Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 февраль 2022, 22:35

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (5)

Куып чыгаралар икән, чыгарсыннар, дип уйлыйм эчтән генә. Бөтенләй бетеренеп, шыр сөяккә калган кызларына массаж ясыйсым килеп тормый әле. Туры килгәндә хет шушы чибәр ханымның тез башын тотып булса да үземне юатыйм.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (5)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (5)

Шул сүзләрдән соң йомшак кына итеп сул кулым белән Клара ханымның калтыраныбрак торган аркасыннан сыпырып алдым. Аннан ипләп кенә уң кулымны аның мине ымсындырып торган тезенә куйдым. Бу минем кулымны алып ташламады, миннән читсенеп читкә тартылып утырмады. Һәм сүземне дәвам итеп:

– Миңа ышанмыйсыз икән, һич кенә дә үпкәләми кайтып китәргә мөмкинмен. Бер тамчы да үпкәм юк. Һәрбер ата-ананың баласы өчен борчылуы табигый. Дөресен әйтергә кирәк, кызыгызның хәле шәптән түгел, – дип тегенең тез башын әз генә кыса бирдем дә аркасыннан тагы сыпырып алдым.

Куып чыгаралар икән, чыгарсыннар, дип уйлыйм эчтән генә. Бөтенләй бетеренеп, шыр сөяккә калган кызларына массаж ясыйсым килеп тормый әле. Туры килгәндә хет шушы чибәр ханымның тез башын тотып булса да үземне юатыйм. Клара ханым үзенең тезеннән чак кына өстәрәк яткан кулымны үзенең нәфис кулы белән сыпырып куйды да, кинәт кенә үксеп, бите белән кулбашыма капланып елап җибәрде.

– Гафу итегез! Мин бит әни кеше. Чит егет алдында кызымның шәрә ятуын күргәч йөрәгем әрнеп китте. Бигрәк тә сезнең кебек чибәр егет алдында. Сезнең табиб икәнегезне дә онытып җибәрдем. Безнең бердәнбер кызыбыз. Ни эшлисең, Ходай шулай кушкандыр инде...

Ханым, бераз елап күңелен бушаткач, тынычлана төште. Минем кулны тезе өстеннән шудырып төшерде дә читкәрәк тартылып утырды. Халат кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күзләрен сөртте.

– Йомшаклыгым өчен гафу итегез. Гафу итегез! Мин бит иртә кияүгә чыктым. Шушы кызымны нык кыенлык белән таптым. Кызым өчен кайгырып үлемнән чак калдым. Шуннан соң бик озак авырдым. Иремә рәхмәт, ул барысын да күтәрде. Үзем генә булсам мин тормышта яшәрлек түгел идем. Табиблар башкача балагыз булмый, диделәр. Тәүге һәм соңгысы булгангамы, барча мәхәббәтебезне Сабина кызыбызга юнәлттек. Ул бик иркә һәм акыллы, тыныч бала булып үсте. Безнең барча өметебез, барча шатлыгыбыз ул булды. Яхшы укыды. Мәктәпне бетергәч, сез укыган медицина институтына укырга керде. Тик язмыш дигән нәрсә безнең шатлыктан көнләште булса кирәк. Менә бит нәрсә булып бетте, – дип, ханым тагы битен кулъяулыгы белән каплап елап алды.

Кайгысын бөтенләй чит кеше – миңа сөйләүдән, күрәсең, ниндидер җиңеллек алды шикелле. Хәзер инде тәмам тынычланып:

– Кәҗә бәрәне түгел бит. Үз балабыз. Юньсез киңәшләр бирүчеләр дә җитәрлек. Имеш, терелмәс. Юкка үзегезне этлисез. Гарипләр йортына тапшырыгыз диючеләр дә булгалады. Юк инде! Ни күрсәк тә, кызыбызны ташламыйбыз. Сез минем бу кыланышларымны, бу холкымны гафу итегез. Моннан соң бу кыланышларым кабатланмас. Терелмәс икәнен беләбез. Шулай да теге, халкыбыз әйтмешли, өметсез – шайтан, диләр.

Мин Клара ханымны тагы да тынычландырам.

– Белеп булмый, унар ел комада ятып аякка баскан авырулар турында медицинада мәгълүмат бик күп. Сез барысы да уңай буласына ышанырга тиеш. Сез әни кеше.

– И...и... бик тә ышанасы килә дә бит. Белмим шул белмим.

Чибәр, сылу хатын кырында аны юатып утыру күңелгә ягымлы булса да, мин төп вазыйфамны онытмый урынымнан торып авыру бүлмәсенә үтәм. Клара ханым уфтана-уфтана минем арттан иярә. Күрәм, бездән караватта кырын һәм бик уңайсыз, мин әйтер идем, килбәтсез ятып калган авыру корсагына яткан. Әллә шул якка авып төшкәнме? Мин моны күңелемә генә салып куйдым. Минем арттан ияреп кергән Клара ханым бу хәлгә игътибар да итмәде шикелле. Килеп кызын яратып алды да, өстенә ак япманы яба-яба миннән:

– Сезгә нинди ярдәм кирәк? Хәлимәне чакырырга түгелме? – дип сорый.

– Юк, тик миңа авыруның амбулатор картасын алып кайта алган булсагыз, шуны гына бирегез,– дим.

– Әйе, әйе, онытып торам, – дип, халат кесәсенә бөкләп салынган ару калын гына амбулатор картаны миңа тоттырды. Мин инде бүленгән эшемне дәвам итеп дарулар шкафыннан уелган тирегә сөртә торган дарулар алып авыруның җәрәхәтләрен эшкәртә башладым. Минем эшемне күзәтеп торган ханым түзмичә тагы яшьләренә буылып чыгып китте.

Сәбиләне ипләп корсагына әйләндереп салдым. Һәм бая бүленгән сүзләремне тезә башладым.

– Түзәсең инде, Сәбилә туташ, түзәсең. Берничә көннән җәрәхәтләрең кул белән сыпырып алган кебек булыр, – дим.

Җәрәхәтләрне эшкәрткәннән соң җайлап кына барча тәненә массаж ясарга тотындым. Бу процедура күптән эшләнмәгәнгә, массажны әйтүем, җай гына һәм йомшак итеп эшләргә тырышам. Үзем барча осталыгымны җыеп авыруга төрле хикәят-тарихлар сөйлим. Аяк бармакларыннан алып аркасы буйлап, чәч төпләренә чаклы массаж ясап чыктым. Авыруның тәне күзгә күренеп алсуланып матураеп китте. Хәтта колак артларына чаклы тирләп чыкты.

Бүгенгә минем эш бетте. Авыруның уелган урыннарын ачык калдырып, башка җирләрен җылы итеп төреп корсагына яткан килеш калдырдым. Әнисен чакырып: бер өч сәгатьтән соң башын икенче яккарак борып, кул-аякларын ничегрәк бөкләп хәрәкәтләндереп алырга да, ничегрәк уңайлап салырга кирәген өйрәтеп, кайтып киттем.

Үзем белән авыруның амбулатор карточкасын да алдым. Кайткач карап чыгарга уйладым. Тик кайда ул аны карап торырга. Иртәгәге практик дәресләргә әзерләнәсе бар. Озакламый имтиханнар, зачетлар башланырга тора. Шулар турында исемә төшкәч, юкка ризалаштым, дигән уй әледән-әле күңелемне кыра. Барысына да ничек өлгерергә?

Икенче көнне соң гына бушый алдым һәм теге йортка барыргамы, бармаскамы дигән сорау белән көрәшә башладым. Бүлмәдәге егетләр әле кайтып җитмәгәннәр. Алар кайтуга берәр нәрсә әзерләп куйыйм дип, бәрәңге кыздырырга утырттым. Ашарга пешкәнче Сәбиләнең амбулатор картасын өйрәнергә тотындым. Әллә ни юк та. Гап-гади кыз булып үскән. Бөтен прививка-мазарлары да вакытында эшләнгән. Бала чагында авыруның ни икәнен дә белмәгән. Һәм барча язмалар да моннан ел ярым элегрәк языла башлаган. Аның унсигез яше дә күптән түгел генә тулган икән. Шушында язылган язмаларны укыгач, булмаса, барып килим янына, үзен бүген ничек тоя икән дигән уй ныклап башыма кереп утырды. Шулай итеп, барырга кирәк дигән уем җиңеп чыкты. Һәм мин иртәгәге дәресләргә кайткач та әзерләнеп өлгерә алам бит дигән фикер белән үземне юатып, чыгып киттем.

Көн кичкә авышкан булса да капканы кичәге йорт җыештыручы ир ачты. Минем белән бик җылы гына исәнләшеп хәлемне сорашты. Мин дә итагатьле булырга тырышып, аның хәл-әхвәлен сорашкан булам. Шулай кырыннан үтеп киттем. Бу кеше мине тоткарлап та, сорашып та тормады.

Авыруны тагы да җентекләп карап чыктым. Аркасындагы һәм янбашларындагы җәрәхәтләрен тикшердем. Сүл агуы туктап кипшенгән. Спиртлы мамык белән җәрәхәт кырларын сөртеп алдым. Мамык шунда ук керләнде. Һәм мин, кырымда әле тегесен сораштырган булып, әле бу киңәш белән кырымда уралган Клара ханымнан:

– Мунча кайчан керттегез? дим.

Бу миңа аптырабрак карап торды да:

– Мунча керткән юк. Теге шәфкать туташы, барча тәнен махсус спиртлы эретмә белән атна саен чистартып тора иде ди.

– Ярар, алайса, иртәгә булдыра алсагыз, яхшы итеп мунча ягарсыз да кызыгызны юындырырга кирәк булыр. Тәннәре нык керләнгән. Таза тәнгә ясалган массажның файдасы да ныграк була, – дидем.

Шулай сөйләштек. Һәм мин Сәбиләгә кичәге кебек ягымлы һәм шат булырга тырышып, барча тәненә массаж ясадым. Эшне бетереп кайтып киттем.

Икенче көнне минем килүемне мунча әзерләп көтеп торалар иде. Клара ханым миннән төрле киңәшләр сорый. Авыруны ничегрәк юындырсаң яхшырак булыр икән дип сораша. Белгәннәрем белән уртаклашам. Ярый мунчалары өй кырында ук. Һәм мунчага барыр өчен өйдән чыгарга да кирәкми. Коридорның икенче башындагы ишектән генә керергә кирәк икән. Ни каталка, ни носилка юк. Шуңа да авыруны мунчага үзем күтәреп алып барып ләүкәгә яткырдым.

– Үзегез юындырыгыз. Яшь баланы коендырган кебек. Колак һәм танау тишекләренә бик су кертергә тырышмагыз. Юындырып беткәч әйтерсез. Кереп алырмын, – дип мунчадан чыгып киттем. Ярты сәгатьләп вакыт үттеме-юкмы, Клара ханым ишекне ачып миңа эндәште. Мунчага килеп керәм һәм минем барча игътибарымны хуҗабикә үзенә җәлеп итә. Чөнки аның өстендәге бизәкле юка халаты суланып тәненә ябышкан. Җитмәсә, суланудан үтә күренмәлегә әйләнеп, аның барча тәнен минем күз алдымда ап-ачык күрсәтеп тора. Ханым минем комсыз, шул ук вакытта соклану катыш кызыксыну карашымны сизеп, югалып калды. Өстен нәрсә белән капларга да белми. Аптырагач, арты белән борылып басты. Ә инде ханым арт яктан караганда тагы да кызыграк, тагы да ымсындыргычрак. Авыруны күтәреп алыр өчен хуҗа хатынның биленнән тотып сак кына читкә этәм. Юк, минем кулыма да сукмады, читкә дә сикермәде. Минем тотынуымнан дертләп кенә куйды. Ансыз да кызарган йөзе пешкән алма төсле булды. Әйе, чибәр хатын, сүз дә юк. Ул буй-сын, ул нәзек кенә бил дисеңме. Ә инде күкрәге... Ярым ачык халатыннан менә килеп чыгам, менә чыгып китәм дип, ымсындырып, миңа омтылган төсле. Ләүкә өстендә авыру кызы ятмаса, һичшиксез, кочаклап алып ләүкә өстенә сузып салыр идем. Үземне шул адымнан көчкә тыеп, япма белән төрелгән җип-җиңел Сәбиләне алып чыгып урынына салдым.

 


Фото: kaplya-morya.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: