(Дәвамы.)
III бүлек
Ярмөхәммәт
Уфага барып, әманәтне тапшырып, исән-имин йөреп кайттым. Тик Ярмөхәммәттән генә күңелсез хәбәрләр китерделәр. Буровойда тимер астында калып имгәнгән. Әле Нижневартовски хастаханәсендә ята, дип җиткерделәр.
Безнең яктагы яшьләр, үзебездә колхозлар таралып бетү сәбәпле, бары да читтә. Күбесе шул Себер ягында газ-нефтьтә эшлиләр. Күрше авыл Гәрәйнең олы улы Гали белән бергә эшләгән Ярмөхәммәт. Шул егет килеп әйтте, ялга кайткан булган икән. Аның артыннан хатын Ярмөхәммәткә үзебезнең як күчтәнәчләре әзерләп җибәрде.
Вәт әй, бер килмәгәч килми бит кешегә. Юньле эш табып, адәм рәтле эшли башлагач кына... Көн дә кич хатын белән шул турыда сөйләшеп алабыз. Куй инде бу дөньяны. Һич кенә дә тигез түгел. Берәүләр, әлләни көчәнми, бадца-майда йөзеп, рәхәт тормыш көтәләр. Бар нәрсәләре җитеш. Эшләре дә җиңел, ашлары да тәмле, дигәндәй. Хәсрәт-михнәтсез дөньялары тәгәрмәч кебек, шома гына алга тәгәри. Ә берәүләргә тормышның рәте-җае юк. Ничек кенә тир түгеп тырышмасыннар, бер дә алга бармый. Тормыш тәгәрмәчләренә таяк тыгылган. Таяк кынамы, авыр түмәр дә тагылган. Әлеге шул Ярмөхәммәтне әйтәм инде. Бала чагыннан ук бәхетсез. Әле һаман шул дәвам итә.
Үзе сөйләве буенча, аның әтисе белән әнисе 1944нче елның азагында өйләнешәләр. Тормыш бик авыр була. Утрауда төрле хәбәрләр йөри. Имеш, озакламый канкойгыч сугышлар булачак икән. Советлар килсә, бөтен халыкны кырып бетерәчәкләр икән һәм башка һәм башка. Берничә гаилә берләшеп утраудан качып китәргә уйлыйлар. Болай гына беркайда чыгып булмый. Япон властьлары халыкның ирекле күчеп йөрүен катгый тыялар. Язмышларын Аллага тапшырып, бер караңгы төнне тәвәккәллиләр болар.
Таңга таба көймәнең моторы ватыла. Ачык диңгездә җил көчәйгәннән-көчәеп, көймәне йомычка урынына йөртә. Көймәдәгеләр менә ничәнче көн инде үзләренең кайда икәнлекләрен белми, язмышларын җил белән диңгез карамагына тапшырып, Ходайдан мәрхәмәт өмет итеп, белгән догаларын укыйлар. Җитмәсә, яшь хатынның тулгагы тота башлый. Озак та үтми, Ярмөхәммәт туа. Ярый әле көймәдә олы яшьтәге хатыннар да була, алар кендек әбисе ва-зыйфасын үтиләр. Нәкъ менә шул чакны ниндидер бер зур пароход боларны куып җитә. Ул, туктап та тормый, кырларыннан үтеп китә. Китеп өлгерә алмый, ниндидер көчле шартлау пароходны уртага бүлеп ташлый. Шартлау дулкыны качып баручыларның көймәсен дә әйләндереп сала.
«Әти әнине соңгы тапкыр шунда күреп кала. Аның өстенә ниндидер галәмәт зур әрҗә төшеп каплана. Коткарып калырлык бер нинди чара булмый. Әти минем биләвемне теше белән эләктереп, күзенә чалынган бер бүрәнәгә ябышып өлгерә. Утрау ерак булмаган, күрәсең, безне яр буенда яшәгән кешеләр табып коткаралар. Әти миңа Ярмөхәммәт дип исем куша. Диңгездә, ачы билгесезлек эчендә йөзгәндә, әти белән әни, улыбыз туса, исемен Ярмөхәммәт кушарбыз дип, сүз куешкан булалар. Үзенең бу мәхшәрдән исән-имин калуын минем аркада гына дип исәпләде.
Мин үсә төшкәч тә шулай ди торган иде. Имеш, яңа туган баланың гөнаһы булмый, шуңа да аны Ходай исән калдырган. Бала хакына ул да исән калган. Безне айна милләтеннән булган кешеләр табып алалар. Мине айна апалары үзләренең күкрәк сөтләрен имезеп үстерәләр. Шул авылда әйбәт кенә яшәп ятканда, совет солдатлары килеп, айна милләтле кешеләрне утраудан сөрәләр. Ә әтине кулга алдылар. Моны бик куркыныч төш кебек аз гына хәтерлим. Әти мине күтәреп күп кешеләр арасыннан китеп бара, мине кинәт әтидән йолкып аерып алдылар да детдомга озаттылар.
Ул детдом кайда да бер нәрсәдер инде. Ләкин мин үземне белә башлаганнан бирле төшләремдә үземнең матур хыялый тормышымны күрә идем. Шулар гына авыр балачагымны бизәп җиңеләйтте».
Мин шулай Ярмөхәммәтне искә төшереп, сөйләгәннәрен хәтерләп яттым.
Кызык кеше ул. Үзенең белмәгән эше юк. Әнә бит, сатып алган йортын нинди матурлап куйды. Исәбе – Себердә эшләп пенсиягә чыккач, авылга кайтып тыныч кына шушы йортта яшәү иде. Үзенә пенсиягә дә күп калмаган, чөнки Сахалинда эш стажы кыска. Себердә тагы бер-ике ел эшләсәм, пенсия күпкә югары булачак дип йөри иде. Хәзер әнә хастаханәдә ята. Ярый да исән-сау терелеп чыкса!
Көннәр үтә торды. Ярмөхәммәт үз йортына бер ел үткәч кенә кайтты. Кайтты дип әйтү дә дөрес үк түгел. Китереп куйдылар. Үзе эшләгән урыннан өенә кадәр ике егет озатып килде. Култык таягы белән йөри. Гариплек буенча икенче группа биргәннәр. Безгә бигрәк кызганыч булды. Нинди ир иде, култык таягына калсын әле. Ярый авылда халык миһербанлы. Авыл кешесе булсынмы, чит кешеме, үзе әйбәт булса, ярдәм итәргә торалар. Авыл тыныч безнең. Кичләрен бер-беребезгә кереп рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз. Ярмөхәммәткә чыгып йөрү кыш көне читен булганга, күбрәк мин керәм. Аның белән, ичмаса, төрлесен сөйләшеп була. Бик акыллы кеше.
Шулай, сүз ара сүз чыгып, хатын кушуы буенча, тегенең кылларын тартам:
– Өйләнергә кирәк сиңа, Ярмөхәммәт дус, – дим. Бу бер көлде дә:
– Кемгә кирәк минем кебек гарип! Хәзерге хатыннар акыллы. Алар ялгыз яшәсәләр яшиләр, ә минем кебек имгәккә килмиләр, – ди.
– Кешесе табылыр, синең генә теләгең булсын, – дим.
– Юк, күрше, хатын-кызның да үзем кебек бәхетсез булуын теләмим. Азрак аякка басыйм, анда карарбыз, – ди бу. Мин сүз куертам:
– Нигә, әле кичә генә мин бәхетле дип исбат итә идең. Бүген килеп бәхетсез дисеңме?
– Әйе, минем тормышым бик мактанырлык түгел, күрше. Гел бәла, гел кыенлык, җәфа чигү белән тулы. Үземне белә-белгәннән бирле шулай. Ә менә минем икенче тормышым искиткеч матур, анда мин оҗмахта яшәгән кебекмен. – Аптырап аңа карыйм. Нинди икенче тормыш турында сөйли бу дип уйлыйм. Ул исе дә китми : – Әйе, бу тормыш бер саташу гына. Миңа теге тормышым мөһимрәк. Мин ярты гомеремне шунда яшим. Син, күрше, аптырама, ул – минем төшләрем, минем төшемдәге тормышым, – ди. Мин моны ишетеп бөтенләй гаҗәпкә калам. «Әллә буровойда тимер төшүдән башына зәгыйфьлек килде микән?» дип тә уйлый башладым. Ә ул дәвам итә: – Сиңа сөйләгәнем бар иде бит инде. Бу тормыш бер авыр саташу гына. Ә чын тормышым тегендә. Әле синең белән сөйләшеп утыруым да, синең өчен чынбарлык булса, минем өчен бер төш кебек кенә.
Мин һич шаяртмыйм, күрше, дөньяны шулай кабул итәм һәм миңа шулай җиңелрәк. Беләсең килсә, теге тормышымда хатыным, улым белән кызым да бар. Бик картайган булса да, әле үзен-үзе йөртеп безгә гел ярдәмгә әзер торган әнием бар. Элек бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем юк иде, ә менә сиңа сөйлим. Син мин сөйләгәннәрдән көлмисең. Яхшы күңелле кеше син. Теге вакытта ачтан шешенер чиккә җиткәндә дә коткардың. Ничә меңлек билетны кесәңнән һич жәлләми чыгардың да тоттырдың. Шулай, – диде дә туктап калды. Мин дәшми генә тыңлап торыйм инде, бүлдермим дип уйлап та бетермәдем, ул сүзне бөтенләй икенчегә борып, кинәт кенә: – Әйткәндәй, теге самурайга хат язып салдыңмы? Уфада эзләп тапкан ападан сәлам җиткердеңме? – дип маңгайга бәреп, күзләремә карап, әйттеме-әйтте. Мин көтелмәгән сораудан бераз югалып калдым да дәшәлми торам. Ул тагы: – Их син, күрше, күрше. Болай ару гына кешесең. Ә кайбер вакытта җүләрлек белән ялкаулыгың перәме күзгә бәрелеп, тешне чагылдыра. Аның коймагын пешергәч, майларга иренәләрме? – дип, шелтәләп алып китте.
Шул ук кичне икәүләп японга хат әтмәлләдек. Өйдән адресны да алып кердем.
Почтага баргач, Рәшит хатыны Флизә, чит илгә нинди конвертка нинди маркалар ябыштырырга кирәклеген өйрәтте. Шулай итеп, хатны җибәрдек.
Икенче көнне кич тагы Ярмөхәммәт янына кереп киттем. Сүзне җайлап-җайлап кичәге темага борам.
– Ә менә кичә мин чыгып киткәч нинди төшләр күрдең? Хәтерлисеңме?
– Хәтерлим, ничек хәтерләмим, – ди. Үзенең төшен сөйли. Миннән дә сораша. Мин инде тегеңә:
– Төрлесен күрәм. Тик иртән торуга күбесе онытылып бетә. Саташкан чаклар да җитәрлек. Балачакта күргәннәре әле дә хәтердә. Күп кенә төшләрем тормышка аша. Аламасы да, яхшысы да. Аламалыкның киләсен алдан белеп йөрү бик тә кыен, – дим. Ярмөхәммәт, җанланып китеп:
– Менә, менә ничек! Бәләкәй чагымда күргәннәре истә дисең. Мин дә шул бәләкәй чакта күрергә өйрәндем дә инде. Ачлык вакыт, ашарга җитми. Ә мин төшемдә туйганчы ашадым. Шәп бит, шул төшне көне буе уйлап йөрдем. Көн дә шулай кабатлана башлады. Имеш, иртән ашыйм, матур киемнәр киеп мәктәпкә барам. Мәктәп зур, матур. Тәүдә моны бер кино караган кебек кабул итсәм, тора-бара үзем шунда катнашып, үзем дә шунда яши башладым, – ди. Миңа кызык, ничек кенә бүлдермәскә тырышсам да, түзеп буламы. Юк, кәнишне, һәм сорау бирәм:
– Төшең ничек башланып китә соң?
– Ничек дип ни, бу дөньяда йоклап китүем була, теге тормышымда йокымнан торам. Элек өзек-өзек итеп күрә идем. Ә хәзер тоташтан күрергә, яки шунда яшәргә өйрәндем. Әйтәм бит, бәләкәй чагымда төшемне көне буе уйлап йөри, йоклар алдыннан, шул төш тагы керсен иде, дип тели идем. Тәүдә бик килеп тә чыкмый иде. Җайлап бөтенләй чын кебек итеп күрә башладым. Сөйләсәм, барыбер ышанмассың. Беләсең килсә, мин Япониядә, Финляндиядә яшәдем. Американың шул-шул штатында яшәп, шул университетын бетергән кеше мин, – дип, бөтенләй шаштырып ук җибәрә башлады. Ышанмавымны күреп, тагы да үҗәтләнебрәк дәвам итә: – Финляндиядә яшәгәнемне, кулыма бер фин журналы килеп кергәч аңладым. Журналда шундый-шундый шәһәрдә менә нинди матур урыннар, тарихый җирләр бар дип язылган һәм фотосурәтләр бирелгән. Шул рәсемнәрне карагач таныдым. Рәсемдә төшерелгән урыннар без яшәгән җирдән ерак булмыйча, мин мәктәпкә көн дә шушы урамнар аша йөри идем. Ышансаң-ышан, ышанмыйсың икән, синең ихтыярда.
Ул шулай әллә нәрсәләр сөйләп мине шаккатырырга ярата. йә Африкадагы кабиләләр турында сөйләп җибәрә. йә Җир шары үзе бер тере җан иясе дип исбатларга тотына. Кайчакны үзем дә аптырап куям. Ничек кенә булмасын, бу кешедә ниндидер бер серле мөлаемлылык, бер хикмәт сизелеп тора. Кешеләр белән тиз уртак тел таба белә. Фәннең нинди генә өлкәсе турында сүз чыкмасын, һәрчак хәбәрдар, белеме җитәрлек. Ә бит үзе урта мәктәптән соң ГПТУ гына бетергән кеше. Эш ягыннан да бик тырыш. Көн саен төрле күнегүләр ясап, култык таякларын бәләкәй генә таякка алыштырды. Хәзер шуңа таянып йөри. Тик аңа бөтенләй эшләргә кушмаганнар, ярамый эшләргә. Бөтен мәшәкате – китап уку, төрле күнегүләр ясау һәм җәяү йөрү.
Шулай тыныч кына җәйне җиткереп яшәп ятканда, авылны шау-шу китергән хәлләр булып алды. Безне, хатын белән икебезне, Уфага кунакка Кәримә апаның улы килеп алды. Тәүдә бик барырга да исәп юк иде. Авылны үзегез беләсез, җәй көне эш муеннан. Йорт тулы каз-үрдәк, чебеш. Ул бозау-сыерларны кемгә калдырып китәсең? Безнең ай-вайга карамый кыстап, җитмәсә, машина белән кире дә китереп куярга вәгъдә иткәч, барырга булдык. Безгә урам аша гына яшәгән Әхмәтне йортта күз-колак булырга калдырдык та, киттек.
Уфадагы очрашуны Акира Охо Кито оештырган булып чыкты. Безне үзе каршылап, кунакханәгә урнаштырды. Тегесен-монысын белешеп, хәл-әхвәл сорашкач, шул-шул сәгатькә төшәрсез дип, кунакханәнең аскы катында урнашкан ресторанга чакыру кәгазе тоттырып чыгып китте.
Юл тузаннарын каккалап, бераз кибетләрне караштырып керүгә, билгеләнгән вакыт килеп тә җитте. Менә ресторанга төшәбез. Кунаклар бер-берсе белән сөйләшеп-танышып утыралар. Күбесен мин белмим дә. Иң түрдә Кәримә апа, аның уң ягында үз гаиләсе белән Хәким. Апаның сул ягында үзенең мөлаем гына хатыны белән Акиро Охо Кито. Без Кәримә апа, аннан бүтән кунаклар белән күрешәбез.
Кәримә апа, табынны ачып, иң тәүдә миңа, аннан шушы табынны оештырган Акиро Охо Китога рәхмәтен белдерде. Икенче булып Акиро Охо Кито сөйләде. Күренеп тора, япон дулкынлана, шуңа да сүзен кыска тотты. Барсына да бер-бер артлы сүз бирелеп, һәркем үзенең уй-фикерләрен әйтеп үтте. Җайлап, тәүдәге киеренкелек йомшарды. Үз-ара якыннан танышып, күңелле әңгәмәләшеп сыйланабыз. Япон Кәримә апага бик матур кимоно бүләк итте, үзләренә кунакка чакыру кәгазе тапшырды. Шундый ук бүләк Хәким белән хатынына да бирелде.
Мәҗлестә утырганда хатыным белән шуңа игътибар иттек, япон – Кәримә апаның улы Хәкимгә бик тә охшаган. Хәким яшькә олырак та, гәүдәгә калынрак. Сөйләгәндә кулларын бутап, кулбаш сикертеп куюларына хәтле бер-берсен кабатлыйлар.
Кунак ашы кара каршы: табындагыларны киләсе җомга көнгә үзебезгә кунакка чакырдым. Иртәгесенә Акиро Охо Кито безне үзе өйгә кадәр озатып куйды. Без кереп чәйләп китәргә ничаклы кыстасак та, итә-гатьле генә кире какты. Әмма җомга көн вакыт табып кунакка килеп чыгарга әзерләнүен әйтте.
Япония хәтле Япония кунагы киләсе булгач, без дә йөзгә кызыллык килмәсен диеп, әзерләнергә тотындык. Җәйнең өе иркен, дисәләр дә, ага-туганга азрак тишеп куйдык. «Читтән кайткан бик шәп дус килергә тиеш, бик гамьсез тормагыз», дип.
Билгеләнгән көнгә Акиро Охо Кито, хатыны, Кәримә апа килеп тә төштеләр. Көткән кунак кадерле дигәндәй, безнең сый йөзгә кызыллык китерерлек түгел иде. Гадәттә, авылда кунакны кичке якка олы аш мәҗлесе җыеп сыйласалар, без бүтәнчәрәк итәргә булдык. Килгән кунакларны тәүдә бик шәпләп самавыр чәе, таба ашлары белән сыйлап, яңа гына өлгергән мунчага озаттык. Безнең якта ничек кунак сыйлаганны белсен әйдә самурай. Татар мунчасы кергәне булмаган икән тегеләрнең. Кыскача сөйләп аңлаттым, май себеркесен парлап ничек чабынырга да өйрәттем. Бездә дим, мунчаны ир белән хатын бергә керәләр. Хатыны белән кереп киттеләр мунчага.
Әй, ошаган боларга мунча!
– Кайткач үзебездә шушындый ук мунча салачакмын, – ди.
Минем кунакларны, кунак булудан да бигрәк, шәл бәйләү серләре кызыксындыра булып чыкты. Нишлисең, «кунак килсә таптырыр, ат урынына чаптырыр» дигәндәй, сер бирмибез. Алдан ук уйлап куйган идем инде. Алып киттем боларны Газинур дусларга.
– Әйдә, барып күрик шәлне ничек ясаганнарын, – дим. Японның үзенчәрәк итеп сөйлим. Шәлне бәйлиләр дигәнне тәки аңлата алмадым. «Ничек ясыйлар да, ничек ясыйлар?» ди бит әй.
Газинур Рәмиләсе шәлне шәп бәйли. Сүз дә юк. Кәҗәләре дә җитәрлек. Әллә унлап, әллә аннан да күбрәк. Аңлаешлы итеп сөйләп, күрсәтеп бирде. Булгач булсын инде дип, тегеләрне Җәлилләргә дә алып чыктым. Гүзәл дә йөзгә кызыллык китермәде. Рәмилә Куганакбаштан төшкән булса, Гүзәл Бакыйдан килгән килен. Шәл бәйләргә тотынсалар, кулларына күз иярми. Ул гынамы әле, шәл бәйләгән вакытта китап укып, телевизор карарга да булдыралар. Японның үзенең хатыны кул эшен бөтенләй белми булып чыкты. Хатыннарның шәл бәйләгәнен япон видеога төшерде, аннан тегеләрнең шәлләрен дә сатып алды шикелле. Аларын бик тикшереп, төбенә тоз коеп тормадым. Чөнки ничә шәл бәйләгәнен, күпмешәрдән сатканын бүтәннәр сөйләсә дә, Рәмилә белән Гүзәлдән ишетермен димә. Кул китә, күз тия дип ышаналар.
Кичкә, билгеле инде, табын кордык. Әлеге шул Газинурлар белән Җәлилләрне, ага-туганнарны чакырып алдык. Кәримә апаның да, Акиро Охо Китоның да бик күңеле булды. Кәримә апа, кайтып китәр алдыннан:
– Туганым, торган урыныгыз бигрәк ямьле. Безнең авыл җирендә бер кешебез дә юк. Рөхсәт итсәгез, җәй көннәрендә килеп балаларга-оныкларга авыл тормышын күрсәтеп, азрак сөт-катык эчерергә мөмкинме? – ди. Мин үз чиратымда чын күңелдән:
– Кәримә апа, үзегезнең улыгызга кунакка кайткан кебек, һич икеләнеп, кыенсынып тормыйча, һәрчак кайтып йөрергә мөмкинсез. Өй иркен, ишек ачык, – дим.
– Ул сөт-катыгыннан да бигрәк, балалар, оныклар тел белмиләр, ни башкортча, ни татарча. Үземнең дә белүем шул чама гына бит. Азрак өйрәнмәсләрме, диюем, – ди.
Минем сүземне җөпләп, хатын да:
– Кәримә апакаем, үземнең әнием кебек күрдем сезне. Охшашлыгыгыз да бар, тик кай яклап икәнен аерып кына әйтә алмыйм. Кайтып йөрегез, без бик тә шат булырбыз, – дип, апаны кочаклап алды. Шулай итеп, Кәримә апалар белән туганлашып дигәндәй аерылыштык.
Эстәрлебаш шәлләре белән башланып киткән бу хәл-вакыйгаларга нокта куйсак та булыр иде. Тик... Барыбызны да аптыратып, кинәт кенә Ярмөхәммәт үлеп китте. Бер дә юктан.
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay.