Дөньям бераз таушалган. Барча көчемне җыеп дөньямны ипкә китерергә тотындым. Яңа мунча да салып куйдым. Урман хуҗалыгыннан диләнке алып өйне дә тәртипкә китерәсе бар. Кордонга диләнкегә рөхсәт кәгазе алырга киттем. Бездә урман хуҗалыгы урнашкан авылны Кордон дип йөртәләр. Анда әллә ни озак төпченеп тормадылар, кәгазен язып бирделәр. Һәм төп хуҗага имзасын алырга кертеп җибәрделәр. Барып керсәм, егылып китә яздым. Теге мине төрмәгә утырткан адәм, тәхеттәге патша шикелле, кәнәфидә кукраеп утыра. Таныды мине. Утырган урынында бөрешеп үк куйды. Менә кайда очрашырга туры килде. Теге сарык, мин бүре. Бер-беребезгә карашып торабыз. Төрмәдән кайтканнар һәрчак бүре була. Гаеплеме ул, гаепсезме, ул – бүре. Кире борылып чыгып китәргә уйлаган идем, ниндидер көч мине тыеп калды. Нигә чыгып китәргә? Мин үземә кирәген алдым. Һәм аның алдында вөҗданым саф. Мин кәгазь-документны, горур күренергә тырышып, тегенең алдына салдым.
– Менә, үзем юкта хуҗалык бөтенләй таушалган, тәртипкә китерергә кирәк, – дим. Бу дәшми генә кәгазьне алды, бер сүз дәшми имзасын куеп мөһерен басты да миңа карап тора башлады. Шулай карашып бер мизгел торгач, бу нәрсәдер исенә төшереп, кинәт кенә урыныннан торды да, сейфында актарынырга тотынды. Шуннан мин тотып кергән кәгазь кебек документ алды. Һәм тотлыга биреп:
– Менә, монда үземә дип алган бер өйлек агачка документ. Акчасы түләнгән. Ал үзеңә, – дип миңа суза.
Баштан төрле уйлар уза һәм мин кырт кисеп:
– Нәрсә, гаебеңне бер өйлек агач белән капларга уйлыйсыңмы? Мине сатып алмакчы буласыңмы? – дим.
Бу лып итеп урынына утырды да:
– Син, абзый, бик кайнама. Син дә кызу, мин дә синнән калышмыйм. Әйе, гаеп миндә дә зур. Шулай да ал син бу кәгазьне. Кайтып хатының белән киңәшләш, балаларың белән сөйләш. Кирәкмәсә, ертып ташларсыз. Син үзеңә дигән агачка акчасын түләми тор. Әгәр инде мин биргән агачлар кирәкми дисәң, үзеңнең кәгазеңә түләргә туры килер, – дип, миңа ике документ тоттырды. – Үземә дип алган агачлар, сезнең авыл янындагы делянкадан. Үзең беләсең, анда агачлар бик яхшы һәм озын. Үземә булгач, ару урыннан алырга тырыштым. Теге чактагы өчен гафу ит. Без татарның акылы төштән соң бит. Теге, кем әйтмешли, ачу алдан, акыл арттан йөри. Юкка бер-беребезгә ачу саклап йөрмик. Мин күптән сине күрергә дип йөри идем. Тик, мине аңламассың дип шикләндем. Ал син бу агачны, ал! Мин үземә табам ул.
Мин бер сүз дә дәшми ике документны да алып кайтып киттем. Өйгә кайткач, шулай-шулай дип хәлне хатынга сөйләп бирдем. Тәүдә хатын тегене эттән алып эткә салып сүкте, тетмәсен тетте. Бераз басылгач:
– Яхшы булган. Алай үзенең гаебен таныгач. Бер уйласаң, ул чакта сиңа штраф белән дә, я булмаса унбиш тәүлек белән дә котылып була иде бит. Юк, моңа, сине төрмәгә утыртулары бик кирәк булды. Хайван, – ди. – Ә бер уйласаң, әйбәт кешедер. Ярар, алыйк без бу агачны. Малаең да үсеп җитте. Олы кызың күптән өлгергән. Менә бүген-иртәгә дигәндәй. Бәләкәйләрең да укып бетәргә торалар. Төпчек малайгамы, олысынамы, барыбер өй бетерергә туры киләчәк. Әйбәт кеше бу. Үз гаебен танып алай гафулар үтенгәч, яхшы кеше бу.
Әти мәрхүм әйтә торган иде, татарлар күп булырга тиеш дип. Әтиләрне куып җитеп булмаса да, кулдан килгәнчә тырыштык. Шулай итеп безнең балалар бишәү булып китте. Уйлаштык та, бу бушка килгән агачтан баш тартмаска булдык.
Бу перестройка дигәннәре шәп нәрсә булды. Өй бетерергә уйласаң, һич каршылык юк. Материалы ягыннан да, транспорты ягыннан да тоткарлык юк. Тик акчаң гына җитсен. Ә теге агачлардан ике өйлек буралар торгыздык. Берсен – олы малайга дигәнен, күрше Мәгърифәттәйнең рөхсәте белән аның йорт урынына утыртып, башын ябып та куйдык. Мәгърифәттәй картайгач шәһәрдәге кызына күчеп китте. Икенче бураны, Аллаһы боерса, үзебезнең ихатага утыртырбыз дип торабыз. Тик барсы да без уйлаганча булмый шул. Өй мәшәкатьләре билгә төште. Минем сул аяк бот төбеннән авыртыбрак йөри иде, хәзер менә бөтенләй йөрмәс булды. Басып та булмый. Ә авыртуын сөйләп торасы да түгел. Һушны ала. Төне буе сызлап чыга. Инде басылды дип йоклап китәсең, борылып ятыйм дисәң, китереп бәрә, башка күсәк белән сукканнан да болайрак.
Хастаханәләрдә ятып та карадым. Әзрәк авыртуы басылган кебек була да, тагы сызларга тотына. Әби-сәбиләргә дә йөреп карадым. Файдасы шул чама гына. Хирурглар:
– Абзый, бот төбеңдәге буынның шарнирлары ашалган. Операция ясап шуны алыштырырга кирәк. Я булмаса, шунда бара торган нервың кысылган. Бик яхшылап тикшерергә кирәк,– диләр.
Тикшерүләренә һәм операциясенә дә акча кирәк. Ә ул нәрсә бездә бик чамалы. Абзарда ашаткан өч үгез бар да ул. Тик аның гына акчасы җитәрме? Аннан бит әле өйгә дә акча кирәк. Менә шулай ике ут арасында янган чакта, Себердән кайнеш кайтып төште.
– Син нәрсә, җизни, килештереп ятасың? Тор, – ди бу.
– Әйе, торырсың менә. Тора башласаң, күздән утлар күренә. Атлап йөрүне сөйләп торасы да юк.
Ә кайнеш үзенекен тукый:
– Шул-шул шәһәрдә бер табиб бар. Шуңа барырга кирәк. Нәрсә, әллә ишеткәнегез дә юкмы? Гаҗәп. Безнең Себер хәтле Себердән килеп шул табибта аякка басып кайталар. Бездәге бер буровик торба төшеп бөтенләй билсез калып өч ел яткач, шул табибтан кеше булып кайтты. Ярар, мин шылтыратып адресын алырмын. Тәк што, берсе көнгә шунда барабыз. Аякка бастырам мин сине. Үзең дә ышанмый торырсың әле, – ди.
Һәм менә мең газап белән, без теге, кайнеш сөйләгән табибның шәхси клиникасында чират көтеп утырабыз. Утырабыз дип әйтеп булмый инде, мин кушеткада ятып торам. Утырырга рәт юк. Халык байтак кына.
Менә берзаман халыкта ниндидер җанлану булып алды.
– Үзе килде. Хәзер кабул итә башлар, – дип сөйләнә башладылар.
Бу бәндә холлдагы җыен гарип-горәбә халык белән исәнләшеп алды. Мин шулай тыңлап кына ятам. Ниндирәк бәндә икәнен дә күрер хәлдә түгелмен. Борылып карарлык рәтем юк. Ятам кисеп аударган бүрәнә шикелле. Сизеп торам, табиб минем янга килеп басты да миңа карап тора башлады. Башны гына борып тегеңә күз йөгертеп алдым. Шунда теге:
– Бабайга нәрсә булган? – ди.
Кайнеш аңлатырга тотынган иде, аны кулы белән ишарәләп туктатты да, минем исемне һәм кайдан килүемне сорый башлады.
Мин исем-шәрифләремне һәм кайдан килүемне әйттем. Бу регистратурадагы кызларына карап:
– Бабай ничәнче булып язылды? Ярар, анысы кирәк тә түгел, бабайны алып кереп әзерләгез. Аны үзем кабул итәм. Ә калган пациентлар чират буенча. Кемнәр массажга, кемнәр тарттырылырга, кемнәр ваннага, керә торсыннар. Аларны азактан карармын, – дип күрсәтмәләр бирде.
Мине ике ак халатлы егет кушеткам белән бергә күтәреп процедурный дигән бүлмәгә кертеп салдылар. Күп тә үтми табиб үзе килеп керде дә, мине карый, сораштыра башлады, Кем, ничек, кайсылай, кайчан дигәндәй. Бик ягымлы сөйләшә. Гаилә хәлләрен төпченә. Бөтенләй чишендереп ташлады дияргә була. Трусиктан гына торып калдым. Шуннан бу арка үзәгемнең сөякләрен берәмтекләп баскалап капшап чыкты. Үзе һаман сораштыра:
– Авыртамы, юкмы? Монысы ничек? Ә монысы?
Шулай барча сөяк, арка буыннарын барлап, капшап чыкты. Бил тирәсендәге өч умыртка сизелерлек авырта. Берсе бөтенләй электән үк сызлый иде. Шулай бераз уганнан соң тагы ниндидер майлар сөртте. Өстемә җылы гына ак җәймә ябып электр җылыткычы куйды.
– Бер ярты сәгать ятып торыгыз. Аркагыз кыза башласа да әзрәк түзегез. Мин күрше бүлмәдә генә булам, – дип, чыгып китте.
Арка җылына башлады. Теге авыртуы аякка бәргән буын сызлавы, бил авыртуы басыла башлады шикелле. Ничәмә көн юньләп йокламаганнан авырту басыла башлагач, изрәп йоклап киткәнмен. Табиб килеп кергәндә мин инде тегермән тарткан тавышлар чыгарып йоклый идем шикелле. Ул инде керә-керешли үк:
– Ну, бабай, элек бу кадәр гырлап йокламый идең? Әллә нинди трактор тавышлары чыгарасың, – ди,
– Авыртуы басыла башлады, шуңа да тынычлап йоклап киткәнмен, – дим. Ә үзем эчтән, кайдан белә бу минем элек йоклаганда гырлау-гырламавымны дип уйлыйм. Бабай да, бабай, ди. Әллә тегендә утырганда очраган берәр бәндәме? Әллә олы яшьтә булуымны исәпләп бабай диме? Мин шундый сорауларга җавап таба алмый табибның минем арканы изгәләвенә рәхәтләнеп ята бирәм. Үзе җай гына мине сөйләндерә. Менә бер заманны бил тирәсеннән ниндидер арка үзәгемнең бер ноктасына нык кына басып җибәрмәсенме. Барча тәнемне үтә дә югары көчергәнешле ток суккан кебек булды. Авыртуга түзә алмый кычкырып җибәрдем. Табиб та мине тынычландырып:
– Бүгенгә җитәр. Иртәгә тагы кабатларбыз. Бабай, сине бу килеш кайтарып җибәрә алмыйм. Бүген монда кунасың. Теге сезне алып килгән кем иде ул?
– Кайнеш, хатынның иң кече туганы, – дим.
– Ярар, әлегә шушында тыныч кына ятып тор. Мин кайнешеңә кайчан сине килеп алырга кирәклеген әйтермен, – дип минем өскә тагы теге электр җылыткычы көйләнгән одеялны әйбәтләп ябып чыгып китте.
Фото: happyoldness.ru