Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 гыйнвар 2022, 16:41

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Өч көн ял. Хикәя (3)

…Капкада кодагые күренгәч, Закира нишләргә белми ихата уртасында баскан килеш катып калды.  "Кодагый, ни хәл бу, нигә мин кеше азагында ишетәм хәбәрне? Әйтсәгез булмыймы хет?" – дип, керә-керешкә үпкәсен белдерде Мәймүнә.

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Өч көн ял. Хикәя (3)
Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Өч көн ял. Хикәя (3)

(Ахыры.)

– Үзеңне сакламыйсың, кызый! Бөтен эшне үзеңә йөкләгәнсең. Закираның эше бетмәс аның. Үзе дә ял итә белми, сине дә ял иттерми! Ул килендәшләреңне арбага ат урынына жигәргә була, эшләсеннәр әзрәк! Соң шул чалгыга нигә тотынасың, чаба белмим дисәң булмыймыни! – Күрше Гөлфирә апасы шулай тирги аны.

Чалгыга тотынмый булмый шул. Үзләренең печәнен Марат трактордан чаптыра алай. Тик юл буйларын, авылдагы караусыз калган, ташландык өй тирәләрен чабасы бар. Мондый “өмә” ләргә эшләр кешесе дә кимегәннән кими бара бит ичмасам. Мәктәп булганда укытучылар күмәкләп чыгалар иде, клубта да кимендә өч-дүрт хезмәткәр була иде.

Ул юл буйларын ник юл төзүчеләр карамыйдыр. Ә буш дигән өйләр… Аларның да хужасы бардыр бит. Кайдадыр, бер шәһәрдәме, башка авылдамы, бәлки шушы авылда ук яшәп ятадыр. Әнә шул “хужалар”ны кайтарасы иде, үз йортлары тирәсен үзләре чистартсын иде.

Сукыр чебен кебек урап алган уйларыннан арынырга теләп, яңадан комга чумды хатын. Тик комы да баягы кебек иркәләп жылытмый, хәтта өшетеп куйды. Марат ни эшләп йөри икән? “Кая Фәния?” – дип, аны пешеклиләр инде… Ул әйтми инде…  Шулай сөйләштеләр. Тукта… Кара, ул бит, диңгез турында сөйләнмәгән дә иде. “Әби янына барып ике-өч көн булса да ял итеп кайт,” – дигән иде. Нигә шунда гына китмәде соң әле Фәния?

Әнисен дә сагынган иде бит…Кайтасы килә башлады… Чынлап, ял итә белми икән ул…

Бөтен мәшәкатьләреңне, эш турындагы уйларыңны күпердән чыкканда суга салып калдыра белмәгәч…

Ул көн әлләнинди болгавыр булды. Иртән әби-бабайларының хәлен белешеп чыккач, юл буе чабарга китте Фәния. Ул кайтканда башкалар ашаган, бианасы табак-савыт юып булаша иде, аларны тиз генә юып бетерде дә, инде ашарга гына дип тора иде, “Скорый” дан шалтыраттылар. Аръякта кемдер, кунакка кайткан бала булса кирәк, эссе суга пешкән икән. Алар килеп житкәнче чарасын күрә торырга үтенделәр. Ясаган чәен баскан килеш кенә бер-ике уртлады да, чыгып йөгерде.

 Баланың бер боты тулысынса пешкән иде. “Кыяр тозлап булаша идем. Шаярып, куышып йөрделәр абыйсы белән. Әйтеп кенә бетердем, бу тирәдә йөрмәң, пешәсез, дип! Идәндә торган кайнар сулы бидерәгә кереп кенә басты!” – дип өтәләнде малайның картинәсе Нуризада апа.

– Су! Сумы, чәйме, туктаусыз эчерегез!

– Кетчуп! Өегездә, күршеләрегездә күпме соус бар, барысын да бирегез монда! Булмаса, магазиннан алыгыз! Күп кирәк!

Бу сүзгә аптырап калсалар да, кушканны үтәделәр. Фәния балага авыртуны баса торган уколын кадады. Аягының астына полиэтилен, аның өстенә йомшак тукыма жәеп, пешкән бар жиренә дә мул итеп соус үкәде. Пешкән тән өстенә эләккән соус шундук кибеп ярылды. Тагын мул гына сылады. Ул тагын шундук кипте. Шул рәвешле, ашыгыч ярдәм машинасы килеп житкәнче, соусны өстәп торды.

– Бу нинди яңа метод? – дип кызыксынды тиз ярдәм бригадасының шәфкать туташы.

– Бу нинди яңа метод? – дип сорады баланың әнисе дә, ашыгыч ярдәм машинасы киткәч, – сез дөрес эшләдегезме?– Ул шикләнә иде булса кирәк.

– Бу искереп яңарган метод, – диде Фәния елмаеп, – бианам өйрәтте.

Теге сыйныф сәгатендә “Үзегез белән булган кызыклы хәлләрне сөйләгез әле”, дигәч берничә вакыйганы сөйләп көлдергән иде Закира апалары. Тик берсен, бер сөйләргә итте, бер кире уйлады, азактан сөйләмичә калдырды. Килен булып төшкәч, шул вакытта нәрсә турында сөйләргә жыенганлыгын беләсе килеп сораган иде Фәния. Бианасы менә ниләр сөйләгән иде:

– Бер, шулай, беренчегә бәбиләргә жыенган киленне Уфага чаклы озатышып бардым. Бару белән операциягә әзерли башладылар моны. Ире калды, мин башка йомышларымны йомышларга киттем. Ул вакытта медицина бар төр кирәк-яракка да кытлык кичерә иде. Бу иргә бер табак тутырып исемлек язып биргәннәр, аптекадан алып килергә кушып. Бу барысын да тапкан (табу да зур проблема!), алып килгән. Очрашкач миңа сөйли:

– Закира апа, нәрсә куштылар барысын да китереп бирдем, түлке кетчупны гына аңламадым, – ди. – Аптекалардан тапмадым, магазиннан алдым, ярый микән? – ди

– Нинди “Кетчуп”?! – дим.

– Соң менә бит, исемлеккә “Кетчуп” дип язылган, – ди.

Исемлеген алып караган идем, “Кетгут” (яраны тегү өчен медицина жебе) дигәнне “Кетчуп” дип укыган икән. И көлдек рәхәтләнеп! Шуны сезгә сөйләмәкче идем, үсмер кызлар кыенсыныр ир балалар алдында, дип сөйләми калдырдым. Ну, шунысы тагын да кызыклы, теге килен, ни фурмыдыр инде, кулын эссе суга пешергән. “Кул астымда башка нәрсә булмагач, аптыраганнан кулымны соуслы банкага тыктым. Салкынча соус авыртуны баса төште. Кулны алсаң, әрни, шуңа алмаска булдым. Ике-өч сәгать тирәсе йөргәнмендер. Баланы ашатыр вакыт житкәч, кулны юып карасам, ышанасызмы, юкмы, пешкәннең эзе дә калмаган. Иремнең ялгышы миңа бик тә файда итте” – дип сөйләде.

Урамга чыксаң, үзең турында да бик күп яңалык белеп кайтасың диләр. Ишетеләсе нәрсә колагыңны үзе эзләп таба. Мәймүнә дә, шикәр комы алырга магазинга барган иде.

– Кодагыйга әйттем әле, кияү белән Фәния килеп бакча жиләкләремне жыеп китсеннәр, дип. Писүген дә алып куйсам, лутчы булыр, кайнатып ук алып китәрләр, – дип сөйләнүенә каршы магазинчы Әминә:

– Бәй, Мәймүнә апа, Фәния табылдымыни?! – дип тора.

Без капчыкта ятмый, авыл халкы Фәниянең юклыгын сизми дисеңме? Ансыз бер көн тора алмыйлар бит, сизделәр әлбәттә. Сүз, бер чыгып китсә, илне әйләнми, илле бишкә төрләнми кире кайтмый инде. Менә, әйләнә торгач, Мәймүнәгә дә килеп житте.

– И-и-и, Мәймүнә апа, ул Закирага чыдарга! Юкка “Усал” түгел бит инде ул. Малае кеше төсле булса бер хәл булыр иде! Күпме түзәргә була… Кичтән бик каты тавышланганнар, ди… Ни, шуннан соң…

Мәймүнәнең башкача тыңларга хәле юк иде, тыны кысылып, йөрәге чәнчеп куйды. Ул, аласы әйберен дә алмый, ашыгып чыгып китте.

…Капкада кодагые күренгәч, Закира нишләргә белми ихата уртасында баскан килеш катып калды. Машинасыннан төшеп коляскасына утырып булашкан Марат та, әбисен күргәч сәерсенеп китте. “Ә Фәния кая?” дип сорарга ачылган авызы ачык килеш калды.

– Кодагый, ни хәл бу, нигә мин кеше азагында ишетәм хәбәрне? Әйтсәгез булмыймы хет? – дип керә-керешкә үпкәсен белдерде Мәймүнә, – дөнья булгач, төрле хәл була, бергәләп уйлашсак, әйбәтрәк булмас идемени!

– И-и, кодагыйкаем, актыккы өметләремне дә өздең! Әлегә кадәр күңелемнең бер почмагында, Фәниям кодагый янындадыр дигән ышанычым бар иде! – дип Закира сыгылып төшеп елый башлады.

Коляскасына чак утырып алган Марат, әбисе каршысына китте.

– Әби, син нәрсә, Фәния сездә түгел димәкче буласыңмени?

Кич Фәния вызовтан соң гына кайтты. Ул кайтканчы барысы да мунча кереп чыкканнар, кем яткан , кем ятарга әзерләнеп йөри. Ул бик нык арыган иде, мунча кереп тормаска булды. Өстәлдә аңа дип калдырылган кыздырылган бәрәңгене бер-ике капты да, ятарга әзерләнде.

– Их, өч кенә көн ял итәсе иде!

– Ял ит, кадерлем! Өч көнгә “югалып” тор. Әйдә, чынлап, шулай итәбез, беркемгә әйтеп тормыйк, син өч кенә көн булса да, әби янында ял итеп кайт.

Фәниянең күзләре очкынланып китте:

– Бик әйбәт булыр иде лә ул! Килешми инде алай. Әңкәйгә булса да әйтик?

– Юк инде! Берәү белсә, бишәү белә, бишәү белсә, бистә белә, әйтеп тормыйк! Иртән иртүк илтеп куярмын. Өч көннән барып алырмын.

– Алайса, мин мунча кереп чыгыйм әле. – Фәния үрелеп кенә тагын бәрәңге капты да, тиз генә чыгып та йөгерде.

Марат та арыган иде, мендәргә башын терәү белән йоклап та киткән. Фәниянең мунчадан чыкканын белми дә!

Иртән әнкәсенең тавышына сискәнеп уянып китте ул:

– Торың, икәүләшеп йоклап ятасыз, сыерлар көтүдән кала!

 “Фәния мине көтеп тормаган, үзе генә киткән икән” – дип уйлады бит ул!

Бәй, болай булгач, Фәния кайда! Фәния кайда-а-а-а! Марат шашар чиккә житеп ике кулы белән башын тотты:

– Мин бит аны сездә ди уйлады-ы-ым!

– Өйгә керик әле, – диде Закира, үзен кулга алып, – күрше-күләннең колагына көч китермик.

Чәй табыны корган булдылар. Чәй эчү кайгысымы…

– Исән генә булсын инде… Арыган иде. Барган жиреннән үз аягына үзе абынып йөри башлаган иде инде…

– Безнең нәсел шулай юка тиреле инде, кодагый, тиз арыйбыз. Мин үзем дә шулай, бөтенесен берьюлы эшләргә тырышып, “янган” идем бервакыт. Мунча керергә барган жиремнән, ләүкәдә йоклап киткәнмен. Ярый әле…

– Нәрсә дисең кодагый? Ләүкәдә дисеңме? – Закира, урындыкларын аударып, кинәт кубарылып чыгып йөгерде.

…Чишенеп тә тормый, авызына капкан бәрәңгесен дә йотарга өлгермәгән килеш, ләүкәгә ятып бөгәрләнеп йоклап киткән Фәния үзе дә бу вакытта “диңгез буендагы ялдан” кайтырга жыенып беткән иде инде. Ару-талулары бетеп, чынлап өч көн диңгездә ял иткән кешедәй, күтәренке кәеф белән уянып китте ул.

…Белмим, бу вакыйгадан соң нинди хәлләр булгандыр. Әмма, кулымдагы каләмем, алдымда яткан ак кәгазьгә болай дип язды:

“Фәния өч көн “диңгез буенда” ял иткәннән соң бераз вакыт үткәч, аларга бик ыспай киенгән, ачык чырайлы бер ир кеше килеп керде. Бу – теге аягы пешкән малайның әтисе, аръяк Нуризадә апаның кияве булып чыкты. Ул, малаеның сау-сәламәт икәнен, аягында пешкән урыны сизелмәвен дә куанып сөйләгәннән соң, рәхмәтләр укып, Фәниянең кулына альбом бите зурлыгы конверт тоттырып чыгып китте. Конверт эчендә диңгез буенда ял итү өчен ике кешелек юллама булып чыкты. Бу хәлгә иң сөенгәне Закира булгандыр.

– Барыгыз балалар, эш бетми ул, дөнья күреп, ял итеп кайтыгыз! – дип әйтүенә, Фәния белән Марат бер-берсенә мөхәббәтле карашып алдылар.

– Әңкәй, сез әни белән икегез барырсыз. Миңа әлегә климат алыштыру ярамас. Оныгыгыз үзебезнең климатка яраклашып тусын әйдә, – дип, Фәния теге конвертны бианасына бирде. – Сез бездән ныграк арыгансыздыр, бераз ял итеп кайтыгыз.”

Каләмем язганга мин каршы килмәдем. Минем дә, күңелемне кузгатып, бу хикәяне язарга сәбәпче булган геройларыма мәрхәмәтле буласым килә иде.

Ә хикәямдә бик кечкенә, ләкин кайберәүләрнең йөрәгендә бик зур урын алып торган героем – әфганчы Фәниснең язмышы ничек булганын каләмем язмады…

Моны, Әфганстанда якын дусларын югалтып, бу мәгънәсез сугышта тазалыгын, яшьлеген, киләчәккә хыялларын калдырып кайткан яугирнең үзенә калдырды булса кирәк.

…Язмыш аңа да мәрхәмәтле булса иде…

Фото: Pixabay.

Автор стиле сакланды.

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Өч көн ял. Хикәя (3)
Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Өч көн ял. Хикәя (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: