(Ахыры.)
Ул төнне таңга чаклы сөйләшеп утырдык. Нәрсә турында сөйләшсәк тә, сүзебез мәрхүм Ярмөхәммәткә әйләнеп кайта торды. Ятар алдыннан хатыным белән Хәдичә апа тышка чыкканнар иде, апа бөтенләй әсәренеп килеп керде һәм улына:
– Әйдә әле, улым, тыңла, теге китапларда язылган, җырларда җырланган кош сайрый!— ди. Мин дә ияреп чыктым. Чынлап та, көнчыгыш алсуланып, төн үтеп бара. Ә безнең бакча башыннан гына башланып киткән «Энекәй» әрәмәлегендә «чут-чут» итеп, әле сызгырып, әле өздереп-өздереп сандугач сайрый. Иртәнге салкынча саф һавада бу могҗизалы сихри тавыш әллә кайларга яңгырый. Аңа тугайдагы таллар арасыннан тагы да моңлырак тавыш белән икенче сандугач җавап бирә. Алар шулай сайрашып бер-берсе белән хәбәрләшеп сөйләшәләр...
Хәдичә апа юрамаларга ышанучан кеше икән. Өйгә кергәч безгә әйтә:
– Бу ике сандугачның берсе генә сайраса да әйбәткә булачак иде. Ә монда парлашып сайрашалар бит. Бусы бигрәк тә яхшыга.
Ул көнне хатын көтүне ничек кугандыр. Мин эшкә соңлап бардым. Эшкә киткәндә кунаклар әле йоклый иде. Хатынга әйтеп куйдым :
– Туйганчы йокласыннар әйдә, китәргә ашыкмасыннар. Китәргә уйласалар, «Иптәшем үпкәләр. Әйтәсе сүзе дә бар», диген. Хәрбиләр әйтмешли, соңгы күрсәтмәләр биреп, эшкә юнәлдем.
Бүген безнең төзелеш бригадасы такта ярырга тиеш. Мин пилорамга килгәндә эш кызган, бөтен бригада халкы орчык кебек бөтерелә. Пилорамчы Аптыр (дөрес исеме Габдрахман):
– Кайда югалып йөрисең? Төш җитеп килә. Егетләр өлгәшә алмыйлар. Агачларны пилорамга әзерләп, ботакларын чапкала, әйдә тизрәк, – ди. Шулай эшкә тотынып киттем. Ул көнне төшке ашка да кайтып тормадык. Безне дәртләндерергә колхозның яңа рәисе Яңгырчы Барие абзый улы Азат та килеп:
– Такта кирәк, абзыйлар, такта өлгертеп булмый. Төшке ашка колхоз ашханәсенә генә төшеп ашыйк. Миләүшә апага әйттем, ул безне көтеп тора, – ди. Гадәттә, Миләүшә яланда эшләүчеләр өчен генә пешерә. Бүген эш каты, шуңа рәис барыбызны да Миләүшәләргә алып төште. Төшке ашны ашап, ял да итеп тормый, тагы эшкә тотындык. Эш кичке якка соң гына бетте. Авыл халкы шулайрак бит инде. Кирәк дисәләр, егылганын белми эшли. Түләми башлагач кына халык бераз сүлпәнләнде. Ә бүген рәис үзе:
– Бүген ярып бетерсәгез, һәрберегезгә икешәр центнер бодай язып бирәм. Печәннәрегезне китерткән өчен дә хак алмаска кушармын, – дигәч, тырышасың инде, пычагыма барасыңмы. Без таралыша башлауга мине эзләп Ярмөхәммәт килде. Читтән генә карап тора. Егетләр сорыйлар:
– Ярмөхәммәтнең энесеме әллә? – диләр.
– Әйе, нәкъ үзе, – дим һәм бик серле генә итеп: – Бик ерактан кайткан, – дип, имән бармакны өскә күтәрәм. Дөресен әйтергә батырчылыгым җитми, чөнки хәзер сораша-белешә башлаячаклар. Америкадан килгәнен белеп калсалар, бетте. Өйгә үк килеп йөдәтеп бетерәчәкләр. «Америкадан килгән татар нинди була икән?»дип. Татар ни, Америкада да татар инде.
Ярмөхәммәт белән кайтырга чыктык, икәүләп бакчалар артыннан кайтабыз.
– Әйе, эшегез бик тә авыр икән. Нигә аны автоматлаштырмыйсыз? Хәзер бит әллә нинди цехлар бар. Ике кеше эшли торганнары да җитәрлек, – дип сөйләп алып китте. Юл уңаенда тегермәнне, ремонт мастерскоен, склад салып ятучы шабашникларны да күргән булып чыкты. – Бөтен эшләгән җирегездә кул көче кулланыла икән, – дип аптырый. Мин:
– Әйе, Америка бай ил, анда җиңел эшләп, бай, рәхәт яшиләр. Менә син дә ару, хәлле яшәгәнгә охшагансың. Миннән биш-алты яшкә олы булсаң да, әле егетләр кебексең. Ә мин шушы авыр тормыштан кәкрәеп, картаеп беттем. Чагыштырып кара үзең белән мине, – дим. Әллә арыганлык үзенекен итә, әллә бүтән сәбәп? Нишләптер саруым кайнарга чамалый. «Ничек кенә яшәсәк тә, туган җиребездә, әти-бабайлар җирендә яшибез», дип әйтәсем килгән иде дә, әйтмәдем инде, кунагымның күңелен китәсем килмәде. «Үзебезнең илебездә яшибез», дип тә әйтә алмадым.
– Ә без бирешмибез. Нинди генә авырлыклар килеп туса да, җиң сызганып каршы торабыз, – дим, уенын-чынын бергә кушып. Көлешеп алабыз. Мин тагы: – Менә син, Америка татары, күренеп тора, җиңел яшәгәнсең. Былтыр да бу якларга сәяхәт кылгансыз. Яшәгәнегез оҗмахтагы кебек. Кайда телисез, шунда барасыз. Нәрсә телисез, шуны ашап, туйганчы йоклыйсыз. Ә менә безгә Ходай шушылай яшәргә кушкан икән, һич шул межа-чиктән чыгып китеп булмый, – дим. Бу, адымнарын акрынайта биреп:
– Һәр җирдә кыенлыклар җитәрлек. Ә менә миңа килгәндә... – диде дә тынып калды.
– Соң?.. Яраткан эшең, хатының, ике балаң бар. Нәрсә кирәк тагы? Синнән дә әйбәт яшәгән кеше юк. Әйткәндәй, хатының кайсы милләттән? – дим. Ул аптырап миңа карый. Аның карашын юри күрмим, атлый бирәм. Әйтерсең дә, миңа бер нинди дә кыенлыклар куркыныч түгел. Кыенлыкларга төкереп бирдек. Кыенлык булмый торса, безгә хәтта күңелсез була башлый. Без татарга барыбер: әллә сугыш, әллә сабантуй. Урысчалап әйтсәк, «нам татарам все рав- но: что крематория, что санатория». Башыма мондый чагыштыру килгәнгә, күңелем булып үземә-үзем елмаям.
– Хатыным үзебезнең милләт кешесе, Асия исемле.
– Молодец, – дим. Бу аңламый һәм мин үзебезчә: – Бик яхшы булган, – дим. Бераз дәшми генә баргач, ул:
– Юк, кардәш. Мин бик үк бәхетле түгелмен шул. Бик начар бер чир миндә. Дөрес, болай ару, әйбәт яшибез. Анысына сүз дә юк. Тик мин үзем бик тә бәхетсезмен, – ди. Төрле җирләргә барып дәваланып та карадым... – Сөйләп бетерә алмады, кайтып җиттек. – Ярар, насыйп булса, кичкә сөйләрмен әле, – ди. Ризалашып баш кагам.
Йортта безне хатыным белән Хәдичә апа каршы алалар.
– Эш дип бөтен дөньяңны оныттың. Төшке ашка да кайтмадың. Кунакларның хәтере калыр дип тә уйламыйсың, – ди хатын, мине шелтәләп.
– Әй, шулайрак туры килде шул. Әмма иртәгә ял минем. Коръән укыту турында да онытма, – дим, мәрхүм Ярмөхәммәтнең елы җитүенә ишарә ясыйм. Хатын:
– Үзең онытмагач бик тә якшы. Пешерәсе әйберләр пешерелгән, иртәгә таң белән сарыкны чалырга кирәк. Бар, мунча юынып чык. Алмаш киемнәрең шүрлектә, – дигәч, туры мунчага киттем.
Мунча, мунча инде, арыганнар бетеп яңадан туган кебек булдым. Кичке аштан соң Ярмөхәммәт белән йорт алдындагы урындыкка чыгып утырдык. Сизеп торам, баягы сүзе аңа тынгылык бирми. Ә мин дәшмим. «Нигә ашыктырырга? Барыбер сөйләячәк бит», дип уйлыйм. Шулай да бераздан аны жәлләп:
– Мин бәхетсез дисең инде, ә? – димичә түзә алмадым. Чөнки үземнең дә сүз башлап алып китәлми интеккән чакларым булгалый. Бу тагы тамагын кырга- лый һәм:
– Әйе, кардәш, шулай... – дип, башлап алып китте. – Болай караганда, барысы да бик яхшы кебек. Миннән дә бәхетле кеше юктыр сыман. Ә чынында бер дә алай түгел. Көндез барысы да яхшы^ әйбәт. Ә менә төне бер мәхшәр, йоклаганда диюем. Йоклаганда дисәм дә бик дөрес түгел. Йокы юк инде. Шунда бер саташу катыш бастырылу. Кич мендәргә баш төртүем була, бүтән тормышка барып эләгәм. Таң атканчы иза чигеп, саташып үтә төнем. Табибларга да барып карадым. Төрле профессорлар тикшерде. Юк, ярдәме тими. Аптырагач, им-том итеп өшкереп тә карадылар, файдасы булмады.
Нинди генә саташуларны башымнан үткәрмәдем дә, нинди генә ямьсез төшләр күрмәдем. Төн буе саташып чыгам да көне буе миңгерәү кеше кебек йөрим. Кайчакны йокыга да китеп өлгерә алмыйм, аягүрә дигәндәй саташа башлыйм.
– Бүген бездә йоклаганда да саташтыңмы?
– Әйе.
– Ничек итеп?
– Хет ышаныгыз, хет юк. Мин, әйтерсең дә, үлгән кеше. Йоклап та китәм, кабергә барып та керәм. Шундый юньсез төш, ни селкенеп булмый, ни тын алырмын димә. Хатын белән әни «читтән караганда болай әйбәт йоклыйсың» диләр. Әйткәндәй, былтыр шушы яклардан кайткач башланды үлгән кебек саташуым. Бик нык авырыдым былтыр. Әнә үлә, менә үлә дип көткәннәр. Бер айдан артык яттым. Аруландым- арулануын, саташулар азайды, тик шул төш калды, – ди.
– Ә нәрсәдән авырыдың?
– Бер карт бабай әнигә киңәш иткән. Ата-ана, әби- бабалар туган җиргә кайтып, алар рухына багышлап Коръән укытып, туган җир туфрагын алып килергә кушкан. Менә шул исәп белән былтыр бу якларга кайткач, үз шәүләмне үзем күрдем. Көзгедә үземне ничек күрсәм, шулай. Кичә сез күпер кырыннан агач күтәреп килгәч, ул чыгып килә дип торам. Болай булгач, чынлап торып үләрмен, ахры, дип, чак торып сыпырмадым. Машинада әнием утырганы искә килеп төште ярый, – ди.
Зиһенемне яшен уты кебек бер фикер ярып үтте. Нәкъ менә шушыларны күршем Ярмөхәммәт тә сөйләде бит миңа! Мин үзем дә сизмәстән, учым белән маңгаема шапылдатып алдым. Барысы да туры килә бит, барысы да! Бөтен нечкәлекләренә кадәр. «Их, мин юләр» дип, үземне-үзем шелтәли үк башладым.
Үлгән Ярмөхәммәт белән бу Ярмөхәммәтнең игезәкләр икәненә шигем калмады. Үзем дә сизмәстән күңелем тула. Күршемне күз алдыма китереп, аны жәлләүдән. Игезәкләрнең бер-берсен табып та, бу очрашуның берсе өчен бик фаҗигале тәмамлануын белүдән. Нинди ачы, нинди әрнүле очрашу! Мин тыела алмый елыйм. Түзеп торырлыкмы? Былтыр алар бит бер-берсе белән күрешеп сөйләшә алалар иде. Әле мин утырган урындыкта мәрхүм Ярмөхәммәт утырырга мөмкин иде түгелме соң? Күз алдымнан аның белән соңгы сөйләшүем үтте. Ул анда бит:
– Нишләп син кисмәктә утырасың, ә мин түмәр өстендә? Ә нигә киресенчә түгел? йә булмаса, икебез дә шул кисмәктә утырмыйбыз? Ә бит кисмәк өстендә урын ике кешегә дә җитә. Хәтта өченче кешегә дә урын кала әле, – дигән иде. Колагымда аның тавышы яңгырап киткәндәй булды: «Нишләп урындыкта сез икәү генә утырасыз? Нишләп миңа урын юк? Урындыкка өчәүләп утырсак та урын җитә бит...»
Нәкъ шушы мизгелдә, әйе, әйе, нәкъ шушы вакытта, картәни елый-елый көйләгән Сак-Сокның Сагы кайдадыр бик еракта, сагышлы итеп берничә тапкыр кычкырып куйды. Йөрәгем кысылып, тарсылдап тибәргә тотынды. Әйе, Согы минем янда утыра. Ә Сак кайда соң? Кайда?
Алар шулай бер-берсен чакырып, берсен-берсен эзләп, кояш батканда һәм дә җир йөзенә кояш нурлары сибелер алдыннан кычкырышалар икән.
– Сак, Сак, Сак... – ди берсе. Ә икенчесе:
– Сок, Сок, Сок... – ди икән...
Мин әсәрләнеп офыкка, көнбатышка карыйм. Кояш: «Я хуш, иртәнгә чаклы» дип, моңсу гына бер тутырып карады да, урман-таулар пәрәнҗәсе артына яшеренде.
Ярмөхәммәт минем кулбашка кулын салган да:
– Кардәш, нәрсә булды, ник елыйсың? – ди. Ни дип алдаштырырга да белмим (андый гадәтем дә бар, шайтан алгыры). Аптырагач, кесәләремне капшап куйдым. Кулъяулык дигән нәрсә юк бит инде. Кунакка барганда хатын кат-кат барлап, кисәтеп, кесәгә салып куя-куюын. Кулымның сырты белән яшьләремне сөрткәләп алдым. Тамакка утырган төерне көчкә йота-йота:
Әйдә, кардәш, кереп чәйләп алыйк, – дип, сүзне икенчегә борырга чамалыйм. Ай, рәхмәт төшкере, ризалаша. Башымда уйлар көтүе, кайда барып бәрелергә белми өркеп чапкан ат өеремени.
Кайнар чәйне чөмерә-чөмерә тегеләргә карамый гына сорыйм:
– Саташканда балалар йортында булдыңмы? – Моның шулай булырына һич шигем юк.
– Әйе...
– Анда сине тәмәке тартырга өйрәтеп, кулларыңа, аркаларыңа тәмәке төпчекләре бастылар. Шуннан ГПТУ да укыдың. Хәлсезләнеп бетеренгән әтиең килеп тапканда, син консерв заводында эшли идең. Аннан буровойга укып, анда эшкә күчтең. Җир тетрәп бөтен гаиләң һәлак булды. – Ярмөхәммәт аптырап бер миңа, бер әнисенә карый. Апа күзләрен зур ачып мине күзәтә. – Саташуларың шулайракмы? – Теге, бөтенләй гаҗәпләнеп:
– Әйе, тик син моны кайдан беләсең? – ди. – Бу кадәресен әни белән хатын да белми. Аларны борчымас өчен, бик сөйләп тә бармый идем. Саташаммы, саташам. Шуның белән «Аллаһу әкбәр», – ди.
– «Былтыр үземнең шәүләмне күрдем», дидең. Чынлыкта шәүләңне түгел, ә бер карында яткан игезәк туганыңны очраттың син. Әйе, әйе, Хәдичә апа, сез дә аптырамагыз. Теге вакытта диңгездә давыл вакытында һәлак булды дигән ирегез тере кала. Алай гына да түгел әле... Сез балагызны давыл вакытында тудыргансыз. Тирә-якта мәхшәр. Көймәне дулкыннар әле бер якка, әле икенче якка атып бәрә. Исән калуда өмет юк. Ә сез яшәү белән үлем арасында тартышасыз. Тәүге баладан соң зиһенегезне югалтып онытылгансыз. Менә шулчакны икенче улыгыз туа. Мөгаен, аны сизмәгәнсез дә, әйтүче кеше дә табылмаган. Дөресрәге, әйтергә өлгерә алмый калалар. Көймә каплана.
Хәдичә апа яулыгы белән битен каплап елый. Өстәл артыннан торып, стена буендагы диванга барып утыра. Хәзер үксеп үк елый. Өлкән кешенең елавын күрү үзе бер түзә алмаслык газап. Хатын да аны юатырга, тынычландырырга тырыша. Ниһаять, апам яшьләрен йота-йота, сүзләрен бутап:
– Белдем икенче балам туганны! Тик, көймәдәгеләр барысы да һәлак булгач, мин баламның да һәлак булуын кабул итәлмәдем. Мин аны тумады, икенче балам булмады, бу бары тик үлем көткәндәге саташу гына дип кабул иттем. Бу минем үземнән дә яшереп саклаган сер, гомерем буе миңа тынгылык бирмәгән яшерен бер газап!
Барыбыз да сүзсез калдык. Апаның гына уелып-уе-лып елаганы йөрәкләрне әрнетеп, күңелнең әллә кайсы кылларына барып бәрелә. Бераздан Хәдичә апа тынычлана төште. Торып утырды, тик һаман калтыранып куя. Беребезгә дә карамый акрын гына:
– Сөйлә, туганым, – дип, кулы белән ишарәли.
– Әйе, ирегез һәм икенче балагыз исән торып калалар. Аларны яр буеннан табып алалар. Ирегез улыгызга Ярмөхәммәт исеме куштыра. Улыгызны айна хатыннары имезеп, карашырга ярдәм итәләр, – дип, билгеле булганнарны түкми-чәчми сөйлим.
Кыскасы, мин сөйләп беткәндә, шәрык ягы аллана башлады. Авыр тынлыкны җиңеләйтергә була тышка чыктык.
Барча табигать уянырга әзерләнә генә. Җәйнең төнге саф һавасы, үзеннән-үзе күкрәкләрне ярып үпкәләргә тула. Кичәге пар сандугачлар сайрап җибәрде. Аларга бүтән кошлар кушыла. Нишләптер, кинәт кенә суык җил исеп киткән кебек булып, дөньяга әллә нәрсә булды. Сандугачлар сайрауларыннан туктап калдылар. Бар дөнья тып-тын. Шулвакыт «Энекәй» әрәмәлеге артыннан ап-ачык итеп:
– Сак, Сак, – дигән тавыш ишетелде. Күп тә үтми, бик ерактагы кара урманнар артыннан аңа җавап итеп зәгыйфь кенә:
– Сок... Сок... Сок... – дип яңгырады. Үзебез дә сизмәстән, урман ягына карыйбыз. Әрәмәлектә тавыш ап-ачык яңгырый. Күп тә көттерми, җавабы ишетелә:
– Сак... Сок... Сок... – Җавап көчәйгәннән-көчәя бара. Тын да алмый тетрәнеп көтәбез. Менә очрашалар, менә хәзер парлашып безнең бакча артындагы пар каенга килеп куналар дип көтәбез.
Кинәт бар дөньяны яктыртып, каен очларын, урман түбәләрен алтынга манчып офыктан кояш чыкты. Ул да булмый, төрле-төрле кошлар сайрап җибәрделәр. Аларга кушылып теге пар сандугачлар чутылдарга тотынды. Яңа көн туды. Барча дөнья шатлана-көлә бу минутта. Тик без генә яңа көн туганга шатланмыйбыз.
Бүтәннәргә моны ишетергә, Сак белән Сокның аерылышуына шаһит булырга язмасын. Янәшәмдә аларның берсе басып тора... Аны әнисе каргамаган. Юк, һич юк... Туган җирләрен ташлап киткәнгә Җир-ана каргаганмы? Кяферләргә биреп җибәргән өчен Сөембикә әнкәбез каргагандырмы безне? Без барыбыз да шул Сак белән Сок түгелмени?.. Милләтебез белән! Сөембикә анабыз зиндан идәннәрендә уе-лып-уелып елап ятканда, аны юатучы да, керфекләреннән тамган яшьләрен сөртүче дә булмагандыр. Нәрсәләр генә уйлады икән ул шул чакларда?..
Бүген үткәрергә булдык Ярмөхәммәтнең елын. Шуңа дип әзерләнгән, атап симертелгән сарыкны чалып, итләрен чапкалап, хатынга кертеп бирдем. Кызлар итләрне урнаштырып, эч-карыннарны юган арада, чакырыласы кешеләрнең исемлеген төзедем.
Кунакларым ял итсеннәр, көндезге эсселектән изаланмасыннар дип, аларга урынны чиннеккә печән өстенә салган идем. Әйдә булгач булсын. Алар бит ата-бабалар җирен күрергә кайтканнар. Печәнлектә йокының ничек тәмле булганын белсеннәр. Хәдичә апа да печәнлектә йоклап карарга булды. Безнең якта халык, җәй җитсә, йә алачыкта, йә чиннектә печән өстендә йоклый. Эссе дә түгел, чебен дә бимазаламый. Тәнгә сихәт, җанга рәхәт. Хәлләрен белим әле дип, кереп карасам, яшь сабыйлар кебек изрәп йоклыйлар. Әйдә, ял итсеннәр.
Чакырыласы кешеләргә әйтеп чыктым. Күрше Әхмәт кенә өендә юк. Бабаларының хәлен белергә хатыны белән Миякә якларына киткән булып чыктылар. Әтисе Вәсил абзыйга:
– Кайтып өлгерә алмасалар, соңлап булса да керсеннәр, – дим.
Бер сәгать үтәр-үтмәстән, Әхмәтләр, чынлап та, кайтып төштеләр. Болай булгач, чакырылганнарның барысы да килергә тиеш. Табын әзерләшергә әлеге шул Җәлил Гүзәлен һәм Газинур Рәмиләсен чакырдык. Аш-суга да бик әвәс һәм оста алар.
Ул арада Хәдичә апа белән улы да тордылар. Ярмөхәммәттән сорыйм:
– Йә, сөйлә, ничек йокладың? Саташтырмадымы? Яңа урында нинди төшләр күрдең? – Чөнки безнең якларда, тәүге йоклаган урында күргән төш юш килә, дигән ышану бар. Бу елмаеп ук җибәрде.
Гомеремдә болай тыныч, тәмле йоклаганым юк иде. Төшемдә теге Сак белән Сокны да күрдем шикелле. Тик алар кош түгел, кешеләр, имеш . Мин дә шуларның берсе булып, күмәкләшеп бүтән кошлар янына очып бардык. Алар да кешеләр булып чыкты. Үз парларыбызны эзләп төрле тарафларга очсак та, ишләребезне таба алмадык. Очып йөри-йөри диңгез, сәхрәләр аша кайтып җиттем дә уянып киттем, – ди. Әллә чынлап, әллә шаяртыбрак сөйләде. Белмәссең. Торганы үзенең игезәге.
Бераздан икәүләп күршенең өенә керәбез. Ул:
– Туганымның киемнәрен киеп карасам, килешерме икән, – ди. Мин:
– Әлбәттә, була. Нигә булмасын? Киеп кара әле, – дим. Кунагым, туганының күлмәген, костюм-чалбарын киеп, көзге алдына килеп баскач, «ах» иттем. Бөтенләй күршем Ярмөхәммәт булды да куйды. Шунда башка бер шаян уй килмәсенме. Аны-моны уйлап тормый:
– Хәзер әнә тегендә яшәгән күршегә кер дә, фәлән-фәлән сәгатькә безгә Коръән ашына чакыр. Бүтән бер сүз дәшмә. Аннан туп-туры шушы йортка кайтырсың, – дим. – Йоласы шулай.
Америка татары барысын да кайдан белеп бетерсен. Берсүзсез ризалашып кереп китте. Теге Ярмөхәммәт белән икесен янәшә бастырсаң, әнисе Хәдичә апа да аерып ала алмас. Җитмәсә, тегенең таягын да тоттырдым. Озак та үтми, әйләнеп керде.
– Йә, әйттеңме? – дим.
– Әйтүен-әйттем, тик алар нишләптер бик курыктылар, – ди.
– Мин өйрәткәнчә итеп әйттеңме?
– Нәкъ син кушканча! – Мин, көлеп җибәрүдән көчкә тыелып:
– Ярар, бик яхшы булган. Туганың булып карадың. Хәзер өстеңне алыштырсаң да мөмкин, – дим, үземнең уйлап тапкан шуклыгымнан бик тә канәгать булып. Һәм минем йортка чыгабыз.
Чакырылган кунаклар җыелышып бетте, күрше Әхмәтләр генә һаман юк. Чамалап алдым. Әхмәтләргә керәм. Керсәм, болар түр якта күзләрен дүрт итеп карап утыралар.
– Бәй, күрше, нәрсә эшләп утырасыз, әтиең әйтмәдемени? Бүген мәрхүм Ярмөхәммәтнең елын укытабыз бит, әйдәгез, – дим.
– Әти әйтте дә ул әйтүен. Тик әле кузгалырга да куркып утырабыз, – ди.
– Соң, нәрсә булды?
– Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас, әй. Әле генә Ярмөхәммәтнең шәүләсен күрдек. Хет ышан, хет ышанма, – ди Әхмәт, бераз җанлана төшеп.
– Кит аннан. Кайда, ничек күрдегез?
-- Ишектән тавышсыз гына килеп керде дә: «Минем елымны укытырга, фәлән-фәлән сәгатькә керегез», дип әйтте. Шуннан, ничек тавышсыз килеп кергән булса, шулай ук чыгып юк булды. Менә шундый хәлләр, күрше, – ди.
– Кит, көпә-көндез саташып утырмагыз. Нәрсә ул кадәр... – дим. Болар ирле-хатынлы бер-берсен бүлдерә-бүлдерә хәлнең хак булыуын исбатларга тотындылар. Мин, мыек астыннан елмаеп:
– Әйдә, әйдә, тизрәк керегез. Кунаклар җыелып бетте, сезне генә көтәбез, – дим. Шуннан соң гына җыена башладылар.
Авылның авыл инде. Тегенди-мондый хәбәр тиз тарала. Ярмөхәммәтнең Америкада энесе белән әнисе табылган икән. Хәзер шулар аны эзләп килгәннәр икән, дигән хәбәр авылны аркылы-буй урап, төрлечә бизәлеп, үзгәреп үсә торды. Хәдичә апаны, аның улын күрергә, берәр кәлимә сүз кыстырып калырга теләп, сәбәп-йомыш тапкан булып кереп чыгучылар да хәтсез генә иде. Хәтта көн аралаш салмытдин йөргән Кәли дә бүген ап-айнык, кереп хәл белеп чыкты. Ә инде чакырылган кунаклар күпкә алдан килеп утырдылар. Барысы да Хәдичә апа белән аның улы янына елышалар. Әдәп саклап кына тегесен-монысын сорашалар, хәл-әхвәл белән кызыксыналар.
Йоласына туры китереп, Коръән укылып, хәер-сәдакалар таратылды. Хәдичә апа соравы буенча, мулла абзый тагы да берничә аять укыды. Коръән ашы мул булып, барысы да канәгать калдылар.
Кунакларны авылда олысының-кечесенең татарча сөйләшүе аптыратса, авылдашлар Америка Ярмөхәммәте белән мәрхүм Ярмөхәммәтнең ике тамчы судай охшашлыгына таң калды.
...Ә бит барысы да шул саташулы төшләрдән башланды! Әллә эстәрлебашларның атаклы мамык шәлләреннәнме? Мөгаен, икесенең дә катнашы бар монда. Нәкъ шулай, икесенең дә...