Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 гыйнвар 2022, 23:36

Виниса ФӘТТӘХОВА. Башка бәла килсә

Әлбәттә, бу вакытка инде Ильяс белән Розаның икесенең дә йөрәкләре бер ритмда тибә башлаган иде.

Виниса ФӘТТӘХОВА. Башка бәла килсә
Виниса ФӘТТӘХОВА. Башка бәла килсә

Җәйнең иң ямьле көннәрендә нык кына авырып киттем, хастаханәгә кереп ятарга туры килде, бу июнь башлары иде.

Хәл дә юк, кәеф тә юк. Нинди кәеф булсын инде, шушындый кояшлы, җылы вакытта хастаханәгә кереп яткач. Болай табиблар, шәфкать туташлары бар да әйбәтләр, игътибарлылар. Менә өч көн дә үтеп китте.

Тагын бер яшь кенә кызны кертеп салдылар. Ябык кына, үзе шундый чибәр, нигәдер бик тә боек, ямансу иде. Аңлашыла инде, шушы ямьле җәйдә кемнең монда ятасы килсен, җитмәсә, диагнозы нинди бит әле, үпкә туберкулезы – халык теле белән әйткәндә чихотка.

– Минем исемем Роза була, – дип таныштырды ул үзен.

Ашарга да бармый, елап та ала.

– Нәрсәгә алай кыланасың? – дип сорап булмый бит инде таныш та түгел кешедән. – Елама, акыллым, без дә шул чир белән авырыйбыз инде. Шуңа ашарга кирәк, аеруча, ит-май, сөт, әнә кымыз бирәләр, туклыклы ашлар күбрәк ашарга кирәк. Тизрәк тереләсең килсә, доктор кушкан кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Болай елап ятып эш чыкмас. Әйдә, саф һавада йөреп килик, булмаса.

– Апа, син миңа бик ошадың, сиңа эч серемне сөйлим әле.

Минем өзелеп яраткан егетем бар, өйләнешергә вәгъдә бирешкән идек. Аяз көнне яшен суккан кебек чирләп киттем. Мин үзем савымчы булып эшли идем, чирләп киттем, ютәллим дә ютәллим, температурам күтәрелә башлады. Киттем үзебезнең фельдшерга. Бер атна антибиотик эчеп йөрдем, файдасы тимәде.

Район больницасына киттем, җибәрделәр рентгенга, аннан соң инде менә шушында, Уфага җибәрделәр.

Егетемә – Илдуска сөйләдем, аның инде йөзе караеп китте. Юатырлык бер сүз дә әйтмәде, хәтта үпмәде дә. Элек инде үбеп каршы ала, үбеп озата иде, киткәндә озатмады да.

– Син бик үрсәләнмә әле, Ходай кушмаган эш булмас, сабыр бул. Әгәр дә ул сине чын күңелдән сөйсә, беркая да китмәс.

– И Вәлия апакаем, әлдә әле син очрадың, җаным әзрәк тынычланды.

Бераз торгач туганнары килде. Күп итеп күчтәнәчләр алып килгәннәр, тик Илдустан гына бер хәбәр юк. Апасының күзләренә карап, хәбәр ишетермен дип өмет итте. Апасы күз карашын читкә борды, ничек сүз башларга да белмәде.

Ниһаять, Роза үзе батырчылык итеп сүз башлады.

– Апа, Илдусны күргәнең бармы, нәрсә сөйли, нәрсә эшләп йөри?

– И апаем, нәрсә сөйләгәнен белмим, сөйләшкәнем юк минем аның белән, ә менә нәрсә эшләп йөргәнен ишетеп беләм. Күрше авылдан кыз ярәшкәннәр, озакламый туе була, ди. Инәсе синең чиреңне ишеткәч: “Кирәкми, безгә чихут чирле килен, барыбызга да йогар, ул чирне дәвалап булмый”, – дип, котырып киткән, ди.

Апасы хушлашып, тизрәк савыгуын теләп, кайтып китте.

Роза керде дә урынга ауды. Үксеп-үксеп еларга тотынды. Кичке ашка да тормыйча елап ята бирде.

– Тагын мин инде, я тор әле сөйләшик, әйдә, киен, урманда йөреп килик. Нәрсә булган тагын? – дим.

– И Вәлия апакаем, ни эшләргә миңа хәзер? – Нәрсә булды соң? – дим.

Апасы сөйләгәннәрне бер сүзен төшерми, сөйләп бирде.

– Акыллым, Розакаем, Ходай кушмыйча бер эш тә эшләнми ул, һәрнәрсәне үз урынына куя, үз урынына утырта.

– Син алай дисең дә ул, без бит аның белән якынлашкан идек инде, ул бит миңа барыбер тиздән өйләнешәбез, син минеке, мин синеке инде, – диде. Иркәләде, назлады, кемнең җаны эремәс, кем каршы тора алыр?

Мин югалып калдым, нәрсә әйтим бу балага, мин бит психолог түгел.

– Ярар, иң беренче сиңа терелергә кирәк, кайгырсаң терелә алмассың. Бәлки сиңа Илдустан да яхшырагы очрар Ходай насыйп итсә.

– Соң миңа башка кеше кирәкми, мин Илдусны яратам бит!

– Ярар, син елый дип кенә ул кире сиңа әйләнеп кайтмас барыбер. Сиңа түзәргә генә кала, авыр яра төзәлер ул, аңа бераз вакыт кына кирәк. Син үзеңә максат итеп иң беренче чиреңнән котылуны куярга тиешсең. Аннан нәрсә эшләргә, кая барырга икәнен тормыш үзе күрсәтер. Безгә хәзер бу чирдән котылырга кирәк, башка уйлар булмаска тиеш.

Ару гына ашаталар. Дару центнеры белән, кымыз бирәләр. Акрынлап савыга башладык, Аллага шөкер.

Дүрт ай вакыт үтеп тә китте. Безне чиратлап санаторийга җибәрә башладылар. Роза белән дус булып йөргәч, безне санаторийга бергә җибәрделәр. Ул экологик яктан чиста һәм ямьле җирдә урнашкан. Без икебез бер бүлмәгә эләктек. Кәефләр күтәренке. Дәвалау һәм ашатулары әйбәт. Танцыларга да йөри башлагач, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Анда берәүләр килә, берәүләр китә, дигәндәй. Әле бүген дә яңа ял итүчеләр килде. Ирләр корпусы аерым бит инде. Ашханәгә бөтенебез бергә йөрибез, аннан инде кем кая бара.

Ә безнең кебек яшь-җилкенчәкләр күбесенчә танцыга бара идек. Музыка уйный башлады. Роза бик чибәр булгач, аны шунда ук күреп алдылар. Шулчак, интеллигент икәне кыяфәтеннән күренеп торган, бик пөхтә киенгән бер егет Роза каршына килеп басты да, әдәпле генә итеп:

– Сезне биергә чакырырга буламы? – дип эндәште.

Аннан алар инде кичә буе бергә биеделәр. Бу Ильяс исемле егетнең төскә болай уртача гына булса да, бар булган кыяфәтеннән мин-минлеге сизелеп тора иде. Яшьләрнең икесенең дә йөрәгендә мәхәббәт хисләре бөреләнгән иде. Шулай итеп календарьның бер ае да төгәлләнде. Әлбәттә, бу вакытка инде Ильяс белән Розаның икесенең дә йөрәкләре бер ритмда тибә башлаган иде. Мин инде алар өчен шул тиклем дә шат идем.

(Ахыры бар).

 


Фото: lifeandjoy.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: