Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
28 гыйнвар 2022, 09:19

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Өч көн ял. Хикәя (2)

Усал булды Закира балаларына. Кушаматы да шуңа “Усал” инде. Шулай булмасаң, үстерерсең өч малайны ирсез! Килен – кеше баласы, аларга бик закон куеп булмый. Бигрәк тә ике өлкәненә. Аксөякләр булып чыкты алар икесе дә. Инде өметен өзгән иде килен хезмәте күреп рәхәтләнүдән...

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Өч көн ял. Хикәя (2)
Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Өч көн ял. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Бу сорауны бер-берсенә дә, үз-үзләренә дә биреп аптыраштылар. Закира, ике киленнең, берни булмагандай пошмас кыяфәтләренә үртәлде. Өйрәнделәр болар “әтәй әзере”нә. Өелгән табак-савытны “күрмиләр” генә. Фәния югалыр алдыннан да  шул өелеп торган табак-савыт аркасында кызып киткән иде. Шалтор-шолтыр китерде мескен тәрилкәләрне. Шул минутта гына Фәния кайтып керде… Шулай, ак эт бәләсе кара эткә төшә инде ул…Ул да инде! Кул чалгысы белән юл буен чабып кайткан, “арыдым” диген дә, бетте шуның белән! Юк, үҗәтләнеп Закира кулыннан югычны алды да, табак-савытны юа да башлады.

Закира чыгып бетмәгән ачуын малайларына юнәлтте.

– Утыз улың булганчы у… ирең булсачы, дип белеп әйткәннәр!

Болай дип әйтәсе килеп тормый иде алай, авызыннан ычкынды. Улларына җитәме соң! Ир рәхәтен күреп, иргә аркаланып яшәргә язмады аңа. Аллаһ бер кесәңнән алса, икенчесенә сала, ярый менә, балалары зур терәк. Тиргәшкәндә дә “әнкәй” сүзе авызларыннан төшми. Эштән башканы белмиләр. Киленнәре генә…

Усал булды Закира балаларына. Кушаматы да шуңа “Усал” инде. Шулай булмасаң, үстерерсең өч малайны ирсез! Килен – кеше баласы, аларга бик закон куеп булмый. Бигрәк тә ике өлкәненә. Аксөякләр булып чыкты алар икесе дә. Инде өметен өзгән иде килен хезмәте күреп рәхәтләнүдән. Ярый менә Мараты Фәниягә өйләнде. Кулыннан килмәгән эше юк балакайның. Тарткан атка төялә инде, нишлисең. Арыдым, булмый миннән, дип әйтсә булмас иде микәнни? Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр бит. Тик монавы эше генә…

Үзе гомер буе шул эш белән чиләнүе җитмәгән, хәзер менә килене…

Теге көнне дә бит, табак-савытларны югач, төшке ашны ашарга гына утырган иде Фәния, телефоннан чакырып алдылар. Чәен баскан килеш кенә чүмерде дә, “Ашыгыч ярдәм” сумкасын алып чыгып та йөгерде. Тукта! Теге хәсрәт Яфганис (һәрдаим “Я афганец!” дип күкрәк төеп, майка умырып йөргәнгә тагып куйдылар Фәнискә бу кушаматны) чакыртмады микән тагын? Ул үзе ваклашып тормый, МЧС аша чакырта ярдәмне. Тегеләр дә, жиңел юлын тапты, тоталар да Фәниягә хәбәр салалар. Бер барганында, пычак күтәреп , “Акча яки аракы тап, тапмасаң, үтерәм!”  –  дип куркытып котын алган иде баланың. Ярый, Фәния риза булган булып, “хәзер алып киләм” дип алдап чыгып кача алган.

Токмач жәеп яткан жиреннән кулларын алъяпкычына сөртештерде дә, киленнәренә “эшен бетереп, ашка салырсыз” дип, чыгып та йөгерде Закира. Ышанычлырак булсын өчен кулына каз куа торган колгасын да алды. Ул барып кергәндә, Фәнис ихатада миллек бәйләп утыра иде. Ни гозер белән йөргәнен белгәч, Закирага аптырап карап торды.

– Чын сөйлисеңме, Закира апа, синең киленгә шулай дигәнменме? Убей меня лаптем, не помню! – дип авыр көрсенде. – Юк, чакыртмадым. Үзем дә кичә генә кайттым реабилетационный центрдан. Кешелектән чыгып бетеп ята идем, ярый менә дуслар, ай-ваема карамый бәйләп диярлек илтеп салдылар. Баруым бушка булмас дип өметләнәм, Закира апа.  – Ул Закираны капка төбенә кадәр озата чыгып, бик нык гафу үтенеп калды.

Шула-а-ай! Беркемнең дә казаны буш кайнамый… Уй-хәсрәтсез кеше юк дөньяда. Өч көнлек кенә, дисәләр дә, өч көне дә житкезә. “Яфганис” дип кушамат тагып куйдылар ла ул…  Яфганис булырсың… Майкаңны гына түгел, күкрәгеңне ертып, йөрәгеңне умырырсың… Абыйсы шул Әфганнан тимер табутта кайтты. Икенче көзне Фәнисне шунда ук җибәрделәр… Гаиләдән берсе барса, икенчесен анда җибәрмәскә дигән закон була торып. Фамилияләре бер булган, буталган, дигән булдылар ла ул. Акча бирәсе булса, алай буталмас иде… Монысы исән кайтты кайтуга, әмма әнкәсе ул кайтканны көтеп тора алмады, гүр иясе булды. Бик сары иде, улының гәүдәсенә ятып елаганга сары чире йоккандыр, диделәр. Сары чире йокмаса да саргаерсың… Җаныңны ертып тудырып, төн йокыларыңны калдырып үстергән өрлек кебек улыңны, туракланган ит кебек, тимер савытка салып кайтарып бирсеннәр дә… И-и-и, күрәчәкләрең булса… Әнә аның Мараты Әфганга да бармады, ике аягын калдырып кайтты… Синең балаң кемгә кадерле? Ярый әле, сынмады, көч табып яшәп китте газизе. Үзенә шөгыль тапты. Әзмәвердәй ирләр “эш юк” дип өйдә диван изеп ятканда, ярты гәүдәсе белән эшләп йөри. Фәниянең ярдәме бәләкәй булмады. Уйлап карасаң, ике аяксыз кешегә кем генә кияүгә чыгарга атлыгып тора икән? И-и-и, исән-имин күзенә күренсә генә ярар иде килене. Кайтып җиткәнче үзен битәрли-битәрли кайтты Закира. Кыз үстереп карамагач! Кешенең кадерләп үстергән алма кебек кызын алып кил дә, бетмәс-төкәнмәс мәшәкать тулы дөньяңа бер аягыннан бәйләп куй инде!

Закира кире кайтып кергәндә токмач салынган, аш өлгергән иде. Оеган сөттән коймак та коеп куйганнар. Киленнәре ялкау түгел икән, Фәниянең югалуы кирәк булган икән моны белергә. Бик Фәния кебек үк йөгергәләп тормасалар да, әйтсәң, булышалар хәзер.

Фәния һаман кояшта иркәләнеп ята бирде. Кызык, ашыйсы да килми. Нәрсә генә ашаса да, тәмен тапмый. Бәрәңге тәме килеп тик тора. “Безнең тамаклар шул бәрәңгегә көйләнгәндер инде, башка ризыкны танымыйдыр” – дип елмаеп куйды. Бәрәңгене чынлап ярата инде ул. Китер алдыннан да суган, борыч, укроп салып кыздырылган бәрәңге ашаган иде. Бианасы ни генә пешерсә дә тәмле итеп пешерә. Ул тәбикмәкләре, ул бәлешләре! Аделина белән Камилла мактап бетерә алмыйлар. Фәния шулай тәмле телләнә белмәде инде. Олы кешенең күңеле булыр, тәмле телеңне кызганма, дип әйтә аңа әнисе. Әнисе шундый ул Фәниянең. Берәрсе булса, балам, үзеңне кара, дияр иде. Ә ул: “Кодагыйга авыр сүз әйтә күрмә. Олы кеше әзрәк ваксыр инде, түз. Дөнья хатын-кызның түземлеге белән бара ул. Берсен яратсаң, унберенә түзәсең! Бианай – алтын йозак ул, чыгып китсәң – балаң караулы”,  – дип бирә киңәшне.

“Балаң караулы” булыр иде лә ул…

Кияүгә чыкканына өч ел инде, тик авырга калмый менә әле дә...

(Дәвамы бар.)

Фото: Pixabay.

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Өч көн ял. Хикәя (2)
Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА. Өч көн ял. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: