Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 февраль 2022, 20:04

Сания ШӘРИПОВА. Дәвасын Ходай бирер. Ахыры

Я, Ходай, син күр дә мин күр, күзләрен каплап, кылчык кергәндәй, кырып торган яры элпәне чишмә суы кырып алып ташлаган.

Сания ШӘРИПОВА. Дәвасын Ходай бирер. Ахыры
Сания ШӘРИПОВА. Дәвасын Ходай бирер. Ахыры

Вакыт үзгәрешсез генә ага бирде. Никтер Ходай да ярдәм итмәде. Әллә кирәк чагында күрә белмәде. Күрмим, сукырайдым дип тә әйтеп булмый. Күрә, тик томан аша, әйтерсең күзенә ком сибеп, салып ташлап булмый торган, ярамый торган үлчәмле күзлек кидергәннәр. Яшь агуга да күнегеп бетте. Нигә кирәк булган аңа машинадагы кеше, чукынып китмәгәе шунда. Уйлары шул вакыйгага әйләнә дә килә. Аннан авыз эченнән дә, кычкырып үзен сүгәргә тотына. Бу гадәткә әйләнде. Шулай сөйләнеп йөргәндә бәләкәй чагындагы бер хәл исенә килеп төште. Зәйтүнә укымый иде әле. Өйләренең тыкырык яклап ян тәрәзәдән үрелеп караса, күрше авылның мулла абзые бик кысталган күрәсең, базардан кайтышлый, кеше фәлән күрми дип уйлагандыр, аларның койма арасына кече йомышын йомышлап булаша.

– Картинәй, кил әле, кызык күрсәтәм, тәрәзәгә кара әле, – дигән уңгайга әбисе, эндәшү белән, килеп тәрәзәгә капланды, шунда ук читкә тайпылды, аннан оныгын орышырга тотынды. – Кирәк-кирәксез нәрсә күзәтеп йөрмә, кит тәрәзә кырыннан, ир-атларның гәүрәтенә карасаң, күзең сукыраер, – дип куркытып кисәтеп куйды.

Зәйтүнәләрдә бүген көтү көне. Өйдәге эшләрне ашык-пошык кына бетерде дә көтүгә иренә ашарга илтергә әзерләнде. Икмәк телеп салды, яңа пешкән сарык ите куйды, йомыркалар кырына бәләкәй савыт белән тоз куярга да онытмады, бакчадан кыяр – помидорын алып керде, банкага сөтсез генә шикәрен мул салып лимонлы чәй ясады. Сырадан бушаган ике литрлы шешәгә әйрән эшләргә булды: ачы катыгын салды, бераз тоз салды, ашыгуы белән, сода диеп тагы тоз кушты. Күрмим дисә дә күзе чыкмаган лабаса. Түксәң, катык жәл. Ярар ни булса, шул булыр дип сода өстәде дә әйберләрен чак күтәреп ире көтү көткән җиргә китте. Тау тезмәләре арасыннан көтүлекне табармын димә. Бәхеткә, ярый тау түбәләренең берсеннән ире, чакырып, кулын болгады. Хатын ашыкмыйча гына кулындагы төенчеген җиргә куеп, кулын хәл җыйдыра-җыйдыра атлавында булды. Туктаган арада, чәйгә салырга, исе танауларны ерып кергән исле үлән җыйды. Ул менеп җиткәндә, сыерларның күбесе яткан, басканнары да койрыклары белән кунган чебен-черкине куа-куа күшәп торалар иде. Шуңа алар җәелеп утырып иркенләп капкаладылар, суган базары хәбәрләре сөйләделәр, төрле үләннәр салып ясалган лимон чәеннән авыз иттеләр. Әйрән никадәр салкын булса да рәхәтләнеп авыз тутырып эчәрлек түгел, чөнки үтә тозлы, тозсызны күзсез дә сизә. Ә, көн кызу булганлыктан, үтереп салкынны эчәсе килә. Зәйтүнә каяндыр бик биектән чыгып, таулар арасыннан тар гына булып көчле генә шәп итеп агып яткан чишмә суын әйрәнгә өстәргә уйлады. Шешәсен күтәреп, тауга түбән шунда төшеп китте. Су алыр өчен уңайлы гына басар урын сайлады. Аяк киемен салып суның эченә үк кереп басты. Аяк-кулларын юды, чәчләрен-битен чылатты. Су күзен сабын кергән кебек әчетерә башлады. Ул әрнүгә түзә алмаслык булса да, үз-үзен белештермичә, аяк астыннан алган май кебек йомшак кызыл төстәге күгәрчен ташы белән уа-уа күзләрен юарга тотынды. Ходайдан сихәт бирүен сорады. Юды да юды. Әрнешү басылган сыман булгач, юудан туктады. Югарыга көтү торган, ире утырган урынга күтәрелеп карады. Шунда дөньяны икенче күзлектән күрде. Я, Ходай, син күр дә мин күр, күзләрен каплап, кылчык кергәндәй, кырып торган яры элпәне чишмә суы кырып алып ташлаган.

 


Фото: survivalist101.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: