Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
31 гыйнвар 2022, 15:54

Сания ШӘРИПОВА. Дәвасын Ходай бирер

Зәйтүнәнең күзләренә кинәт кенә әллә ни булды.

Сания ШӘРИПОВА. Дәвасын Ходай бирер
Сания ШӘРИПОВА. Дәвасын Ходай бирер

Зәйтүнәнең күзләренә кинәт кенә әллә ни булды. Юктан гына яшь килә, томалана да тора, күзлек кисә, тиктомалдан пыяласы парланып чыга, кирәкмәгәнгә челт-челт йомыла. Күз докторы язып биргән тамчы даруларының, сөртергә дигән мазеның һич кенә дә файдасын күрми. Аптырагач, бик ышанып бетмәсә дә, багымчыга барма, башыңа бәла алма дисәләр дә күрәзәчегә барырга булды.

Ялга кайткан балаларыннан машина белән илттерде. Монда килүчеләр хәйран күп икән. Кичтән үк килеп чиратка язылып куйганнар. Машиналарның ниндиләре генә юк. Бөтен халык чирләп беткән икән диярсең, барсының тереләсе килә. Кемнәрдер тәмәке ташларга, үзе теләп аракыдан бизәргә килгән. Җимерелгән тормышларын эзгә салырга теләп фотосурәтләр алып килүчеләр дә чутсыз. Һәркайсының күңел төбендә өмет дигән әйбер ята. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, аларны тыңлый торгач, чирләре Зәйтүнәгә дә йокты, ирексездән ышанып куйды, өмет аның да күкрәк астына кереп оялады. Чираты җиткәндә, ул бар нәрсәгә дә әзер иде.

Әңгәмә хәл-әхвәл сорашудан башланып китте. Сүз уңаеннан, күзләрен еракка төбәп сөйләнеп утырган әңгәмәче соңгы вакытта хатынның күзләренә зарлануын, шуның өчен бирегә килүен әйткәч, Зәйтүнәнең башына “Кара, белә икән, дөрес әйтә бит”, – дигән уй килеп китте.

– Син бит, туганым, ирләрнең ят җиренә карагансың, шуңа күзләреңнең рәте китеп тора.

Тузга язмаганны, Зәйтүнәнең күзләре маңгаена менде, карашын күрәзәченең кызыл гәрәбә муенсасына текәлеп караган урыннан кинәт аның яшел күзләренә күчереп тишәрдәй итеп карады, хәтта тегесе эсселе-суыклы булып тертерәп әңгәмәдәшенә текәлде. Күзләр очрашты. Ялгыш әйттем бугай дигән уй шунда ук юкка чыкты. Каударланмый, тыныч кына:

– Ачуланма, яшьтәш. Исеңә төшер әле, күзләреңнән кайчаннан бирле зарланасың? Ниндидер бәйрәмнән соң, шулай бит. Авыруың бары шуңардан гына. Ярар зыян юк. Кабат киләсең әле, шунда аңлашырбыз. Очрашканга кадәр, җаныкаем.

Серкәсе су күтәрмәгән Зәйтүнәгә борылып чыгып китүдән башка чара калмады. Өйдән артына ут капкан кебек атылып чыкты, алып килгән хәер-садәкасын да биреп тормады. Аның сүзенә ышансаң, Кырым китәрсең. Машинага утыргач, балаларына “сихерче” кортка йортында ишеткәннәрен сөйләп эчен бушатты. Алар исә әниләренең күңелен күтәрер өчен сүзләрне төрлечә шаяруга да борып карадылар. Бу аны тагы да ныграк чыгырыннан чыгарды. Тынычланып, ике район үтеп, бераз баргач, машинаны кирегә күрәзәче яшәгән якка борырга кушты.

– Апагыз дөрес әйткән ич, балалар. Булды андый хәл. Сабан туй бәйрәменнән соң әтиегез бик тәмләп йоклый иде. Көтү кугач, бозаулар бәйләр өчен генә, аны йокысыннан уятып мәшәкатьләнмәдем, тау астына үзем төшеп киттем. Бозауларны бәйләгәч, куяннарга тал сындырырга булдым, карасам астарак зәңгәрсурак төстәге машина тора. Мин әйтәм: “Бәйрәм арты, кояш та иртүк нык итеп кыздыра. Эчендә кешесе бармы икән, үлеп нитеп ятмыймы? Берәр төрле ярдәм мазар кирәкмиме икән”, – дип уйладым да барып ишеген ачтым . Анда чибәр генә егеткәй, билдән аста шәп-шәрә, аякларын рульгә куйган да, берни сизми рәхәтләнеп гырлап йоклап утыра. Күзем шунда кирәкмәгән урынга төште шул. Соңыннан ныклап йөзенә карасам да кем баласы икәнен танымадым. Ишекне шапылдатып яптым да кайтып киттем. Шул көйгә мин аны шундук оныткан идем дә инде. Әле күрәзәче искә төшермәсә, ике йоклап бер төшемә керәсе башы юк иде. Кире барып, күзләремне дәвалатыйк, инде, балам.

Күрәзәче аны терелтү чарасын күрмәде. Артка чөеп өчпочмаклап бәйләгән ак яулыгының бер як очына тонык яшел күзләрен сөртте дә тыйнак кына елмая биреп:

– Дару-фәлән кулланма. Дәвалау юлын Ходай үзе күрсәтер. Игътибарлы бул, күрә генә бел, – дип киңәш биреп, өстәл артындагы артсыз утырган урындыгыннан тормыйча, үз-үзеннән канәгать рәвештә икмәк-тозым – якты йөзем, дигәндәй, озатып калды.

 

(Ахыры бар).

 

Фото: fishki.net

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: