Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 февраль 2022, 21:20

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Ковид. Хикәя (1)

Медицина тикшерүләре картта таҗлы вирус авыруы булуын, йөрәк чиренең шуның аркасында катлауланып китүен ачыклады... Әткәләре авырып киткәч, Гөлдинә дә кайгырмады түгел, кайгырды. Шушы афәт чыкканнан бирле аларның авылында гына да күпме кешенең гомере вакытсыз өзелде...

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Ковид. Хикәя (1)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Ковид. Хикәя (1)

Әнкәй, әткәйне иртәгә хастаханәдән чыгаралар, авылга алып кайтабыз”, – дип, шәһәрдә яшәүче улы шылтыраткач, Маһирә карчык шатлыгыннан нишләргә дә белми, беразга югалып калды. Ниһаять, көткән көне дә җитте, карты терелеп өйгә кайтачак, димәк.

Нинди зур куаныч! Ай буе күпме борчылулар, күпме йокысыз төннәр кичерде ул. Карты авырып киткәч, яшәүнең яме, ашының тәме калмады. Ярты гасыр бергә гомер иткән җан яртысын югалтудан куркып, ниләр генә уйлап бетермәде. Кинәт кенә йөрәк өянәге булган иде Мөхәммәтенә. Башта район хастаханәсенә салганнар иде дә, хәле бер дә җиңеләймәгәч, шәһәрдә зур гына урында эшләгән улы Салават әткәсен кичекмәстән шәһәр хастаханәсенә күчертте. Анда төрлечә үткәрелгән медицина тикшерүләре картта таҗлы вирус авыруы булуын, йөрәк чиренең шуның аркасында катлауланып китүен ачыклады. Шулай итеп, Мөхәммәт картның гомере кыл өстендә калган иде. Әнә бит, табиблар, рәхмәт яугырлары, аны аякка бастырганнар.

Беразга дулкынланудан югалып калса да, Мөхәммәтенең өйгә кайтачагын ишеткәч, иңеннән авыр йөк төшкәндәй, тәне җиңеләеп киткән Маһирә карчык шунда ук йорт эшләрен хәстәрләргә тотынды. Кәефе юклыктан ай буе кулы тимәгән өйне җыештырырга, гөлләргә су сибәргә, кунаклар кайтуга тәмле ашлар әзерләргә кирәген уйлап, телефоннан авылдагы кызы Гөлдинәгә шылтыратты. Әтиләрендә йогышлы авыру барлыгы ачыклангач, карантинга куелган әнкәсе янына керергә ярамаганлыктан, кирәк әйберләрен ишек төбенә китереп китү белән чикләнеп, зар-интизар булган иде Гөлдинә. Ярый ла кесә телефоны бар, көнгә әллә ничә мәртәбә сөйләшеп алгач, күңел тынычланып тора. Әле әнисе шылтыраткач, озак көттермәде, килеп тә җитте.

Өч бала тудырып үстерделәр Маһирә белән Мөхәммәт. Өлкән кызлары Сәлимә белән Салават уллары гаиләләре белән шәһәрдә төпләнде, төпчек кызлары Гөлдинә исә, бәхетләренә каршы, авылда калуны хуп күрде, хуҗалыкта хисапчы булып эшли. Кияүләре Илгиз дә бик миһербанлы бала, бригадирмы шунда, бүлекчә җитәкчесе диләрме хәзер, тырышып эшләп йөргән көне. Күптән түгел генә яңа йорт җиткереп чыктылар, ике балалары үсеп килә.

– Менә бит, әнкәй, ничек хафаланган идең, әткәй терелеп кайта, Аллаһыга шөкер, – диде, куанычы белән уртаклашып, Гөлдинә.

– Мин әйткәнгә колак салса, чирләми иде ул, карт сантый. Ни дип көн саен клуб юлын таптарга иде аңа? Эшкә бара диярсең, – диде Маһирә карчык, һаман картын авырудан саклап кала алмавы өчен үзен гаепле санагандай.

Әткәләре авырып киткәч, Гөлдинә дә кайгырмады түгел, кайгырды. Шушы афәт чыкканнан бирле аларның авылында гына да күпме кешенең гомере вакытсыз өзелде. Өстәвенә, шәһәрдә вафат булып кайтучы авылдашлары өстәлә, зиратта каберләр саны артканнан арта. Бик аяныч күренеш, күңелне шомландырып тик тора.

Мөхәммәт картның да ни рәвешле авырып китүен исләми калдылар. Йогышлы авыру турында хәбәр таралып, саклану чаралары хакында кисәтүләр башлангач, Маһирә картын өйдән чыгармаска тырышкан иде дә бит, тегесе тыңламады.

Әйткәндәй, авыл картларының соңгы елларда үзләренә күрә бер кызык гадәтләре барлыкка килгән иде. Кышын булмасын, җәен булмасын, көн саен иртәнге якта кояш чыгып, бераз күтәрелүгә очрашып, гапьләшергә күнегеп киткәннәр иде. Көннәр җылы вакытта авыл мәдәният йорты алдында үсеп утырган агачлар астына үзләре ясап куйган эскәмиягә, көннәр салкынайгач, мәдәният йорты фойесына кереп, кара-каршы тезелешеп утыралар да, башта ил буенча яңалыкларны барлыйлар, аннары авылныкына күчәләр. Кайвакыт бу сөйләшү шулкадәр кызу төс ала, хәтта ки бәхәсләшеп, үпкәләшеп тә бетәләр. Әмма икенче көнне шул ук вакытта, шул ук урында картлар тагын җыелган була. Менә шунда кемнең бармый каласы килсен соң? Барды инде Мөхәммәт, чир йогар дип уйламады. Аннары, татар тотып карамый ышанмый, дигәндәй, баштагы чорда кешеләр ул авыруның нинди куркыныч икәнен күз алдына китереп тә бетерми иде.

Шулай сөйләшә-сөйләшә аналы-кызлы әткәләрен, олы кунак көткәндәй, каршыларга әзерләнә башладылар. Әти-әнисенең тигез булуына эченнән генә сөенеп йөри иде әле Гөлдинә. Моңа кадәр алар балаларына бер дә авырлыкларын салмый, чөкердәшеп кенә яшиләр иде ич.

Әткәләре Мөхәммәт авырып китеп, озаклап хастаханәдә яткач, әнкәләрен алыштырып куйгандай булды. Берничек тә көен табып булмый карчыкның, картын сөйләп, елап тик утыра. Гомер буе тату, тигез мәхәббәттә яшәүнең середер бу. Пар аккошлардай дип, шундый парларга әйтәләрдер. Хәлбуки, әти-әниләре бер-берсен тыңлашып, шатлык-кайгыларны уртак итеп яшәгәнлектән, балалаларның гаиләдә ызгыш-талаш дигән әйберне күргәннәре булмады. Әнкәләре гомер буе авыл кибетендә сатучы, әткәләре колхозда – әле бригадир, әле – ферма мөдире, соңгы елларда машина-трактор мастерское мөдире булып эшләде. Көннәр буе эштән кайтып керә алмаган ата-ананың балалары ничек булсын инде, әлбәттә, кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп, бер-берсен карашып үстеләр. Иркәлеккә вакыт калмагангадыр, тәртипле, тәүфыйклы булдылар. Ата-ана йортында алар хәзер көтеп алган кунак кына дисәң дә ярый.

Шулай да Гөлдинәгә бирегә ешрак килергә туры килә, әнисенең буыннары бик сызлый, аз гына эшләсә дә, авыртынырга тотына. Шулай булмый соң, нинди елларда эшләде ич ул авыл кибетендә. Яшьрәк чагында бинада бигрәк суык була торган иде. Күпме товар салкында бозылып гамәлдән чыккандыр, әмма ни өчендер кибет мичен төзәттереп, утын китертеп ягуны оештыручы юк иде. Хәзерге кибетләр белән чагыштырып, ул дәверләрнең җир белән күк арасыдай булуын исенә төшерсә, Маһирә карчык үзе дә аптырап куя. Элекке кулланучылар җәмгыяте дип йөртелгән оешма җитәкчелегенең бу хакта уйламавына җавап табалмый. Ә бит эш сәгатендә өшесәләр дә сатучыларга салкын кибетне бикләп китәргә ярамый иде. Аяк-кулларың сызламый, нишләсен инде.

Бераздан өй дә җыештырылды, бәлешкә ит тә туралды, пирог пешерергә камыр да куелды, гомумән, йортка җан кергәндәй булды. Гөлдинә, ягарга әзер булсын дип, мунчага суларын салып куйды да, үзләренә кайтып китте.

Маһирә карчык, кызын озаткач, ялан кадәр зал ягына чыгып, бераз бүлмә эченә карап торды...

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

 

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Ковид. Хикәя (1)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Ковид. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: