Такси дигән нәрсәң, айга дисәң, айга да алып барыр заман инде. Авылдан район үзәгенә баргандай гына вакыт йөртсә дә, эзләп тапты бит тәки. Алдан хәбәр итмәгәч, кызы, көтелмәгәнлектән, ишеген ачып җибәргәч, атасына танымаган кебек текәлеп торды.
– Һо-о! Атаңны оныткансың да икә-әнсең, ә?
– Әткәй! Күземә күренәсеңме, дип торам! Монда ничек килеп чыктың?!
Атасы өчен Әмир җавап бирде:
– Миңа да, самолетка утырам дип, чыгар алдыннан гына шалтыратты, чак барып, каршы алып өлгердем. Менә шулай, бабай безне тикшереп чыгарга булган.
– Үтегез, әйдә, үтегез! Әткәй, ну аптыраттың!
Абдулла карт тартынып кына үтеп утырды, кулындагы күчтәнәч төргәген кая куярга белми, әле бер, әле икенче ягына күчерде. Идәндә ачык бүз төстәге палас – ничек итсәң дә, пычраныр сыман.
– Әниеңнең кырыгын укыттым да, берүзем күңел тынычлыгы тапмый йөрдем-йөрдем дә, тукта, сезне бер күреп кайтыйм әле дип, чыктым да киттем менә…
– Яхшы иткәнсең, – кызы карчыгына охшап ачык шул, йөгергәләп чәй утырткан уңайга, авызы бер генә дә ябылып тормый. – Әнкәйнең кырыгына кайтып булмады инде, яңа гына җирләргә сорап киткәч, эштә эндәшеп тормадым, еллыгына мотлак кайтырмын. Берүзеңә авырдыр инде, әткәй?
– Авыр дип… – «Авыр гынамы соң?! Бөтенләй мөмкин түгел!» – Торып калгач, яшәлә инде…
Өчәүләшеп табын артына утырдылар. Хәл-әхвәлдән артык хәбәр дә бетте. Сүзсез генә чәй чүмерәләр менә хәзер. Алар бит болай утырып, аралашып өйрәнмәгән. Дөресрәге, Абдулла – балалары, балалар аталары белән кара-каршы утырып сөйләшүгә күнекмәгән. Карт, нәрсәдер турында сорашырга итеп, ияген күтәрде дә… шул килеш тын калды. Нәрсә сорашсын соң, ул бит балалары хакында артык берни дә белми. Ярый әле, кияве исенә төште:
– Кияү эштәме?
Кызы белән улы, моңсыз гына чәйнәп утырган җирләреннән шып туктап, бер-берсенә “ялт” итеп карашып алдылар. Зәкиясе тамак кырды да шым гына:
– Әйе, – диде.
Әмир кинәттән кайтырга ашыкты:
– Ярый, мин кайтыйм инде. Ял көне, әткәй, сине шәһәр күрсәтергә алып чыгармын.
Агасын озаткач, кызы бакчага баласын алырга китте. Абдулланы ияртмәде, ятып ял ит дип, берүзен калдырды. Ялгыз калгач, бабай балконга чыгып, югарыдан кырмыска күче кебек гөжләгән шәһәр урамнарын күзәтеп торды, анда күзе талгач, кызының яшәгән урынын байкап чыкмакчы булып, йокы бүлмәсенә керде дә, мондагы тар гына бер карават белән балалар урынына күз салгач, ирексездән күңелендә шик уянды. Мондый гына урында ике кеше ничек йокламак кирәк? Бабай дигәч тә, әллә шуны гына аңламаслыкмы ул? Карчыгы белән икесенең сәхнә киңлегендәге булды урын-җире…Әле дә бар инде, тик карчыгы гына…
Хәзер Абдулла, өй буйлап йөреп, кияве барлыгын аңлатырдайны эзли башлады. Барып, кием шкафын ачып карады, анда тик хатын-кызлар да балалар әйберләре генә, бизәнгечләр янында да ир кеше тотынырдае күзгә чалынмый. Ичмасам, теге балконда җилфердәшкән керләр арасында бер генә ирләр ноские булганда да, җиңел сулап җибәрер иде дә, юк бит...
Кызы белән оныгын чак көтеп алды. Ишек төбендә таныр-танымас булып тартынып торган баланы, зур куллары белән кармап күтәреп алып, түшенә кысып сөйде дә кызына карап:
– Малайны әткәйсез үстермәкчесеңме ? – дип кашын җимерде.
Кызы мондый сүз булырын белеп килгән, күрәсең. Кыю гына каршы торды:
– Әткәй, мин күптән үз тормышым белән яшим. Миңа унсигез яшь түгел.
– Ай-һай, зураеп киткәнсең икән. Иреңне куып чыгарырлык акыл җыйгансың.
– Әткәй… – Зәкия улын җитәкләп йокы бүлмәсенә кертеп җибәрде дә атасы янына, диванга килеп утырды. – Әткәй, мин беркемне дә кумадым. Дөресрәге, куып чыгарырлык кеше юк.
– Ничек юк?.. Ә кияү?.. Ә әниең…
– Беләм. Әнием сиңа: «Кияве эштә, кияве шунда, кияве монда, шуңа кайта алмаган», – дип торды. Без боларны сине борчымас өчен әйттек, аңламас, дип уйладык. «Күтәрә алмас, гарьләнер», – диде әнкәй дә.
Абдулла һаман төшенә алмады. Ничек инде, бала бар бит соң!
– Кияү әтү сәпчим юкмыни?
– Юк.
– Алайса, бу бала кайдан килгән? – карт тавышын күтәрә төшеп, комод өстендәге йомшак уенчыкарга төртеп күрсәтте.
– Улымның атасы мине алдап китте, өйләнешәбез, дип йөрде-йөрде дә юк булды. Соңыннан эзләп тапкан идем, ул гаиләле кеше булып чыкты. Менә шулай.
Абдулланың башы шаулады. «Ничек инде?! Аның кызын! Аның бердәнбер кызын кемдер берәү алдап киткән! Бала белән калдырган!»
– Кайда яши соң ул адәм? – карт ярсуыннан мышнап төште.
– Әткәй! Зинһар, юк белән булма. Ул хәлгә алты ел вакыт үткән. Адресын да, төсен дә онытканмын инде.
Ата кеше, үзен кая куярга белми, бер утырзы, бер торды, бер балконга чыкты, бер кире керде. Аннан кабат килеп, кызы каршысына чүкте дә, хас та Сәмигасенең яшь чагын хәтерләткән кадерле йөзгә карап, ачыргаланып дәште:
– Нишләп мин белмәдем соң бу хәлне? Нигә мин читтә калдым? Кызым, атаң юк идеме соң синең?
Зәкия бераз уйланып утырды. Аннан уендагын әйтте, күрәсең:
– Булдың, әткәй. Син безне ашаттың-эчердең, киендердең, ләкин бервакытта да күңелебездә ни барлыгы белән кызыксынмадың. Абыем белән безне бары әнкәй генә аңлады, ул гына әллә кайдан сизеп-белеп торды, нинди хәлдә дә читкә типмәде. Син безне һәрвакыт тик яхшы итеп кенә күрергә теләдең, йомшаклыкларны, хаталарны кабул итмәдең. Әнкәй шулай сине аралап, синең өчен «барысы да әйбәт» дигән дөнья ясады. Ул дөньяда син бер уйсыз, борчылуларсыз көн иттең. Ә шул ук вакытта безнең гади кешеләрнеке кебек зар-моңы да, шатлык-куанычы да булган тормышыбыз барды. Әле менә әнкәй юк… Беләсеңме, миңа ничек кыен? Мин үземне үксез ятим, йортсыз-җирсез итеп тоям…
Мәскәү шәһәренең мәһабәт матурлыгын байкап йөргәндә дә, оныклары белән якындагы паркта ял иткәндә дә, самолетның йомшак креслосына сеңеп китеп оеп утырганда да кызының әйткәннәре башыннан чыкмады Абдулланың. Ничек булды соң бу тормыш ? Ничек итеп яшәлгән ул? Ни өчен аны балалары белән бергә яшәмәгән? Янәшә, әмма бергә түгел. Шулай да була икән, янәшә, әмма бергә түгел. Янәшә… бары янәшә…
Бик авыр уйлар белән кайтып төште ул авылына. Ә бит чыгып киткәндә, карчыксыз озак торып булмас, балаларны бер йөреп байкап чыгармын да, теге дөньяга әзерләнергә кирәк булыр, дигән планнар белән киткән иде. Әле бөтенләй өметсез кайтты. Нишләргә?.. Их, карчыгының юклыгы… Ул әле ни дигән булыр иде икән? Берәр җаен табып, юатыр иде, басар иде янган җанын. Нәрсә ди торган иде әле борыны төшеп киткәндә? Әйе шул, «Өметсез шайтан булма», – дип сукраныр иде. Өметсез… Өметсез… Юк! Шайтан булырга риза, тик өметсез түгел. Түгел!
Абдулла кайтканнан алып кулына бер эш бармый, буынсыз булып яткан җиреннән кинщт сикереп торды да, стенадагы кәртечкәләр артыннан карчыгы кыстырып куйган иске дәфтәрне капшап, тартып чыгарды. Шушында балаларының телефон номерлары теркәлгән булырга тиеш. Каты кәкре бармаклары белән нәзек кенә ручканы чак тотып, кәкре-бөкре итеп саннар тезмәсен күчереп алгач, җиңел басып, почтага юлланды ул. Авыз эченнән шыбырдап әйтәсе сүзләрен барлады. Нәрсә дип әйткәндә дә, ни эшләгәндә дә, ул балаларын югалтырга тиеш түгел. Ул аларны кабаттан яулап алырга, ышанычларын акларга бурычлы. Моның өчен иң тәүдә аларны үзеңә ошаганча итеп түгел, ә ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Кирәк! Һәм ул әйтер. Гомердә дә әйтмәгән һәм белмәгән сүзләрен әйтер. Улына: «Кем булып эшләвең түгел, улым булуың мөһим», – дисә, ничек булыр? Ә кызына: «Кайт, кеше тупсасында йөрмә, малаеңны үзем үстерешермен», – дияр. «Мөгаен, алар тыңлар, мөгаен, аңлар. Сәмигамнән туган балалар бит әле алар».
Абдулла кабаланудан авыр гәүдәсен ян-якка аудара-аудара атлады. Шулай ашыктырып, өмете алып китеп бара аны. Ул бит хәзер өметле шайтан. Өметле!
Фото: fool.com