Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 февраль 2022, 23:54

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть

Суд булды. Кеше кыйнаган һәм үтерү белән янаган өчен, шуңа бер капчык фураж урлауны да өстәделәр.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Массажист. Повесть

– Тә-әк, бүген кемнең чираты? Сабит, синең чират түгелме, нигә дәшмисең? Я, башла! Күпме көтәргә була?

Хәзер отбой була. Камерадагы башлыкның тавышы бераз карлыккан. Шуңа да ничектер гыргылдабрак ишетелде. Әйе, бүген Сабитның чираты. Ул үзенең башыннан үткәннәрне сөйләргә тиеш. Һәм Сабит үзенең хикәясен башлап җибәрде. Мин аның бу әкиятен ишеткәнем бар. Шуңа да миңа кызык түгел. Арыттырган, җайлап кына күзләрем йомыла. Сабитның җырга охшатып сузып сөйләгән тавышына мине йокы үз кочагына ала.

Кинәт авыртуга уянып китәм. Кемдер каты гына итеп китереп сукты. Һәм мин йоклаганда гырылдый торган күптән онытылган начар гадәтемне кабат башлаганмын шикелле. Шулай шул, чалкан төшеп ятканмын. Һәм мин борылып уң ягыма яттым. Кем төрткәнен дә карап, ачыклап тормадым. Кем төртсә дә миңа барыбер. Йокым качты. Мине төрле уйлар биләп ала. Әйе, мондагы халык йоклаганда гырлаганны җеннәре сөйми. Гырларга ярамый. Без камерада ун кешебез. Ә камера алты кешегә генә исәпләнгән. Шулай булса да безнең утырган шартлар башка зэкларга караганда күпкә яхшырак. Чөнки башка камерада халык егермеләп, селедка мичкәсендәге кебек шыплап тутырылганнары да бар. Аннан да бигрәк безнең камерадагылар күбесе укыган халык һәм күпчелеге яшьләр. Барысы да диярлек һөнәр ияләре. Менә Хәйдәр исемле егет бик шәп рәссам. Ул гомуми эшләргә йөрми. Мастерскойда үзенең аерым бүлмәсе бар. Шунда Вәсил белән көне-төне дигәндәй рәсем төшерәләр. Вәсилнең урыны ишек төбендәге сәндерәдә. Хәйдәр дә шул ук ишек төбендә. Тик Вәсил өске катта йоклый, Хәйдәр аскы катта. Тыныч егетләр. Тагы да ике кала егете бар, алар сварщиклар. Берсе автомастерскойда машина төзәтә, икенчесе цехта эшли. Икесе дә алтын куллы егетләр. Тагы да ике электрик бар. Алар да шул автомастерскойда. Шуларның берсе безнең камерада бугор. Ягъни шишка, камера атаманы. Һәм алар шунда бергәләшеп машина төзәтәләр. Мин үзем ул мастерскойга бер-ике генә кереп чыктым. Гадәти автосервис инде, бернинди аермасы юк дияргә була. Зур гына. Тагы да кухняда эшләүче егет. Һәм менә бүген генә урта яшьләрдәге бер ирне безнең камерага керттеләр. Әле юньле-рәтле танышырга да өлгермәдек. Үзем инде монда икенче ел утырам. Дөресрәге, тагы бер айдан ике ел тула. Миңа тагы бер ел утырасы калды. Монда ничек килеп эләктем дисезме? Хе... төрмәгә эләгү тиз инде ул. Законны бозыгыз, сезне дә ябып куярлар. Дөресрәге, үземнең исәрлегем аркасында эләктем.

Фермада эшләп йөрим. Ул көнне минем дежур көнем иде. Сыерларны ялан абзарга чыгардым. Инде дүрт үгезне дә чыгара башлаган идем, яшь үгез тышка ук чыкты да чапты. Шуны урынына кертә алмый бөтенләй арып, эт булдым. Әзрәк һуш алыйм инде. Иптәшләр килгәч бергәләп кертербез дип кызыл почмакка кереп андагы иске диванга сузылдым. Ниндидер бер бәндә килеп керде дә кычкырырга тотынды. Тегеләй дә болай. Нигә сыерлар алдында салам-печән юк. Үгезләрең ферма территориясендә иректә йөри, ди бу. Аннан башка да ачуым кабарып торган чак. Җитмәсә, мине өйрәтергә тотынды. Саруым кайнап, яткан җирдән генә тегене җибәрдем урысларның өч хәрефенә.

Бу бәндә буйга миннән озын һәм таза күренә. Мин аның янында бер йолкыш инде. Өстә каткан куртка, башта колакчын бүрек тә, аякта олы галушлы пима. Бу минем әйткән сүздән бөтенләй телсез калды. Шуннан әйткәннәрем зиһененә барып җитте шикелле, якадан тотып алды да дер селкетеп диваннан тартып торгызды, җитмәсә:

– Мин синеме, мин сине, йолкыш, хәзер сытып үтерәм. Минем кем икәнне беләсеңме син? Ферма тизәге, – дип селкетепме селкетә.

Мин дә бит, теге кем әйтмешли, чабата кебек юкәдән үреп ясалган түгел. Мине әти белән әни тырышып-тырышып төнлә әвәләгәннәр. Ачу белән тегенең күкрәк турына ару гына итеп берне тарттым. Ауды да китте. Җитмәсә, яткан килеш мине Магадан белән янап ята.

– Син мине Магаданга җибәргәнче, абзыкаем, мин сине могилага кертәм. Танавыңнан каныңны чыгарып, малларга чыгарып салсам, хәзер кан исенә үгезләр үзеңне таптап бетерәчәкләр, – дидем дә, берне күтенә тибеп чыгып киттем. Һәм чанада яткан сәнәкне алып ат алдына печән салып торам. Бу кызыл почмактан килеп чыкты. Дәшми генә машинасы янына барып басты. Моңа хәл керде бугай, батыраеп, мине мыскылларга тотынды.

Мин кулдагы сәнәкне тотып аңа таба бара башладым үзем:

– Яхшы чакта бар тай, абзый кеше! Әлегә минем кәеф әйбәт. Тагы тишек тагарак урынына шалтырап кәефемне бозсаң, чынлап та сәнәкне эшкә җигәм, – дидем.

Бу бәндә машинасына утырды да тизрәк ферма биләмәсеннән шылу ягын карады.

Ә кич эштән кайтуга капка төбендә мине милиция машинасы көтеп тора иде. Җитмәсә, чанада бер капчык фураж да бар. Менә шулай. Суд булды. Кеше кыйнаган һәм үтерү белән янаган өчен, шуңа бер капчык фураж урлауны да өстәделәр. Теге бәндә район түрәсенең урынбасары булган икән. Менә шулай, мин хәзер монда балта остасы булып йөрим. Камерадагы старшой да әллә нинди теге киноларда күрсәткән җаһил түгел. Гади һәм бик гадел кеше. Тәртип ярата. Һәм ул безнең камерада иң озак утырганнарның берсе. Шуңа да авторитет.

Ә яңа килгән ир 30-35 яшьләрдәге бер бәндә инде. Санчастьтә эшли диделәр. Үземә ул санчасть дигәннәрендә булырга туры килмәгәч, кем булып эшләгәнен белмим. Шул егетләр сөйләгәннән генә әйтүем. Үзем мин бу яшь-җилкенчәк арасында иң олысымын. Шуңа да мине бик борчып бармыйлар. “Бабай” дип исем дә тактылар, барсы да шулай дип йөртәләр. Ярар, алама исем түгел бит. Бабай тик бабай. Яңа камерадашны керткәч бездән өч кешене башка урынга күчерделәр. Хәзер хөррият. Иркенлек, этеш-төртеш юк.

Үземнең бу камерага эләгүем бер бәхет инде. Үткән җәй төрмә түрәсенең урынбасарына дача төзедек. Мин шунда балта остасы булып җитәкчелек иттем. Мунчасын тулысынча үзем эшләдем. Кулың эш белгәч әйбәт бит. Түрәгә охшадым һәм мине шушы камерага күчерделәр.

Бу яңа килгән ир дә берәр түрәнең якын туганыдыр. Югыйсә, бу камерага эләгә алмас иде. Үзенең сөйләве буенча наркотиклар сатканга утыртканнар. Шуңа да үзенә ару чәпәгәннәр. 13 ел. Ә үзенең ләкабе “Массажер”. Кызык, теге кем әйтмешли, үзе наркобарон, ә кушаматы Массажер.

Бер көнне столяркада бик тирләп эшләргә туры килде. Шуннан бераз тышта булаштык, күрәсең шунда җил өргәндер инде. Муен борылмас булды. Ул элек фермада эшләгәндә дә кайчак ычкына иде. Андый вакытта хатын тозны табада кыздырып, гәзиткә һәм чүпрәккә төреп җилкәгә япкач бетә торган иде. Монда хатын юк шул. Эшкә дә чыга алмадым. Надзирательдән сорап санчастькә киттем. Анда бер карт кына марҗа эшли икән. Көтеп утырырга кушты.

Озак көтәргә туры килмәде, мине бүлмәгә чакырдылар. Барып керсәм безнең Массажер утыра.

– Бабай, нәрсә булды? – ди.

– Муенга әллә нәрсә булды. Борылмый. Борылсам, авыртырга тотына. Хет астыңа пес итеп җибәр, – дим. – Элек тә ычкынгалый иде. Андый чакта хатын берәр атна дәвалагач бетә иде.

Бу әллә ни сорашып та тормады, өстәл артына утыртып күлмәкне салдырды да, тегеләй болай боргалап карагач:

– Бабай, хондрозың кузгалган, хәзер төзәтәбез, – диеп, тотынды муенны боргалап уарга. Башта күзләремнән утлар чәчри, очкыннар күренеп алды. Авыртуына тешне кысып булса да түзәм. Җайлап-җайлап авырту басыла башлады. Бер ун-унбиш минут үтмәгәндер муенымның авыртуы кул белән сыпырып алган кебек булды. Авырту бетте. Санчастькә муеным таш кебек каткан килеш барып кергән булсам, аннан килеп чыкканда мин сау-сәламәт идем. Менә могҗиза. Элек атналар буена сузылган авырту ярты сәгать эчендә бетте дә куйды.

Кич кайткач та әле ул муеныма озак кына массаж ясады. Массажерның исеме Илдар икән. Аның кулы бик шифалы булып чыкты. Шулай берничә тапкыр муен-җилкәмә массаж ясагач, авырту дигән нәрсәне бөтенләй оныттым. Шулай вакыт үтә торды. Һәм минем утыру вакытым да тулып, иреккә чыктым. Төрмәдә утырган чагым юньсез бер саташу булып кына хәтердә калса да, кайчак төшемә кереп җәфалый. Андый чакларда кара тиргә батып уянып китәм дә: “Аллага шөкер, әл дә саташу гына әле”, – диеп шатланып куям, белгән догаларымны кабатлыйм.

Фото: regnum.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: