Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 гыйнвар 2022, 13:02

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (2)

Ул, зәп-зәңгәр күзләрен тутырып, миңа карап тора. Менә-менә күзеннән мөлдерәп яшьләре тәгәрәп төшәр дә елап җибәрер төсле. Бик ялварып: "Пожалуйста, үтермә ачтан, абзый!" — ди. Куллары һаман шулай ук сузылган һәм сизелер-сизелмәс кенә калтырый. Күрәсең, көн суыклыгыннан. Бүген ул кадәр суык булмаса да, диңгез ягыннан искән җил үзәккә үтә. Бу картны тагы бер тапкыр баштан-аяк җентекләп күздән кичердем дә: "Син кем?" — дим.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (2)

(Дәвамы.)

Икенче көн дә гади генә үтте дияргә була. Улым белән поселокны әйләнеп кердек. Перестройканың рәхимсез шаукымы монда да нык кагылган, ахры. Күп өйләр буш утыра. Бу өйләрнең хуҗалары материкка кайтып киткәннәр икән. Эш юк. Балык тоту һәм эшкәртү колхозлары таралып беткәннәр. Агач эшкәртү цехлары ябылган. Күп биналар ташландык хәлдә. Ә менә кибетләре бай, мин сиңа әйтим. Җа­ның ни тели, бар да бар. Гел чит ил тауарлары. Бары­сы да йә Япония, йә Кореяныкы. Компьютер, телеви­зорның ниндие генә юк. Юлда очраган машиналар барысы да Япониянеке. Авыз ачып аптырап йөргәнне күргәч, улым аңлатып бирде:

— Әти, монда әйберләрне үзебездән, материктан алып килгәнче, японнардан алу күпкә очсызга төшә. Җитмәсә, алар үзләре үк китереп бирә. Эшләгән һәрнәрсәләре сыйфатлы һәм очсыз. Бездә алты-җиде мең торган телевизор монда бер мең чамасы, — ди. Хакларын күрдем, чынлап та шулай икән шул. Базарларына кереп чыктык. Анда да чит ил әйберләре. Капка төбе бездәге кебек инде. Сакал басып, шешенеп беткән алкоголиклар басып торалар. Малай белән кычкырып-кычкырып сөйләшәбез, әлбәттә, үзебезчә инде. Безне кем аңласын. Татарча, йә башкортча белгән кеше бу җәһәннәм тишегенә кайдан килсен. Сөйләшә-сөйләшә базарны урап чыктык. Капка төбендә сатучы хатыннан кәнфит-печенье сатып алдык. Базар капкасыннан чыгып барганда, берәү арттан җиңнән тарткалый. Бик карлыккан тавыш белән, татарча берәү:

— Абзый, кардәш, ачтан үтермә! Не дай ачтан үләргә! Если мөмкин булса, бер ун сум бир. Пожалуйста! — ди.

Туктап борылып карасам, куркып киттем. Җитү чәче укмашып чук-чук салынып төшкән, бик тә сәләмә киемле бер бәндә суыктан дерелдәп кулын сузып басып тора. Мин инде Эстәрлетамак базарын­да андыйлардан туеп беткән. Үзебезнең Эстәрлебашта да җитәрлек алар. Бетмәс монда Сахалин бомжлары дип уйлап, кул селтәдем дә китәргә кире борылдым. Тик ничектер атлап китә алмый торам. Мине нәрсәдер үзенә тарта. Теге кул сузып басып торган картның йөзе аңыма сеңеп калды. Кем бу, нинди кеше, дип уйлыйм. Уем кинәт кенә икегә бүленде. Берсе:

— Бетмәс монда җыен әтрәк-әләм. Юньле булса, шушында басып торамы да, шушы хәлгә төшәме кеше? Пенсия алып эчеп бетерәдер дә, хәер сорашырга чыгадыр, — ди. Ә капма-каршы фикер үзенекен тукый:

— Нинди кеше бу? Нишләп бу хәлгә төшкән. Гаиләсе бармы? Кайсы як кешесе? Бәй, бу үзебезчә, татарча сукалый түгелме? Акцент белән сөйләсә дә, кайбер сүзләре күңелгә якын бит. «Абзый, кардәш, ачлык» дигән сүзләре бигрәк аңлашыла.

Шул уйларны яшен тизлегендә башымнан үткәрәм һәм соңгы фикерем икеләнеп торган аңымны җиңә. «Бу үзебезнең кеше, туктыйм әле, хәлен белим» дип, теге шакшы картка борылам.

Ул зәп-зәңгәр күзләрен тутырып, миңа карап тора. Менә-менә күзеннән мөлдерәп яшьләре тәгәрәп төшәр дә, елап җибәрер төсле. Бик ялварып:

— Пожалуйста, үтермә ачтан, абзый, — ди. Куллары һаман шулай ук сузылган һәм сизелер-сизелмәс кенә калтырый. Күрәсең, көн суыклыгыннан. Бүген ул кадәр суык булмаса да, диңгез ягыннан искән җил үзәккә үтә. Бу картны тагы бер тапкыр баштан-аяк җентекләп күздән кичердем дә:

— Син кем? — дим.

Ул ничектер каушап китте. Чөнки мин сорауны үзебезчә, татарча бирдем. Тегенең тоткарлануын күреп, катгыйрак тавыш белән: — Син кем буласың? — дип кабатлыйм. Моның сузылган кулы ныграк калтырый һәм җай гына аска төшә башлады. Тавышын бөтенләй акрынайтып, ишетелер-ишетелмәс:

— Яришка, то есть полностью Ярмухаммед, — ди. Күрәсең, «бу барыбер акча бирмәячәк» диптер инде, кызарып-яргаланып беткән шакшы кулын бик тә уңайсызланып, шул ук вакытта калтырануын басарга тырышып, искереп беткән пычрак курткасының кесәсенә яшерде. Үзе һаман миңа карап тора. Мин дә текәлеп үтәли карыйм. Ул карашын җай гына читкә ала. Үзем карашым белән аны капшыйм, ә үзем эчтән генә: «Ярый, булмаса, бер егерме сум хәер биреп китим инде. Кем белә, бәлки, чынлап та, акчага интегәдер бу бәндә», дип уйладым. Кулны кесәгә тыгам. Тегенең йөзендә ышаныч нурлары күренеп китте һәм ул тагы минем күзләргә карап, учын сузып, көтә башлады. Мин кесә актарам — ул көтә. Һаман актарам, ул көтә. Чөнки нинди генә акчаны тартып чыгармыйм — йөзлек килә дә чыга, килә дә чыга, тагы кире тыгып куям. Вәт шайтан алгыры, унлыклар әллә ничәү иде, әллә кая булып беткәннәр. Ни булса, шул була, монысы, ниһаять унлык булырга тиеш, дип тартып чыгарсам, тфү син аны, тагы йөзлек. Ә теге карт күз дә йоммый минем кулны күзәтә. Мөгаен, йөзлек бирүемне Аллаһы Тәгаләдән бик үтенеп сорагандыр, ахры. Мин дә, күрәсең, Аллаһы Тәгалә шулай кушадыр инде дип, язмышка буйсынып, йөзлек бирергә булдым. Беренчедән, үзебезнең кешегә охшаган, икенчедән, әйдә, хәер булыр. Әнә нинди уңышлы итеп шәлне сатып җибәрдем бит. Бу йөз тәңкәдән ярлыланмыйм да, баемыйм да. Ходай насыйп итсә, шәлләрнең тагы берәрсен сатып җибәреп булыр. Шайтан алгыры, ике йөзлек бер-берсенә ябышып, ияреп чыккан. Тегенең учына салгач кына шәйләдем. Инде берсен кире алыйм дисәм, бабай учын чытыр­датып йодрык итеп төйнәде дә куйды. Күрәсең, ул да минем уйны аңлады. Хәзер аның учын бер нинди көч тә ачтыра алмас иде, мөгаен. Ул ашыга-ашыга һәм биктә кызганыч, мескен тавыш белән:

— Ладно, абзый, прости пожалуйста. Син мине спасаешь ачлыктан. Другой раз не я, так Аллах помо жет вам. Пусть миндә калсын юз тәнкә, — ди. — Зур рәхмәт, — ди. Минем инде аңа йөзлек урынына ике йөз сум акча бирүемә кәефем бик кырылды. Бу бәндә турында күбрәк белергә тырышып, аңардан да бигрәк үземнең ахмаклыгым аркасында 200 тәңкәдән колак кагуым турында уйламас өчен:

— Нишләп бу көнгә калдың? — дим.

— И абзый, озак история. Раскажу — все равно не поверишь. Просто такова, наверное, моя судьба, — ди. Улымның мине түземсезләнеп көтеп торганын шәйләп, бомжга:

— Үзеңне тәртипкә китер, юын, кырын. Бөтенләй кеше кыяфәте калмаган үзеңдә. Мондый кыяфәттә күрсәм, бүтән минем янга килмә дә, — дип, тегене әрлим. Үземнең юләрлегемнең ачуын тегеңәрдән ала башлавымны сизеп, улым янына борылып киттем. Теге карт, рәхмәтләр укый-укый, якындагы кибеткә юл алды. Чынлап та, ахмак мин, бу, мөгаен, тагы аракыга кереп китте инде.

Малай мине шелтәли биреп:

— И әти, монда аларны туйдырып бетәрсең! Хәер тарата башласаң, башыңдагы чәчең җитмәс, — ди.

— Ярар, улым, кешене белеп бетеп булмый һәм барысын да бер калыпка да салырга ярамый. Әллә чынлап та кыен хәлдә калган, әллә бүтән сәбәп. Юкка гына болай йөрмидер. Хәердән булсын, ул да Алла бәндәсе, — дигән булам. Шулай сөйләгәннән бераз тынычланам. Хәзер артык биргән йөзлек тә бик жәл булып тоелмый башлады. Улымда исенә төшереп:

— Теге картны уйлап торам, ул безнең ашханәдән калган азык-төлек калдыкларын алырга килгәли шикелле. Шунда нарядка йөргән егетләрдән ишеткән идем, — ди.

— Бардыр инде, улым. Дөньяның кеме юк.

Без шулай, сөйләшә-сөйләшә, поселокны аркылы-буйлы йөреп, арып-талып частька кайтып керәбез.

Санаулы көннәр тиз үтә. Инде өч көннән кайтып китәм дип торганда, мине командир үзе чакырта икән. Туры кабинетына барып кердем. Өстәл артын­нан җәһәт кенә торып яныма килеп үк кул биреп исәнләште. Тегесен-монысын сөйләшеп азрак утыр­гач, кайдадыр шылтыратып:

— Әзерме? — дип сорады да офицерлар кафесына алып китте. Аерым бүлмәдә бик шәп өстәл әзерләнгән икән. Менә без якын дуслар кебек икәүләп чәй эчәбез. Командир миңа үзенең рәхмәтен белдерә:

— Сез минем хатынга шундый зур бүләк, патша бүләге тапшырдыгыз. Тик бу бүләкне сездән бушка ала алмыйм. Сез мине дөрес аңлагыз, безгә ярамый. Белеп калсалар, баштан сыйпамаслар. Ә бит өстә барыбер беләчәкләр, — ди. Шулай диде дә өстәлгә, штаб начальнигы бичәсе кебек, акча китереп салды. Мин моны көтмәгән идем.

— Юк! — дип кырт кистем һәм торып чыгып ук китә башладым. Ул инде:

— Ярар, болай килеп чыкканга гафу итегез. Тик безнең сүзләр бетмәде — бер эш килеп чыкты бит әле. Сезнең Япониядә бай туганыгыз, йә танышыгыз юкмы? — ди. «Юк», мин әйтәм.

— Сезне бер япон бизнесмены күрергә тели. Вакытыгыз булып, бу очрашуга барырга исәбегез булса, ун минуттан кузгалабыз.

Кулыма бик матур эшләнгән чакыру кәгазе тоттыргач, бөтенләй коелып төштем. Ни әйтергә дә белмим. Бу Сахалин дигән җәһәннәм артына килеп, болай кунак булып йөрермен дип күз алдына китерү түгел, исән-имин генә барып кайтсам иде дип, күрше-күлән, әби-сәбиләргә хәерләр бирә- бирә юлга чыккан кеше бит мин. Икеләнеп калыумны күргәч, Василий Алексеевич:

— Мин сездән баш тартмавыгызны үтенеп сорыйм. Чөнки ул үз теләген губернатор Фәхретдиновка белдергән. Эшләр менә шулай, — дип, имән бармагы белән югарыга ымлады. — Барыгыз, әзерләнегез. Ун минуттан кузгалабыз.

Чәй өчен рәхмәтемне белдереп, кафедан чыгып киттем. Ничек әзерләнәсең инде? Яңа күлмәк киеп, галстук таккан булдым. Ул галстук дигән нәрсәне бер таккан юк. Хатынга рәхмәт. Кирәк була калса дип, че­моданга тыккан иде. Менә кирәге чыкты бит, әй. Костюм-чалбар элеккечә. Тун да болай ару гына.

Мин кунакханә болдырына чыгып басканда, коман­дир үзенең «Тойота-Джип» машинасы янында көтеп тора иде. Мине күргәч, елмаеп ук җибәрде. Мин, менә карагыз дигәндәй, бер әйләнеп алдым да:

— Барамы? — дим.

— Бара... — дип, мине баштан-аяк күздән кичерә. Тик үзенең карашы сизелер-сизелмәс кенә минем ботинкаларда тукталып үтә. Әйе, минем кышкы ботинкалар бер-ике үлчәмгә зуррак шул. Үзем шулай алам. Икешәр кат йон оек белән киярлек булсын. Шулай итмәсәм, аяк азрак өшедеме, бетте, тамак шешә дә чыга.

Машинага кереп утырдык, кузгалып китте. Василий Алексеевич миңа таба борылып:

— Беләсеңме, эш нәрсәдә? Кичә безне губернатор Көньяк Сахалин шәһәренә чакырган иде. Япон хөкүмәте оештырган электроника күргәзмәсе белән танышырга. Шул күргәзмәдән соң безне агач эшкәртү комбинаты ачылу тантанасына алып бардылар. Ул бер япон бизнесмены акчасына төзелгән икән. Ресторанда төшке аш та оештырылган иде. Шунда теге японның күзе минем хатын ябынган шәлгә төшә дә инде. Капиталист, елмаеп, бик итә- гатьле генә сорашкач, хатын әйткән: «Уралдан, Баш- кортстаннан бер солдатның әтисе бүләк итте», дигән. Менә шуннан теге япон сезне таптыра, Урал кешесе белән күрешеп сөйләшәсем килә, — ди.

Командир миңа капиталист алдында бик вакланып сөйләшмәскә киңәш итә. Тегесенә-монысына бик ачылып китмәскә өйрәтә. Бик матур, төзек, бер ягы сопкалар итәгендә утырган, икенче ягы гүләп шаула­ган дулкыннарга терәлә язган шәһәргә килеп кердек. Безнең Эстәрлетамак чамасы булыр. Йортлар биек түгел. Иң биеге биш катлы. Бер-ике урында япон тех­нологиясе буенча ундүртәр катлы өйләр дә төзеп яталар. Өйләрнең биек булмау сәбәбе — җир тетрәү ихти­маллыгы югары икән.

Ай-ваема карамый, командир бер магазинга ке­реп, миңа Канадада эшләнгән бик шәп кышкы ботин­ка алып кидерде. Әлбәттә, үз акчасына инде. Бүләк, ди.

Унбиш минуттан японның әллә ничә бүлмәле номе­рында дүртәүләп чәйләп утыра идек.

Япон базык гәүдәле, елмаеп кына торган кеше. Азрак Баймак, Сибай як башкортларына да тартым. Түм-түгәрәк йөзле. Үзен Акира Охо Кито дип таныш­тырды. Визиткасын да бирде. Бер ягында урысча язылган. Шул булмаса, ул японның исемен мәңге истә калдырырмын димә. Шуңа карыйбыз да, исемен әйтеп сөйләшәбез. Тәрҗемәче дә аныкы. Ул хуҗасы кырында өлтерәп кенә тора.

Менә чәйдән соң... Әйтүе генә рәхәт, чәйдән соң дип. Аларның чәй церемониясе бик тә галәмәт. Әмма без командир белән үзебезчә, урысча чәй эчтек. Теге сакэ дигән дөге аракысыннан да авыз итмәдек. Сакэне кире каккач, коньяк чыгарды, аны да эчмәдек. Чәйдән соң япон гаиләсе турында сөйләде. Өч бала­сы бар икән. Ике малай, бер кыз. Әтисе 10 еллап элек мәрхүм булган икән. Ул император армиясендә док­тор булып хезмәт иткән. Аннары миннән сораштыра башлады. Мин, нәрсә эшлим икән дип, Василий Алексеевичка карыйм. Ул :

— Сөйлә, — дигәнне аңгартып, сизелер-сизелмәс кенә ияк кага.

Япон сораша, мин сөйлим. Әлбәттә, урысча инде. Тылмачы тәрҗемә итә. Япон сораган саен, мин Васи­лий Алексеевичка карыйм. «Ничек, дөрес сөйлимме? Шулайрак әйбәт булырмы?» янәсе. Күрәсең, коман­дир килештереп бетермәде, чыгып китеп, озак кына тәмәке тартып керде.

Теге сораша да сораша. Ничек килеп җиттең, ничек кайтасың? Поездда ничек, юлда ничә көн үтә? Таби­гать ничек? Кышлар суык буламы, кары тирәнме? Ничә балам бар, әти-әни кем? Хәтта картәтиләрне дә тикшерә бу. Төбенә тоз коя. Җайлап-җайлап шулай миннән кай тирәдә яшәвемне белешә, яшәгән җи­ремнән Балбай каласы еракмы дип сораша. Мин аң­ламыйм. Нинди шәһәр бу дип уйлыйм. Япон да күрәсең, минем аңламый торуымны сизеп, соравын икенче төрлерәк кабатлый. Ниһаять, аңлап алдым. Бу бит Бәләбәй каласын сораша түгелме? Соң! Шу­лай шул. Мин инде:

— Андый шәһәр бездән бер йөз чакрымлап булыр, — дим. Тик ул шәһәрнең атамасы Бәләбәй була, — дип дөресләп әйтәм. Бу:

— Әйе, әйе, Балабей, — ди. Мин инде аны тагы да төзәтеп тормыйм. Ә самурай сорауларын җайлап-җайлап шәлләргә якынайта. Хатынымның кайда эшләве белән кызыксына. Суык кышларны башына нәрсә урап йөри? Ул нәрсәнең исеме ничек? Аны кайдан алалар, йә хатын-кызлар үзләре ясыймы? Билгеле инде, безнең як шәлләре турында сораша. «Минеке мәктәптә мөгаллимә булып эшли. Шуңа да вакыты чамалы, шәлне сирәк бәйли. Ә менә Җәлил Гүзәле белән Гомәр һәм Флүр хатыннары бәйли тек бәйлиләр. Тырышсалар, атнасына берәр шәлне шы- пылдатып кына куялар. Гомумән, безнең як авылларда шәл бәйләмәгән хатын-кыз юк», — дим.

— Шәлне артельдә бәйлиләрме, әллә фабрикасы бармы? — Юк, һәркем үз өендә бәйли. Буш вакытында. Теге, ни, хобби дип әйтсәк тә була, — дим. — Җәлил хатыны Бакыйдан. Ә Флүрнеке — Бузат мишәре. Ул якта инде мишәр кызлары бишектән төшеп тәпи атлап китүгә үк шәл бәйли башлыйлар. Безнең үзебезнең якта да кызлар уңганнар. Гомәр хатыны Зөлфирәне генә ал, ул күрше Каранай авылыннан. Бу башкорт килене барысыннан да арттыра. Аның бәйләгән шәлләрен күрсәң, охо-хо, — дип, йөзгә бик җитди төс кертеп, сул кулымның имән бар­магын өскә күтәрә бирәм. Үземчә, сөйләгәннәрем бик дөрес, бер алдаксыз димәкче булам. Ә японым минем белән килешкәнен күрсәтеп, бик дикъкать белән тыңлый һәм башын каккалап ала. Шуннан теге:

— Мишәр кем була, башкорт кем була? Алар татар милләтеннән нәрсәсе белән аерыла? — дип сорый.

— Башкорт белән татарның аермасы бик аз. Алфавитта берничә хәрефтә аерма да, сөйләшкәндә азрак икенче төрлерәк. Ә минем өчен бернинди дә аерма юк. Безнең тирә-як авылларда башкорт белән татар бергә-бер туган булып яшиләр. Ә мишәр — ул шул ук татар, тик сыйфаты ягыннан гына югарырак, — дим. Япон үзенең тәрҗемәчесе белән бераз үз-ара сөйләшеп алдылар да, икәүләп итәгатьле генә көлештеләр.

Кыскасы, самурай миннән шәл сорый булып чыкты.

— Мөмкин булса, миңа визиткада язылган адрес белән бер-ике шәл җибәрерсез. Акчасын алдан ук түләп куярга мөмкин. Сез ничек кирәк дип табасыз, шулай эшлибез, — ди. Мин озак уйлап тормый:

— Кунакханәдә үзем белән алып килгән бер-ике шәлем калды әле, — дим. Безнең шулай бик мәслихәт сөйләшеп килешү төзеп утырганны бүлмәгә килеп кергән Василий Алексеевич бүлдерде:

— Күреп торам, сез уртак тел тапкансыз, ә миңа эшкә кайтырга кирәк, калганын үзегез сөйләшерсез. Машинаны кире җибәрермен, шуның белән кире кайтырсың. — — Мин, тимерне кызуында сугалар, дигәнне истә тотып:

Минем кунакханәдә тагы калган шәлләр бар, шоферыгыз шуны алып килсә, яхшы булыр иде. Шул-шул чемоданда, үзем яткан карават астында, - дим. Ул:

— Ярар, шулай эшләрбез, — дип, озакка сузмый кайтып та китте.

Японны әйтәм, бик ачык кеше. Миңа гаиләсе ту­рында бик матур видеофильм күрсәтте. Аннан соң кунакханәнең аскы катында урнашкан ресторанга төшеп, бик шәпләп ашап алдык. Һәркем үзе теләгән ризыгын китертте. Аштан соң теге күргәзмә һәм шәһәр белән таныштырды. Үзе төзеткән агач эшкәртү заводын да карап чыктык. Японның японча инде. Ул безнең бригатның мастерскоеннан да бәләкәйрәк бер бина эчендә урнашкан икән. Ә үзе тәүлегенә әллә ничәмә вагон агач эшкәртеп, төрле кирәк-ярак ясап чыгарырга сәләтле. Барлыгы ундүрт кеше эшли, ди.

Кунакханәгә кайтып, чәйләп алырга да өлгермәдек, Василий Алексеевичның машинасы да килеп җитте. Шофер шәлләр салынган чемоданны кертеп чыгып китте. Мин кыенсынып куйдым. Чемоданым бик ис­кергән икән. Почмаклары ышкылып, буяу-лаклары ку­бып беткән. Җитмәсә, бер урыннан тышлаган тукы­масы ертылып, шул ертык безгә карап ыржаеп авыз ера. Әйе, юньле-рәтле чемодан, бәләкәй сандыклар бик кыйммәт. Безгә яраклы очсызларын кибетләрдә табармын димә. Әй, төкер лә авызына, аның эчендә бит, эчендә бөтен кыйммәте, үзебезнең Эстәрлебаш шәлләре дип, үземне тынычландырам.

Эре генә кыяфәттә чемоданны ачтым да, теге кал­ган сигез шәлне пөхтә итеп төрелгән килеш өстәлгә алып тездем. Хәзер кирәгең бетте дигән кебек, че­моданны ишек төбенә үк илтеп куйган идем дә, теге япон өстәлгә кадерләп кенә алып куйды. Үзем инде чын сатучыларча кыланып (шәл генә саткан бар), шәлләрне берәм-берәм сүтәм. Аннан каккалап, сел­кештереп тегеңәргә күрсәтәм. Уртасыннан бер чеме­тем мамыгын ике бармагым белән тотып, шәлне өскә күтәрәм. Янәсе, күр, мамыгы нинди ныклы тора, өзелми. Күрәм, самурайның күзләре маңгаена мен­де. Ул да, теге марҗалар кебек, шәлләрне сыпырып та, битенә тидереп тә карый. Хәтта иснәп тә куйды. Эчтән генә уйлыйм. Иснә әйдә, иснә. Монда печмәгән тәкә мамыгыннан бәйләгән шәл юк. Кайраклы шәлләре бар да югары сыйфатлы. Тәкә мамыгыннан булса да һич белмәячәксең. Аны каен көле эретеп ясалган махсус су белән йомшак кына юсаң, һичбер исе калмый, бөтенләй йомшарып китә. Ә хушбуй сөрткән хатын-кыз ябынса, хушбуй исен үзенә сең­дерә. Тәмле исе бик озакка бара. Имеш, Ырымбур шәлләрен балдактан үткәреп була, диләр. Әллә без­нең як шәлләрен үткәреп булмыймы? Аны ничек бәйлисең бит. Эстәрлебаш шәлләрен кыз баланың чәнти бармагына чак сыйган балдак аша да үткәреп була. Йомарлап төрсәң, бер кулыңның учына сыеп бетәр. Ә бәйләсәң, челлә суыкларында уранып кар өстендә йокласаң да суык үткәрми торган шәлләр бәйләп була. Юкка гынамыни элек безнең якта чатла­ма суыкларда шул шәлләргә төреп, тирә-якның чибәр-чибәр уңган кызларын урлап кайткан Эстәрле­баш егетләре. Мин боларның берсен дә японга сөйләмим, тик исемә төшереп уйлыйм гына.

Күреп торам, японга ошады шәлләр. Әле берсен, әле икенчесен ала кулына. Бер шәлне алып яңагына куйды да бөтенләй әсәрләнеп китеп, шәлнең назлы җылысына иркәләнеп, күзләрен йомып, миңа таныш булмаган ниндидер бик моңлы бер көй көйли. Менә туктап калды, үзе нәрсәдер мыгырдап сөйләнә. Мин тәрҗемәчегә сораулы карашымны теким. Тәрҗемәче дә миңа карый, әмма тәрҗемә итми. Самурай безне бөтенләй онытты. Күзеннән әллә яшьләре дә тәгәри түгелме? Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Тик японның авыз эченнән нәрсәдер көйләве генә ишетелә. Көйләре безнең көйләргә бик тә охшаш, малай. Мин бер читтәрәк дәшми генә басып торам. Тәрҗемәче бөтенләй яны белән борылды. Шулай бер мизгел тын гына торгач, япон күзләрен ачты. Өстәлдә яткан шәлләрне берәм-берәм төрде һәм: «Мин шәлләрнең барысын да алыр идем», — диде. Алтын кысалы күзлеге аша миңа өмет, ышаныч белән карап, җавабымны көтә. Мин ничек дип тә җавап бирергә белми торам. Башта төрле уй­лар чуала. Югалып калганны сизепме, теге, кабала-на-кабалана:

— Хаклары күпме? Хакын әйтегез. Әлбәттә, Урал хәтле Уралдан алып килгәч, кыйммәттер. Ни дип әйтсәң дә, кулдан эшләнгән эш, берәмләп эшләнгән. Бер-берсен кабатламый эшләнгән эш бит, — ди. Сизеп алдым, әле хакларын да әйтмәдем, бу сатулаша да ук башлады түгелме соң? Тик минем файдага лабаса. Базарга әйбер сатарга чыккан авыл кешесе кичерә торган уй-фикерләрне кичерә башладым. «Күпме сорарга? Болай сорасам, арзан булмасмы да, тегеләй сорасам, сораган хактан өркеп бөтенләй читкә китмәсме?» дигән шикле сораулар йөрәк маен кимереп, миемне бораулый башладылар. Шулай да бер фикер өскә калкып чыкты. Ул да булса, командир бичәсе аша мине эзләп табарлык булгач, мөгаен, штаб начальнигының хәләл җефете сатып алган шәлнең хакы да билгеледер дип, мин, ни булса шул була дип:

— Биш мең! — дим. Күрәм, японым нәрсәдер исәпләп уйга калды. Күбрәк сорадым, ахры, бу бит барысын да алырга чамалый. Хакларын азрак төшсәм дә буласы икән дип:

Уралда, Башкортстанда, гомумән, үзебездә дә шәлләр болай кыймәт кенә торалар. Иң арзан дигәннәре дә ике-өч мең, — дигән булам. Төшмим шәлләрнең хакын. Самурай кайдан белсен бездә шәлләр күпме торганын. Монда бит юл хакы да өстәлә. — Сез җитди бизнесмен, монысын гына аңлыйсыздыр. — Японым минем сүзләрне ишетеп, башын кага-кага:

— О, әйе-әйе. Мин сезне аңлыйм, — ди. Үзенең йөзләре яктырып китте. Бертуктаусыз елмая. Гомумән, ул японнарның чыраена карасаң, миңа калса, гел елмаеп йөриләр төсле. Тәрҗемәчесенә тагы нәрсәдер сөйли. Тегесе:

— Акиро Охо Кито Сан сезнең шәлләрнең һәрберсенә икешәр мең бирә, — ди.

Мин инде алай тулаем сата алганга шатлана ук ба­шладым. Кәнишне, штаб начальнигы хатынына сат­кан кебек бишәр меңгә сатканда, шәп буласы иде дә бит. Тик бар кеше дә түрә бичәләре кебек андый бай түгел шул. Шулай да командир Василий Алексеевич әйткәнне уйлап, самурай алдында бәһаны төшермәскә була, тегеңә:

— Азрак өстәсәгез дә була. Шәлләр бит бик шәп, — дим. Һәр авыл кешесенә хас булган, алдагысын уйлап йөрү сыйфаты миндә дә бар. Алдагысын уйлап, тегеңә: — Әгәр шәлләр бик ошап китсә, менә минем адрес, — дип, өстәлдә яткан бер шәп кенә кәгазьгә «Русия, Башкортстан, Эстәрлебаш районы, Кайраклы авылы, Фәлән Фәләновка» дип язып куйдым. Күрәм, теге бөтенләй яктырып китте. Миңа карап елмая. Азактан гына белдем. Бездә шулайрак бит: әгәр берәр абруйлы кеше йә берәр түрә үзенең визиткасын бирсә (визиткасы булгач, ул безнең карашка ару, абруйлы кеше бит инде) без, гади кешеләр, и шатланган булабыз. Кая ул, колхоз рәисе синең белән кул биреп исәнләшсә дә түбәбез күккә тия, бер башка үсеп китәбез. Күр син безне, рәиснең рәисе безнең белән кул биреп исәнләшә дә инде. Ә японнарда, капиталистларда яңа таныш, эш буенча яңа иптәш үзенең адрес, белешмәләрен үз кулы белән язып имзасын куеп бирсә, бәһалана икән. Син нәрсә, үз кулы белән үзе­нең визиткасын язып бирсен әле. Танышыңа чиксез ышаныч белдерү билгесе ди ул.

Шулай язып биргәнне күргәч, теге дә үз кулы белән безнең хәрефләрне бераз кәкрәйтә биреп, адресын язып, имзасын куеп миңа тоттырды да тәрҗемәче­сенә карап нидер сөйләп алып китте. Тылмач миңа тәрҗемә итә:

— Әйе, Акиро Охо Кито Сан сез сораган хакка риза һәм сез сораган өстәмә хакны да бирә. Сезгә Көньяк Сахалин шәһәреннән Хабаровскига, аннан Красноярски шәһәренә кадәр самолетка билетка заказ биреләчәк. Бер тәүлек алдан билетны аэропорттан үз паспортыгыз белән барып алырга кирәк булачак. Заказлар бюросында менә шушы пластик карточканы күрсәтерсез, — дип, пластик карточка да тоттырды.

Минем аптыраудан күз маңгайга менеп китеп бара түгелме? Моны күрсәтмәс өчен, тизрәк битемә битарафлык пәрдәсе ябарга тырышам. Башта умарта күче булып төрле уйлар чуала. Башымны эшләтеп, шәл саткан кәсептән килгән килемне исәпләргә чамалыйм. «Әһә, дим, һәр шәлгә икешәр меңнән булса, бик шәп. Тагы да самолетка заказланган билет хакларын кушсаң...» Юк, ничектер зиһенем җитми, баш эшләп бетми. Бик күпкә чыга түгелме соң? Әллә ялгыш ишетәмме? Ә диңгез паромына алынган билетны нишләтергә? — Һәм мин бу уемны тәрҗемәчегә җиткерәм. Монысын әйтмәсәм дә буласы иде дә бит, тик уйлап өлгергәнче, телем әйтеп өлгерде. Әйтәм бит, шәлләрне бик тә уңышлы сатудан зиһенем томаланды. Япон:

— Юкка аптырамагыз, шикләнергә урын юк. Самолетка билет хакын Акиро Охо Кито Сан үзе түләячәк. Монысы сезгә бүләк-сюрприз. Сезгә акчаны долларлардамы, әллә сумнардамы бирергә? Долларда булса, йөртергә уңайлырак. Сезнең регионда банкның филиалы булса, чек кына язып бирәм. Кайткач шуннан гына да алырга була, — ди. Минем баш чиксез күп һәм көчергәнешле уйлаудан гүли үк башлады. Тегеләр сөйләгәнне бик пешереп тә җиткерми. Шулай да чек, банк дигәч, азрак чамаладым. Һәм:

— Юк, юк, чек белән кирәкми, — дим. — Булгач булсын долларлар. Ә үзем уйлыйм: ул чек дигәннәре белән Уфада акча алып буламы әле? Анысы Алла кодрәтендә. Сәнәк белән суга язылган. Ә тере акча кесәдә йөрәкне җылытып ята ул. Тагы да уйлыйм, доллар дигәннәрен тотып карау түгел, телевизорда гына бер-ике күреп калдым. Монысын, кәнишне, теге самурайларга әйтмим. Шунда Акиро Охо Кито тәрҗемәчесенә дәште. Тегесе баш иеп күрше бүлмәгә чыгып, аннан бер кейс тотып керде, өстәлгә куйды. Ипләп кенә ачты да миңа таба этәрде. Карыйм: кейс эче елтырап торган бик матур зәңгәр төстәге бәрхет белән капланган. Төбендә өч-дүрт төргәк яшелсу долларлар ята. Дулкынлануымны белдермәскә, битараф:

— Ярар, яхшы. Мин канәгать, — дигән булам. Никадәр тыныч булырга тырышсам да, тавыш ничектер икенчерәк яңгырый. Дулкынлануымны яшерергә тырышып, базарда уңышлы әйбер саткан базарчыларга охшатып, тезеп киттем: —Сезгә бу шәлләрдән игелек күрергә язсын, — дидем һәм тотлыгып калдым, чөнки урысча сөйләп килештереп булмый. Әй, ни булса да була инде, барыбер тезеп киттем: — Әниегез, хатыныгыз, кызларыгыз, бу шәлләрне ябынган якыннарыгыз сезнең бүләкне ошатсыннар. Бу шәлләр аларны салкын җилләрдән сакласын, фәлән-фәсмәтән, — дим. «Әни­егезнең җылы тәнендә тузсын» дигәнне, вәт чукын­ган, һич урысча килештереп әйтеп булмый бит. Тот­тым да үзебезчә әйттем. — Әниегез шушы шәлләрне берәм-берәм ябынып туздырсын. Әниегезгә миннән, Уралдан, Башкортстаннан күп сәлам әйтегез. — Те­геләр, бер-берсенә карашып аңламый тордылар. Үзем җайлап, урысчага тәрҗемәләп бирдем.

Шуннан япон, кесә телефонын алып, кайдадыр шылтыратып сөйләшергә тотынды. Үзе миңа карап-карап ала. Бер көлеп җибәрә, бер моңсуланып китә. Хәтта бер-ике тапкыр күзендә яшь бөртекләре дә ял­тырап алды. Туктап гафу үтенә-үтенә аңлатып китте. Әнисе белән сөйләшкән. Теге башта әнисе дә бала­выз сыгып алган икән. Ул шулай бераз телефон аша сөйләшкәч, миңа:

— Теләкләрегезне әнигә үзегез әйтсәгез мин чиксез шат булыр идем. Әниемнең дә сезнең тавышыгызны ишетәсе килә, — дип, миңа телефонын суза. Телефонны алуын алдым, тик нәрсә сөйләргә? Ярый әле самурай үзе ярдәмгә килеп әнисенең исемен язып өстәлгә салды да, бездә олыларга шушылай мөрәҗәгать итәләр дип, тагы бер-ике сүз өстәде. Шуннан:

— Рәхим итеп, үзегезнең туган телегездә әйтегез.

Миңа ни нәрсә инде, үзебезчә бигрәк тә уңай...

(Дәвамы бар.)

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (2)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: