Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 гыйнвар 2022, 09:41

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (3)

...Беркөнне, Ярмөхәммәт бик әйдәләгәч, Бәләбәй як­ларына барып сораштырып кайттык. Элекке лагерь булган урынын да таптык. Рассвет авылынан ерак түгел булып чыкты.  Тоткыннар ба­раклар салганнар, аңа кадәр землянкада яшәгәннәр...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (3)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (3)

(Дәвамы.)

– Исәнмесез, хөрмәтле, ... апа. Сезгә Уралдан, Эстәрлебаштан, гомумән, Башкортстаннан күп кайнар сәлам. Улыгыз Акиро Охо Кито Сан алган шәлләр сезне суык җилләрдән саклап, тәнегезне җылытсын. Сезгә шушы шәлләрне ябынып туздырырга язсын. Кирәк була калса, без тагы да җылырак шәлләр җибәрербез, – дидем дә японга карыйм. Сүз бетте бит инде. Телефон дәшми. Мин тыңлыйм, ә телефон һаман дәшми. Бераздан телефон «лышык-лышык» килә, танау тартып куйган да ишетелә. Әллә теге япон әбие елый инде? Шулай шул. Шулай. Елаган әбине тыңлап тору миңа да җиңел түгел. Кыенсынып кына телефонны хуҗасына сузам. Теге миңа ымлап, кулы белән ишарәләп «тыңла» ди. Мин аның ихтыярына буйсынып, яңадан телефонны колакка куям. Шунда япон тәрҗемәчегә баш кага. Теге килеп, телефонның кай җиренәдер басты да миннән алып өстәл өстенә куйды. Телефон хәзер бөтенебез дә ишетерлек итеп кычкырып сөйли башлады. Тәрҗемәче тәрҗемә итә. Әби бераз сөйләде дә туктап калды. Җиңел сулап куйды. Ирексездән, әбигә ияреп, мин дә җиңел сулап алдым. Һәм бу әби миңа ничектер бик якын, үзебезнең авылдагы күрше әбиләре кебек булып китте. Мин әле бу әбине уйлыйм, әле әнием исемә төшә. Аның урынында әнием дә, мөгаен, үзен шушылайрак тотар иде, дип уйлыйм. Әллә нык хискә бирелеп киттем, тамакка төен утырырга чамалый. Күзгә яшь тула башлады. Мин үз-үземне җиңәргә тырышам. Аннан да бигрәк монавы капиталист самурайларга яшемне күрсәтә буламмы. Һич юк. Мин, үз-үземә ачуланып, битарафлык пәрдәсен битемә капларга тырышам. Тегеләргә сиздермичә уртымны тешлим. Уртымның авыртуы бөтен тәнемә тарала. Ниһаять, тынычланам.

Тәрҗемәчене игътибарлырак тыңлый башлыйм. Әбием ишетелер-ишетелмәс тамак кырып алды да чеп-чи итеп татарча рәхмәт әйтеп салмасынмы! Мин сискәнеп киттем. Юк, артык дулкынланудан колакка гына ишетелгәндер бу! Бер дә булмаса, японның берәр охшаш сүзедер. «Рәхмәт» сүзен үзебезнең илдә мәңге күрше яшәгән кайбер милләтләр дә белми. Җәһәннәм читендәге Япониядә кайдан бел­сеннәр, дип уйлап та бетермәдем, телефон: «Сине генә сөям», «Мәхәббәт үлемнән көчле» димәсенме. Тагы кабатлап рәхмәт әйтте дә туктап калды. Япон миңа карап:

– Әнием нәрсә әйтте сезгә? – ди. Мин теге гаҗәеп сүзләрне урысча кабатлыйм. Тәрҗемәче хуҗасына җиткерә. Япон үзе дә бераз аптырап, әмма бик горур итеп: – Минем әнием шулай, чит кешеләрне генә түгел, күп чакта безне дә гаҗәпкә калдыра, – дип көлемсерәп куйды һәм:— Мин сезне ачыктырып беттем. Әйдәгез, тамак ялгап алыйк, – ди башлады.

– Рәхмәт, мин болай да озак йөрдем. Кунакханәгә кайтырга кирәк. Улым да көтеп аптырап беткәндер, – дидем дә үрелеп кейстан теге төргәк-төргәк долларларны ала башладым. Япон кырыма килеп бик итәгатьле генә туктатты:

– Бу сезгә бөтенләе белән, истәлеккә, – ди. Минем аптыравымны күреп: – Әйе, әйе алыгыз, – дип, кейсны этәрә бирә. Долларларны киредән кейска салдым һәм тегеңә карап:

– Монда күп түгелме, сез ялгышмыйсызмы? – дим.

Авылдан булсак та, бөтенләй ахмак түгелбез дә ин­де, чама беләбез дип, үзем эчтән генә уйлыйм. Үзе­безнең акчага әйләндерсәң, бик аруга барып баса түгелме соң? Теге:

– Санарга мөмкинсез, барысы да сөйләшкәнчә. Ничек сөйләшкән булсак – шулай. Санагыз, – ди. Мин Василий Алексеевичны искә төшерәм. Ул бит бик вакланып тормаска кушкан иде. Шуңа да:

– Юк, санап тормыйм, мин сезгә ышанам, – дип, кейсны ипләп кенә яптым. Яптым ук түгел инде, мин яба башлагач, үзе җай гына ябылып куйды. Тәрҗемәче кодлы йозакны ничек бикләргә, ничек ачарга икәнлеген гади генә аңлатып бирде.

Кире кайтканда бөтенләй караңгы төшкән иде ин­де. Алган тәэссоратлардан, кичергән кичерешләрдән төнен юньләп йоклый да алмадым. Ә күңелне кытык­лап йокы мазасы бирмәгән нәрсә – баш очында – мендәр астындагы кейс. Төнлә акча санамыйлар, дигән әйтемне искә төшереп, түздем, санамадым тәки. Син нәрсә, шулкадәр акча. Күңелдән исәпләп карыйм да очына чыга алмыйм. Күп чыга, бик күп. Юк, бу япон ялгышты, һичшиксез, ялгышты. Ярар, иртәгәсе кичтән хәерле. Иртәгә аңлашырбыз әле. Та­ңга таба чак йоклап киттем.

Икенче көнне иртән штабка барып, часть команди­ры Василий Алексеевичка кердем. Рәхмәт әйтергә. Ул да түгел, телефон шылтырады. Сизеп торам, ми­нем турыда сөйләшәләр. Чөнки командир миңа ка-рап-карап ала. Трубканы куйгач:

– Ну, бу японнарны әйтәм, бигрәк үҗәт халык инде. Әле шәһәр башлыгы аша сезне чакыртып ята. Мөгаен, барырга кирәк булыр. Сезнең арттан машина җибәргәннәр. Әзерләнегез, – ди. Мин, үзем дә сизмәстән:

– Есть! – дип хәрбиләрчә җавап бирдем. Командир:

– Бер атна безнең белән яшәргә өлгермәдең, бөтенләй хәрби кеше булдың да киттең, Фәлән Фәләнович, – дип көлә. Мин дә көлә-көлә борылып чыгып киттем. Ә үземнең эчтә ут.

Бүлмәгә кайттым да уйга калдым. Кәнишне, кичә акчаны артык санап биргән. Мин кайтып киткәч исәпләгәннәрдер. Хәзер менә артыгын кире соратып мине чакыртып ята. Шулай булыры ачык иде бит ин­де. Ул Эстәрлебаш шәлләре дигәч тә, шулкадәр тора димени. Җитмәсә, долларларда. Уйладым-уйладым да теге акчаларның үземә тиешлесен кейста калды­рып, калганнарын кесәгә тыктым.

Һәм мин менә кичәге кунакханә номерында. Күрәм, япон мине көткән. Күз явын алып торган милли кием кигән. Кичәге өстәл урынына кыска аяклы, кечкенә өстәл сыман нәрсә. Безнең курай тавышларына ох­шатып әкрен генә моңлы бер көй ишетелә. Япон ап-ак оектан. Аларда да, бездәге кебек, өйгә аяк киеме белән кермиләр. Аяк киемендә бүлмәгә үтү тәрбия­сезлек, кыргыйлык булып исәпләнә. Япон шулай үзләренең гореф-гадәтләре белән таныштыра. Мин дә үзебезнекен сөйлим. Шунысы гаҗәп: бүген минем белән тәрҗемәчесез сөйләшә. Урысчасы бик шәп булмаса да, болай бер-беребезне аңлашабыз. Аның әйтүенчә, бизнеста тел белү бик мөһим нәрсә, ди. Аларның нәселләрендә элек-электән урыс, инглиз телләрен бик теләп өйрәнгәннәр.

Ул ипләп кенә тәбәнәк өстәл артына килеп утырды. Мине дә үзе янына чакыра. Аякларымны бөкләп, өстәлнең каршы ягыннан урын алдым. Сизеп торам, япон ничек утыруымны күзәтә. Мин сер бирмим. Һе, тапкансың гаҗәпләнер нәрсә. Элек без үскәндә авылда гел сәкедә, йә идәндә утырып ашый идек. Та­бын артында кырын яту, кыйшаеп утыру юк. Аякны бик килешле итеп бөкләп утыралар яки тезләнәләр. Бу язылмаган кагыйдә. Һәр өйдә шулай. Бәләкәйдән аяк бөкләп өйрәнгәнгә, миңа нәрсә, килдем дә утыр­дым каршына. Тегенең дә күңеле булды шикелле. Ка-нагәть кенә башын кагып куйды. Әллә нинди хикмәтле, тәмле исләр тарата торган үлән шәмнәре кабызып җибәрде. Бәләкәй генә, уенчык сыман касәләрдә сакэ китерделәр. Боларның барысын да матур гына бер япон чибәре башкара. Сакэ дигән нәрсәләре алсу төстәрәк бер нәрсә. Күбрәк уртла­саң, тамакка тимәскә дә мөмкин. Япон акрын гына учына сугып алуга теге чибәркәй бүлмәнең икенче башындагы өстәлдә нәрсәдер эшләргә тотынды. Чәй ясый икән дә ул. Менә алларыбызга чәй китереп куй­ды. Үзе бер читкә барып утырган иде – япон карап алгач, икенче бүлмәгә чыгып китте.

Мин кызыксынып японны күзәтәм, үзем һаман ак­чалар турында уйлыйм. Самурай үзе сүз башлармы, әллә үземә бу турыда әйтергәме?

Ниһаять, япон сүз башлап алып китте. Мине чәйдән, өстәлдәге тәм-томнан авыз итәргә кыстап алырга да онытмый.

– Кичә сез киткәч, әнием белән тагы сөйләшеп ал­дым. Әни сезгә рәхмәтен тагы да белдерә. Япон «рәхмәт» сүзенә басым ясый, чөнки бу сүзне ул без­неңчә, минем туган телемдә әйтә. – Әйе, әйе, рәхмәт әйтә. Бу сүзне безнең гаиләдә барысы да белә. Әни­ем тагы әллә күпме нәрсәләр белә. Ә менә рәхмәтне һәм тагы берничә сүзне әниемә әти мәрхүм өйрәтеп калдырган. Бу хикмәтле сүзләр аркасында әтием исән калган. Сезнеңчә сүзләр, – ди.

Япон сөйли дә сөйли... Кайвакыт күзләреннән яшь тама. Мин дә таш бәгырьле түгел, мин дә аңа кушы­лам. Тәүдә ул кыенсына иде. Минем дә яшьләрне күреп, бер-беребезне яхшы аңлаганны сизгәч, бөтенләй бирелеп ачыктан-ачык сөйләп алып китте...

...Ул көнне көн буе япон белән булдым. Озак, бик озак сөйләшеп утырдык. Ниләр сөйләшкәнне алдарак язып үтәчәкмен, хөрмәтле укучым. Ә әлегә кайтып киттем хәрби частька. Төн уртасында гына кайтып кердем. Капкада бер нинди тоткарлык юк. Рөхсәт кәгазен күрсәтеп эчкә үтәм. Күрәсең, кизү торучы офицер да командир тарафыннан кисәтелеп куел­гандыр. Мине бит барысы да белеп торалар.

Икенче көнне улым белән икәүләп базарга чыктык. Миңа Башкортстанга кайтырга вакыт җитте бит. Са­халин күчтәнәчләре, көнчыгыш әйберләре сатып алырга уйладым. Базарда тегесен-монысын, кызыл балык уылдыгы алдым. Япон, Корея товарлары мон­да җитәрлек. Әнигә, хатынга, балаларга һәм бүтән туганнарга кием-салым җыйдым. Юлда капкаларга кирәк була калса дип, үзем бик тә яраткан ярым кип­тереп ысланган балык алып, океан ашамлыклары са­тыла торган кибеттән чыгып килгәндә, бусагада берәү каршыма килеп басты.

– Йә, абзый, ничек? Шушылай мужнымы? – ди. Аптырап киттем, кем бу? Шуннан чамаладым, бу бит теге көнне мин ялгыш ике йөз тәңкә хәер биреп киткән адәм! Шул, шул. Әй, малай, үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше! Мин аны карт бабай дип уйлап йөрим тагы! Теге галәмәт кызык акценты булмаса, танымас та идем. Тырышып-тырышып үзебезчә сөйләшкән була бит әле. Чәчләрен матур, килешле итеп кыскарткан. Сакал-мыегын кырган. Йөзенә нур кунган. Әллә минем әйткән сүзләр шулай тәэсир иткәнме? Белмәссең.

– Менә, ичмасам, кешегә охшап калгансың. Афәрин, маладис! Адәм төсе кергән үзеңә.

Теге, мин мактаганнан, табадагы коймак кебек җәелеп, кояштай балкый башлады. Шуннан, бик тә гаепле кеше сурәтенә кереп, кыяр-кыймас кына:

– Абзый, тагы азрак бирмәссеңме икән? – ди. Менә шушы була инде ул «хәерчегә хәер бирсәң, ямаулык сорый» дигәннәре. Юк, бу бомжның чиксез әрсезлеге минем кәефемне төшерә алмый. Минем кәеф бүген иң югары ноктасындадыр, мөгаен. Булмый ни, шәлләрне шулкадәр кыйммәткә озат әле. Чалбарны сораса, анысын да салып бирергә әзер чак. Билләһи, дип әйтәм. Кесәгә тыгылдым да бик текә кыяфәттә бермеңлекне тартып та чыгардым. (Хатын: «Синең кесәңә акча керсә, әтәч булып кычкыра» ди, дөресе дә шулай, ахры). Юк, бирмим әле. Ә тегенең күзләре елтырап ук китте. Бер миңа, бер акчага карый. Акчаны өскәрәк күтәрәм. Мин кулны күтәргән саен, тегенең күзләрендә ышыныч бетә бара. Әйтәм:

– Шушы акчаны бирәм. Тик син безгә ничек итеп шушы көнгә төшкәнеңне сөйләп бирәсең. Әйдә, әнә, якында гына ашханә, шунда кереп чәйләп алыйк, – дим.

Өчәүләп ашханәдә утырабыз. Тегеңә мул гына төрле-төрле ризык алдык. Ул кабалана-кабалана ри­зыкларны бөгәрли дә башлады. Мин көтәм, ашык­тырмыйм. Иркенләп ашасын, әйдә. Туя башлады, ах­ры, авызындагы ризыгын чәйни-чәйни җай гына сөйләп алып китте.

– Абзый, минем история бик озын, бүген генә сөйләп бетерерлек түгел. Кыскача гына әйткәндә, мин үзем Нефтегорск шәһәреннәнмен. Бөтен гаиләм шунда, җир тетрәп шәһәр юкка чыкканда һәлак булдылар. Ә мин менә, Ходай кушуы буенчадыр инде, бу дөньяның бөтен авырлыгын, михнәт-кайгыларын күрергә була исән-имин калганмын. Сез, абзый, минем урысча сөйләгәнгә аптырамагыз, миңа шулай җиңелрәк. Әти үстерде мине, биш яшемә кадәр. Шуннан аны кулга алдылар. Калган гомер детдом, ГПТУ, завод тулай торагында үтте. Әти мине эзләп табып, бергәләп адәмчә яши башлаганда, мин татарча бөтенләй оныткан идем. Аннан, ишеткәнсездер инде, җир тетрәп Нефтегорск шәһәре юкка чыкты.

Әнинең «туган илебезгә кайтырга кирәк» дигән хыя­лын әти дә тормышка ашыра алмады. Менә мин дә аның гозерен һаман үти алмыйча эт типкесендә йөреп ятам. Материкка чыгып булмый, акча юк. Ни утрауда эшсезлек. Эше булса да акча түләмиләр. Менә йөрим шунда, кем эш куша, шуны эшләп, ачлы-туклы. Каһәр суккан перестройкалары белән шушы хәлгә төштем дә инде. Ару гына җыйган акчалар тю-тю, җилгә очтылар. Менә шул минем история. Бүген мин хәерче, мин бомж, – дип, бик күңелсез, җан өшеткеч итеп тәмамлап куйды Яришка-Ярмөхәммәт. Җәһәннәм тишегедәй ерак бу җирдә үзебезнең та­тарны очратудан нечкәрдеме күңел? Әле бу кешелек сыйфатларын югалтып бетермәгән икән. Ярдәм кулы сузсаң, аякка басып китәчәк бит бу, дип уйлап куй­дым. Аннан тагы да күңелемнең бер ерак кына по­чмагында: «Теге көнне ике йөз сум хәер биргән идем, әнә ничек уңышлы итеп шәлләрне самурайга сатып җибәрдем. Шул хәернең әҗере түгелме? Мөгаен, бу минутта поселокта иң бай кешемендер әле. Шулай булгач, нигә ярдәм итмәскә бу адәмгә? Ярдәм итә алам, әйдә, тагы хәер булыр», дигән уй кыбырсып куйды. Һәм мин тегенең алдына үзем вәгъдә иткән меңлекне китереп салдым да:

– Менә сиңа, иң тәүдә шушыны ал. Һәм менә сиңа материкка чыгарга паромга билет, – дип, Татар бугазы аша йөрүче диңгез паромына дигән билетны кулына тоттырдым. Теге сүзсез калды. Әле алдында яткан меңлеккә, әле кулындагы билетка, әле миңа карый. Улым мине тыярга чамалаган иде дә, мин катгый гына:

– Улым, олылар сөйләшкәндә кысылмыйлар, – дип кырт кистем. Яришкадан сорыйм:

– Ярмөхәммәт, паспортың бармы соң?

– Ә...й...е, баа-барр. Док... док...ументлар бар- бар...ысыда тәртиптә, – дип, тотлыга-тотлыга, сүзен әйтеп бетерер-бетермәстән кесәсеннән документларын чыгара ук башлады. Уен аңлап, «Ярар, ышанам» дигәндәй, кул белән ишарәләп туктатсам да, кәгазьләрен алып өстәлгә салды. Дулкынланудан куллары ару ук калтырый башлады. Шулай калтыра- на-калтырана меңлек белән билетны үзенең документлары арасына урнаштырды.

– Билетны паспортыңа карап тутыр. Югыйсә, утыртмаячаклар. —Ул:

Әлбәттә, абзый, әлбәттә, абзый, – ди. Абзый да абзый дип татарчалап әйтә. «А» хәрефен ничектер бер кызык акцент белән әйткәнгә аның бу сүзе бик гаҗәп булып ишетелә. Сөйләшү бит инде урысча. Ярмөхәммәт дулкынлануыннан урынында утырып түзә алмый һәм миннән тотлыга-тотлыга :

– Сез кем бу... бул... буласыз, абзый? Хет адресыгызны калдырыгыз. Юнәйсәм, акчагызны кире җибәрермен, – ди. Мин шушындый бер хәерчегә ярдәм иткәнемә бик канәгатьмен, шуңа да эре генә:

– Мин Фәләнов Фәлән! Башкортстаннан. Эстәрлебаш районы, шул-шул авылдан булам, – дим. Бу:

– Язып бир, абзый, язып бир. Әйтәм бит, кулга азрак акча керү белән үк кире җибәрәм, – ди. Мин кесәдән ручка алып адресны өстәлдәге кул сөртә торган кәгазьгә яза-яза тегеңә:

Эшкә урнашып адәмчә яши башласаң, миңа белдереп хат язарсың, миңа шул җитә, – дим.

Шулай адресны тегеңәргә тотырдым. Мең рәхмәтләр укып торып калды. Ашханәдән чыккач улым шелтәли:

– Бер таныш булмаган бичка кеше адрес бирәме? Әллә нинди кеше бит.

– Ярый, улым, биргән – беткән. Без барыбыз да Адәм балалары. Күңелем сизә, алама кеше түгелдер. Эчеп йөргән бомжга да охшамаган. Син хезмәтеңне исән-имин тутырып туган якка кайтырсың, минем дә эшләр ару бара, ахыры әйбәт булсын – шуның өчен дип бирдем бу хәерне. Ул паромга дигән билетны кире тапшырсам да, барыбер күпмедер процентын тотып калалар. Ә бу, юньле бәндә булса, үз язмышын үзгәртә алачак. Сөйләшүеннән күренеп тора – ул ГПТУ гына бетмәгән. Укымышлы бәндәгә охшаган. – Улым белән шулай сөйләшә-сөйләшә частька кайтып та җиттек.

Икенче көнне төштән соң мин Хабаровскига очтым, аннан Красноярга. Тәүлек ярым дигәндә үзебезнең Эстәрлетамакта идем. Менә шулай тәмамланды Са­халин утравына сәяхәтем...

 

II бүлек

Самурай мәхәббәте

 

Шәлләрнең хакын сөйләшкәнчә исәпләштем. Хатын­нарның һәр шәленә хәтсез генә акча тоттырдым. Күң­елләре бик тә булып, Җәлилнең Гүзәле:

– Тагы да шәл алмыйсыңмы? – дип сораша ук башлады. Мин инде:

– Юк, юк, кызлар. Әлегә беркайда да барырга җыенмыйм. Бүтән эшләрем муеннан. Бер японга вәгъдә иткән әманәтне үтисем бар. – Тегеләр берчә аптырап, берчә кызыксынып:

– Кит аннан, Япония хәтле Япониягә дә барырга булдырдың әллә? Курыкмыйча! – диләр. Мин бик канәгать һәм һавалы гына:

– А как же, әлбәттә, бардым, – дим.

Әйе, вәгъдә итү генә рәхәт. Самурай Акиро Око Хи­тоның үтенечен үтисем бар бит әле. Ул әйткән кеше­нең гаиләсен табып сәлам җиткерергә һәм исән-имин икәнлекләрен, адресларын язып җибәрергә. Сүз бирүен бирдем, тик ничек үтәргә, менә мәсьәлә. Менә бүген, менә иртәгә дип йөри торгач, бер ел үтеп тә китте. Малай да армиядән кайтты. Ул кайткач бүтән мәшәкатьләр басты. Самурай вакытлыча оны­тылып торды. Улымны заочно булса да укырга керт­тек. Аннан эшкә урнаштырдык, торырга урын да кирәк бит инде. Шул мәшәкатьләр белән йөреп, тагы бер ел узды. Теге әманәт минем күңел көзгесендә яман тап булып һаман ята бирә. Вакыт-вакыт йөрәкне кимереп алгалый минем бу биргән вәгъдәм. Чөнки теге шәл акчаларына үзебезнең җыйган акча­ларны кушып малайга Эстәрлетамак каласыннан өй дә юнәттек. Бик ару булмаса да, безнең өчен ярар­лык. Менә шул чакларны япун исемә төшеп, мине шелтәли төсле булып китә.

Беркөнне шулай тегесен-монысын эшләп йөри идем, капка төбенә бер машина килеп туктады. Ка­рыйм, капка төбенә таныш та, таныш түгел дә кеше килеп басты. Шәһәрчә киенгән. Миңа капка аша ка­рап торды да елмаеп җибәрде. Капканы ачып керде, капка төбендә туктап калды һәм урысча:

– Ничек булгансың, шул көесең. Бер дә үзгәрмәгәнсең! – ди. Уйлыйм, уйлыйм – һич искә төшерә алмыйм. Бу бәндә кулларын җәеп килеп мине кочаклап ук алды. Мин дә ирексездән тегенең кулбашларыннан каккалыйм. Бу һаман:

– Танымадың? Значит, озак яшәрбез, Алла бирсә, – ди. Мине кочагыннан ычкындырып, бер-ике адым артка чигеп, тагы: —Абзый, бу мин, Яришка Сахалин- ский, – дигәч, чак егылып китмәдем. Бәй, бу бит теге, хәер биреп, паромга билет калдырган бомж түгелме соң? Шөбһәгә ук калдым. Юньләп таныш та булмаган кеше эзләп тапсын әле сине. Үзем ахмак. Нигә дип аңа адресымны калдырырга? Улым бит искәрткән иде инде. Хатын әйткәнчә, «картаеп бетсәм дә (ә бит миңа быел чак илле тула) һаман акыл кермәгән». Хатын мине тиргәгән чагында: «Сезнең нәселгә иллегә кадәр акыл керми, ә илледән соң кергәне дә тормый», дип әрли. Моның шулай икәненә менә бүген инандым. Очрашкан-исәнләшкән арада башымнан әллә нинди шик-шөбһәле уйлар үткәрәм. Кәнишне, мин киткәч бу бомж теге япон биргән шәл акчалары турында ишеткән. Шул акчалар артыннан Сахалин кадәр Сахалиннан килгән! Юньле кеше ике елда машина ала аламы? Бомжның кайчан кеше бу­лып, адәм рәтенә кергәнен күргәнегез бар?

Калтырыйм, эчемдә ут яна. Үзем, әдәп саклаган бу­лып тегене өйгә чакырам. Ә бит бу безнең халыкның яхшы гадәте дип исәплибез. Менә бүгенге көннән башлап мин бу гадәтне начар гадәт дип әйтер идем. Күп халыкларда бу гадәт бөтенләй юк. Ул сине өенә чакыру түгел, йортына да кертми. Капка, койма аша гына үрелеп сөйләшә, сөйләшсә әле. Ә без ахмаклар: «Әйдә кер. Түрдән уз, чәйләп алырбыз», – дигән бу­лабыз. Шул гадәтебезне Явыз Иван бик оста файда­ланган да инде. Кеше арбасына утырсаң да, гадәтне тиз генә ташлап булмый шул.

Өйгә керәбез. Төш вакыты да җитеп килә. Самавыр кайнаган, өстәлдә утыра. Газ бар да ул. Әйтәм бит, гадәтне кинәт кенә ташлап булмый. Күмер самавыры булмаса да, чәйне электр самавырында кайнатып эчәбез. Күрәсең, Яришка да сизде минем шөрләп калганны. Мине тынычландырырга тырышыпмы, әллә болай хәйләләпме: «Бик борчылмагыз. Мин Эстәрле-тамакта бер кунакханәгә урнаштым. Менә, туры килгәч, сезнең дә хәлне белеп чыгарга уйладым», ди­де дә кире тышка чыгып китте. Шунда хатын:

– Бу кем була? Бигрәк төсең качкан. Әллә берәр начар хәбәр алып килгәнме? – ди. Мин, үзем дә сизмәстән, ярым пышылдап:

– Теге, сөйләгән идем бит, Сахалин хәерчесе дип, шул үзе! – дим. Хатын да ап-ак булды. Өстәлдә яткан пычак-чәнечкеләрне тиз-тиз җыештырып, читкә үк алып куйды. Янәсе, тегенең күзенә күренеп тормасын. Күп тә үтми, Яришка олы-олы төргәкләр күтәреп килеп тә керде.

«Менә сезгә азрак күчтәнәч. Себер күчтәнәче», ди. Без хатын белән бер-бербезгә карашып тын гына утырабыз. Юк-бар сөйләшкән булабыз. Ә сүз ябыш­мый. Өйдә ниндидер киеренкелек, шулай өчәүләшеп чәй чөмерәбез. Сизгер бәндә. Безнең икебезгә ка-рап-карап алды да, «абзый» сүзен элеккечә акцент белән үзебезчә, калган сүзләрен урысчалап:

– Сез, абзый, апа, күреп торам, миннән шикләнәсез. Ә юкка. Мин абзыйга үземнең рәхмәтемне белдерергә килдем. Икенчедән, хәзер мин Себердә нефтегаз оешмасында эшлим. Менә азрак кулга акча керде дә, шушы яклардан берәр өй алырга иде исәп. Яратам авыл тормышын. Ә менә монысы, абзый, сез миңа бурычка биреп торган «подъемный» һәм паромга биргән билет хакы. – Бу шулай диде дә өстәлгә ике төргәк йөзәрлекләр китереп салды. Мин алмыйм. Тотлыга биреп:

– У...ул ак...акчаларны мин сезгә бушка, то есть хәер итеп бирдем, – дим. «Хәер» сүзен үзебезчә әйттем. Урысча әйтсәм, мәгънәсе бозылыр төсле тоелды. Хатын-кыз бит инде, шунда ук хатынның кәефе яхшы якка үзгәреп:

– Алай өй дә сатып алырга исәбегез булгач, менә күршедә генә Миңзифа түтинең өе буш тора. Газы, суы кергән, биктә яшәрлек, – дип ычкындырды. Әллә кая ашыга. Бу Сахалин бомжы әллә безнең күзгә көл сибә, әллә дөресен сөйли – кем белсен. Мин инде ирексездән төксе генә:

– Әйе шул, бик әйбәт өй. Урыны тыныч, йорты иркен, – дигән булам. Акчага карамаска тырышам. Алып куярга батырлыгым да җитми, вөҗданым да кушмый. Ярмөхәммәт акчаларын алды да хатынның алъяпкыч кесәсенә килешле генә салып та куйды.

Безгә авыз ачарга ирек тә бирмичә:

– Сезгә тагы бер тапкыр зур рәхмәт. Минем, гаилә булмагач, исраф ителми. Бер үземә әлләни акча кирәкми дә. Элек-электән мохтаҗлык-кытлыкта үскәнгә, иркен итеп яшәргә өйрәнмәгәнмен, – ди. Бик үк җәелеп китми генә чәйләп утырабыз, арада һаман ниндидер күренмәс бер чик сизелеп тора. – Мөмкин булса, апаның өен карарга иде, кемнән рөхсәт сорарга була? Бик озакка сузмаска иде, – ди безне тагы да аптыратып. Өчәүләп күршенең өен карап чыктык. Миңзифа апаның олы улы Уфада яши. Ул күптән: «Тегеләй-болай сорап килсәләр, күрсәтерсез. Сатып алырга исәпләре булса, хәбәр итәрсез», – дигән иде. Без Ярмөхәммәткә йортны күрсәттек, аңа ошады.

– Урыны әйбәт икән. Тик яңа йорт тергезергә кирәк булачак, монысы искергән. Ярар, анысына гына кал­са, киләсе елга, мөгаен, чамаларбыз да әле, – диде.

Озакка сузмый, йорт хуҗасына шылтыратып, Уфа белән сөйләшеп тә алды. Тегесе иртәгеләргә кайтып җитәргә вәгъдә бирде. Һәм менә безнең котны алган Сахалин бомжы Ярмөхәммәт, Миңзифа апаның өен сатып алып, күршедә генә яши башламасынмы!

Өч айлык ял алган икән. Атна дигәндә йортны ипкә кертте. Безгә дә күңелле. Күршедә кеше яшәгәч, җан тыныч. Арка терәргә күрше бар. Бераздан безнең дә күңел йомшарып, шик-шөбһәләр җилгә очты. Бер көнне шулай көтү кайтканда капка төбендәге урын­дыкта сөйләшеп утырганда үзенә дә әйттем:

– Ну, малай, тәүге көнне куркыткан идең, әй, – дим. Теге дә:

– Сиздем, абзый, сиздем. Анда үземнең хәлләр чынлап та мөшкел иде. Ярый шул вакытта ярдәм итеп җибәрдегез. Беткән идем. Бөтен гаиләм Нефтегорск шәһәрендә һәләк булгач, яшәүгә ышанычым бетеп, төшенкелеккә бирелгән идем, – ди. Һәм мине сискәндереп, мин әйтер идем, башыма кинәт китереп суккандай итеп:

– Теге япон белән хат алышасыңмы? – дип сорап куйды. Мин дә боргалап тормый:

– Юк әй, андый-мондый мәшәкатьләр белән вакыт калмый, – дим.

– Юләр син алайса, – ди һәм өстәп: – Син кайтып киткәч, портта өч көн паром көтеп яттык. Һава шартлары бозылып китте. Паромны диңгезгә чыгармадылар. Шунда ишеттем. Имеш, бер солдатның әтисе улын күрергә килгән икән дә, бер японга шәл биргән икән. Шәлдә японның плендә үлгән әтисе турында хәбәр булган икән. Әтисе сезнең авылда тоткынлыкта булган икән дип. Шунда син икәнлеген аңладым. Бүтән кем булсын.

Мин, кызара биреп, тегеңә:

– Чушь собачий, буш сүз, – дим.

Теге япон сөйләгәннәрне Ярмөхәммәткә сөйләп би­рергә килештермәдем. Шулай да серне ача биреп куйдым:

– Әйе, әтисе тоткында булган. Бәләбәй районында «Рассвет» лагеренда. Менә шунда теге японның әтисен лагерь начальнигының хатыны үлемнән коткарып алып калган. Бары шул гына. Мин хәзер шул хатынны эзләп табарга да японнан сәлам һәм рәхмәт әйтергә тиешмен. Кайчан булган хәл-вакыйга бит. Инде сугыш беткәнгә алтмыш ел үтте. Ул чакта егерме яшь булган кешегә дә хәзер сиксән. Бездә сиксәнен түгел, җитмеш бишен тутырган кеше дә сирәк, – дим. Теге һаман үзенекен тукый:

– Соң аларның балалары, оныклары бардыр. Шуларны табарга кирәк. Их син! – дип мине шелтәли.

Беркөнне, Ярмөхәммәт бик әйдәләгәч, Бәләбәй як­ларына барып сораштырып кайттык. Элекке лагерь булган урынын да таптык. Рассвет авылынан ерак түгел булып чыкты. Олы яшьтәге кешеләрдән сораш­тырабыз. Лагерьны беләләр, японнарны да. Тик ла­герьда эшләгән кешеләр генә юк, күптән картаеп дөнья куйганнар. Шул авылда бер олы абзый бик ях­шы хәтерли икән кайбер нәрсәләрне. Тоткыннар ба­раклар салганнар, аңа кадәр землянкада яшәгәннәр. Урман кисеп үз җилкәләрендә ташыганнар. Алар, яшь малай-шалайлар, ул самурайларга ташлар белән бәргәләгәннәр. Алдап, тәмәке төпчекләренә куян тизәге кушып, тәмәке итеп тарттырганнар. Кулдан ясалган уенчыкларын ипи, башка азык-төлеккә алы­штырып алганнар. Тик лагерь начальнигының кем булганын гына белми иде ул. Әмма бик акыллы фикер әйтте. Безгә Уфадагы үзәк архивка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Барып, төрле архивларда эзләнеп йөри торгач, ниһаять, тоткыннар лагере на­чальнигының исем-шәрифләрен белдек. Аның ике кызы булганлыгы билгеле булды. Менә шул кызлар­ның олысы мине кызыксындыра да инде. Мине дию­ем шуннан, Ярмөхәммәтнең ялы бетеп, ул кире Се-бергә эшенә китте. Кыш. Авылда эш азайган мәл. Шуңа да вакыт җитәрлек һәм мин эзләнүләрне яңа­дан башлап җибәрдем.

Лагерь начальнигы кызының исеме Кәримә булуын, аның Уфада яшәвен ачыкладым. Бераздан адресын да таптым.

...Һәм менә мин шул өй алдында. Туп-туры барып керергә кыймыйча торам. Шәһәр кешеләрен беләм, таныш булмаган кешене фатирларына кертмиләр. Авылда яшәсә, барыр да керер идең, монда алай итеп булмый. Йорт алдындагы урындыкта үз-ара сөйләшеп, мине дикъкать белән астан гына күзәткән әбиләр янына исәнләшеп килеп утырдым. Әбиләрем бик ачык кешеләр булып чыктылар, минем хәл-әхвәл сорашуыма бик теләп җавап бирәләр. Тегесен-мо-нысын сөйләшәбез. Күбрәк алар сораша, мин җавап бирәм. Җайлап кына кем булыуымны, кайдан килү­емне төпченәләр. Әбиләрнең ышанычын яуларга ты­рышып, чын күңелдән җавап бирәм:

Менә Кәримә апага килгән идем дә, өйдә юк. Ишек ачмыйлар, – дим. Әбиләрем бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләп алып киттеләр:

– Өйдә ул, өйдә. Аяклары бик авыртканга күбрәк өйдә утыра, чыгып йөрми. Ныграк шакысаң, хәзер ишеген ачар, ишетмирәк торадыр, – диләр. Мин тавышыма үкенеч һәм уфтану ноталары өстәп:

– Эш анда гына булса иде дә бит, мин Кәримә апа белән бөтенләй таныш түгелмен шул. Ә менә авылдан апага бик мөһим хәбәр әйтеп җибәргәннәр иде. Моны тик үзенә генә, күзгә-күз карап кына әйтү кирәк. Апа белән сөйләшә алмыйча кайтып китсәм, бик тә үкенечле булачак. Әйтеп җибәрүче кеше бик авыр хәлдә, авырып ята. Мин исән чакта тапшыр дигән иде, – дип, шыттырып та җибәрдем. Шунда әбиләрнең иң үткере:

– Документ-кәгазьләрең бармы, барысы да тәртиптәме? Бир әле, күз салыйм, – ди. Кесәдән паспортны алып, әбиләргә сузам. Алар минем паспортны аркылы-буй өйрәнгәч, мине ышанычлы дип таптылар. Күмәкләшеп, Кәримә апа яшәгән фатирга, өченче катка менәбез.

(Дәвамы бар.)

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (3)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: