Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 гыйнвар 2022, 19:38

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (1)

Ниһаять, ике атна чамасы поездда теркелдәп, ан­нан диңгез паромында Татар бугазын (Колакка ятыш үзебезнең исем. Тагы кайсы милләтнең шундый «бу­газы» бар, ә?) үтеп, Сахалин утравына килеп төштем. Миңа, диңгез күрмәгән кешегә, бу кадәр күп суны күрү бигрәк тә куркыныч булды. Диңгез, бертуктау­сыз дулкынланып, паромны тибрәтеп тора...

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (1)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (1)

I бүлек

 Сахалинга сәяхәт

 

Таң алдыннан әллә нинди саташулы төшләр күреп уя­нып киттем. Ятам шулай караңгы түшәмгә күз терәп. Ни уйларга да, нәрсәгә юрарга да белмим. Башта төрле уйлар чуала. Имеш, минем малай ниндидер бер пароходка утырып, Япониягәме, Америкагамы китеп бара. Янында мин белмәгән япон кешесе белән бер әби дә бар. Өстәвенә, күптән мәрхүм булган картәни төшемдә бик тә сәер итеп Сак белән Сок бәетен укыды:

Казан калада алтындыр тәхет,

Аны югалтсак, күрмәбез бәхет.

Сарайларында — китап киштәсе,

Сак белән Сокның бәетен ишетәсе.

Урланды тәхет, китаплар янды,

Милләт таралды, очкан уклардай.

Бикә яшьләре көлләргә тамды,

Сөембикә каргышы тиде безләргә.

Газимә картәнием бик тә сагышлы һәм бик тә моң­лы итеп укый икән. Әйтерсең дә мин бәләкәй чакла­рыма әйләнеп кайтканмын. Күрше тирә-як безгә кич утырырга кергән икән. Чөнки бүген бездә аулак. Бу теге китапларда язылган, сәхнәләрдә уйналган аулак түгел, чын аулак. Безнең авылның кич утыру аулагы. Әткәй белән әнкәй кунакка ерак картәтиләргә кит­теләр. Менә шул чакны күршеләрдән Әгъләм абый белән Нәфисә апа, каршы як күршедән Гыйльми­җиһан әби белән аның улы Ринат абый кергәннәр. Картәни оек, бияләй, Гыйльмиҗиһан әби шәл бәйли.

Һәркем үз эше белән мәшгуль. Укучы балалар дәрес әзерләп беткәч, иң кызыгы башлана да инде. Тәүдә Ринат абый Нәфисә апаның дәресләрен тикшерә. Аннан алар Әгъләм абыйның дәфтәрләрен карыйлар, Рауза апаның ничек укыганын тыңлыйлар. Әгъләм абыйга шелтәнең иң күбе эләгә. Ул дәрес әзерләргә яратмый, ялкаулана. Гел олылар сөйләшкәнгә кола­гын торгызып, кысылып сөйләшергә генә тора. Мин дә олылар сөйләшкәнне тыңларга яратам. Мине мич кырындагы тимер караватка йокларга салганнар. Йокламыйм, юрган астыннан күземне елтыратып, картәнине, Гыйльмиҗиһан әбине, кыскасы, олылар­ны тыңлыйм. Барысы да картәнинең берәр бәет көйләгәнен сорыйлар. Ә картәни — төпсез сандык. Бәет дисеңме, әкият, хикәя дисеңме — барысын да яттан көйли. Йосыф белән Зөләйханы, Таһир белән Зөһрәне — барысын да, барысын да белә. Ләйлә белән Мәҗнүн турында да иң тәүдә аңардан ишет­тем мин.

Ә менә бүген ул безгә Сак-Сок бәетен көйли. Бәй, бу бәет үзе Сак-Сок бәете, тик картәнинең элекке сөйләгәненә һич охшамаган. Бөтенләй без белмәгән, без ишетмәгән яңасын көйләп сөйли. Бик тә моңлы һәм кызганыч. Ул сөйли, без тыңлап елашабыз. Шун­сы гажәп: минем янда балаларым да утыра. Алар да миңа кушылып елашалар.

Елап, яшьләремә манчылып уянып киттем. Тәүбә-әстәгъфирулла, бөтен мендәрем лычма су булган. Чынлап торып елаганмын да ул. Йә Ходай, бу нәрсәгә булыр икән? Юньлегә генә булса ярар иде. Кеше төшендә еласа, өнендә шатлана, диләр. Шулай гына була күрсен инде, иншалла.

Теге төшне берничә тапкыр күз алдыннан үткәрәм. Әйтәләр бит, күргән төшне нәрсәгә юрасаң, шуңа була дип. Мин үзем дә сизмәстән, начарга юрадым. Җитмәсә, улым янында бер яшь кенә хатын-кыз да бөтерелә иде шикелле. Әллә өйләнергә әйтәме? Аңа бит әле укырга кирәк. Элекке вакытлар үтте. Гади шофер, йә эшче булып каерып акча ала торган замана­лар бетте. Аның юньле-рәтле эше дә юк хәзер, булса да, түләмиләр. Хәзер укыганнар заманасы. Интел­лектуаль эштә эшләгәннәр генә ару яши бу заманада. Укымасаң, әппәр ит. Гомер бакый безнең кебек җир сөреп, сыер коерыгына ябышып яшәячәксең. Хатын-кыз төшкә кердеме — бетте, юньлегә түгел бу. Юнь­легә түгел.

Бу саташулы төшемне хатынга сөйләмәдем. Юк, аны хафага саласым килмәде. Чөнки күп кенә төшләремнең чынга ашуын белә ул. Кайчак хәтта ту­ганнарның кайчан кунакка кайтуларына, чирл-әячәкләренә кадәр белеп торам. Үзеңнең якыннары­ңның авырып китәчәген белеп тору бер дә рәхәт түгел. Шуңа да андый төшләрне тизрәк онытырга ты­рышам. Ә алар, үч иткәндәй, баштан тиз генә чык­мый.

Әле менә бүген хатын эштән кайтты да :

— Бу арада төшләрем әллә нишләп буталып тора әле. Булмаса, әби-сәби җыеп, Коръән укытып алырга кирәктер, — дип әйтеп куймасынмы. Мин инде аны хафага салмыйм дип, үземнең төш турында ләм-мим.

— Бар әнә, Хәсби әбигә хәер биреп кайт. Бөтен ага-туганга атап таш та салдыр. Исән-имин яталармы икән? — дип, салпы ягына салам кыстырып, ваемсыз булырга тырышам.

Теге Кадыйр абзыйның әбисе Шәргыя апа гүр иясе булганнан соң, таш сала белгән бердәнбер кеше Хәсби әби калды. Кешеләр «дөрес килә», диләр. Үземә барырга туры килгәне булмады, сынап карага­ным юк. Дөрестерме-түгелдерме, әйтә алмыйм.

Мин шулай үземнең төшем турында уйланып йөрим. Онытырга теләп карасам да, кая ул, искә килә дә төшә, килә дә төшә. Җитмәсә, бу арада улымның да хатлары юк. Нишләргә? Ә йөрәктә ут яна гына, ма­лай. Тирә-яктагыларга сиздермим, хатынга дим ин­де. Якын-тирәдә хезмәт иткән булса, барып та кай­тыр идең дә ул, хәлләрен белеп. Юк, әллә кайда. Җәһәннәм астында, Сахалин утравында. Анык кына адресын да белеп булмый бит. Хәрби часть, фәлән-фәлән номер дип кенә язылган. Безнең як, ягъни Урал егетләрен гел шулай еракка, кыен урыннарга хезмәткә җибәрәләр шул. Чөнки бездә табигать бик кырыс, кеше бала чактан ук чыныгып үсә. Бүтәннәр чыдый алмаган шартларда безнең егетләр, бигрәк тә авыл егетләре, уйлап та бирми.

Кыскасы, уйлап-уйлап йөрдем дә, хатынга әйттем дә салдым:

— Малай янына барып кайтам, — дим.

Хатынның бу хәбәрдән күзләре маңгаена менде.

— Син нәрсә, үз акылыңдамы?

— Әйе, — дим. — Ана Айратлар да, күрше авылдан гармунчы Рифат та уллары янына барып хәлләрен белеп кайтканнар. Мин кемнән ким? — дим. Хатын:

— Башкаларның уллары йә Самарда, йә Калугада хезмәт итә. Бакча артында дияргә була. Ә безнеке соң кайда? Кытайның теге ягында бит. Япун кырында, — ди, ачынып.

Бераз тарткалаша торгач:

— Ай, барып кайтсаң ни, барасың да кайтасың. Бик ерак бит. Акча ничек җиткерербез юлыңа? — ди.

Бетте, шул көннән башлап, мин юлга җыена башла­дым. Агай-эне белән дә киңәшләшеп тормадым. Хафиз энекәш хатынының авызында сүз тормый. Иртәгә үк бөтен авыл гына түгел, бөтен район беләчәк. Арттырып-кушып сөйләргә дә ярата. Мөхәррәмгә үзем әйтмәдем. Эчүдән башканы белми. Белеп торам, әйтә башласаң, ул:

— Ул кадәр акчага кунак чакырып безне сыйласаң, савабы булыр. Бөтен туган-тумача рәхмәт әйтер үзеңә. Ичмаса, бер рәхәтләнеп бәйрәм итәр идек, — диячәк. Аңа ни, көн дә бәйрәм, көн дә туй.

Тегеннән-моннан азрак акча туплап, ике кышлаган тайны да бик уңышлы сатып, хәтсез генә акча җый­дык. Шулкадәр арага буш кул, җил уйнап торган кесә белән барып булмый бит инде. Нәрсәләр алып ба­рырга малай янына? Бер-ике каз алсам, бавырсак кебек тәм-томнарны хатын пешерсә. Ерак җир бит, кайсылайрак итеп барырга? Бер көнне, җаен туры китереп, түбән оч Кәлимулладан сорашып кайттым.

— Кара әле, Кәли энем. Син шул Курил, Сахалин утрауларында хезмәт иттең шикелле? Малайга посылка салырга иде исәп. Нәрсәләр җибәрим икән? — дим. Ул:

— Беренчедән, абзый, мин утрауда хезмәт итмәдем. Мин — морфлот. Диңгездә йөздем, ә диңгезче солдаттан һәрчак бер башка югары тора, — дип күкрәк кага ук башлады. — Икенчедән, анда иң шәп нәрсә - куертылган сөт белән ит тушенкасы. Ягъни, Карламанның консервланган сөте һәм Уфа ит комбинатының консервланган ите. Безгә диңгезгә чыкканда шуларны бирәләр иде. Кайбер чакны Башкортстан балы да эләгә. Ә бит, абзый, су асты атом көймәләрендәге матросларны да шулар белән сыйлыйлар. Анда ашау космонавтларныкы кебек. Шулай булгач, үзең аңла. Әлбәттә, үзебезнең як җиләк-җимеш кайнатмалары җибәр. Солдат аны да яратырга тиеш. Без, диңгезчеләр, андый нәрсәләр өчен үлеп китә торган идек. Ә инде улыңның командир бичәсенә берәр шәл дә җибәрә алсаң, абзый, малаеңның службасы бөтенләй оҗмах булыр, бер ун-унбиш көнгә ялга да кайтып төшәргә мөмкин. Заманасы хәзер шулай, белмәсәң-бел, — диде дә, сүз бетте дигәнне аңлатып, теш арасыннан чыртлатып читкә төкерде, ниндидер бер көй көйләп үз юлы белән китеп тә барды. Ярар, монысы өчен дә маладис. Бераз киткәч: — Бер-ике пар оек-бияләй бәйләп җибәрегез. Кәҗә мамыгыннан булса, тагы да яхшырак. Тиз генә юешләнеп тә бармый, җылы була. Ул якта табигать кырыс. Диңгез якын булгач, бик юеш. Җиле бигрәк тә үзәккә үтә, — дип өстәде. «Карап торуга җиңел холыклы кеше кебек күренсә дә, төптән фикер йөртә бу малай», — дип уйлап куйдым.

Юлга чыгар көн килеп җитте. Минем кулда җыйнак кына юл чемоданнары. Берсендә — юллык азык-төлек. Икенчесендә — күчтәнәч һәм шәлләр. Шәлләр дигәнем шул инде, Кәлинең «командир хатынына шәл алып барсаң, малаең оҗмахтагы кебек хезмәт итәр» дигән сүзләрен хатын ишеткәч — бетте. Үзем теләмәсәм дә, ун шәл тутырды.

— Юлда сатарсың, акча ягы, үзең беләсең, такы-токы. Себер ягы бит, суык як, шәлләр үтәргә тиеш. Әнә, Хаҗәр әбинең кызы ел саен Иркутски хәтле Иркутскидан кайтып әллә күпме шәл сатып алып китә. Тиккә түгел бит инде. Димәк, анда шәл үтә, — ди. Хатынның басымына каршы торып буламы соң.

