ай-һай, бу минутларның авырлыгын ничек кенә аңлатырга? Ни дияргә инде? Мулла аңлый карчыкның хәлен, әгәр рөхсәт итмәсәләр, йөрәгендә гомерлек төен калачак.

– Ярый, Маһирә кордаш, бар кабере янына картыңның, туйганчы сөйләшеп чык, – диде ул, балаларына күз йөртеп.

Озак кына торды карчык картының кабере янында. Хәлсез куллары белән кабер өстендәге балчыкны тигезләгәндәй итте, күп итеп салынган чәчкә бәйләмнәренә кагылып алды.“Әй, картыкаем, дөньялыкта гел бергә идек. Менә ничек килеп чыкты, соңгы юлга үзем кадерләп озата да, бәхилләшә дә алмадык. Ярый, рәнҗепләр ятма, калганнарга фатихаңны биреп кит”, – дип шыбырдый иде аның иреннәре.

(Автор стиле сакланды.)

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Ковид. Хикәя (2)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Ковид. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: