Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
6 февраль 2022, 23:24

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (4)

ул-бармакларым җылынгач, Сәбиләнең ярым ябык күз кабакларын бармакларым белән сак кына ябам да әзрәк торгач ачып карыйм. Күз карасы яктыга бер бәләкәйләнеп, бер зураеп алды. Әһә, яктыга реакциясе бар. Монысы яхшы билге. Бу миндә ниндидер ышаныч уятты.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (4)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (4)

Клара Галиевна мине авыру белән кыскача гына таныштырып алды. Бу аларның бердәнбер кызлары икән. Һәм ул машинасы белән авариягә эләгеп шушы хәлгә төшкән. Менә инде икенче ел ята икән. Көнаралаш килеп массаж ясый торган шәфкать туташы каядыр ялга киткән икән. Шуңа да мине чакырганнар. Безнең курсның кураторы мине бик мактап, безнең институтта теләсә нинди экстра класс массажистларны алыштырырлык бер студент бар дигән, Сөйләшеп карармын, ризалаштырып булса инде. Чөнки аның бик бай һәм билгеле үз клиентлары бар дип әйткән икән.

Мине шулай мактауларыннан күңелем күтәрелеп китте. Чынлап та әллә ни бай клиентларым булмаса да, институттагы берничә профессор һәм профессоршаларга массажлар ясаштырам. Билгеле, алар инде әллә ни түләп бармасалар да кайбер имтиханнарда минем тотлыгуыма күз йомып, уңай билгеләр куялар.

Мин Клара Галиевадан авыру тарихы язылган карточканы сорыйм. Ул инде миңа бераз аптырап карады да:

– Кызымның карточкасы поликлиникада инде. Кирәккәндә я кызыбызны дәваханәгә салгалаган чакларда шуннан барып алабыз. Сездән танып булмый инде, ирем белән ялга барган чакларда кызыбызны шул вакытка дәваханәгә салып торабыз. Үзебез юкта аны монда кем карый инде. Өй җыештыручы килеп-китеп кенә йөри, – ди.

– Ярар, ничек булуына карамастан миңа авыруның тарихы белән танышырга кирәк, – дим, тәҗрибәле табибларга охшатырга тырышып. Клара Галиевнага минем үтенечем ошап куйды шикелле. Ул инде:

– Мин такси белән барып килермен. Хәзер такси чакыртам, – дип, коридорга чыгып китте.

Мин дә аның артыннан ук чыгып:

– Кулны кайда чайкап алырга була икән? Минем өчен аерым тастымал, аерым сабын булса яхшы булыр иде, – дим. Килештереп, шартына китерергә тырышам инде.

– Әлбәттә, әлбәттә. Хәлимә, менә табибка ванна бүлмәсен күрсәт тә, аерым сөлге алып бир. Ул сөлгене кызым яткан бүлмәгә ук кертеп куярсың. Бүтәннәр тиярлек булмасын. Сабынны да аерым бир, – дип, әле генә үз бүлмәсеннән килеп чыккан өй җыештыручыга күрсәтмәләр бирде һәм телефонга барып тотынды. Мин теге җитез генә атлаган апага иярдем. Кулны чайкап кире авыру кыз ягына үтәм. Авыруны карар алдыннан әзрәк бүлмәне җилләтеп алдым. Үзем авыру белән сөйләшә-сөйләшә шкафтагы, тумбочкадагы төрле даруларны тикшерәм.

– Сабина туташ! Исемең шулаймы? Әйе, исемең бик матур. Шулай булуга карамастан, мин сине Сәбилә дип йөртәчәкмен. Син каршы түгелсеңдер бит? Әлбәттә, син каршы түгелсең. Мин тәүдә үк шулай булырына ышанган идем. Чөнки минем сиңа охшаган Сәбилә дигән сеңелем бар. Ул да шулай синең кебек бик матур. Тик чәче генә синекеннән озынрак. Зыян юк, терелгәч синеке дә үсәр әле. Менә шулай, Сәбилә туташ. Әзрәк һава алышынсын. Хәзер синең белән ныклап танышыйк инде, – дип, әйтеп тә бетермәдем, ишек ачылып Хәлимә түтинең башы күренде. Ул инде берчә кызыксынып, берчә аптырап миңа карады да:

– Әллә чынлап та авыру белән сөйләшәсез инде? Ул бит бөтенләй сөйләшү түгел, күзен дә ача алмый, – ди.

Мин инде нык ышанычлы һәм күтәренке кәеф белән:

– Һе... Сез моны миңа әйтәсезме? – дим, үзем җавабын да көтеп тормый:

– Без моннан да начар, бөтенләй бетеренгән авыруларны да күргән бар. Безнең куллар аша үткәннәр терелеп сөйләшү генә түгел, азактан биеп йөриләр. Күреп торыгыз, Сәбилә белән дә шулай булачагын сезгә исбатлап күрсәтәчәкбез. Шулаймы, Сәбилә? Әлбәттә, шулай. Әнә Сәбилә шулай икәнен белгертеп, керфекләрен селкетә һәм елмаеп җибәрде, – дим. Шулай диюгә Хәлимә түти ышанмый авыруга карый. Тик аңа Сәбиләнең йөзе күренми. Ишек кире ябыла. Сизеп торам, ишек артында минем бушка ләчтит сатканны тыңлап тора. Ярар, торсын әйдә. Күрәсең, хуҗабикә миңа күз-колак булырга кушкан. Һәм мин яңадан Сәбилә белән сөйләшергә тотынам:

– Ярар, бүлмәне әзрәк җилләттек. Хәзер яныңа киләм.

Һәм кырдагы урындык алып Сәбиләгә якын ук килеп утырдым да:

– Әйдә, алдан ук килешеп куйыйк. Син савыгып килүче авыру. Мин бик тә тәҗрибәле доктор, доктор гына да түгел, ә бик тәҗрибәле профессор. Бик карт кешемен. Һәм миннән оялып, ятсынып торырга кирәкми. Килештекме? Әйе, килештек, менә монысы иң мөһиме. Минем алда оялу дигән нәрсәне оныт! Медицинада чир дигән нәрсә бар, ә оят дигән нәрсә юк.

Мин шулай сөйләнә-сөйләнә кулларымны, учларымны бер-берсенә ышкып җылытам. Суык кул белән тәнгә тотыну сәламәт кешегә дә чирканыч, шуңа да кул-бармакларымны ышкыйм. Кул-бармакларым җылынгач, Сәбиләнең ярым ябык күз кабакларын бармакларым белән сак кына ябам да әзрәк торгач ачып карыйм. Күз карасы яктыга бер бәләкәйләнеп, бер зураеп алды. Әһә, яктыга реакциясе бар. Монысы яхшы билге. Бу миндә ниндидер ышаныч уятты. Әнисе һәм теге ишек артында безне тыңлап торган Хәлимә түтинең бүлмәдә юклыгыннан файдаланып, сак кына юрганны күтәрәм.

– О-о, сез бик тә зифа буйлы икәнсез. Мөгаен, исән чагыгызда байтак егетләрнең һушын алып, башларын әйләндергәнсездер? Шулай шул һәм мин моңа ышанам. Элгәре күргән булсам, мин дә сезгә гашыйк булыр идем. Сез әле дә бик сылу күренәсез, – дим, монысын инде ишек артындагы колак ишетмәслек итеп әйтергә тырышам.

Чынлап та, Сәбилә буй-сыны белән бик чибәр күренә. Тик бик ябыккан һәм кояш күрмәгәннән тәне ап-пак. Теге, кем әйтмешли, базда яктылык күрми үскән бәрәңге үсентесе кебек. Аяклары да төп-төз. Әйтәм бит, нык ябыккан. Тиресе үтә күренмәле кебек. Күрәсең, байтактан юындырмаганга охшаган. Танауга ниндидер төче, тәмсез ис тә килеп бәрелде. Шулай булуына карамастан, мин һаман авыруны мактап, шаяртып аның белән сөйләшәм. Өстенә юка гына халат кидергәннәр. Күкрәк капламасы да, эчке штаны да юк.

Мин ипләп кенә Сәбиләне уң як кырына әйләндереп яткырам. Авыру әзрәк ыңгырашып куйган кебек булды. Миңа генә шулай тоелдымы? Халатын күтәреп карыйм. Я Ходай, туташның калак сөяге һәм ике яклап оча сөяге турысыннан тиреләре уелган икән. Монда таза кешенең дә тиресе уелыр. Кайсының башына җитеп авыруның астына клеенка җәеп куйган диген. Мин ачуым килеп кызның астындагы клеенканы тартып алып идәнгә очырдым. Барып дарулар торган шкафны актара башладым. Ачуымны басарга тырышып, Сәбилә белән һаман сөйләшкән булам.

– Хәзер бу уелган урыннарны да дәваларбыз. Бер ике-өч көннән эзе дә калмас, – дим.

Озак ятудан уелган тәнгә сөртә торган май яки берәр эретмә булмасмы дип барча булган даруларны барлап караштырам. Шул чакны бүлмәгә кулына кызының амбулатор картасын тотып Клара ханым килеп керде. Караватта бөтенләй шәрә яткан кызын күреп:

– Сез нәрсә, сез нәрсә? Кызымны бөтенләй шәрә калдыргансыз. Сезгә оят түгелме? Кыз бала бит. Ул бернәрсә дә сизми дип уйламагыз. Сизә ул. Барсын да аңлый. Җиткән кыз бит. Әле кияүгә дә чыгарга өлгермәгән. Егетләр белән юньләп үбешкәне дә юктыр әле. Ә сез кызымны шәп-шәрә калдыргансыз! – дип тавышын күтәрә биреп мине шелтәләргә тотынды.

Мин ачуым кабара башлап аңа борылып карадым. Авыру яткан бүлмәдә үк әнисе белән сүзгә керәсем килмәде. Ипләп кенә кырына килеп бастым да, саруым кайнауны ялган елмаю астына яшереп, беләгеннән тоттым. Һәм ишеккә таба башым белән ишарәләп чыгу ягына атладым. Бу, күрәсең, ишектән үзен чыгарып җибәрә инде дип уйлап, минем кулдан ычкынырга ынтылып куйды. Юк, мин аны чыгарып җибәрергә уйламадым да. Ишектән иң тәүдә үзем чыктым. Коридорда торган креслога көчләп дигәндәй утырттым. Үзем дә аның кырына ук терәлеп утырдым. Клара ханым үзе дә бик чибәр һәм үзеннән сизелер-сизелмәс мин белмәгән бик тә тәмле ислемай исе килә. Мөгаен, бик кыйммәтле хушбуйдыр. Аның беләгеннән тотуым һәм шундый да тәмле, ир-атның шайтанын котырта алырлык хуш исләреннән ачуым тәмам басылды. Күреп торам, ханым миңа һаман шикләнеп һәм ачу белән карый. Мин ничек тә йомшаграк булырга тырышып һәм кешенең үзәгенә үтәрлек итеп сүземне башлыйм. Юкка гына психология укытмадылар бит, минем ул фәннән “бишле” иде. Мин бит унны гына бетереп институтка кергән бала-чага түгелмен. Минем җилкәдә медколледжның дүрт елы белән өстәп биш ел эш тәҗрибәм бар. Армияне исәпләп тә тормыйм. Анда да тәүдә санчастә аннан госпителәдә эшләп хезмәт иттем. Ә инде массаж ясап төрле авыруларны үз күзем белән күреп, үз кулымнан үткәргәннәрне санап бетерерлек тә түгел. Әйтәм бит ике ел Армия сафында массаж ясап туеп беттем. Туганнарын, якыннарын кайгырып уфтанып утырган хатыннарны тынычландыра гына беләм. Ул яктан тәҗрибә зур.

– Клара ханым. Сез бу егет, шәрә хатын-кыз күргәне юктыр, шуңа күрә кызымны шәрә тәненә карап ләззәтләнәдер дип уйлыйсызмы? Әйе, кызыгыз сәләмәт чагында сезнең кебек бик тә чибәр булгандыр. (Сезнең кебек сүзенә басым ясыйм) Ул чагын күргәнем булмады. Әмма сез яңгылышасыз. Мин сезнең кызыгыздан да матуррак кызларның җинси органнарына операция ясаган чакларда асиссент булганым бар. Массаж ясауларымны санап бетергесез. Бу яктан сезнең кызыгызга һич бер кызыксынуым юк. Сәбилә кызыгыз шундый хәлгә төшкән икән, аны яхшылап дәваларга кирәк. Югыйсә калак сөякләре астында һәм янбашларындагы тиреләренә чаклы уелып төшкән. Җитмәсә астына клеенка җәеп куйгансыз. Әгәренки минем дәвалау ысулым охшамаса һәм мин әйткән күрсәтмәләр үтәлмәсә, мин нәрсә эшләргә тиеш? Мондый чакта миңа борылып кайтып китәргә генә кала.

 


Фото: lorlor.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: