Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 гыйнвар 2022, 21:15

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Өметле шайтан. Хикәя (1)

– Син күп нәрсәне белмәдең ул, әткәй. Әнкәй бит һәрвакыт «атагызны көйдермәгез, атагызны борчымагыз», дип тукыды. Синең, шулай итеп, тиелми, кузгатмый торган дөньяң булды. Без бетмәс проблемаларыбыз белән анда керә алмадык. Тик менә хәзер сакчың гына юк. – Бу сүзләрен улы ничектер үпкәләгән кебек тә әйтте, шикелле.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Өметле шайтан. Хикәя (1)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Өметле шайтан. Хикәя (1)

Абдулла карт, баскычларны саный-саный гына атлаган бәләкәй бала шикелле, самолет баскычыннан җайлап төште. Төште дә, халык агымына иярергә тырышып, кузгалып китте. Тик агымдагыларның берсе дә аның кебек сузылмый, барысы да ашыгып үтеп китә торды, һәм аэропорт мәйданчыгына ул әллә күпмегә артта калып барып керде. Анда тукталгач та, як-ягына каранманды, каранса да, бу чама чуарлык арасында берәүне дә күрер-таныр хәлдә түгел иде. Пинжәк кесәсеннән кулъяулык урынына дип пөхтәләп салып куйган ситсы яулыкны чыгарып, тирләгән маңгай-муеннарын сөртте дә яулыкны кадерләп кенә кире тыгып куйды.

Карчыгының яулыгы ул, тотынылмаган һәм бервакытта да тотынылмый торган булса да, аның җылысын саклаган кебек. Шушындый хәергә килгән «прастуй» яулыкларны, берәр җиргә җыенганда, бабаена кулъяулык итеп бирә торган иде ул. Шул йоланы тотып, бу яулыкны юлга чыгар алдыннан Абдулла үзе сандыктан алды. Әй, вакыт… Яңа гына кебек иде, Сәмигасенең кырыгы да үтте. Үткәреп китте, үпкәләп ятмас, мөгаен… Каршысына улы килә түгелме?! Шул шул! Тач үзенең кәртечкәдәге яшь чагы булып килә. Карчыгы гел шулай ди торган иде, чынлап, дөрес әйткән икән. Нигә моңа кадәр шуңа игътибар итмәгәндер, алай читтән карап торганы булмагандыр шул.

– Әткәй! Шәпме?! – улы хас мондагы халык шикелле итеп, кочаклап ук алды. Бабай уңайсызлануданмы, өйрәнмәгәнлектәнме, башын кулбашы эченә тартып, катып калды. – Ничек килеп җиттең? Чирләтмәдеме самолет?

– Ару… – бөтен шау-шулы сорауларга җавап шушы гына булды. Әмир дә атасыннан артыгын көтмәде, холкын белә бит.

Кайнашкан халык арасыннан атлаганда югалтмас өчен атасын җитәкләп алырга иткән иде дә, тегесе кулын бирмәде, ахырда, җиңеннән эләктереп алды. Кемдер белән җитәкләшеп йөри торган кешеме инде ул, имгәкләп булса да барыр, әмма үзе барыр.

Зур Мәскәү шәһәрен күзәтеп, сәгатьтән артык хуш  исле такси эчендә чайкалганнардыр, биш катлы иске йорт янында шып туктагач, аякларын көчкә язып, чыгып басты. Ул арада улы акчасын түләп, зур булмаган юл сумкасын җилтерәтеп алып кереп тә китте:

– Ияр, әткәй! Икенче кат, утыз икенче фатир.

Мондый да кысык өй була икән. Кергән җирдә аршин ярым җир – болай бөгелсәң дә, тегеләй иелсәң дә, баш  тия. Шулай да, аяк киемнәрен салып, түргә үтте Абдулла. Улы кергән җирнекеннән чак кына киңрәк булган аш  бүлмәсендә чәй куеп маташа.

– Әткәй, залда ял итеп тор, хәзер чәй кайный.

Зал дигәне дә озынчарак кечкенә тартма кебек. Монда һәр сантиметрны саранланып үлчәп кенә эшләгәннәр әллә? Кайда үзенең сарайдай йорты! Карчыгының түрбаш ягы гына да бөтен боларның фатирын сыйдырадыр. Хәер… хәзер карчыкныкы түгел инде…

Чәй эчкәч, улы эшенә кабаланды, чыгар алдыннан, якында гына ул минем театр дип, тәрәзә аша күренеп утырган бизәкле зур бинаны күрсәтеп китте. Ялгыз калгач, черем итеп алмакчы булган иде дә – кая? Күзе дә эленмәде. Торып, өс-башын каккалагач, улы өйрәткәнчә, ишекне бикләп, урамга чыкты. Тегеләй-болай күз салып торды да, тукта, тегенең театрын барып күрим әле дип, шул якка атлады. Әмире мәктәпне тәмамлагач ук, режиссер булам дип, атасының, зоотехникка укы да авылга кайт, дигәненә колак та салмый, башта Уфага, аннан хәтта Мәскәүгә чыгып китте. Ниндидер зур институтта укыды, шикелле, аннан карчыгы «театрда эшли» диде. Аннан сеңлесе дә артыннан иярде.

Абдулла, кулларын артка куеп торып, җайлап афишаларны карап чыкты, улының, дөресрәге, үзенең фамилиясен эзләде. Башта эре хәрефлеләрен генә карады, анда булмагач, бәләкәйрәк язмаларны үтте. Һаман очратмагач, кашын җыерып, чыраен сытып, астагыларын иҗекләп укыды – анда да юк. Һы!

Театр ишегенең тоткасын табарга итеп, зур пыялалар каршысына якынрак баскан иде, алары ике якка тайпылып, үзләре үк ачылып китте. Кереп өлгермәде, артында тегеләр тиз генә тавыш-тынсыз ябылып та куйды. Хикмәт! Койрыгың булса, кысылып калмас, димә.

Сакта утыручы ир Абдулланы туктатты:

– Кем кирәк?

Карт стеналарны бизәгән портретлардан, фотокүргәзмәләрдән карашын ала алмады. Улының сурәтен тапса, төртеп кенә күрсәтер иде дә.

– Улыма килдем.

Вахтер бабайны баштанаяк сынап карады:

– Кем улыгыз?

– Режиссер.

– Фамилиясе?

– Ә нәрсә, алар монда күмәкмени?

– Җитәрлек. Кем инде?

– Тимербулатов. – Каршысындагының һаман берни аңламаган карашын тойгач, өстәп куйды. – Әмир Абдулла улы.

– Юк, монда андый режиссер юк. Бәлки, икенче театрдадыр, сез дөрес килдегезме?

– Ничек инде юк?! Бая гына мине самолеттан каршы алды, кайда икәнлеген тәрәзәдән күрсәтеп китте, артыннан гына килдем…

– Тукта! – Бабайның ныкышуына аптырап, театрда эшләүчеләр язылган калын дәфтәрне актара башлаган вахтер бер биттә тукталды. – Тик бу режиссер түгел, артисларга ярдәм итүче… менә… Тимербулатов Әмир Абдулла улы, диелгән.

– Артисларга нишләүче?

– Ярдәм итүче, ягъни гастрольләргә чыкканда яки спектакльләргә әзерләнгәндә артистларның костюмнарын күтәрешеп, күчереп йөрешә. Костюмнары күп бит аларның. Әйдәгез, янына үткәрәм.

Берни аңламаган Абдулла, елгыр вахтер артыннан  чак өлгереп, озын коридорлар буйлап әллә ничә борылыш үтеп, костюмнар бүлмәсенә килеп керде. Караса – улы кием-салым белән буталана, килештереп халат киеп алган. Керүчегә баш калкытып карагач, кулына тотканнары төшеп китте.

– Әткәй?..

Абдулла әкрен генә килеп, улының аяк астындагыга ымлады:

– Боларны нишләтәсең?

– Кер юучылардан юдыртып, үтүкләтеп алам, детальләрен барлыйм, барган җирләренә күчерәм…

– Шуның өчен дә акча түлиләрме ?

– Түлиләр…

Әмирнең эш рәте китте. Атасының карашы астында кәнфит урлап тотылган малай шикелле бәргәләнеп күпме торырга мөмкин? Шулай ук эндәшми калу да урынсыз.

– Әткәй… Менә шулай килеп чыкты инде…

Абдулла, иелеп, бер чүпрәкне күтәреп карап торды да, аның хатын-кыз күлмәге икәнлеген аңлагач, «Тфү!» дип, кире урынына ыргытты.

– Бичәләр итәген җыеп йөрүче инде әтү син? Шушыңа укыттылармыни еллар буе?

– Укуны тәмамлый алмадым бит… Аннан кире дәвам итәрмен, хәзер-хәзер дип йөреп, вакыт үтте дә китте. Гаилә булгач, бала тугач, ул хыял да сүрелде.

– Йә, соң моннан башка эш  булмадымы? Шофермы… соң урам себерсәң дә…

– Театр якын шул миңа, әткәй, шушы мохиттә кем булып булса да йөрергә ризамын. Бәлки, берәр чак укып та чыгылыр. Монда йөреп режиссер эшенең бар нечкәлекләрен өйрәндем, көн дә йоклап киткәнче хыялымда әллә ничә төрле күренешләр куям.

– Ә нигә мин бу хакта белмәдем? Әниең «укый, театрда эшли», дигәч, ни.

– Син күп нәрсәне белмәдең ул, әткәй. Әнкәй бит һәрвакыт «атагызны көйдермәгез, атагызны борчымагыз», дип тукыды. Синең, шулай итеп, тиелми, кузгатмый торган дөньяң булды. Без бетмәс проблемаларыбыз белән анда керә алмадык. Тик менә хәзер сакчың гына юк. – Бу сүзләрен улы ничектер үпкәләгән кебек тә әйтте, шикелле.

– Һы-ы… – Абдулла бу яңалыкка ачуланырга да, көенергә дә белмәде. Мондый сынау алдында бервакытта да калганы булмады бит. Балаларыннан бер дә күңелсез хәбәр алганы, аларның газабын тойганы юк иде. Яшьли генә йорттан очып китеп беттеләр дә, кайтып-киткәннәрендә хатыны: «Барысы да әйбәт, барысы да яхшы», – дип кенә торды.

– Ярый инде, әткәй, ул хәтлем аптырама. Мин бу йөк белән яшәп өйрәнгәнмен. Ул хәтлем фаҗига ясамыйк, яшәүнең башка матурлыклары да, куанычлары да бар ул. Кайтыйк, әйдә. Киленең дә кайтыр.

Абдулланың нигәдер ул кысык фатирга кабаттан барып керәсе килмәде. Фатирдан бигрәк, улы белән нәрсәдер хакында сөйләшергә хәле юк иде. Әрләргәме, жәлләргәме инде аны? Их, карчыгының юклыгы!..

– Бер кузгалып чыкканда Зәкияләргә дә барып килим. Әткәем Мәскәү кадәр Мәскәүгә килеп тә, мине күрми иткән, димәсен.

Атасының кәефен аңлаган Әмир дә артык каршылашмады, икесенә дә бераз вакыт комачау итмәс, уйларын җыйнап, фикерләрен төйнәп алырга кирәк.

(Дәвамы бар.)

Фото: https://belprost.ru

Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Өметле шайтан. Хикәя (1)
Миләүшә КАҺАРМАНОВА. Өметле шайтан. Хикәя (1)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: