– Менә, Роза, мин бит сиңа әйттем, Ходай кушмаган эш булмас, диеп. Ходай бар ул, бар! Тәүдә ул егетеңнең кем булып эшләве хакында сөйлә, аннан күз күрер.
Роза елмаеп куйды һәм:
– Һөнәрле кеше, авиация заводында инженер булып эшлим, ди. "Волга"лары да бар . Әтисе дә зур начальник булып эшли, – дип җавап кайтарды.
– Бик әйбәт, Роза, бәхетле булырга язсын.
Мин инде алар өчен шул тиклем дә шат идем.
Ә шулай да, эчтән генә: “Бу да моның ише түгел, ярый вакыт күрсәтер”, – дип уйлап куйдым.
Бер көнне Роза килеп утырды да, сүз башлады:
– Вәлия апа, ничек кенә сөйләп бирергә үземнең хәлемне, ул миңа карамас та инде.
– Мин үзем дә сиңа шул турыда әйтермен дигән идем. Син инде, акыллым, миңа сөйләгән кебек, аңа да тезеп ничек булган, шулай сөйләп бир, иң мөһиме – дөреслек.
Икенче көнне дәвалану процедуралары бетүгә, Ильяс килеп керде һәм:
– Әйдә, сөеклем, чыгып, тышта йөреп кайтыйк, – диде.
Менә җае да килеп тора. Болар җыенып чыгып киттеләр. Мин инде күз кысып озатып калдым, сөйләп бир дип, янәсе. Болар бик озак йөрделәр, кичке ашка гына кайттылар. Кайткач, Роза бүген беркая да бармаячагын, арыганлыгын әйтте.
– Ярый, алайса. Мин дә беркая да бармыйм, кофтаны да бәйләп бетерәсем бар.
– Я, Роза, сөйләштегезме?
– Әйе, Вәлия апакаем, мин ничек булган, шулай сөйләп бирдем.
– Ә ул нәрсә диде?
– Ул миңа син молодец, шулай кирәк иде дә, – диде. Ул үзенең тормышын сөйләде. Аның хатыны, баласы бар икән. Ильясның туберкулез белән чирләгәнен белгәч, хатыны баласын алып, ташлап чыгып киткән. Разводка биргән. “Так что мин дә буйдак егет”, – диде. Ильяс Татарстан егете, сөйләшүе шундый матур.
– И Вәлия апакаем, менә син мине тыңладың, ярый. Бәлки, ул синең зур бәхетеңдер. Яманлык белән яхшылык янәшә йөри диләр бит.
– Әле алай гынамы, Вәлия апакаем, ул миңа кияүгә чык, ди, әниләргә хат язып җибәрдем, ди. Минем җиде генә класс, мин бит доярка булып кына эшләдем, мин бит сиңа пар түгел, дип тә карадым. Бик парсың, мин сине укытам, әгәр теләгең булса, берәр җайлы эш табылыр әле, эш бетмәгән, ди.
Бераздан бүлмәгә Ильяс килеп керде.
– Вәлия апа, сез өлкәнрәк кеше, шуңа күрә иң беренче сиңа әйтмәкче булдык. Без Роза белән өйләнешергә булдык, әлегә никах укытырбыз, аннан саноториядән кайткач язылышырбыз.
Мин инде сикереп торып, барып ризалыгымны белдереп уң кулын кыстым.
– Табиб белән барып сөйләшегез дә, мулла чакыртыйк та никах укытыйк.
Шуннан инде яшьләргә бүлмә бирделәр. Шулай итеп дүрт ай үтеп тә китте. Мин инде үземә кайтып киттем. Ә Роза белән Ильяс Казанга юл тоттылар.
Унбиш көн үтүгә, Розадан хат килеп төште.
“Барысы да әйбәт, бик үк зурдан купмыйча гына туй да үткәрдек. Ильясның әтисе-әнисе мине бик яраттылар. Мин дә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Минем инде эшкә керәсем килә. Әни эшкә кермә, акча җитәрлек, бер сине генә туйдыра алырбыз, дип язган. Шуннан инде мин бик үтенгәч Ильяс эш тапты, җылыда гына, картотека алып барырга, бер кыенлыгы да юк, килгән, киткәнне язып барырга. Ильяс: “Сентябрьдән укулар башлангач, бухгалтерлар курсына укырга барырсың”, – диде. Үзем инде сөенеп бетә алмыйм, мондый да рәхәт дөнья була микәнни, дим.
Аеруча Ильясым тәртипле, әйбәт. Илдус та искә төшеп куя, ни әйтсәң дә беренче мәхәббәт. Икебез дә флюорография үттек, Аллага шөкер, чиребез беткән”.
Розадан шундый хәбәрләр килеп торды.
Бер хатында Илдус турында да бер-ике сүз язып җибәрде. “Хатыны белән тормый, бик хәтәр эчә башлаган. Әнисенең үпкәсендә рак чире дигән диагноз куйганнар”, дип язды.
Розадан тагын хат килеп төште.
"Безнең улыбыз туды! Ильясның элекке хатыны да малаен безгә китереп ташлады. “Минем бала карарга мөмкинчелегем юк, гел гастрольдәмен, өйгә кайтып та кергәнем юк”, – диде. Без инде ике куллап риза булдык. Сәламәт булырга язсын, карарбыз, үстерербез Алла бирсә!”
Фото: stihi.ru