Ул шәл дигәнең безнең якның бер чире бит инде. Даны дип әйтсәм дә була. Шуңа да бездә һәр кыз ба­ла кечкенәдән үк бәйләргә өйрәнеп үсә. Ир-ат бәйләвен бәйләми, бүтән вак-төяк эшләрен эшләгәндә ярдәм итә. Дөресрәге, безнең як авыл­ларда ул гаилә бизнесы. Иң тәүдәбер ун-унбиш баш ма­мык кәҗәсе асрарга кирәк. Алар, әлбәттә, көр булыр­га тиеш, шунсыз мамыкның сыйфаты булмый. Яз җиткәч, кәҗәне махсус тарак белән тарап, мамыгын алалар. Менә бу эшне инде фәкать ирләр генә баш­кара. Мамыкны чүп-чар һәм кылдан аралыйлар. Ан­нан мамыкны аялыйлар. Болай иткәндә, кәҗә мамы­гының җепселләре бер буйга, бер рәткә салына һәм чүп-чардан чистара. Шулай итсәң генә сыйфатлы җеп эрләп була. Тагы да бер нечкәлеге: йә эрләгәндә, йә эрләп беткәннән соң аңа махсус җеп кушалар. Без­нең якта аны кәләбә җебе дип йөртәләр. Элек, кәләбә җебе бик дефицит булганда, аның урынына хатын-кыз оегын сүтеп, мамык төсенә манып кулланалар иде. Хәзер җепләрнең төрлесе җитәрлек. Шәлнең ныклыгына кәләбә турыдан-туры йогынты ясый. Ә шәлнең чит-читенә бизәк төшереп бәйләү тик хатын-кыз эше генә. Бу бик нечкә эш. Монсы ирләр кулын­нан килми. Ә шәлнең уртасын кем ничек булдыра, шу­лай бәйлиләр. Хәзер шәл уртасы бәйли торган ма­шинкалар да бар. Кәҗә асрамаган кеше мамыкны Волгоград өлкәсеннән, Кавказ республикаларыннан алып кайта. Әмма андагы кәҗәләрнең мамыгы тупас эре йонлы. Шуңа да андый мамыктан бәйләгән шәлләрнең сыйфаты безнең шәлләрдән күпкә кай­тыш. Үзебезнең як мамыгына җитми инде.

Шулай итеп, хатынның өч шәле янына тагы Җәлил хатыны Гүзәл килен бәйләгән җиде шәлне дә салдык.

— Ул кадәр күп кирәкми, әллә сатып була, әллә юк, — дип карасам да, Гүзәл килен:

— Эстәрлетамак базарында ярым-ярты хакка биргәнче, Себер якларында, мөгаен, арурак хакка сата алырсың. Җиде шәл инде, бөтенесе бергә өч кило авырлыгы булмый. Алып бар. Анда шәл үтә ул, — дигәч, карышмадым.

Ниһаять, ике атна чамасы поездда теркелдәп, ан­нан диңгез паромында Татар бугазын (колакка ятыш үзебезнең исем. Тагы кайсы милләтнең шундый «бу­газы» бар, ә?) үтеп, Сахалин утравына килеп төштем. Миңа, диңгез күрмәгән кешегә, бу кадәр күп суны күрү бигрәк тә куркыныч булды. Диңгез, бертуктау­сыз дулкынланып, паромны тибрәтеп тора. Утрауга көчкә аяк бастым. Паромнан төшкәндә ике матрос, җитәкләп, чемоданнарымны алып төшәргә ярдәм ит­теләр. Югыйсә, хәлләр бөтенләй мөшкел иде.

Аяк астында һаман бертуктаусыз палуба чайкала сыман. Мин, исерек кеше кебек, әле бер, әле икенче якка янтаям. Баш әйләнеп укшыта. Азактан гына бел­дем: «диңгез авыруы» шулайрак була икән. Кунак­ханәгә чак урнашып, тәүлек буена һуш җыя алмый ят­тым. Азрак адәм рәтенә кергәч, улымның хезмәт иткән частен кешеләрдән сораштырып карыйм. Ад­ресын күрсәтәм. Белмиләр. Шуннан бер хәрби миңа комендатурага мөрәҗәгать итәргә кушты. Шулай ит­тем дә. Комендант үзе кабул итте. Яшь кенә пеләш полковник, ялтыр башын сыпыра-сыпыра, бөтен документ-кәгазьләрне бик җентекләп өйрәнгәч:

— Ну, папаша, даете! Урал кадәрле Уралдан килгәнсез. Исән-сау килеп җиттегезме? — дип, сораштыра башлады. Ике атнага якын поезд белән килүемне белгәч: — Нишләп самолет белән генә очмадыгыз? — ди. Мин инде бу полковникның шулай ачылып сөйләшүенә канәгать булып, дөресен әйтәм:

— Авылда акча ягы такыррак, иптәш полковник, — дигән булам.

Бик ачык кеше, үзенең дә әти-әнисе авылныкылар икән. «Якташ та, якташ» дигәч, мин дә түзмәдем:

— Сез үзегез кайсы якныкы буласыз? — дим.

— Мин дә Пермь ягыннан. Уралдан, — ди. — Шулай булгач, якташ була инде, — ди. Әйе, Пермь өлкәсе безгә күрше генә. Ә монда кеше Пермьнан гына түгел, Мәскәүнең теге ягыннан килсә дә якташ булып исәпләнер иде. Полковник, өстәлендә торган галәмәт зур әллә нинди аклы-каралы төймәле телефонның бер төймәсенә басып, кемгәдер чәй әзерләргә кушты. Күрше бүлмәгә кереп, бик тәмләп чәйләп алдык. Чәй чәй инде, үзебезнең аш дигәндәй, мондый җылы кабул итү булгач, минем дә кәеф күтәрелеп китте. Хәл бөтенләй яхшырды. Чәй янында таныш булмаган ят ашлар. Әллә ничә төрле җиләк-җимеш кайнатмаларыннан алып, океан-диңгез балыкларына кадәр бар. Полковник:

— Менә монысы бу төрле балык, монысы шул, бусы — атаклы кызыл балыкларның берсе, — дип таныштыра-таныштыра сыйлый. Безгә ни, ит ашап, катык-сөт эчкән кешегә нинди генә балык ашасак та бертөрле шикелле. Балык — балык инде. Әйтеп торам, бу пеләш хәрби бик ачык кеше булып чыкты. Алар килгән кешене материк кешесе, материктан килгән диләр. Чәйдән соң каядыр шылтыратып сорашты, нәрсәдер белеште. Шуннан миңа:  — Бер-ике сәгатьтән шунда-шунда чыгып торыгыз. Хәрбиләрне төягән машина шул частька бара. Юл уңаенда алып китәрләр, — ди. — Әгәр ашыкмасагыз, алардан соң гражданский автобус шул якка бара, алар белән дә китәргә була. Сезне частьта көтеп торалар, хәбәр иттем. Сезнең улыгыз шунда хезмәт итә, — дигәч, бөтенләй күңелем булды. Үземчә уйлап та куйдым: «Әллә, мин әйтәм, шәлләрнең берәрсен моңа бүләк итәргәме?» Тик хатынның сүзе келт итеп хәтергә килеп төште. Аның: «Шәлләрне тегеләй-болай таратма. Тәүдә уйла. Тегесен-монысын караштыр. Өйдәге кебек, ярты-йорты уйлап, каударланма. Өлгерерсең», дигән сүзләрен хәтерләп, «кайтып китәр алдыннан да тәкъдим итеп була», дип, тыелып калдым.

Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, улым хезмәт иткән частька гражданский автобуста бик җайлы килеп җиттем. Капкада кизү торган офицерның:

— Кайдан килдегез? — дигәненә:

— Материктан килдем, Уралдан, — дип җаваплагач, күзе бөтенләй түгәрәкләнеп китте. Тиз генә кайдадыр шылтыратып, кемгәдер хәбәр итте.

Бик тиз килеп җитәрмен дә офицерлар кунак­ханәсенә урнаша алырмын дип күз алдына да китерә алмаган идем. Бик уңай туры килеп торуына шатла­нып бетә алмыйм. Кунакханәдә берүземә бер бүлмә бирделәр. Урнашып, тегеләй-болай итеп, юл тузан­нарын кагарга да өлгермәдем, «сезне штаб началь­нигы чакырта», диделәр. Мине алырга бер солдатны да җибәргәннәр. Тиз арада арурак таза күлмәк киеп, солдат артыннан иярдем. Штаб начальнигы, хәл-әхвәл сорашканнан соң:

— Әллә улыгыз хезмәтеннән, йә хезмәттәшләреннән зарланып хат язамы? — дип сорап куйды. Мин инде:

— Юк, алай зарланып язмый. Язган хатлары гына бик сирәк. Бу арада бөтенләй хатлары туктады, — дим. Теге буталчык төшләр турында ләм-мим, дәшмим. Дөрес аңламас дип уйладым. Һәм тагы да өстәп:

— Бик сагындым улымны, — дигән булам. Начальник:

— Кәнишне, дүрт кыз арасында бер малай, сагындыра инде, — ди. Үзе көлә.

— Кайдан беләсез? — дим.

— Без барысын да белергә тиеш. Аларны бит хөкүмәт безнең карамакка ышанып тапшырган. Без алар өчен җаваплы. Минем үземнең дә бер генә малай, сезнеке кебек, калганнары кызлар. Җитмәсә, өчәүләр. Өйдә оборонаны малай белән икәү тотабыз, хатыннарга бирешеп барган юк, — дип, калын күкрәк тавышы белән бүлмәсен тутырып көлеп җибәрде.

Штаб начальнигы белән сөйләшеп, кире кунак­ханәгә кайтканда, улым... бүлмәдә көтеп утыра иде. Йөгереп килеп дигәндәй, кочаклап алды. Бер ел эчендә ныгып, көрәеп киткән. Гимнастеркасы аша ук сизелә. Мускуллары уйнап тора. Үземчә генә уйлап куйдым: «Үземнең кан. Солдат боткасы файдага булган». Малайны күрү шатлыгыннан яшь бәреп чык­ты. Сиздермәскә тырышам. Ә шилма малай сизде шикелле. Шулай да минем яшьләрне күрмәмешкә са­лышып, апаларын, әнисен, авылдашларны сорашты­ра башлады. Ул көнне төнгә чаклы бергә булдык. Ку­нарга гына казармасына кайтып китте.

Икенче көнне улыма, мин килү сәбәпле, бер атна ял бирделәр. Мин шул бер атнага дип кенә килгән идем бит инде. Тәүге көнне малай белән йөреп, хәрби часть белән таныштык. Казармаларын, ашханәләрен, лазаретны күреп чыктым. Бар җирдә тәртип, чиста­лык. Тирә-яктагы сопкаларны карап, табигать белән хозурландык. Монда тауларны сопкалар дип йөртәләр икән. Алып килгән күчтәнәчләр белән улым хезмәттәшләрен ашханәдә чәй эчерде. Чәй йоласы элек-электән килгән гадәт, ди. Часть зур булмыйча, солдат, офицерлар бер-берсе белән бик тату яшәп, бердәм хезмәт итәләр икән. Шуңа да кемгә посылка килә, йә кем ялдан күчтәнәчләр белән кайта, шул кеше чәй эчү оештыра. Увольнительныйны солдатларга ат­насына бер бирәләр. Ә теге комендатура урнашкан шәһәр бөтенләй илле чакрым ераклыкта булганга, анда увольнительный җәй көне генә була икән. Сахалин утравы уртасындагы сопкаларга сыенып урнашкан бу бәләкәй генә хәрби часть шуңа да үз казанында гына кайный. Поселокта исә диңгезгә йөргән балык­чылар белән шушы частьне хезмәтләндерүчеләр генә яши. Кыскасы, бөтен тирә-якта хәрби тормыш икәне сизелеп тора. Килеп, бер-ике көн торырга өлгермәдем, хәрби частьнең командиры полковник Рудомитов Василий Алексеевич командировкадан кайтты, диделәр. Шул ук көнне посыльной открытка да китереп тапшырды. «Безнең частьның хөрмәтле кунагы! Сезне кичке сәгать егерме ноль-нольгә офицерлар кафесена кичке ашка чакырабыз». Имза куелып мөһер су­гылган. (Бу чакыру открыткасы әле дә гаилә альбомында истәлек булып саклана). Сәяхәтнең иң кызыгы менә шушыннан башлана да инде. Шуңа да моңа тук­талып үтми, җентекләп сөйләми булмый.

Бу чакыру кәгазен улыма да күрсәттем, ул исе дә китми:

— Әй, командир бичәсенә, Зоя Андреевнага утыз биш яшь тула. Шуны үткәрергә чамалыйлар, — ди. Мин аптырап:

— Исемнәренә кадәр кайдан беләсең? — дигәч, көлеп:

— Һе, әти, монда офицер хатыннарының исемен, яшен генә түгел, гаиләсендә ничә бала, балалары ничә яшьтә булып, ничәнче класста, ничек укыганнарына кадәр билгеле бит. Офицер хатыннары, балалары үзләре дә без солдатларны белеп, танып торалар, — ди. — Ә менә теге «учебка» дигән уку-өйрәнү частенда бер-берсен белмиләр. Анда биш меңнән артык солдатка ике мең ярым офицер, — ди. Мин ма­лайны бүлдереп:

— Туган көнгә ничек барырга икән, улым? Бер бүләксез бару килешеп бетмәс бит әле, — дим. Малайның исе дә китми:

— Тапкансың баш ватыр нәрсә. Әнә бер банка вареньең калган түгелме соң, шуны тотасың да барасың. Материк күчтәнәче, Урал күчтәнәче, дип.

Улым «Урал күчтәнәче» дигәч, келт итеп Кәлинең сүзләре, сатарга алып килгән шәлләр исемә килеп төште. «Юк, улым, командир бичәсе хәтле командир бичәсенә алай бару килешмәс. Тегеләй- болай кирәк була калса дип алып килгән ун шәлем бар, шуның берәрсен алып барам», дим.

Улым килешә:

— Каян килеп, кая китмәгән бер шәл. Әлбәттә, шулай ит, әти. Белсеннәр безнең якның нинди як икәнен. Алайса, Ырымбур шәле дә, Ырымбур шәле дигән булалар. Берничек тә алай түгел. Никакой Ырымбур. Эстәрлебаш шәлләре, Башкортстан шәлләре! — ди. Шулай уйлаштык. Тик ничек бирергә? Төреп бирергәме? Кулбашына җәеп салыргамы? Уйлаша торгач, теге бизәкле пакетка салып бирергә булдык. Җитмәсә, «Эстәрлетамак — Русиянең иң чиста шәһәре» дип язылган. Вәт шәп булачак бу.

Сигез туларга биш минут кала чакыру кәгазен һәм бүләкне тотып, күршедәге кафега юл тоттым. Ишек­не ачып кергәндә, солдат һәм прапорщиклардан тор­ган зур булмаган оркестр бик матур бер көй уйный иде. Мин керүгә, аякчы ролен башкаручы бик җитез прапорщик кул күтәрде, оркестр тынып калды. Бик көр тавыш белән:

— Фәлән-фәләнов. Материктан килгән, Урал кунагы, — дип, мине утырган кунаклар белән таныштырды. Каушаудан бернәрсә аңлый алмыйм, бернәрсә ишетмим. Халык миңа карап кул чаба. Чак башыма барып җитеп, азрак баш кага алдым. Ярый әле теге прапорщик җитәкләп дигәндәй билгеләнгән урынга алып барып утыртты. Азактан гына аңладым: чакырылган һәр кунакны шулай каршылыйлар икән.

Бәйрәмнең төп хуҗалары да үз урыннарын алды. Аякчының кыска гына котлавыннан соң мәҗлес баш­ланып китте. Мәҗлес ул кайда да бер чамадарак ин­де. Тик хәрбиләрнең мәҗлестә дә хәрби икәнлекләре сизелеп тора. Бездәге кебек, озын-озак сөйләп ял­кытып тормыйлар. Азрак кызып алгач, юбилярны кот­лау башланды. Мин дә кеше уңаена тост әйткән бу­лып, бүләгемне, ягъни теге пакетны командир хаты­нының кулына тоттырдым.

Бәйрәм бик матур үтте. Шәһәрдән, күрше часть­лардан дә парлы-парлы кунаклар бар иде. Гомумән, халык байтак иде. Мин инде яшьләрнең тансы-мансыларын карап, үзем дә бераз селкенеп алгач, хуҗа­ларга рәхмәт әйтеп, кайтырга ашыктым.

Икенче көн ял көне булганга, хәрби часть азрак бу­шап калган кебек. Махсус автобус белән күп кенә хәрбиләр шәһәргә юлландылар. Мине дә шәһәрне күреп, базар карап кайтырга чакырганнар иде, тый­нак кына кире кактым. Иң яхшысы — улым белән бергә булу иде. Ул базарны киләсе атнада да күрә алам инде. Чөнки миңа материкка кире кайта торган паромга билет шул киләсе базардан соң гына броньланган булып чыкты. Монда билет ягы кысынкырак икән. Кичкә таба чәй эчеп утырганда ишек шакыды­лар.

— Әйе, керегез, — диюгә бер чибәр генә ханым килеп керде. Кичәге мәҗлестә дә бар иде шикелле. Бик итәгатьле генә, исем-шәрифләремне әйтеп исәнләште дә кыенсынып кына үзенең үтенечен бел­дерде:

— Сез, материкка кайткач, Зоя Андреевнага бүләк иткән шәл кебек берәр шәл салып җибәрә алмассызмы? Шәлегез бик җылы, Ырымбур шәле икән. Беренче тапкыр күрүебез. Мәҗлестән соң, хатын-кызлар бүләгегезне берәм-берәм тотып та, ябынып та карадык. Бик кыйммәтле әйбер, барыбызга да ошады. Мин сезгә үзегез әйткән хакны хәзер үк биреп куям, — ди. Мин аптырап нәрсә әйтергә дә белми, әле малайга, әле теге хатынга карыйм. Малай нәрсә әйтсен инде, иңбашын гына сикертеп куйды. Имеш, «үзең кара» диюе. Мин инде эшнең кай якка борылуын чамалап алдым.

— Иң тәүдә, бу Ырымбур шәле түгел, ә безнең Эстәрлебаш шәле. Эстәрлебаш шәлләре Ырымбур шәлләреннән берничә баскычка югары тора, сыйфа­ты ягыннан да, матурлыгы буенча да. Сезнең өчен, әлбәттә, җибәрә алам, — дим. Ә үземнең баштан бер-бер артлы артлы төрле уйлар йөгерешә. «Әһә, шәл ошаган боларга. Кыйммәтрәк сорасам, өркетмәмме? Бер мең сораргамы, әллә ике итеп со­рыйм микән? Өч дисәм, бөтенләй кыйммәт дип боры­лып чыгып китмәсме?» Шулай уйлап та бетермәдем, ханым шап иттереп минем алга меңәрлекләр белән биш меңне китереп тә салды.

— Хөрмәтле фәлән-фәләнович, сездән расписка алып тормыйм. Шушы хакка берәр арурак шәл җибәрерсез дип ышанам, — ди бу әй. Мин нәрсә әйтергә дә белми торганда:

— Аз дип уйласагыз, тагы өстим, хакын әйтегез, — ди. Мин чак һуш алып:

— Җитә, монысы да җитә, — дидем дә, җәһәт кенә торып карават астына иелдем. Бөтен гәүдәм белән чемоданны каплап (янәсе дә ничә шәл барын күрмәсен), кулымны тыгып кына, ниндие эләгә, бер шәл алып алдына салдым. Әй кеше куангач та куана бит, малай. Шатланганын күрсәгез тегенең. Марҗа бит инде, үрелеп чәпелдәтеп үбеп үк алды. Улым ал­дында оят булып китте. Ул да булмый, ишектәге зур көзге алдына басып, тегеләй дә болай боргалана ук башлады. Шәлне муенына да салып карый, башына да ябынып ала. Куллары белән сыпырып, битенә ти-дереп-тидереп, шәлнең җылы йомшак назына күзләрен йомып бер мизгел шулай торганнан соң:

— Как хорошо!.. — ди.

Ә шәл үзенә бигрәк килешә, малай. Торганы бер кәртинкә, битләре үк алланып китте.

— Шәп, бик шәп! — дип, мин хуплый башлагач, рәхмәтләр әйтеп, чыгып та китте.

Улым:

— Штаб начальнигы бичәсе, Надежда Петровна. Алар шулай инде. Командир бичәсе белән ярышалар. Берсендә берәр нәрсә күрсәләр, икенчесе шундый ук әйбер алып кия, — дип куйды. Мин дә аны җөпләп:

— Бичәләр барысы да шулай ул, улым. Һич бер-берсеннән калышмаслар, — дим.

Ул көн шулай бик уңышлы үтте. Чөнки, уйлап кара­гыз әле. Бездә җиде-сигез йөз, күп дигәндә бер мең торган шәлне биш меңгә сат әле. Авыл хатыннарына әйтсәм, һич ышанмаячаклар, ә Шахмай хатыны көнләшүеннән бөтенләй шартлаячак. Болай булгач, бүтән шәлләрне сата алмасам да, кире кайтып җитәргә акча җитәчәк. Югыйсә, акча ягы такы-токы калган иде бит. Адәмчәрәк купейный вагонда кайтырга уйласам, ашау ипи белән суга гына торып каласы иде. Арурак ашап-тамак туйдырып кайтсам, билетка акча Омскига гына җитәчәк. Ә бит Омскидан үзебезнең Уфага кәдар ай-һай ара бар.

(Дәвамы бар.)

(Автор стиле сакланды.)

***

Автор турында

Хисаметдин Шәрәфетдин улы Исмәгыйлев 1953 елда Стәрлебаш районының Гөлем авылында туган. Үз авылларында башлангыч мәктәптә, аннан Әмир, Стәрлебаш мәктәпләрендә укый. Армиягә алынып, 1971-1973 елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Ветеринария белгечлеге буенча тәүдә техникум, аннан Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

1980-1983 елларда – Бәләбәй районының баш ветеринар табибы. Озак еллар Стәрлебаш районының ветеринар участокларында хезмәт сала. Бүгенге көндә хаклы ялда. Гаиләсе белән Турмай авылында яши.

Әдәби сукмакка саллы тормыш тәҗрибәсе туплап аяк баскан язучы тиз арада "Тулпар" журналының төп авторларының берсенә әверелде, укучы белән уртак тел тапты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.  "Зимагурлар" исемле китабы Уфада "Китап" дәүләт нәшриятында 2013 елда дөнья күрде. "Никах" дигән китабы 2021 елда "Казан утлары" журналы оештырган китаплар сериясендә басылып чыкты. Байтак әсәрләре нәшер ителүгә үз чиратын көтә.

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (1)
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Сак белән Сок. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: