Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 гыйнвар 2022, 10:48

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (4)

Кызны дәваларга, аякка бастырырга мөмкин иде! Европача дәвалау системасы бездәге көнчыгыш дәвалау ысулларыннан аерыла. Медицина өлкәсендә безнең меңәр еллык тәҗрибәбез бар. Шуңа да сиземләп алдым, бу фәрештә кебек гүзәл кызга дөрес диагноз куя алмаганнар һәм дөрес дәваламаганнар...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (4)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (4)

(Дәвамы.)

Шушы хәйләләрем белән менә мин Кәримә апа кар­шында утырам. Пөхтә җыештырылган, һәр җиһазы җитеш шәһәр фатиры. Сөйләшә-сөйләшә чәйләп утырабыз. Авылдан алып килгән урман җиләге кай­натмасы, бал, каймак һәм авыл ипиен өстәлгә куй­дым. Әллә минем хәлемне аңлап, әллә вакыты җитте дип, Кәримә апа сүз башлады:

– Ягез, яшь кеше, ни йомыш белән килдегез? Кем миңа сәламнәр, гозерләр әйтеп җибәрде?

Мин озын-озак уйлап тормый сораштыра да баш­ладым. Апа чынлап та мин эзләгән кешеме? Әгәр дә шулай булса, мин сәламемне әйтәм, адресларын бирәм. Апа рөхсәт итсә, аның адресын японга җибәрәм, имеш. Юк, малай, мин уйлаганча тиз генә булмый шул. Мин тегеләй-болай сораштыра башла­ган идем, апам бөтенләй үзгәрде. Үз эченә бикләнде дә куйды. Уратып-уратып биргән сорауларга да җа­вап бирми. Кайберләренә:

– Әйе, әйе. Шулай, – дисә, бүтәннәренә: – Әллә, хәтерләмим,  булмады,  белмим,  онытканмын, үткәннәргә салават, күптәнге вакыт-вакыйгаларны актармыйк, туганым, кирәкми ул миңа, кагылмыйк аларга, – дип, итәгатьле генә кире кага. Мин инде булмастыр, ахры, дип уйлый башладым. Чөнки Кәримә апаның кемлеген һич ачыклап булмый. Бөтенләй кул селтәр чиккә җиттем. Шуннан тоттым да:

– Сезгә Япониядән шул-шул кеше сәлам әйтергә кушты, – дим. Ә Кәримә апа селкенми дә, күз дә йоммый:

– Шуннан, нәрсә булган? Моның белән нәрсә әйтергә телисең? Бер нинди дә японны белмим мин, – ди.

Бөтен ышанычым челпәрәмә килде. Әле шушы фа­тирның ишеген ачып кергәндә генә башта нинди уй­лар иде. Теге япон сөйләгәннәрне апага сөйләргә әзерләнеп, зур өметләр баглап килгәнгә, ачы хакый­катьне ачыклаудан үземә дә әллә ничек булып китте. Бу фатирдан буш чыгып китү минем өчен кыя таудан упкынга атылу белән бер иде. Бераз чәмем дә, ачуым да килде. Ни булса, шул була. Кемгәдер сөйләргә ти­ешмен дә инде мин. Шуңа әзерләнеп килгәнмен дә инде. Чыгып китәргә дип баскан урынымнан кире утырдым да Кәримә апаның күзләренә өтеп бер ка­рап алдым. Әйтерсең дә, Кәримә апа гаепле инде. Һәм сөйләп алып киттем. Акиро Охо Кито сөйләгәннәрне. Мин сөйлим, ә апа битараф кына утыра бирә. Мин карашымны өстәлдәге чәйнек бизәгенә текәдем дә сөйлим дә сөйлим. Бераздан Кәримә апа торып басты, тәрәзәгә килеп тышны күзәтә башлады. Ә мин сүземне дәвам итәм, күз кы­рые белән генә апага күз салам. Кәримә апаның йөзендәге битарафлык пәрдәсе алып ташланган. Битләре ничектер алсуланып, йөзе яшәреп, яктырып киткән. Моны күреп, хикәям өзелеп калды. Апам тәрәзәгә караган. Ә тышта талгын гына, бик тә тыныч итеп һавадан кар бөртекләре коела. Уй-фикерләрем-не тәртипкә китереп, хикәямне дәвам итәргә торган­да, Кәримә апа тынлыкны бозып һәм мине сискәнде­реп ниндидер чит-ят тавыш белән:

– Әйдә, туганым, сөйлә. Мин тыңлыйм, – диде дә җиңел сулап куйды. Мин дә апама ияреп җиңел сулыйм. Аның сүзләреннән миңа да җиңел-рәхәт булып китте. Мин бәянымны дәвам итәм:

«Яңа җирдә баганалар утыртып үзебезне-үзебез чәнечкеле тимерчыбыклар белән берничә кат уратып алдык. Читтән карасаң, бик кызык та, кызганыч та күренеш. Кеше генә үзенә-үзе читлек ясый ала. Җир йөзендәге бер генә җан иясен дә моңа мәҗбүр итә алмыйлар. Аннан солдатлар өчен казарма-бараклар төзедек. Без, тоткыннар, җир казып, базларда яшәдек. Урманны 8-10 чакрымнан җилкәгә салып та­шыйбыз. Ун метрлык бүрәнәгә ун кеше. Иртән төшкә кадәр ике юлларга кирәк. Ул агачны үзебез кисеп ау­дарабыз, юыныбыз. Йөгерә-йөгерә барабыз. Кайт­канда ниндирәк агач эләгә инде. Юан булса, бик авыр. Ә төштән соң, ничек туры килә, йә бер, йә ике юл­лыйбыз. Февраль айларында көннәр озынайды. Икешәр юллыйбыз. Тик халык та кырыла башлады. Бетләдек, тереләй ашыйлар безне. Ә мунчаны һаман салып бетерә алмыйбыз. Чирдән бигрәк, зәңгелә, су­ык тиюдән җәфаланабыз. Без, японнар, җылыга өйрәнгән, Урал суыкларына түзү тәүге кышны бик тә читен булды. Икенче елны әллә яшәү азрак җиңеләй­де, әллә без өйрәндекме? Белмәссең. Хәзер землян­калардан баракларга күчтек. Мунча да бар, атна саен ягабыз. Яшәү бераз җайга салынды. Менә шул елны минем тоткын тормышымда кырка үзгәрешләр булды да инде.

Февраль ае. Комендатура янына бөркәүле америка «студебеккер»ы килеп туктады. Аннан бик фырт кына бер майор төште. Кузовтан йорт җиһазлары бушата башладылар. Коляскада утырган бер гарип кызны да төшерделәр. Ул көнне мин дежурда, комендатура һәм офицерлар яшәгән барак тирәсен кардан тазар­тып йөри идем. Менә шунда миңа беренче тапкыр Аның белән очрашырга туры килде. Берничә тоткын белән ике солдат машинадан йорт җиһазлары буша­та. Ике офицер аларны өйгә ташый. Ә мин, ни булса да була дип, теге коляскага килеп тотындым. Рөхсәт итмәсләр йә көчем җитмәс дип курыккан идем. Безнең якка караган кеше дә юк. Барысы да майор тирә­сендә бөтерелә. Мин коляскасы белән теге кызны күтәреп алдым. Яңа гына ачылып килгән лотос чәчкәсенә охшаган бу кызның йөзен күреп, хәйран калдым. Йөзе өйдәге бәләкәй сеңелемнекенә охша­ган. Миңа, күптән балалар йөзе күрмәгән кешегә, өемә кайтып сеңелемне күргән кебек булып китте. Үземдә белмим, нәрсәгәдер шатланам, авыз ерам. Ә лотос чәчәгем күзләрен зур ачып миңа куркып кара­ган. Бала гына бит инде. Күзләре безнең күзләр ке­бек, көнчыгыш күзләре, әйтәм бит, минем сеңелемә охшаган. Бусага төбендә таеп китеп, инде егылам дигәндә ниндидер могҗиза белән аягымда чак ба­сып калдым. Шунда ишеттем чишмә чылтыравына ох­шаган тавышын. Чәчкәм дә егылудан куркып бугай, кычкырып нәрсәдер әйтте дә мине кочаклап алды. Минем танауга шундый нәфис, шундый исерткеч тәмле ислемай исе тоелып китте. Ач кешенең ис, тәм сиземләве бик тә сизгерләнә. Әйтәләр бит, ач бүре азык исен өч-дүрт чакрымнан сизә икән дип. Ач кеше бүредән бер дә ким түгел, артыграк булмаса әле. Менә шунда мин моның үсмер бала гына түгел, ә җиткән кыз икәнен аңладым. Ниндидер бер мизгел генә булып алды бу халәт, әмма аңымда мәңгегә уе­лып калды. Кыз ниндидер бер кыргый курку белән, муенымны ычкындырды да безнең япон кызларына гына хас булган караш белән күз сирпеп алды. Кар­шыбызга кинәт кенә килеп чыккан бик тә чибәр хаты­нга яңгыравыклы тавыш белән нәрсәдер әйтте һәм тынып калды. Кызның күз сирпеп алуы миңа шул­кадәр тәэсир итте, әйтерсең лә, бер сәер, бик тә тат­лы, моңа кадәр мәңге кичермәгән сәяхәттә булып кайттым. Шул күзләрнең тирәнлеге, сере мине исертте, гомерлеккә тылсымлады кебек.

Теге ханым миңа тәүдә әллә нинди шакшы-җирәнгеч, моңарчы күрмәгән бер хәшәрәткә караган кебек күз салса, минем кулдагы кызның шулай чыр­кылдап кычкыруын ишетеп, кояштай балкып көлеп җибәрде. Күп уйлап тормый, колясканы өй эченә үк алып кереп киттем. Беренче тапкыр керәм урыс өенә. Өй эче шундый җылы. Карагай бүрәнәләрдән ылыс­ның хуш исе бөркелә. Колясканы ипләп кенә идән ур­тасына куйдым. Тик чыгып китәргә ашыкмыйм, коля­сканы кочагымнан җибәрми, иелгән килеш торам. Мин бөтен тәнем-җаным белән бу гүзәл заттан тирә-якка таралган нурга коенам һәм аның хуш исен үземә сеңдерәм. Тагы бер нәрсә тоткарлый, ул да булса минем суыктан туңып, тиреләре актарылып, ярылып беткән кулымны теге гүзәл сихри зат үзенең нәфис йомшак куллары белән тотып алган икән лә. Ул үзе­нең сихри карашы белән миңа тагы бер күз салды. Әйтерсең дә: «Йә, булды бит инде», ди иде. Карашым­ны аның кулларына күчерәм. Ул моны шәйләп:

– Ой! – дип кулын алды һәм бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде. Битләре тагы алсуланып китте. Мин аңа һәм безнең арттан килеп кергән теге хатынга баш ия-ия ишектән чыгып киттем. Теге ханым аның әнисе икәнен соңыннан белдем.

Ул көн минем өчен чынлап та хәлиткеч көн булды. Үлем көтеп, миңа кайчан чират җитә инде дип йөргән көннәр. Бик тә төшенкелектә идем. Бу хәлдән соң ми­ңа әллә нәрсә булды. Хәзер мин җирдә түгел, ә күктә очам. Атна-ун көн шулай дәвам итте. Ләкин теге гүзәл зат һаман күренми дә күренми.

Хәзер урманга сирәгрәк барырга тырышам. Күпче­леге баракта, лагерь эчендәге эшләргә йөрим. Ур­манга барып үз җилкәңдә юан-юан бүрәнәләрне йөгерә-йөгерә ташу бик авыр булса да, аның үзенең уңай ягы бар. Урманда, каерысы һәм бөресе ашарга яраклы ике-өч төрле агач үсә. Каерыны сыдырып алып кайтып, пешереп ашыйбыз. Бик тә ару булып кала. Икенче бер агачның бөресе бик тә баллы һәм ашарга яраклы.

Март башы иде, ахры. Бер көнне комендатура ал­дында кар көрәп йөрим, ә үзем шул йортның ишек алдын күзәтәм. Ни күзем белән күрим, теге гарип кызны майор белән хатыны коляскасы белән күтәреп йорт алдына чыгарып куйдылар. Майор үз эшләре белән китеп барды. Әнисе колясканы этәреп-этәреп карый, коляска карга бата да куя. Күрәсең, кызын аз­рак йөртеп алып килергә уйлаган. Бераздан әнисе кызына нәрсәдер әйтеп, өйләренә кереп китте. Кыз берүзе торып калды. Баракларның теге очындагы мәйданда офицерлар солдатлар белән төрле күнегү һәм хәрби дәресләр үткәреп мәш киләләр. Вышкада­гы сакчылар лагерьга килә торган юлны күзәтәләр, янәсе, сиздерми генә берәр түрә-мазар килеп чык­масын. Озакламый урман әзерләргә киткән тоткын­нар да кайтып җитәргә тиешләр. Тирә-якта миңа игъ­тибар иткән кеше дә юк. Иң уңайлы вакыт. Теге лотос чәчкәсе кырына килеп тагы бер генә тапкыр аның күзләренә карарга да, тагы бер тапкыр сихри хисләргә исерергә. Мин хәтта бу мизгелне алдан ук күз алдыма китерәм һәм ләззәтләнеп күзләремне йо­мам. Менә мин аның кырында басып торам. Күктән коелган сирәк кенә кар бөртекләре лотос чәчәгемнең озын керфекләренә куналар да җай гына эреп там­чыларга әйләнәләр һәм алсуланган битенә сикереп төшеп берәм-сәрәм аска тәгәриләр. Әйтерсең дә, алар тамчы түгел, ә әле генә диңгез төбеннән чыга­рылган энҗеләр. Менә шул энҗе тамчылары минем башыма бик үткер уй китерде. Утын сарае яныннан чана алып килдем. Колясканы күтәреп, чанага утыртам. Карыйм, бик җайлы һәм ныклы утырды. Фәрештәм карыша, нәрсәдер әйтергә теләп, күзләре белән ут чәчеп мине өтә. Бу халәте аңа тагы да гүзәллек кенә өсти. Чананы җай гына тартып алып киттем. Чана авыр гына, тик сер бирмим. Җайлап шәбәям. Юл беткәнче тартып бардым да, борылып, бу якка киләм. Астан гына күз салам. Фәрештәм бөтенләй кояш булып балкый. Тирә-якка нур сибә. Йортлары янына җитәрәк, мин, туктый биреп, аңа борылып карыйм. Шул чакны ул:

– На-а, малкай, әйдә, чап! – дип кычкырды да көмеш тавышы белән чылтыратып көлеп җибәрде. Хәтта бараклар алдындагы каен ботакларында үзара бәхәсләшеп чыркылдашкан чыпчыклар да пырхылдап очып икенче каенга барып кундылар, вышкадагы солдатлар безнең якка борылып, минем чанага җи­гелеп колясканы тартып йөргәнне күзәтә башлады­лар. Ул сакчылар исем өчен генә инде. Кем, кайда качсын. Тел белмәгән, юл белмәгән көе. Җитмәсә, кыш көне, күкрәктән кар. Кар ерып әллә кайда китәрмен димә. Берничә сәгатьтән боз һәйкәленә әйләнеп катачаксың.

Шулай, тазартылган юлдан тегеләй-болай чабулыйм. Белмим, мине нәрсә этәргәндер бу эшкә? Һәм кайдан көч-куәт алганмындыр? Мине, император ар­миясе офицерын, шушы коляскада утырган гарип кызның шатлануы, дөнья яңгыратып көлүе, чак-чак аңлашылган сүзләр сөйләве шатландыра. Миңа рәхәт, мин дә көләм. Менә бусагага теге ханым килеп чыкты. Тәүдә йөзе куркулы булса да, кызының шат­ланганын күреп, ул да шатлана. Өстенә дә ки­енмәгән, тик бер шәл генә салган кулбашына. Аның шәл икәнен азактан гына белдем. Бездә, җылы бул­гач, хатыннар андый әйбер ябынмыйлар, аны бел­миләр дә. Мин, чабып килеп, ханым алдына килеп туктадым. Ипләп кенә колясканы чанадан төшереп бусагага урнаштырдым. Теге хатын кызын кочаклап алды да елап җибәрде. Килеп минем кулны кыса. Мин дә үзебезчә иелә-бөгелә аны сәламлим. Ханым тиз-тиз нәрсәдер сөйли. Ул шәп сөйләгәч, мин аңлап бетерә алмыйм. Тик аның урысча «спасибо»ын һәм сезнеңчә «рәхмәт» сүзен, берничә тапкыр кабатла­гач, исемдә калдырам.

Колясканы өйгә үк кертештем. Саубуллашканда ха­ным миңа бер буханка ипи белән зур гына кисәк шикәр тоттырды. Лагерьда, язылмаган закон буенча, бу бүләкне мин өлкән офицерлар белән бүлешергә тиеш идем. Шулай эшләдем дә. Чөнки минем иртәгә дә лагерь тирәсендә кизү торуым, бараклар тирә­сендәге карларны тазартуым алар кулында.

Икенче көнне дә кичәге хәл кабатланды. Мин ла­герь начальнигы кызын тагын барак-казармалар ал­дыннан чанада тартып йөрдем. Бүген дә бүләккә бер ипи белән кичәгедәй шикәр кисәге эләкте...»

Япон сөйләгән хикәяне шушы урында туктаттым. Башымны күтәреп, Кәримә апага күз салам. Ул һаман тәрәзәгә караган һәм тавышсыз гына елый. Битләре буйлап яшь тәгәри. Әйтерсең, тәрәзә артында тал­гын гына яуган кар бөртекләре аның керфекләренә кунып җай гына эреп яшь бөртекләренә әйләнәләр дә бите буйлап аска тәгәриләр. Дәшми генә Кәримә апаны күзәтәм. Күңелемдә сораулар, сораулар һәм икеләнү. Кем була соң бу Кәримә апа? Мин эзләгән кешеме? Алай дисәң, нигә һаман «мин шул син эзләгән Кәримә» дип әйтми? Ник елый ул? Олы кеше­нең күңеле нечкә була. Тарих тыңлап, күңеле нечкәреп киттеме? Апам, минем якка яртылаш борыла биреп сизелер-сизелмәс кенә башын кагып иреннәре белән генә, «дәвам ит!» дип пышылдый. Мин аның тавышын ишетмәдем, әмма йөрәгем белән аңладым. Күзләрендә бетмәс-төкәнмәс ялварулы са­гыш, ниндидер әйтеп бирә алмаслык моңлы хәсрәт. Күңелем тулганын сизәм. Тавышым үзгәреп, калты­ранып китә... Дәвам итә алмый торам. Ниһаять, үзем­не көчкә кулга алып, сөйли башлыйм...

«Әнисе әйтүе буенча, чанада көн дә йөргәнгәме, кызларының хәле яхшы якка үзгәргән икән. Ничәмә айлар сөйләшмәгән кыз аз-маз җөмләләр әйтә баш­лаган. Ә көлү дигән нәрсәне күптән оныткан булган. Миңа кызны коляска белән өйгә алып керүне, өйгә кергәч аны коляскадан алып караватка салуны да ышанып тапшырдылар.

Әтием табиб иде минем. Гореф-гадәт буенча, мин дә табиб булырга тиеш идем. Һәм шуңа укыдым да. Хәрби кеше булырга да теләк бар иде. Шуңа да ар­миягә үзем теләп киттем. Махсус белемем булгач, мине хәрби табиб итеп алдылар. Медицина өлкәсендәге белемемә таянып, кызны дәваларга, аякка бастырырга мөмкин булуын фаразлый идем. Европача дәвалау системасы бездәге көнчыгыш дәвалау ысулларыннан аерыла. Медицина өлкәсендә безнең меңәр еллык тәҗрибәбез бар. Күбесе минем өчен таныш. Шуңа да сиземләп алдым, бу фәрештә кебек гүзәл кызга дөрес диагноз куя алмаганнар һәм дөрес дәваламаганнар. Кызның әнисенә нинди көн тәртибе, нинди ризык һәм нинди дарулар кирәклеген сөйләп аңлаттым. Рөхсәт итсәләр, япон массажы ясый алам, дидем. Массаж ясарга әнисен дә өйрәттем. Бер көнне кызның аякларына массаж эшләдем. Фәрештәм, караватка сузып салгач, бөтенләй япон кызларына охшап тора. Ул сезнең ха­лыкта хатыннар эре сөякле, ә бездә хатын-кыз нәфис, бәләкәй гәүдәле.

Көннәр үтә торды. Мин шулай көн дә теге кызны йөртеп, һава сулатып алып кергәннән соң физик күнегүләр эшлибез. Көнаралаш массаж ясыйм. Тәүдә ул бик тә ояла иде. Җайлап ияләште, читләшми баш­лады. Ашау-эчү әйбәтләнгәч, үземә дә ит кунып, ке­шегә охшый башладым. Югыйсә, тире капчыкка ту­тырган сөяк кенә идем. Йөземә нур кунды. Үземә бүтән тоткыннарның төшенә дә кермәгән ирек би­релде. Әмма үзебезнекеләр арасында хәлем авыр­лашты. Миңа көнләшеп, мин әйтер идем, дошманга караган кебек караучылар бермә-бер артты. Мине дошман белән хезмәттәшлектә гаепли башладылар. Хәтта үзем дәвалаган тоткыннарның да кайберләре читләшә башлады. Ә мин үзем белән һични эшли ал­мыйм. Баракка кайтам, ә фәрештәмнең зәп-зәңгәр диңгездәй төпсез күзләре күз алдымнан китми. Уры­ныннан да кузгала алмаган тере гарипкә баш-аягым белән гашыйк булдым. Мине тоткынлыкта тоткан до­шманым кызына.

Үз мәхәббәтемне үзем иҗат иттем, дисәм дә була. Үзем ясадым. Ике авыз сүз бәйләп сөйли алу түгел, сүзнең нәрсә икәнен бөтенләй оныткан гүзәлем сөйләшергә өйрәнде. Аңа ияреп мин дә татарча-уры-сча сүзләр кабатлыйм. Көн дә иртән аны коляскага утыртып, хәзер инде лагерь тирәли, аннан да читкәрәк китеп йөрибез. Лагерьдан читтә мин аңа үзебезнең японча җырларны җырлыйм. Ул да үзенең гаҗәеп саф, моңлы тавышы белән миңа кушыла. Ми­нем лотос чәчкәм көннән-көн матураеп, күзгә күре­неп чибәрләнә. Тәүге күргәндә, кул-аяклары бөтенләй үземә охшап дөге саламы юанлыгында гы-

на булса, алар хәзер түгәрәкләнеп матурайдылар. Шигем калмады, гүзәлем озакламый аягына басачак. Аягына торып басу гына түгел, йөгереп килеп мине кочаклап та алачак әле. Моның шулай булырына шул­кадәр инанам, аның йөгереп килеп ничек кочаклап алуын күз алдыма китереп төннәрен йоклый алмый интегәм. Тик бөтен шигем шунда, ул мине аңлармы? Мәхәббәтемне кабул итәрме? Аңарга хисләремне аң­латып бирә алырмынмы? Ул вакытта үземнең мәхәббәтемне тулысынча аякка бастыру өчен, миңа дошман булган шушы карлы-бозлы суык илдә калыр­га да риза идем. Аның белән икәү парлашып, океан лайнерына утырып, минем туган илемә кайтырбыз да, әти-әни алдына килеп басарбыз дип тә хыяллана идем. Ләкин мәхәббәтемнең аягына басып атлап киткәнен генә күрә алмадым. Күрерлек хәлдә түгел идем.

Ул көнне ял иде. Чүп-чар салынган чиләк күтәреп бәдрәфкә киттем. Ишеген ачып кергәнем генә хәтердә. Ничек булганын азактан гына сөйләделәр. Бәдрәфтән берничә тоткынның йөгерешеп чыкканын күреп, лагерь начальнигы солдатларга тиз генә ба­рып карарга кушкан. Менә шунда инде мине асылган килеш тапканнар. Тоткыннар үз-үзләренә кул салган чаклар булгалый иде. Әмма монсы аерым хәл. Мине үзебезнекеләр аскан. Тиз генә баудан төшергәннәр.

Солдатлар мине күтәреп комендатура китеп бар­ганда, коляскада утырган фәрештәм, бөтен кешене аптыратып, торып баса. Ул гына да түгел, миңа ясал­ма сулыш алдырып, уколлар кадаган табиб сөйләве буенча, яныма үз аяклары белән атлап килгән. Ул ми­не кочаклап алгач кына тын ала башлаганмын. Ә бит мине инде үлгән дип исәпләгәннәр. Ясалма сулышны күз буяу өчен генә ясап, уколны да болай гына када­ган булганнар. Менә аны ничек көчле яратканмын. Хәтта мәхәббәтем хакына үлеп терелдем дисәм дә, дөрес булыр.

Бер айга якын авырып яттым. Ярый әле тегеләй-бо-лай зыяны тимәде. Хәзер инде мин түгел, ә мине дәвалыйлар. Көн саен фәрештәм әнисе белән килеп хәлемне белеп йөрделәр. Миңа тәмле-тәмле ризык­лар китерәләр. Боларны алар яшерен рәвештә генә эшләделәр. Нишлисең бит, вакыты шундый.

Терелеп аякка бастым, ныгындым. Тик минем «бәхетле» тормышымнан җилләр исте. Күп тә үтми, икенче лагерьга күчерделәр. Байкал аръягына. Мон­да да суык. Тик шунысы минем күңелемә рәхәтлек бирә, Туган илемә якынайдым!

Ә мәхәббәтем, иң зур, иң көчле мәхәббәтем Урал дигән таулар итәгендә, Бәләбәй урманнарында, Рассветның карлы акланнарында мәңгелеккә торып кал­ды. Тәмле бер төш, хыялый яшьлектәге бер әкият бу­лып...

Мине һәм тагы ике тоткын офицерны машинага утыртып алып киткәндә, әнисе фәрештәмне дә җитәкләп алып килде. Хатын, кулындагы йөзеген, беләзеген салып, миңа тоттырды.Тоткын кешегә ал­тын йөзек белән алтын беләзек нәрсәгә инде. Шул ук мине саклап барган солдатлар барыбер тартып ала­чаклар. Алтыннарны үземнең мәхәббәтемә суздым. Фәрештәм мине аңлады һәм бүләгемне берсүзсез кире алды. Яшьләренә теелә-төелә миңа карап тор­ды да башындагы өр-яңа мамык шәлен салып, куе­ныма тыкты.

Бу мамык шәл Себер салкыннарыннан ничә мәртәбәләр саклап алып калды мине. Шушы мамык шәл белән, беренче мәхәббәтемнең ярдәме белән тоткынлыктан исән-сау туган илемә кайтып җиттем. Кайларда гына йөреп кайлардан гына сорашып эзләсәм дә, шушындый мамык шәлне бүтән таба ал­мадым.

Тормыш бит, еллар үтте, күздәге яшьләр кипте. Ма­мык шәлне хатыныма бүләк иттем».

Мин шулай Кәримә апага үземә мәгълүм булган­нарны үзем күз алдыма китергәнчә, түкми-чәчми сөйләп бирергә тырыштым. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Тәрәзә аша кергән шәһәр гүләве генә бу тынлыкка ниндидер шом өсти. Апа да дәшми, мин дә утыра бирәм. Кышкы көн кыска. Бүлмәдә бөтенләй караңгы. Менә тышта урам утлары кабынды. Азрак яктылык төште. Күңелемдә ниндидер җиңеллек, канәгатьләнү хисе. Мин инде китәргә җыенып, апа белән саубуллашырга кирәк, дип уйлап та бетмәдем, ул бөтенләй чит-ят тавыш белән:

– Әйе, барысы да үткән, барысына да вакыт кыра­вы тигән. Барысы да алсу томан чаршавына төренгән... – дип куйды. Авыр сулап: – Ул чакны без Мәскәүдә яши идек, – диде һәм туктап тынып калды. Бер мизгел шулай тын гына торганнан соң: – Әйе, Мәскәүдә идек. Миңа ундүрт яшь. Декабрь ае. Яңа ел якынлашып килә. Безгә концерт әзерләргә кушылды. Боз өстендә тимераякта шуып, төрле акробатик фи­гуралар күрсәтергә, азактан пирамида төзеп, каток­ны бер әйләнеп чыгарга тиеш идек. Мин иң җиңеле булганга иң өстә, «Яңа 1947нче ел» дип язылган флаг тотарга тиешмен. Иң соңгы күнегү вакытында, аста­гы егетләрнең кайсысыдыр чайкалып, егылып китте. Егылып төшеп барганымны гына хәтерлим. Ярый әле ул көнне әни миңа ияреп репетициягә килмәде. Йөрәге ярылып үләр иде.

Белмим, күпме вакыт үткәндер, үз-үземне белеп, кешеләрне таный башлаганда, тышта яз иде, тамчы­лар тама, өй кыекларыннан озын-озын боз сөң­геләре асылынып тора. Һичберни аңламыйм. Ни өн түгел, ни төш – бер саташулы халәттәмен. Мине йә өйгә алып кайталар, йә тагы дәваханәгә кире алып ба­ралар. Ярый әтием хәрби кеше булып, акча, ашау ягыннан интекмәдек.

Кыскасы, үземә нәрсә булганын аңлый башлаган­да, мин бер түмәр хәлендә идем. Ни кулга калак то­тып ашарлык, ни торып йөрерлек түгелмен. Җитмәсә,бөтенләй сөйләшә алмыйм. Аяксыз-кулсыз, телсез бер бичарамын. Әни көне-төне елый. Үзем барысын да ишетәм, аңлыйм. Җавап кына бирә ал­мыйм. Әни елый, сеңелләре килсә дә, картәниләр килсә дә. Имеш, аны Аллаһы Тагәлә гөнаһлары өчен шулай җәзалый. Үзе мөселман кызы булып, кяфер кияүгә чыккан өчен. Әтием – керәшен татары. Ә әни­ем – Мәскәүдә туып үскән башкорт кызы. Күпләр ми­не гарипләр йортына бирергә үгетлиләр. Әни риза­лашмый, ул ризалашмаганга мин шатланам, тик үзем белән берни эшли алмыйм. Әнинең елаганын күреп, мин дә елыйм. Елау дип әйтеп тә булмый, күземнән яшь кенә коела. Беркөнне шулай елаганда, яшемне күреп, әй шатланды, әй шатланды. «Кызым безне аң­лый бит. Терелер, Аллаһы боерса, терелер», дип, төрле догалар укырга тотынды. Укый белгән әби-ба-байлардан әллә ничә мәртәбә өшкертеп, әллә нинди имчеләргә йөртеп карады, кайда ул! Дәваханаларда күпме тикшерделәр, күпме атаклы профессорлар ка­рады. Барысы да: «Арка үзәге зарарланган, баш ми­енә зыян килгән. Аякка басып йөри, сөйләшә алуы бик тә икеле һәм ышанычсыз» дип фаразладылар.

Җәй саен диңгезгә барабыз. Дөрес, хәлем яхшырып, кәефем әйбәтләнә, ә менә аяк-куллар хәрәкәтләнми.

Әти, хәрби булгач, кая җибәрсәләр, шунда хезмәт итә. Ә әни белән без, мин шушындый хәлдә булгач, әниемнең әтиләрендә, ягъни картәтиләрдә яшибез. Бу юлы әтине көньяк Уралга, бик мөһим җаваплы эшкә җибәрделәр. Менә шул хезмәт иткән җирдә ул бер могҗизалы, изге күл, Асылыкүл турында ишеткән. Имеш, авыру кеше бу күлдә бер-ике коен­са, тиз савыгып, сау-сәламәт була, ди. Шулай савык­кан кешеләрне күреп, сөйләшеп, әтием тәмам ышан­ган. Шуңа да бер көнне безне үзе янына чакырып хат җибәргән.

Әнинең картәни, картәти белән сөйләшүеннән ча­маладым, әти сугыш тоткыннары яшәгән лагерьда түрә икән. Тоткыннарны төзелешләрдә эшләткәннәр. Без, әни белән төрле-төрле юл газаплары чигеп, әти хезмәт иткән җиргә килеп җиттек. Менә шунда баш­ланып китте дә инде бу тарих.

Мин аны тәү күрү белән бик нык курыктым, – диде дә Кәримә апа, нәрсәнедер исенә төшереп, җай гына кеткелдәп көлеп алды. – Атнадан артык әнием мине тегеңәрдән курыкмаска өндәде. “Шул япон күтәреп алгач кына син беренче сүзеңне әйттең. Шунда гына кулларың хәрәкәткә килде. Хәтта өйгә кергәндә дә кулыннан тоткан идең бит”, – ди.

Ә мин һаман сөйләшеп китә алмыйм. Бар белгәнем «Әни, мин егыла яздым» дигән җөмлә. Аны да әле чак-чак мүелди-мүелди генә әйтәм. Әни мине, нәкъ ун көн үгетләде. Аннан да бигрәк курыкмаска өнди:

– Синең бөтен чирең шул катокта егылганда куркудан калган, кайчан куркудан туктыйсың, шунда тереләсең, – ди. Ә минем бик тә тереләсем килә. Терелеп, мәктәпне укып бетерәсем килә.

Менә беркөн теге куркыныч әсир кар көрәп йөргәндә, әни белән әти мине тышка алып чыктылар. Әти шунда ук үз эше белән китеп барды. Ә әни мине ничәнче тапкыр курыкмаска, теге әсир килсә, аңа дәшәргә үгетләп, өйгә кереп китте.

Күреп торам: япон шуны гына көткән, йөгереп ба­рып бер бик тә килбәтсез зур кул чанасы тартып алып килде. Дәшми-тынмый гына колясканы чана өстенә урнаштырды да мине тартып алып та китте.

Менә шул көннән инде савыгуым атналап, айлап түгел, ә сәгатьләп алга китте. Әти безнең бик кырыс кеше. Әни аны ничек кенә үгетләмәде, ничек кенә көйләмәде. Әтигә ул – безнең илгә каршы сугышкан самурай, ә әнигә – мине дәвалаган табиб. Әсирне, шулай итеп, хәзер гел лагерь тирәсендә эшкә калды­ралар. Әни аны иң элек әтидән, бүтәннәрдән яшереп, бик саклык белән аз-азлап ашата башлады. Бер көнне ул юньле-рәтле киемнәр дә киеп килде. Әтисе үзләрендә бик данлыклы табиб икән аның. Үзе дә төрле массаж ысулларын белә, хәтта энә кадау һәм төрле үлән сабакларын яндырып, тәнгә басып дәва­лау серләре белән дә таныш икән. Әни белән сөйләшеп минем аяк-кулларга массаж ясый башла­ды. Әти генә моның белән һаман килешә алмый. Тик нишләсен, тешен кысып булса да түзә. Чөнки минем сәламәтләнүем, киләчәгем шушы әсир кулында.

Гарип булсам да, мин дә кеше бит. Көннән-көн ару­ланып, тулышып, хатын-кыз сурәтенә керә башла­дым. Элек аның кулы минем тәнемә тисә, чиркана, курка торган идем. Массаж башта бетмәс-төкәнмәс авырту газаплары китергән булса, җайлап аңа да өйрәнә башладым. Хәзер массажны, аның тәнемә яңадан-яңа кагылуын сагынып көтеп алам. Ул килмәгән көннәрне яңадан укырга-язарга, элек әйтә алмаган, телем әйләнмәгән сүзләрне әйтергә өйрәнәм. Нинди­дер бер үҗәтлек, чәм биләп алды мине. Укырга, ба­рысына да өйрәнергә. Ничек тә аякка басып, савы­гып кеше булырга.

Белмим, ничек, нәрсәдән башлангандыр, сөйләп тә, аңлатып та бирә алмыйм. Минем хәлем ул вакыт­та «Ал чәчкә» әкиятендәге сәүдәгәр кызын хәтерләтә иде. Беренче күреүемдә мине шулкадәрле куркыткан бу коточкыч куркылыкка үзем дә сизмәстән үлеп га­шыйк булдым. Әйе, әйе, мин хәзер шул япон тоткы­нына гашыйк. Ул киләсе көннәрне аны тыным белән тартып алырдай булып көтәм. Дөньяда аңардан да мөлаем, аңардан да әйбәт кеше юк минем өчен хәзер.

Яз җите. Карлар эреп, җирләр ачыла башлагач, безнең лагерь тирәли йөрүләр ешайды. Бу инде күпчелек минем теләгем белән эшләнә. Еракларга ки­теп урман-акланнарны күреп йөрисем, барысын да беләсем килә. Язгы яңа ачылган җир исен, урман-үләннәр исен иснәп исерәсем, тилереп бар дөньяга кычкырып җырлыйсым килә. Дүрт ел түшәктә һәм ко­ляскада үткән газаплы гомерем өчен барысын да кайтарасым, вакытны куып тотасым килә. Моны үз башынан үткәрмәгән, мин кичергәннәрне кичермәгән кеше аңлый алмый. Дүрт ел түгел, дүрт кенә көн сөйләшми кара да, дүрт кенә көн сине кашыктан ашатсыннар. Аллам сакласын! Бүтәннәргә моның дүрт кенә көнен күрергә дә Ходай язмасын.

Вышкада сакта торган солдатларга безне күздән ычкындырмаска кушылган икән. Читкә китеп йөри ал­мыйбыз. Шунда ук кычкырып туктаталар. Кулларын­дагы мылтыкларын шакы-шокы китереп, атарга әзерләп минем японыма төзи дә башлыйлар. Минем җен ачуларым чыга, сакта торучыларга ачуланып кыч­кырам. Тотлыга, калтырана ук башлыйм. Моны бер көнне әнием күреп калды. Әти белән озак кына сөйләшкәннән соң, безгә читкәрәк, ераккарак китеп йөрергә дә рөхсәт ителде. Әмма безне озатып йөрергә, безгә күз-колак булырга бер карт солдатны беркеттеләр. Монысы бигрәк чыгырымнан чыгарды. Бәргәләнеп еласам да, йөрергә чыгудан баш тартсам да, әтине кирегә сындыра алмадым. Үз сүзендә нык тора торган кеше иде мәрхүм. Әйттеме, бетте, аныкы закон. Ике көнгә барды киреләнүем. Үзем белән бер­ни эшли алмыйм. Янымда тик Ул гына булсын. Шулай итеп, безнең йөрүләр яңадан башланды. Хәзер без өчәүләп лагерьдан хәтсез генә читкәрәк тә китеп йөрибез. Безне саклап йөрүче солдат йокларга яра-тучан булып чыкты. Лагерьдан ерагаюыбыз була, ки­ре кайтышлый үзен уятырга кушып, үләнгә сузылып ята һәм йоклап та китә. Комачаулаучы кеше юк. Бөтен урман эчендә без икәү, тик икәү генә.

Япон үзләренең төрле-төрле моңлы җырларын акрын гына җырлый. Мин дә аңа кушылам. Күп кенә җырларының көе әни җырлаган җырларның көенә охшап тора. Урман эчендә аның тавышы гаҗәеп ма­тур яңгырый. Азактан җырларын миңа тәрҗемә итә. Яшәгән утравын, туган илен исенә төшереп сөйли. Мин сорашам – ул әтисен, әнисен, туганнарын хәтерли. Бу минутта ул бик тә моңсуланып, хисләргә бирелеп китә.

Хәзер мин үземнең аякларымны тоя-сизә башла­дым. Утырган җиремнән аларны төрлечә хәрәкәтләндерәм, әле тегеләй, әле болай боргалыйм. Өйдә берсе дә юк чакта шуышып, мүкәйләп йөреп караганым да бар, бик кыенлык белән инде. Тик әлегә торып басарга батырчылыгым гына җитми. Мине борчыган тагын бер нәрсә бар. Табибыма җаным-тәнем белән тартылыуыма әни белән әти каршылар. Бигрәк тә әти. Аларны да аңлыйм. Минем йөрәктә та­бибка карата нинди уй-хисләр янганын белсә, алар, белмим, нәрсә эшләрләр иде икән. Совет офицеры кызының йөрәген бер әсир япон яуласын әле. Әгәр аякка басып йөри башласам, безнең очрашулар бөтенләй бетәчәк. Моны мин ничектер төнлә уйланып ятканда башыма китердем. Шуңа да әлегә торырга ашыкмыйм.

Лагерьдан читкә китеп йөргәндә, ул мине коляс­камнан ипләп кенә күтәреп ала һәм без шул рәвешле урман акланында вальс әйләнәбез. Ул пышылдап кы­на, чәчләремнән үбеп, үзләренчә назлы сүзләр сөйли. Үткәннәрне уйлыйм һәм әле генә төшенәм: минем тиз терелүемнең төп сәбәбе, мөгаен да, минем аңа үлеп гашыйк булуымда һәм аның иркә назлы сүзләренең серле көчендәдер.

Җиләк өлгергән мәл. Җиләкле аклан эзләп, хәтсез генә киттек. Безне озатып-саклап йөрергә тиешле солдатыбыз лагерь кырында ук ял итәргә ятып кал­ды. Кояшлы акланда ул мине коляскадан төшерде дә җиләк җыярга тотынды. Минем аны үз кырымнан читкә җибәрәсем килми. Икәүләп үләнгә сузылып Ят­тык та зәп-зәңгәр күктә йөзгән болытларны күзәтәбез. Болытларда кем нинди сын-сурәт күрә, шуны бер-беребезгә тасвирлыйбыз. Менә шушы мизгелдә миңа кинәт кенә шулчаклы моңсу, шулкадәр сагышлы булып китте. Кинәт кенә минем табибым, мине кабат бу дөньяга кайтарган кешем шул болыт­лар кебек әллә кайларга китеп югалыр булып тоелды.

Иртәгә шушылай бергә булып буламы да, бер- бе­ребезне шушылай иркәләп назлый алырбызмы?.. Бөтен батырлыгымны җыеп, күңелемдә меңәр тап­кыр кабатланган хыялымны тормышка ашыра башла­дым. Табибымны үзем башлап үбәм, сөям. Кыюла­нып китеп җай гына иркәлим...

...Әни кешеләр сизгер була бит. Сизде әнием, сиз­де, бер сүз дә әйтмәде. Күрше бүлмәдә үксеп ела­выннан гына белдем. Коляскамда тәгәрәп килеп, нигә елаганын төпченәм:

– Әллә әтием берәр авыр сүз әйттеме? – дим.

– Юк, кызым. Сине уйлап елыйм, шатланып елыйм. Аллаһы боерса, бөтенләй терелеп аягыңа басып атлап китәрсең. Әтиең берни әйтмәде. Тик үземнең әллә нигә елыйсым килә, – дигәч, ишекне яптым. Бу минутларда җир йөзендә миннән дә бәхетле кеше юктыр төсле иде. Мин канатланып, бәхетемнән җиде кат күкләрдә очам.

Иртән шомланып, куркып уянып киттем. Сизенәм: ниндидер начарлык булырга тиеш. Тик нинди? Иртәнге аштан соң йорт алдында аны көтеп утырам. Солдатлар йөгерешкәнгә йөрәгем сулкылдап-сул­кылдап авыртып куйды. Солдатлар кемнедер күтәреп болай таба килә башлагач, бөтенләй шөбһәләнеп калдым. Нишләргә белмим, үз-үземә урын таба алмыйм. Менә алар кемнедер күтәреп сан­часть ягына таба йөгерәләр. Янымнан йөгерешеп үтеп киттеләр. Шәйләп алдым, алар минем сөйгәнем­не күтәреп баралар. Һичнәрсә аңламыйм: кайда, ни өчен? Башыма сыймый. Үземне-үзем белештерми, сизмәстән торып бастым. Юк, йөгерә алмый идем. Берничә адым атлагач, гөрселдәп егылдым. Коляска­ма тотынып аякка бастым да, яңа аяк атлап киткән бала кебек, алпан-тилпән атлап киттем. Ярый әле санчасть урнашкан барак бездән өй аша гына. Сөйгәнем барак алдында үлән өстендә ята. Лагерь докторы аңа ясалма сулыш алдырып, күкрәкләрен баскалый. Бераздан «булмый» дип, кулын селтәп то­рып басты. Мин сөйгәнемнең өстенә аудым. Бу ми­нутта минем дә аның белән үләсем килгән иде. Мин аудым, ә ул кинәт дертләп тартышып куйды да тирән итеп тын алып җибәрде. Күм-күк йөзенә алсулык йөгерде.

Мине, коляскама утыртып, өйгә китереп куйдылар. Икенче көнне әнием эшнең ничек булганын сөйләде. Менә шунда үз-үземә ант иттем. Барыбер кешечә йөрергә өйрәнәчәкмен, барыбер терелеп адәм рәтенә керәчәкмен. Шул көннән башлап өйдә коляс­кама тотынып йөрергә өйрәнә башладым. Теге көнне ничек санчастька барып җиткәнмен – анысын һич аңлый алмыйм.

Табибым терелеп гомум баракка кайтканда, ару гына атлап йөри башлаган идем. Ул санчастьта ят­канда әни белән барып санитарлар аша хәлен белгәләп тордык. Безгә аның белән очрашырга бүтән рөхсәт итмәделәр. Әтием өстеннән кемдер особый отделга Уфага һәм Мәскәүгә жалоба язган, диделәр.

Бераздан әтине, аннан соң әнине кулга алдылар. Әнине кулга алганда, без аның белән Бәләбәйдә бер апаларда фатирда яши идек. Әти Бәләбәй төрмәсендә дип ишеткәч, Мәскәүгә кайтып китәргә ашыкмадык. Мөгаен, әтине тиз арада чыгарырлар дип көттек. Ул гаепсез бит. Сугышта булган кеше, яралары да бар. Орден, медальләр белән бүләкләнгән, күп еллар илгә хезмәт иткән дип уйла­дык. Ләкин барысы да юкка булып чыкты...

Әни мине унике ел үткәч шушында, Уфада эзләп тапты. Мин инде Мәскәүдә укытучылар әзерли торган уку йортын бетереп, Уфага кайтып мәктәптә эшли идем. Аңа чаклы күпме кимсетүләр, күпме чикләү-тыеуларны үз башымнан үткәрдем. Укырга керер өчен үз фа­милиямнән баш тартып, картәтиемнең фамилиясенә күчәргә туры килде. Әни мине эзләп тапкач кына үзе­безнең фамилияне кире алдык.

Күпме авырлык, әрнү, хәсрәтләргә дучар ителсәм дә, мин бәхетле, туганым. Күпләр мондый олы мәхәббәттән мәхрүмнәр. Аның нәрсә икәнен дә белмәүчеләр җитәрлек. Ә мин, олы яштә булыуыма карамастан, һаман шул вакыттагы бәхетле минутла­рымны исемә төшереп канатланып очып йөрим... Сискәндереп, кинәт ишек кыңгыравы шылтырады. Кәримә апа ашыга-ашыга ишек ачарга чыкты. Күптән төн булган да икән ул. Апа белән сөйләшеп, серләшеп утыра-утыра бөтенләй сизмәгәнбез. Кәримә апа кем беләндер көлешә-көлешә бүлмәгә килеп керде. Киңчә гәүдәле, уртача буйлы, аягында нык басып торган бер ир минем белән күрешә-күрешә Хәкимҗан исемле булыуын әйтте. Үзенә бер төрле зәңгәр күзле, елмаеп торган башкорт ире. Кәримә апа Хәкимҗанны «улым» дип таныштырды да, өстәп:

Бердән-бер балам. Бәләбәйдә 1950нче елны туды, – дип миңа тутырып карап алды. «Аңладым, Кәримә апа, аңладым. Алай уңайсызланып кызарма- сагыз да була инде», дип уйлыйм. Апаның уңайсызлануыннан мин дә битем янганын тоям. Апа, иелеп, идәннән булмаган чүпне үрелеп алгандай итә. Хәкимҗан:

– Сез нәрсә? Икәүләп дөм караңгыда утырасыз? Мин инде әни нишләп болай иртә ятарга уйлады икән дип, хафаланып та куйдым. Хәлеңне дә белеп чы­гыйм дидем. Дусларга барган идем, сөйләшеп утыр­дык. Менә кайтышлый керергә булдым, – ди. Кәримә апа:

– Мин сиңа сөйләгәнем бар иде бит, теге Бәләбәйдә торган чакны. Шул апаның оныгы. Кайсы район әле? Шунда яши хәзер, – дип, миңа карап алды.

– Әйе, әйе, Эстәрлебаш районы, Кайраклы авылында яшим, – дим, Кәримә апага ярдәм итеп.

Без Хәкимҗан белән тегесен-монысын, дөнья хәлләрен, вак-төякне тикшереп, сүз йомгагын сүтәбез. Өчәүләп чәйләп алгач, кайтырга әзерләнә башлаганны күреп, Кәримә апа чат ябышты:

– Юк, кайту турында уйлама да. Кунып китәсең, югыйсә үпкәлим, – дип, чын-чынлап үпкәләргә үк тотынды. Хәкимҗан да әнисенең тәкъдимен куәтләп:

– Төнгә каршы кеше юлга чыгамы? Иртә кичтән хәерле. Иркенләп ял итегез. Күреп торам – әле әнинең сүзләре бетмәгән, рәхәтләнеп сөйләшегез, – ди.

Хәкимҗан Сипайлово ягында тора икән. Ул иртәгә кызлары белән бергә килергә вәгъдә биреп, үзенә кайтып китте. Без Кәримә апа белән тагын икәүдән-икәү генә торып калдык.

Ул төнне бик озак сөйләшеп утырдык. Кәримә апа минем Акиро Охо Кито Сан белән ничек танышуымны кабат-кабат сөйләтте. Аның буй-сынын, кемгә охша­вын, ниндирәк кеше булыуын сораша. Үзенең был­тыр Бәләбәй якларына барып элекке лагерь урынна­рын карап йөрүен сөйләде дә, мине бөтенләй апты­ратып:

– Ә син, туганым, Сак белән Сокның барлыгына ышанасыңмы, юкмы? – ди. Югалып калдым. Ни әйтергә дә белмим.

– Әллә инде, кешеләр сөйли сөйләвен. Урман-елга буйларында ничәмә тапкыр таң аттырып, төн каршыладым, ишеткәнем булмады, – дим. Кәримә апа:

– Ә мин ишеттем, туганым. Үз колагым белән ишеттем. Былтыр Бәләбәй урманындагы җиләкле акланда, кояш баегач, минем Табибым, минем мәхәббәтем шулай «сак, сак» дип кычкырды. Үзем дә сизмәстән аңа «сок, сок» дип җавап бирдем. Күреп кенә булмады үзен. Бик якын килде, әмма кошны күрә алмадым, тавышын да бүтән ишетмәдем. Тагы тавыш бирмәсме, йә үзе күренеп китмәсме дип, мин яңадан «сок, сок» дип тә, «сак, сак» дип тә кычкырып чакырып карадым. Юк икән шул. Бәеттәге кебек. Үзең шуларның берсе булгач, бер-береңне шулай күрмисең дә, ишетмисең дә икән. Менә шулай, туганым, – ди апа, үзенең сөйләгәннәрен җөпләп.

Мин Кәримә апага японның адресын сузам. Ул бе­раз уңайсызлана биреп:

– Хат язып җибәрсәк килешерме икән, туганым? Әллә ничек бит әле. Чит ил, чит гаилә...

– Килешер, бик тә килешер. Япония хәтле Япониядән сезне минем аша эзләткәч, нигә килешмәсен, ди. Языгыз, бик тә килешә, – дим һәм: – Мин, апа, сез хат язсагыз да, язмасагыз да үзем язам. Әлбәттә, язам. Тик менә сездән сәлам әйтергәме, юкмы?

– Әйтегез, ни эшләп әйтми ди, әйтегез! Үзебезчә күп, кайнар сәламнәр әйтегез.

– Алайса адресыгызны да сызгаласам буладыр?

– Ай Алла, анысын язсагыз да бик каты ачуланмам, – дип, апам кеткелдәп көлеп куйды.

(Дәвамы бар.)

 

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (4)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: