Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 гыйнвар 2022, 10:52

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (6)

...Кеше яшәмәгән таш утрауда өшеп үлә идек балам белән. Яр буеннан япон балыкчылары табып алган­нар. Анысын юньләп хәтерләмим дә инде. Һушка килгәндә, бер бәләкәй генә хастаханә йортында ята идем. Урын юк, һәр җирдә яралы хәрбиләр...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (6)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (6)

(Дәвамы.)

Әле уракка төшмәгәннәр иде. Ул көнне мин бәләкәй бакчада алмагачларга терәү салып, ботакларын бәйләштереп йөрдем. Алма күп булачак быел. Ботак­ларын япьле агач белән терәп, бәйләштереп куйма-саң, бөтенләй аерылып төшәчәкләр. Үзем ихата аша Ярмөхәммәтне караштырам. Нишләптер йортында күренми. Әллә авырып-мазар киттеме? Алай дияр идең, кичтән ару гына күренә иде. Сәламәтлегемне ныгытам диеп, көн дә иртә-кич күрше авыл ягына җәяүләп барып кайта. Чынлап та, быел сәламәтлеге күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Ә бүген күренми. Тукта әле, нәрсә эшләп ята икән? Кереп хәлен белеп чыгыйм.

Өе гадәттәгечә бик пөхтә итеп җыештырылган, ә үзе юк. Ихатага чыгып:

– Күрше! Ярмөхәммәт, син кайда? – дип, тавышымны күтәрә биреп дәшәм. Инде ныграк кычкырыйм дисәм, мунча эченнән тавышы килә. – Әллә кайда йөрисең, күренмисең. Авырып-нитеп киттең мәллә? Әйдә ташла эшеңне, безгә кереп чәйләп алыйк. Хатын бүген пәрәмәч тә пешергән шикелле, син дә пәрәмәч яратасың бит, – дим. Ярмөхәммәт ярымкараңгы мунча эченнән чыгар-чыкмас әллә нинди тавыш белән:

– Менә, мунча ягарга булдым әле, – ди. Мин аңа җавап итеп:

– Эссе көннәрне мунчаны көненә икешәр тапкыр керсәң дә комачауламый. Аны шулай итәбез дә, күрше, – дим.

– Юк, күрше, бу икенче нәрсә. Монысы бүтән мәсьәлә, – дип сөйләнә-сөйләнә, мунча эченнән бу якка чыкты. Билләһи дип әйтәм, Ярмөхәммәтне танымадым. Ярты башындагы чәче ап-ак, ә яртысы шул көенчә. Йөзеннән мөлаемлылык чәчелеп, үзенә тартып торган Ярмөхәммәт урынына – күзләре тоныкланып, иңбашлары төшеп бөкрәя башлаган бер карт басып тора. Сахалинда да ул бу кадәр бетеренгән түгел иде.

Ул, ишектән мине кулбашы белән этәрә биреп, «кит әле, ичмаса җан көйдереп юл өстендә басып торма» дигән кебек килеп чыкты да читтәрәк яткан юан гына имән бүкәнгә лып итеп утырды. Тирән итеп тын алды, бик тә авыр көрсенеп, зәп-зәңгәр күккә карады һәм:

– Менә шулай, күрше. Иртәгә мин үләм... – дип, мине тетрәндереп әйтеп салды. Һич тә мондый сүзләр көтмәгән идем. Юк, ул шаяртмый. Чынлап сөйли, моны йөрәгем белән сиздем. Ни әйтергә дә белми торганнан соң, тавышыма шелтәле төс биреп:

– Кит әле, күрше, юкны сөйләмә. Шаяртырга уйласаң да болай сөйләмә. Авызыңнан җил алсын. Кыскасы, бу сүзләрне мин ишетмәдем, син әйтмәдең! – дим. Ул тагы авыр сулап:

– Шаяртмыйм, күрше, шаяртмыйм. Үземне-үзем беләм мин. Күп дигәндә – тагы бер көн, – ди. Мин катгый гына:

– Соң нәрсә булды сиңа? – дим, аптырап. Бу дәшми. Шуннан ике учы белән тез башларына шапылдатып куйды да, миңа карамый гына:

– Утыр әле, күрше, яныма. Синнән башка бүтән кеше аңламастыр мине бу дөньяда, – ди. Мин кырда гына яткан кисмәккә килеп утырдым. Ул – ярырга әзерләнгән түмәрдә, ә мин кисмәктә утырабыз. Тамагын кыргалап алды да кинәт кенә: – Менә, күрше, син кисмәктә утырасың, ә мин – ярырга әзерләнгән түмәрдә. Ә бит киресенчә дә булырга мөмкин иде. Син шушы түмәргә утыргансың, ә мин – кисмәктә. йә булмаса, шушы түмәр нигә кисмәк түгел дә, йә син утырган кисмәк түмәрләргә бүлгәләнмәгән? Нигә алай, күрше? – Сизелеп тора, аңа сөйләве авыр. Тамагын кыргалый, һава җитешмәгән кебек еш-еш авыр тын ала. Мин җавап уйлап өлгергәнче, ул тау битендәге каеннар ягына кулын селки: – Әнә, бакча артындагы агачларны күрәсеңме? Ә бит шул агачлар барысы да бер көнне, хәтта бер сәгатьтә утыртыл­ганнардыр әле. Бер үк туфракка. Аларның барысына да бер үк кояш яктырта, барысын да бер үк яңгыр су­гара. Ничек үскәннәр? Күпләре төп-төз, матур. Кай­берләре кәкрәйгән, зәгыйфь, таяк юанлык кына. Бик юаннары да җитәрлек. Хәтта корыганнары да бар араларында. Ник алай соң ул, нигә барысы да берти­гез түгел? Мөгаен, аларның, ягъни һәр агачның үз язмышы шулайдыр. Тәкъдир дигән нәрсә аларда да бардыр. Менә шул кәкре-бөкре үскән агачлар язмы­шы кебек минем язмыш. Маңгаема шулай язылган минем. Шул тәкъдир кушканнан һич читкә тайпылып булмый. Трамвай ничек үз рельсыннан читкә тайпыла алмый, мин дә шулай. – Мин аны юатырга тырышам:

– Куй әле, күрше, нигә шулкадәр төшенкелеккә биреләсең? Җайлап барысы да үз урынына утырыр. Нәрсә булды соң ул кадәр? – Ул мине ишетми дә, үзенекен дәвам итә:

– Кичә кичләтеп кенә гадәттәгечә җәяүләп йөреп кайтырга булдым. Нишләптер урман ягына бармыйча, олы юл буйлап киттем. Ә бит юл буйлап бер дә йөргәнем юк иде. Аяклар үзләреннән-үзләре шул якка тартты. Әйтәм бит, кешене тәкъдир йөртә. Ерактан ук күреп киләм: бер бәндә машинасы янында әле тегеләй, әле болай бөтерелә. Күк йөзен болыт каплап караңгы төшеп бара. Тегенең тәгәрмәче тишелгән, ахры. Ул гына да түгел, машинасы күтәрткечтән ычкынып җиргә чүккән. Күтәрткече машина астында калган, алырлык түгел. Берүзе булдыра алмаячак. Җитмәсә, җил чыгып тора. Чамалап алдым, күтәрткечне алыр өчен торба йә киртә кирәк. Киттем берәр нәрсә очрамасмы дип эзләнеп. Әрәмәлек арасыннан бер ятеш кенә агач кисәге табып алдым да кире киләм моның янына. Исәнләшәм, бу сәер генә җавап бирә. Үзе, мин килә башлагач, читкәрәк китте. Кем, нинди кеше икәнлеген күреп танырлык түгел, күз бәйләнде. Миннән шикләнә, күрәсең. Килгән җәһәттән агачны машина астына тыктым, агач астына тәгәрмәчне куеп, агачның икенче очына басып машинаны бераз күтәрә төштем. Теге бәндә күтәргечне тиз генә үрелеп алды да машинаны күтәртергә яраклаштырып та куйды. Икәүләп запас тәгәрмәчне кидердек. Бу миңа төрле телдә бутала-бутала рәхмәтен белдерә һәм:

– Әйдә утыр, алып барам. Миңа шул-шул авылга барырга кирәк, – ди.

– Юк, – мин әйтәм, – миңа икенче якка. Мин йокы алдыннан саф һава суларга, йөреп кайтырга дип кенә чыккан кешемен. – Бу шуннан:

– Алайса, миңа күрсәт әле, кайсы тирәдәрәк ул авыл, ничек анда тиз генә барып җитеп була? Тагы да кайсы тирәдә кунакханә бар икән кунып чыгарга? – дип сөйләнә-сөйләнә, машинасына кереп утырды. Мине дә чакыра, кул сөртергә бер чүпрәк суза. Тавышы бик тә таныш үзенең. Машинаның арткы утыргычына кереп утырам. Теге үрелеп утны кабыза. Мин кызыксынып аңа карыйм. Һәм... үземне күрәм. Ул да миңа һушы китеп карап тора. Телсез калдым, күзләр шар булды. Тәннәрем, арка үзәгем буйлап салкын кырмыскалар йөгерешә. йә Ходай, рульгә тотынып миңа карап торучы кеше – мин үзем! Мин үземә үзем карап торам! Бу мизгелдә зиһенем шулкадәр буталды. Әйтерсең дә, бер стаканнан икенче стаканга кабат-кабат су бушаталар! Мин кинәт кенә үземне руль артында утырам дип хис итәм һәм арткы утыргычта утырган үземә аптырап карыйм. Чәчләрем үрә торды. Тамагым кибеп, телем аңкауга ябышты.

Машинадан ничек чыгып шылганымны да, ничек кай­тып җиткәнемне дә хәтерләмим. Аяклар авыртуы да комачауламады шикелле. Авылның утлары күренгәч кенә һушыма килдем. Анда да артыма әйләнеп карар­га йөрәгем җитмәде, шөрләдем. Төне буе ут якты­сында утырып чыктым.

Менә шулай, күрше. Мин үземне-үзем күрдем. Сөйләгәнем бар иде бит, төшемдә мин бәхетле дип. Менә шул төшемдәге чагымны чын итеп, менә сиңа карап торган кебек итеп күрдем. Әле уйлап башыма килә. Кичә мин аңа бер сүз дә дәшмәдем. Ул да. Без тик уй аша гына, зиһенебез белән генә сөйләшеп аң­лаштык. Шулай буламы? Әлбәттә, юк. Бетте, күрше, син миңа комачаулама. Кирәк булсаң, үзем чакырыр­мын, – диде дә торып басты. Өелгән утын әрдәнәсеннән кочагына утын ала башлады. Мин һаман:

– Кит әле, юк-барга ышанасың. Берәр бик охшаган кешедер әле, – дим.

– Юк, күрше. Әби патша да үзенең шәүләсен күргәч дөнья куйган. Инглиз шагыйре Байрон үз шәүләсе белән очрашканның икенче көнендә җан биргән, – дип сөйләнә-сөйләнә кочагына утын тутырды да, миңа борылып карамый гына: – Ярый, күрше, әлегә хуш, – дип, титаклап мунчага кереп китте. Аптырап басып тордым да авыр уйлар белән үзебезгә чыгып киттем. Сагызланып, ансыз да кәефсез кешенең саруын кайнатасым килмәде.

Шулай да кичкырын түзмәдем, көтү каршылап, ашап алгач, «тукта әле, хәлен белеп чыгыйм» дип, Ярмөхәммәт янына кереп киттем.

Ул сузылып төшеп караватында ята. Мин килеп кергәнгә игътибар да итмәде. Түшәмгә караган да ята. Җай гына тын алганы сизелмәсә, аны үлгән дип уйларга да була. Мунча кергән, чиста киемнәрен кигән. Караваты янындагы утыргычта тәмәке кабы белән уртага сынган бер сигарет ята. Шырпысы да шунда. Күрәсең.тәмәке тартып карарга булып, уен­нан кире кайткан. Миндә бөтенләй гаме юк. Мин ша­ярта биреп:

– Нәрсә, күрше, әллә чынлап та Газраил көтеп ятасыңмы? – дим. Бу дәшми. – Әллә берәр ярты алып килимме, икәүләп бәреп куйганда шәп булыр иде, ә? – Бу, чиста итеп кырылган яңакларын җай гына селкетеп, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:

– Теләгең булса, әнә шкафта, үзеңә салып эч. Ә миңа комачаулама, – дип, кулын көчкә селкетеп шкаф ягына ишарәли. Үземә дә әллә ничек булып китте. «Чынлап торып бетеренгән бит» дигән уй айнытып, сискәндереп җибәрде. Озын-озакка сузмый, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга чыгып киттем.

Ул чакны бездә телефон юк иде әле. Бездән биш-алты өй аша торган Зөләйха түтиләргә кереп, шылтыратырга тотындым. Кызларга:

– Тиз генә килеп, укол ясап, йә булмаса алып китегез. Күршем бик авыр хәлдә ята. Мөгаен, иртәнгә чаклы түзмәстер, – дим. Тегеннән:

– Бензин юк, райүзәктә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтергә чак җитә. Машина табып үзегез алып килегез. Үзегезнең фельдшерыгыз бар. Аңа мөрәҗәгать итегез, – дип, телефонны салып та куйдылар.

Чынлап та, пунктта эшләгән Саҗидәгә барырга нишләп башыма килмәгән?

Саҗидә белән килеп кергәндә, Ярмөхәммәт инде җан биргән иде. Саҗидә, елтырап торган тыңлавы-чын колагына киеп тыңлады да, миңа карамый гына:

– Җан биргән инде күршең, абзый. Ага-туганнарына хәбәр итәргә кирәк, – ди.

– Аның бер туганы да юк. Сөйләве буенча, бөтен гаиләсе Нефтегорск шәһәрендә җир тетрәгәндә һәлак булган, – дим.

– Алайса, милициягә хәбәр итәргә кирәк. Силсәүит тә килсен. Ә мин үзем бирә торган төрле кәгазь-документларны иртәгә әзерләп куярмын, – дип саубуллашып чыгып китте. Нишләргә дә белми аптырап басып торганда, ут күрше Әхмәт килеп керде. Күп тә үтми, таягын тукылдатып әтисе Васил абзый да пәйда булды.

Ярмөхәммәтнең миңа сөйләгән маҗараларын ке­шеләргә чишмәдем. Кем әйтмешли, булмастай хәлне чын булса да сөйләмә дигәнне истә тотып:

– Соңгы вакытта йөрәге белән башы авыртуга зарлана иде. Дәваханәгә барырга кирәклеген әйтеп тордым. Тыңламады. «Әй, үтәр әле» дип, кул гына селтәде, – дип алдаштырам. Шулай кулайрак булыр дип уйладым.

Икенче көнне таң белән участковый килеп җиткән. Ярмөхәммәтнең документларын эзләп, өстәл тартма­сын ачуга, аннан васыятьнамә килеп чыкты. Бер ел­лап элек язылып, нотариусның мөһере һәм имзасы белән ныгытып куелган. Каралты-кура минем малай исеменә, саклык кенәгәсендәге егерме биш мең акчасы күрше Әхмәтнең сигезенчедә укыган улы Закирга тәга­енләнгән. Аерым бер конвертта биш мең акча күмгәндәге чыгым-хәерләргә аталган. Күрше-тирәгә рәхмәтләр әйтеп язылган хат та бар. Эчтәлеге шушылайрак: «Кадерле күршеләрем. Язмыш мине сезнең авылга китерде. Үземнең әтиемнең әтиләре, ягъни бабамнарның туган җирләренә кайттым дип ыша­нам. Мине монда үз кеше итеп кабул иттеләр. Картәтиемнең туган җиренең төгәл кайда икәнен белмәсәм дә, шушы тирәләрдән ерак түгелдер дип исәплим. Минем гомерем бу дөньяда шушы озынлык кына билгеләнгәндер, күрәсең. Мөмкин булса, кырыгымны һәм елымны укытыгыз. Йоласы-шарты туры килгәч килсен инде. Элек булса, бер сүз дә язмас идем, кичә шулай кирәгенә тәмам ышандым. Бәхил булыгыз, кешеләр. Имза һәм кичәге көн, ел».

Менә шулай. Ярмөхәммәт безнең авылга ничек кинәт килеп яши башлаган булса, шулай кинәт кенә безнең арадан китеп барды. Шартына китереп җирләдек. Елап калыр кешесе булмаса да, хатын белән минем күзләр барыбер яшьләнде. Без бит аның кайгы-хәсрәттә үткән гомер юлын азмы-күпме белә идек. Белмәгәнебез ни чаклыдыр әле. Анысы бер Тәңре әмерендә. Ләкин гади дә, шул ук вакытта бик катлаулы да, гаҗәеп күп кырлы, могҗизалы бу тормыш дәвам итә. Бер ел үттеме, юкмы...

Ул көнне бозаулар юкка чыкты. Ике бозау. Көтүгә куарга бигрәк бәләкәйләр. Бакча артындагы тау итә­генә арканлап куйган идем. Әллә чебенләп, әллә эт-коштан куркып, ычкынып киткәннәр. Шуларны эзләп ах аллага төштем. Ярый әле, бригадир булып эшләгән Газинур дус очрап:

– Өске якта берничә бозау йөри, синекеләргә охшаган, – дигәч, киттем Яңгырчы авылы ягына. Газинурны әйтәм, бигрәк күзәтүчән. Мин үземнең малларны юньләп танымыйм, ә ул бөтен авылның ук мал- туарын белмәсә дә, яртысының малын таный.

Бозаулар юк. Эзләп йөри торгач, караңгыга кал­дым. «Төкерим күзләренә» дип, кайтырга чыктым. Олы юл белән кайтып киләм шулай. «Таллы чокыр» күперенә җитәрәк, юл кырында бер машина тора. Ерактан ук күреп киләм, ватылган машинасы. Багаж­нигын ачып, бәләкәй утларын кабызып куйган. Якын­рак килгәч, күрәм: тәгәрмәче тишелгән, шуны алыш­тырып ята. Ләкин күтәргеченнән ычкынып машинасы бер якка чүккән.

– Исәнмесез! Нәрсә, тишелдемени?

Бу, миңа карамый гына, һаман бер тимер кисәге белән җир тырный-тырный:

– Да, немножко, – ди. Уйлыйм, «әһә, безнеңчә аңлый» дим, шулай булгач, тегенең белән юри үзебезчә сөйләшәм.

– Монда берәр агач йә таш кисәге кирәк, – дим. Бу һаман:

– Да, да, – ди. Мин моңа ярдәм итәргә була, киттем берәр таш кисәге эзләп. Йөри торгач, бастырык юан­лык агач табып алдым. Машина янына җитәрәк, теге бәндә мине күреп калды да йөгерә-атлый читкә үк китеп басты. Мине күзәтә. Шикләнерсең дә. Караң­гылык күзгә үк сылаша башлады.

– Син кем, нинди кеше, кайдан килдең? – ди теге адәм. Мин исемемне, күрше авылдан икәнемне әйтәм. Теге һаман якын килми. Алып килгән агачны казылган чокырга тыгып, икенче башына басып машинаны күтәрергә чамалыйм. Машина күтәрелә, тик бер кешегә күтәргечне машина астына урнаштырырлык түгел.

– Нәрсә карап торасың, ярдәм ит! – дим. Ачуым килеп: – Синең машинаң, миңа кирәкме? Тизрәк урнаштыр күтәргечне машина астына! – дим. Шуннан җайлап кына урнаштырды. Сизеп торам, миннән күзен алмый. Ачуым кабара башлады. Кеше аңа ярдәм итәргә тырыша, ә ул дер калтырап төште. Этләшә торгач машинаның тәгәрмәчен көч-хәл белән урынына кидердек. Тегеңәрдән сораштырам:

– Кайдан киләсез, кайда китеп барасыз? – дим. Бу урысча сөйләвеннән туктап, әллә нинди иске сүзләр кыстырып җавап бирә:

– Карамалы авылын эзләп Эстәрлетамак каласына китеп барыш. Андый исемле авыллар бихисап, төрле төбәкләрдә. Һичберсе күңелгә хуш килмәс. – Мин тегенең сөйләгәнен тыңлый-тыңлый, кирәге беткән агачны читкә алып очырдым. Юлда комачаулап ятмасын.

– Әйе, Карамалы авыллары әллә ничә, Миякә районында гына да алар икәү. Безнең районда Карамалы авылы бар, тик анда урыслар яши, – дим. Ул да түгел, машина эченнән:

– Улым, кем ул анда? Тәгәрмәчне куя алдыңмы? – дип, кемдер дәшә.

– Әйе, әнкәй, әйе. Менә бер миһербанлы бәндә очрап ярдәм итте. Хәзер, кулларны чайкап, өс-башны каккалап алабыз да кузгалырбыз, – ди.

– Бәй, әллә тагы берәрсе бар инде машинаңда? – дим.

– Әйе, әнкәем утырып килгән иде. Олы кеше, юлда бик талчыкты. Ярый сез үзегезнең мәрхәмәтегездән калдырмадыгыз. Рәхмәт сезгә. Югыйсә, юлда төн кунарга туры килер иде, – ди. Күренеп тора, шәһәр кешесе. Читтән килгән, сөйләшүе безнең якныкы түгел. Авылныкы булса, ярдәм сорап тау астындагы Яңгырчы авылына төшәр иде. Күп дигәндә ике чакрым булыр. Машинасыннан су алып килде, бер-беребезне юындырышабыз. Сулы канистрны кире куеп, багажникны япкач:

– Әйдә, утыр, юл уңае бит, авылыгызга кадәр алып барыйм, – диде дә үзе кереп тә утырды. Машина эчендә ут кабынды. Юлдашым артта утырган әнисенең өстенә кофта кияргә ярдәм итә, һәм үз-ара сөйләшәләр. Мин машинаның эче белән танышам. Шәп машина, мондый машинага беренче тапкыр утыруым. Сүз дә юк, шәп. Теге, минем якка борылып:

– Сезгә күпме түлим ярдәмегез өчен? Сорагыз кыенсынмыйча, – ди.

– Син нәрсә, кардәш? Безнең якта бәлагә тарыган кешегә ярдәм иткән өчен акча алу... гө...на... – Сүземне әйтеп бетерә алмадым. Яшен суктымыни. Аптыраудан бигрәк, куркудан чәчләрем үрә торды. Авызым кипте. Йөрәгем яман чәнчеп туктап калды. Күз алларым караңгыланды. Шул ук мизгелдә яңадан тарсылдап, өч аяклы чатан ат юртаклаган кебек тибәргә тотынды. Бу секундта машина хуҗасы миңа кулын сузса, йә булмаса, төчкереп җибәрсә, билләһи, машина тәрәзәсен ватып турыга чыгып ычкына идем. Вакыт сузылганнан-сузыла. Кулым белән ишек тоткасын капшыйм. Минем теләк – тизрәк бу машинадан чыгып таю. Юк, булмый гына, машинаның ишеген ачалмыйм. Ярмөхәммәтнең «Яңгырчы юлында үземнең тере шәүләмне күрдем» дигәне алдыма килеп бастымы-басты! Һуш китмәле хәл. Бу бит – былтыр дөнья куйган Ярмөхәммәт!

Ниһаять, ишек ачылып китте. Әллә бөтен гәүдәм белән эткәнгә, әллә бүтән сәбәп белән, ул шулкадәр тиз ачылды, мин машинадан җиргә егылып төштем. Торып йөгереп китә алмыйм. Ярмөхәммәт җәһәт кенә чыгып яныма килде. Төнге салкын һава мине бераз айнытып җибәрде шикелле. Шулай да тез буынна­рым йомшарып, аягыма баса алмый, чак торып утыр­дым. Баягы таныш тавыш:

– Нәрсә булды, кардәш, нәрсә булды? – Бар зиһенемне җыеп, белгән догаларны укырга чамалыйм. Юк, үч иткән кебек, һичберсе искә төшсә! Ниһаять:

– Лә илаһе Аллаһ... Лә илаһе Аллаһ... – дип, берничә тапкыр кабатлыйм.

Теге:

– Мөхәммәд Рәсүлуллаһ, – дип әйтеп куймасынмы! Һәм мин азрак фикер йөртә алырлык хәлгә җитәм.

Шәүлә миңа бер кружкага салып су бирә. Бер-ике-не уртлап йотып җибәрдем. Ярмөхәммәт маңгай-чигәләремне чылатып ышкыштырып алды. Аның ярдәмендә көч-хәл белән машинага утырам. Чөнки җәяүләп өйгә кадәр кайтып җитүем икеле. Машина­сын кабыза-кабыза миннән сораша:

– Нәрсә булды, ага, төсегез качкан? Булмаса, мәгез, йөрәк даруы кабыгыз, – дип, дару сәдәфе каптыра. Каршы торырлык та, аның белән сөйләшерлек тә хәлем юк.

– Минем йөрәк көйсезрәк шул. Әфган сугышында шулай булып кайттым. Секретта ятабыз. Духлар кыш­лакка килеп йөриләр икән. Безгә берәрсен кулга төшерергә кирәк. Менә ничәмә көн ятабыз – духлар юк та юк. Эчәргә су бетте. Кем су артыннан барырга тиеш? Әлбәттә, «салага» ,яшь солдат. Минем хезмәт итә башлавыма өч ай да тулмаган. Нишлисең, киттем канистр күтәреп. Тау сукмагы бик тар. Ике кеше янәшә барырлык түгел. Аста, упкын төбендә тау елга­сы ага. Анда төшеп җиткәнче генә дә сәгатьтән артык вакыт кирәк. Дедлар әйтүе буенча, монда «духлар-ның» духы да юк. Тик капитан, сержантка теш кайрап, безнең отделениены юри шушы тау арасына засада­га куйган. Имеш, әйдә эсседә каклансыннар. Курык­мас өчен, үземне-үзем дәртләндерә-дәртләндерә төрлесен уйлыйм. Авылда, хезмәтемне тутырып кайтканымны көтәргә антлар биргән Фәридәне, бергә укып, китәсе төнне минем белән кунган Зифа­ларны уйлыйм. Таулар арасында хуҗа булып йөргән духлар турында гына уйламаска тырышам. Автомат аркада, алай-болай була калса, билдә өч «лимонка». Сулы канистрны кулбашка күтәреп, тирдән лычма булып кайтып киләм. Позициягә күп калмады. Тагы өч-дүрт борылыш калды, анда инде безнекеләр мине при­целдан карап торалар. Сукмак кыя артына борылган тар гына урында баштан-аяк кораллы бер сакалтайга тап булдым. Ул да, күрәсең, мондый очрашуны көтмәгән, дертләп куйды да ап-ачык итеп үзбәкчә:

– Син кем? – ди. Үзем дә сизмәстән:

– Рядовой шул-шул – дип, исем-шәрифләремне татарча атыйм. Аркасындагы авыр гына йөген минем алга куйды да:

– Алай, чучка ишәгеме? – дип, биленнән пистолетын алды һәм шуның белән йөрәк турысына китереп сукты. Бөгелдем дә төштем. Атты бу мине, үлдем дип уйладым. Юк икән. Һушыма килгәндә теге «дух» тан җилләр искән. Ничек ул мине упкынга этәреп төшермәгән дә, нигә атып китмәгән?

– Шушымы авылыгыз? – дигән тавышка уянып киттем. Җавап бирәсе урынга башымны гына кагам. Үземнең өй кайдалыгын кулым белән ишарәләп күрсәтәм. Өйдә ут алганнар. Мөгаен, мине көтеп хафаланып беткәннәрдер. Шәүлә мине эчкә үк алып керде. Кызлар өстәлгә чәй әзерләп йөриләр. Алар да минем белән килеп кергән шәүләне танып шып-шым булдылар һәм тизрәк түр якка чыгып шылдылар.

Дарудан йөрәк бераз тынычланды, хәл кереп, кәе­фем бераз аруланды. Тегеңә урындык тәкъдим итәм. Ул:

– Юк, юк, рәхмәт. Безгә Эстәрлетамакка да кайтып җитәсе бар. Ярдәмегез өчен сезгә тагы да зур рәхмәт, – дип, ишеккә борылды. Шул чакны хатыным килеп керде һәм, Ярмөхәммәт шәүләсен күреп:

– Аһ! – дигән аваз чыгарып ишек төбендәге урындыкка лыпын килеп утырды. Ярга чыгарып ташлаган балык кебек, авызын бер ачып, бер йомып, кулларын бутап, шәүләне күз алдыннан куарга тотынды. Авыз эченнән нәрсәдер мыгырдый, тик тавышы гына чыкмый. Шәүлә дә аптырады. Шунда мин:

– Син, туган, аптырама, безнең Ярмөхәммәт исемле бер күрше бар иде. Сез аңа шулкадәр охшагансыз, ике тамчы су кебек. – Бу адәмгә аңлатудан бигрәк хатыныма ярдәм итәсем килде. Минем тавышны ишетеп хатынга да азрак җан керде, ул:

– Уф, бигрәк котны алдыгыз, – дип, миңа карап елмаерга тырыша, үзе һаман теге шәүләгә шикләнеп күз сала.

Хәзер безнең кунакка аптырарга чират җитте.

– Бәй, минем исемем дә Ярмөхәммәт бит! – ди бу. Без хатын белән тагы шөбһәләнә калдык. Булмастай эш. Бу кеше үзен кем генә дип атаса да, исеме безнең күршенеке кебек булырга тиеш түгел иде. Кабатлап исемен сорыйбыз. Юк, ялгыш ишетелмәгән.

Башыма ниндидер уй килеп, тегеңә кинәт кенә:

– Әйдә, әниегезне алып керик. Хәзер сөйләрмен барысын да, – дим. Үзем нәрсә турында сөйләремне белмим, күз алдына да китерә алмыйм. Бу һаман:

– Юк, юк, соңга да калдык, тизрәк кайтып җитәргә кирәк. Әнием дә риза булмас, – ди.

– Алай ярамый, олы кеше юлда талчыккандыр. Аяк- кулларын язып чәйләп алыр, – дим. Ай-ваена карамый, чәйләп китәргә кыстыйм.

Әнисе, олы яшьтә булуына карамастан, бик теремек һәм сау-сәламәт күренә. Хатын да аптырау-куркуыннан арына төшеп, кызлар белән тиз арада табын өлгерттеләр. Һәм менә бер-беребез белән таныша-таныша күмәкләшеп чәйләп утырабыз.

Ярмөхәммәт Америка татары булып чыкты. Безнең якларга картәтиләренең туган авылын эзләп килеп чыкканнар. Апа сүзгә кушылып :

– Авыл Мулла тавы дигән тау итәгенә урнашкан. Үзем мин Кытайда туганмын. Әтием белән әнием шушы яктан булырга тиеш, алар сөйләве буенча гына эзлибез, – ди. Бу якларга үткән елны да килүләрен, улының кинәт авырып китүе сәбәпле сәфәрләрен өзәргә мәҗбүр булуларын сөйләп алды. Апаның исеме Хәдичә булып, улына караганда да ачык, сүзгә әвәс кеше икән.

Ярмөхәммәтнең мине эзләп Сахалин хәтле Саха­линнан кайтуын сөйләп тормый гына:

– Менә күрше Себердә эшләп йөри иде, гарипләнеп кайтты. Бер-ике ел да тормады, былтыр җәй үлеп китте. Йөрәк, диделәр. Ул сезгә шулкадәр охшаган. Янәшә бассагыз, бер-берегездән һич аерып алып булмас иде. Машинада сезне күргәч, шулкадәр курыктым. Хатын да чак һушыннан язмады, – дим.

Шик-шөбһәләр таралды. Иркенләп утырабыз. Хәтсез вакыт үткәнен сизми дә калганбыз. Хәдичә апалар кайтырга кузгалдылар. Без аларны куна ка­лырга кыстыйбыз. Апа белән улы тәүдә:

– Юл ерак, иртәгә барасы авыллар бар, – дип, кире кагып булашсалар да, ризалаштылар.

Хәдичә апа белән хатын сөйләшеп утырып калды­лар, без Ярмөхәммәт белән тышка чыктык. Йокы ал­дыннан йөреп керергә уйладык. Бер уңайдан Ярмөхәммәт мәрхүмнең өен күрсәтеп чыгарга бул­дым. Берничә көннән елы да җитә шикелле. Анысы истән дә чыгып тора, календарьдан карарга кирәк булыр. Берәр фоторәсемен алып Хәдичә апага күрсәтергә уйладым.

Өйне ачып керәбез. Утны кабыздым. Күршене җирләгәннән соң ничек юып җыештырылган булса, шул килеш. Телевизор өстенә, тәрәзә төпләренә сизелер-сизелмәс тузан кунган да, азрак күксе исе ки­леп китә. Кеше яшәмәгәнлеген белдереп ниндидер салкынлык бәрелә. Ярмөхәммәт ишектән кергәч тә туктап калды. Як-ягына карана-карана басып тора. Түргә узып бәләкәй шкаф тартмасын ачып кәгазьләрне актарам, күршемнең берәр фотосурәте килеп чыкмасмы дип уйлыйм. Юк, таба алмыйм. Ку­нагым:

– Нәрсә югалттыгыз? – дип тамак кыра.

– Сезгә берәр фотосын күрсәтергә иде исәп.

– Ә бит мин фотоальбомның кайда икәнлеген беләм... – Аптырап аңа карыйм. Кулындагы баш киемен ике кулы белән изгәләп: – Мин бу өйдә күп тапкырлар булганым бар. Фотосурәтләр карават астындагы чемоданда, – диде дә, гаепле кеше сыман кулбашын сикертеп, кулларын җәйде. Шуннан тагы кепкасын әвәләргә тотынды. Хас та мәрхүм Ярмөхәммәт кебек. Мин иелеп чемоданны тартып чыгардым. Ачам. Дөп-дөрес: фотоальбом өстә генә ята. Бер сурәтне Ярмөхәммәткә сузам. Карап-карап торды да:

– 17нче буровойда чакта... – дип, фотоны миңа бирә. Фотосурәтне әйләндереп карыйм. «17нче буровойда» дип язылган. Ярмөхәммәт тагы: – Әйе, мин үзем, әйтерсең дә, шушы өйдә яшәдем. Тик кайчан һәм кайда? Булмаса, әйдәгез әле фотоларны әнигә күрсәтик, – ди.

– Әлбәттә. Хәдичә апа нәрсә әйтер икән? Таныр микән? – дим.

Күршенең өен бикләп үзебезгә керәбез. Улы әни­сенең янына килеп утырды да:

– Әни, кара әле. Улыңны танырсыңмы икән? – дип, фотоальбомны әнисенә суза. Хәдичә апа үлгән Ярмөхәммәтне күрсәтә. Ялгыз гына төшкән фотосын аерып алып бик озак карап торды да, яшьләрен сөрткәләп:

– Гаҗәп, бик гаҗәп. Һич аерып алгысыз. Шулкадәр охшагач та охшар икән кеше. Гомере генә кыска булган. Бик тә кызганыч. Үзен күреп сөйләшергә иде дә бит.

Ләкин иң аптыратканы: Ярмөхәммәтләрнең әтиләренең исем-фамилиясе дә бер үк икән бит! Хәдичә апа бер чама дәшмирәк торды да, күзләренә тулышкан яшьне кулъяулыгы белән кипшендереп ал­гач, тамагын кыргалап җай гына сөйләп алып китте:

– Үзем мин Әхмәт сәүдәгәр кызымын. Картәти дә сәүдәгәр булган. Картәтинең туганнары төрлесе-төрле якка таралып, мәрхүм булганнар. Шуңа да әти ягыннан туганнар юк. Ул ятим үскән. Ә әни Карамалы авылыннан, урындагы сәүдәгәр кызы. Әти һәм әни Шарлык базарында танышалар. Өйләнешәләр. Әти әллә ничә урында кибет тоткан, Кытайдан, Кашмирдән кызыл мал, ефәк кайтартып сату иткән. Большевиклар килеп болганышлар башлангач, бөтен мал-мөлкәтен алтынга әйләндереп, әни-апаларны алып Кытайга күчә. Анда яшәп ятканда, японнар басып керә. Әти сугыштан качып Сахалин утравына күченә. Ирекле сәүдә тыелгач, әтинең эшләре дә көнән-көн начарая. Бер кибете торып калды. Абый-апалар исә төрлесе-төрле җирдә үз гаиләләре белән яшиләр.

1944нче елның азагында мин үзем яратып йөргән егеткә кияүгә чыктым. Бәхеткәйләребез генә булма­ды. Советлар килә икән, барча халыкны бер казарма­га ябып колхоз төзиләр, риза булмаганнарны Себергә сөрәләр дигән шомлы хәбәрләр йөри башла­гач, барча булган дөньяны ташлап, ераккарак качар­га булдык. Качып барганда, диңгездә давыл купты, көймә ватылды. – Хәдичә апага үткәннәрне исенә төшерү бик кыен, күрәсең. Яшьләрен сөрткәләп туктап-туктап тора. Мин «бу турыда кайда ишеттем, кем сөйләде? Кайсы гәзит-журнадан укыдым» дип, искә төшерергә тырышам. – Менә шунда бик зур шартлау булды. Кырыбыздан үтеп барган бик зур кораб урта­лай ярылды. Зыяны безгә дә тиде. Давылда йомычка кебек бөтерелгән көймәбез капланды. Иремдә, баш­калар да көймә астында калып һәләк булдылар. Мин баламны кочаклаган килеш коткару боҗрасына ябы­шып өлгердем.

Кеше яшәмәгән таш утрауда өшеп үлә идек балам белән. Яр буеннан япон балыкчылары табып алган­нар. Анысын юньләп хәтерләмим дә инде. Һушка килгәндә, бер бәләкәй генә хастаханә йортында ята идем. Урын юк, һәр җирдә яралы хәрбиләр. Шул мәхшәрдән тик Аллаһ Тәгалә ярдәме белән генә исән-имин торып калдык. Ирем белән алдан сүз ку­ешканча, улыма Ярмөхәммәт исеме куштырдым.

Ун елдан артык яшәдем Япониядә. Японнарның үзләренә дә бик кыен чаклар иде. Тамак ялына нинди генә эшләрдә эшләмәдем дә кемнәргә генә ялынма­дым. Каһәр суккыры сугыш! Ул кайда да коточкыч... Азрак дөньялар тынычлангач, бер фин татарына ки­яүгә чыгып Финляндиягә кайттык. Икенче иремнең дә гомере бик кыска булды. Үзебезгә өй тергезергә агач әзерләгәндә, сугыштан калган минага эләгеп һәлак булды. Финляндиядә милләттәшләребез хәтсез генә яши. Иптәше үлгән бер тол иргә кияүгә чыктым. Аның ике бала, минем икәү. Тормыш көтеп алып киттек. Балалар үсә төшкәч, аларны укытырга була, Америкага күчтек. Әле дә шунда яшибез. Бала­лар барысы да башлы-күзле булып үз тормышлары белән яшиләр. Соңгы иптәшем үземнән күпкә өлкән иде, моннан дүрт ел элек дөнья куйды. Үзем дә олы­гайдым. Олыгайган саен, җан тынычлыгы да югала бара. Күңелемдә һич тынгы юк. Барысы да әйбәт, ба­лалар да яхшы яшиләр.Тик чит җир – чит инде.

Яхшыдан яхшы ни яхшы?

Туган белән тиң яхшы.

Алтын тамган чит җирләрдән

Туган илләр мең яхшы!

«Әтием, әниемнең туган җирләрендә башка туган­нарым калганмы? Алар ничек яши? Милләттәшләрем, кардәшләрем кайсылай тормыш көтә?» дигән сорау­лар көннән-көн ныграк борчый. Үзебезнең Казан, Уфадан килгән җырчыларны ишеткәч, йөрәгем бөтенләй урыныннан купты.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле сакланды.

Фото: Pixabay.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (6)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: