Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 гыйнвар 2022, 23:29

Бәхетнең башы – балаларда! Хикәя-бикәя

Бибисара белән Бәкер бабайның барлык байлыклары – балалары!

Бәхетнең башы – балаларда! Хикәя-бикәя
Бәхетнең башы – балаларда! Хикәя-бикәя

Балалары байлыклары булса, баланың балалары бөтенләй байлык, бәхет, бизәкләр бер бәхәссез!

Бәкер бабай – бал бабай! Бала балалары бабаларына булышырга баралар. Бабайга булышулары бушка булмый, Бәкер бала балаларына банкасы белән бал, белен бирә. Балалар бөтенесе банкадагы балга буялып, бармаклар белән бутап, беленне бал белән бәрдерә. Бабалары банканы бармак белән бутаганга битәрләми. Бал бабайларда бидонда, бидрәдә, банкаларда бихисап. Бәкер, Бибисара балаларына балны бидонлап, бидрәләп, бетүгә барса банкалап бүлеп бирәләр. Бал бирергә булса, Бал бабабыз бармакларын бөгә-бөгә балаларын барлый башлый. Банат, Бибихәят, Бәхия, Баян, Баязит. Бишәү булдымы? Биш баласы барысы башлылар, беренчелекне беркемгә бирмәүчеләр, белемлеләр, булдыклылар. Башкалага барып барысы белгечләр булдылар. Борыннары биектә булмады. Банат базада баш бухгалтер булса, Бибихәят – блогер, Бәхия – бизнесвумен, Баян – банкир, Баязит базар башлыгы булдылар. Балалары бәхетле.

Бәкер бабай беркөнне балыкка барырга булды. Бозлавыкта бозга бәрелеп башы бик борчый башлады. Бибисара белән Бәкер балаларга белдермичә башкалага больницага бардылар. Балаларын борчымаска булдылар. Балалары белмиме, белеп бик борчылдылар. Больницага бабайга бәлеш, белен, бавырсак белән барысы бергәләп бардылар. Бәкер бабайның башы бинтланган, балалары белән бәхилләшеп бетте. Больницада бераз булгач, бабайның башы борчымый башлады.

Бәкер бабай балалары белән больницадан базарга – Бибисарасына бүләккә барды. Бергә булуларына байтак булган, балалар белән берләшеп Бибисарага бәйрәм булдырырга булдылар.

Бүләкләрне биш БМВдан бушаттылар. Бәйрәм башлангач, биеделәр, бүләкләр бирештеләр.

Бәкер белән Бибисара беравыздан балаларына бәя бирделәр: бәйрәм бишлелек булды! “Булдырдыгыз балалар, бәхетле булыгыз, бердәм булыгыз!”

Бәйрәм бетте. Бүген Бәкер белән Бибисараның балалары башкалага баралар. Бибисара бик боекты. Бәкер Бибисарага бытылдады: “Бибисаракаем, бердәнберем, бөртеккәем, бәгырькәем, берүк борчылма, башлар бөтен булсын! Балалар бәхетле булсын! Балалар бәхетле булса, без бик бәхетле булабыз! Балалардан башка бәхет булмыйдыр!

 


Рита ӘХМӘДУЛЛИНА,

Чакмагыш районы.

Рита ӘХМӘДУЛЛИНА фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: