Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 февраль 2022, 21:27

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (3)

Һәм минем исемә келт итеп зонада утырган чаклар искә килеп төште. Бәй бу теге Массажор түгелме соң? Шул бит! Каһәрең суккыры! Хәтереңне тычкан кимергән нәрсә.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (3)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть (3)

Табиб китте, ә мин уйга калдым. Дәвалаганы өчен күпме алыр икән? Үз клиникасына дәваларга салгач түләү хакы да артачак бит. Ашау ягы ничегрәк икән? Ярый да бит бик кыйммәт булмаса. Мине шундый уйлар борчый. Җитмәсә, район дәваханәсеннән юллама да алып тормадым. Ярар, ничек булса да була инде. Тизрәк аякка гына бастырсын. Медицина полисын да сорап тормадылар. Мин тагы изрәп йоклап киткәнмен. Авырту басылды. Һәм мин ишек ачылган тавышка күзләремне ачам. Бер шәфкать туташы миңа төшке аш алып кергән. Тәгәрмәчле бәләкәйрәк өстәлгә барчасын да тезеп утыртты. Мин шәфкать туташыннан җайлап кына сораштырам.

– Сездә гел шулай яхшы һәм мул ашаталармы?

Бу миңа елмаебрак карап:

– Юк, бу ризыкларны сезнең өчен күрше ашханәдән китерттеләр.

– Башка дәваланучыларга да шуннан китерәләрме, – дип, һаман да төбенә тоз коям.

Бу миңа аптырап карап торды да:

– Башка дәваланучылар, гомумән, монда кунмыйлар. Бу безнең кунакханә бүлмәсе. Читтән һәм башкаладан килгән кунаклар өчен, Илдар Фатыховичның арып киткәндә кереп ял итеп ала торган бүлмәсе. Гафу итегез! Бер урынсызрак сорау бирсәм буламы? Ә сез безнең шефка кем буласыз?

Мин үз чиратымда аптырабрак:

– Мин аңа беркем дә түгелмен. Шундый-шундый районнан килдем, – дим.

Мин инде төшке ашны ашап алдым. Һәм ашарга керткән туташ табак-савытларны җыештыра-җыештыра:

– Ә бит без сезне Илдар Фатыховичның берәр туганы дип уйладык. Чөнки барыбызны да аптыратып сезне чиратсыз кабул итте. Сезне шушы бүлмәгә кертте. Әле бер дәваланучыны да болай хөрмәтләгәне юк иде. Кем булуына карамастан ул барча авыруларга да тигез карый һәм гадел мөнәсәбәттә. Ә сезгә аерым хөрмәт күрсәтә, – ди.

Шәфкать туташы чыгып китте, ә мин уйга калдым. Табиб мине берәр туганы, я булмаса берәр якташы белән бутагандыр. Һич исемә төшерә алмыйм. Зиһенем җитми. Аяк, бил сызлавым басылган саен кәефем яхшыра бара, инде торып басарга чамалыйм. Бот төбендәге буын бераз авыртуын авырта, әмма элекке кебек түгел. Атлап карыйм. Һәм менә гаҗәп – атлый да алам! Мин шулай үземне сынап булашканда бүлмәгә табиб килеп керде һәм миңа кисәтеп:

– Хәзер үк ятыгыз! Сезгә беренче көннән үк аякка басарга катгый тыела. Бер өч көннән соң йөри башларга мөмкинсез, – дип, мине кире урыныма яткырды. Үзе җайлап кына тагы минем тормышым белән кызыксына, тегесен-монысын сораша. Кайда эшлим, ничек яшим шуларны белешә. Балаларны сораша. Барысын да белеп сораша бу дип эчтән генә уйлап ятам.

– Кара әле, туган, Илдар Фатыхович, сез барысын да белеп сорашасыз, ә мин сезне белмим, – дим.

Бу шаркылдап көлеп җибәрде дә:

– Танымавыгыз әйбәт. Бай һәм озын гомерле булырбыз, – ди, бу. Һәм сүзен дәвам итеп: – Нәрсә, бабай, әллә һаман танымадыңмы? Әллә килештергән генә буласыңмы?

– Һич юк, туган. Кем дип уйларга да белмим, – дим.

– Соң, Бабай кушаматы да бернәрсә дә әйтмимени?

– Юк. Мине авылда да бабай дип йөртәләр. Күбесенчә Харис бабай диләр.

Һәм минем исемә келт итеп зонада утырган чаклар искә килеп төште. Бәй бу теге Массажор түгелме соң? Шул бит! Каһәрең суккыры! Хәтереңне тычкан кимергән нәрсә. Шундагы Илдар бит бу! Мин урынымнан ук торырга чамалыйм. Илдар минем кулбашыма кагылып урынымнан тормаска куша. Һәм үзе минем янга килеп утырды. Менә шулай итеп, яңадан ныклап күрешәбез. Аның хәлләрен сорашам. Гаиләсе белән кызыксынам. Тик мине бер сорау борчый. Ничек болай тиз котылган бу? Аның бит әле тагы ун ел утырасы калган иде. Быел гына котылган булса да, тагы сигез елы бар. Амнистияга эләккән дияр идең, алай тиз була торган нәрсә түгел. Аннары наркотик сатучыларга андый әйберләр бик эләгеп бармый. Һәм Илдар минем уйларымны белгән кебек:

– Ничек алай тиз котыла алдың дип сорарга уйлыйсыңдыр. Ә мин, Бабай, үзем дә әле бик аңлап бетермәдем. Син вакытыңны тутырып, котылып чыккач булды бу хәл. Мин дә шул елны котылдым. Чынлап та, Бабай, Аллаһы Тәгалә бар бит ул. Мине булачак хатыным коткарды. Мине бит наркотиклар тараткан өчен хөкемгә тарттырганнар иде. Менә шулай. Ә аңа чаклы мин медицина институтының бишенче курсында укып йөргән студент идем. Бер вакыт безнең курс кураторы мине үзенең бүлмәсенә чакырып алды:

– Кара әле, Илдар туганым, син бик акыллы егет. Шуңа да бер эш тәкъдим итәм. Мине бик игътибар белән тыңла. Риза булырсыңмы, юкмы, анысы синең эш. Аннан бит әле, син медколледж да беткән кеше. Шуннан, сине бик яхшы массажист дип тә мактыйлар. Менә шул массажист һөнәреңә яраклы бер эш бар. Әзме-күпме акчасы да булыр. Монысы икебезнең арада гына. Мин әйтмәдем, син ишетмәдең.

Кичә бер пациентканы карарга туры килде. Әтисе бик зур түрә. Менә шуларның кызлары бер ел инде комада ята. Шул кызның аяк-кулларына массаж ясарга кирәк. Терелеп адәм булып китүе шикле инде. Шулай да, белеп булмый, ниндидер ышаныч бар кебек, – ди.

Әллә ни уйлап тормый:

– Минем бит диплом язасым бар. Өлгереп булыр микән? – дип, шигемне белдердем.

– Һәм дипломыңны менә шул темага язарсың. Бик тә әйбәт материал булыр. Бу темага язылган дипломнар юк дияргә була,– ди.

Мин икеләнеп кенә ризалаштым. Ярар, нәрсә булса да булыр, барып карыйм әле. Һәм мин дәресләрдән соң куратор биргән адрес белән теге түрәләрнең өен эзләп киттем. Элек шәһәр кырые булган, хәзер инде шәһәр уртасында ук калган, иске бистәдә бик шәп, бер катлы зур гына йорт икән. Тыштан караганда әллә ни зур да түгел, күзгә дә ташланып бармый. Капканы бер олы гына абзый ачты һәм:

– Сезгә кем кирәк, ни йомыш? – ди.

– Мин чакырдылар. Массажист булам, – дим.

– Керә торган ишек кырында звонок. Шунда басыгыз да чыкканнарын көтеп тормый эчкә үтегез. Шунда көтегез. Үзләре чыгар, – диде дә, миңа юл күрсәтеп, йорттан читтәрәк, гараж артында чылбырын өзәрдәй булып өргән ике эт кырына китеп барды.

Йортта эшләүче кеше булды ахры. Мин ул өйрәткәнчә ишек кырыендагы кыңгырау төймәсенә бастым да өйгә үттем. Тирә-ягыма каранырга да өлгермәдем, каршыма бизәкле алъяпкычына кулын сөртә-сөртә бер олы гына яшьтә булса да бик мөлаем генә, йомры гәүдәле бер апа килеп чыкты. Миңа барча дөньяны яктыртып, елмаеп карап алды да:

– Сезне кем дип әйтергә? – ди.

– Мин массаж ясарга килгән идем, – дим.

Бу апа күзләре белән мине баштанаяк тикшерә-тикшерә:

– Чишенә торыгыз. Киемнәрегезне шушында эләрсез, – дип, ишек кырыеннан уң яктарак торган кием шкафларының берсен ачып күрсәтте.

– Мин хәзер, – дип, бүлмәләрнең берсенә кереп китте. Тиз генә кире әйләнеп чыкты: – Үтегез шушы бүлмәгә. Сезне көтәләр, – дип, үзе баягы бүлмәсенә кереп тә югалды.

Мин апа күрсәткән бүлмәгә үтәм. Озын гына, бик матур, мөгаен, кыйммәтледер дә әле, елык-елык килеп торган халат кигән урта яшьләрдәге бер ханым елмаеп каршы алды. Күренеп тора, эшләр эшләп алай таушалмаган. Бик чибәр хатын. Утырырга тәкъдим итә. Кырыйда гына торган күн белән тышланган бик йомшак креслога кереп чумдым. Бу хатын да ипле генә итеп каршыда торган креслога утырды.

–Танышып алыйк. Мин Клара Галиевна булам. Сезне кем дип әйтик? – ди.

Үземнең исем шәрифләремне һәм монда кем тәкъдим итеп җибәргәнлеген әйтәм.

– Әйе, ул шылтыратып искәрткән иде дә, онытыбрак җибәргәнмен, – диде. Һәм дә миннән экзамен алгандагы кебек сорау ала башлады.

Кем мин. Кайда туып үскәнмен. Массаж ясарга кайда өйрәнгәнмен. Әти-әниләрем кем. Гаиләдә ничә балабыз, һәм мин ничәнче бала икәнлегемә чаклы сораша. Шулай бераз сораштыргач миңа:

– Әйдәгез таныштырам, сез кемгә массаж ясарга тиешсез, – дип, мине эчтәге бер бүлмәгә алып кереп китте. Бүлмә ишеге ачылуга танауга сизелер-сизелмәс кенә дару, камфара исе килеп бәрелде. Сизелеп тора, бүлмә күптән җилләтелмәгән. Карават кырыенда кан тамырына дару җибәргәндә шешә урнаштыра торган медицина штативы тора. Шулай ук дивар кырындагы өсте ак марля белән корылган шкафта төрле дару һәм медицина җиһазлары күренә. Каты авыруларга һәм үз аяклары белән йөри алмаганнарга тәгаенләнгән махсус медицина караватында бер кыз ята. Без керүгә аның яртылаш йомылган күзен каплап торган озын керфекләре селкенеп киткәндәй булды. Әллә миңа генә шулай тоелдымы?

 


Фото: khngi.ru

 

 

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: