Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 декабрь 2021, 13:18

Гөлназ ГАФАРОВА. “Тәрәзә” вакытында... Хикәя

Хатын лач итеп сагызын җиргә төкерде, кесәсендәге ниндидер кәгазь кисәкләрен (товар чеклары булды, ахрысы) җиргә бәрде дә, капкадан эчкә үтеп  күздән югалды. Тимер капка ябылудан хасил булган коточкыч чың узып баручыларны сискәндерде...

Гөлназ ГАФАРОВА. “Тәрәзә” вакытында... Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. “Тәрәзә” вакытында... Хикәя

Дәресләр арасындагы “тәрәзә” вакытында  Зөһрә кибеткә чыгып керергә булды. Дәфтәр тикшерергә кызыл пастасы бетеп килә, “Снегурочка” сы аз калган. Ипи белән сөт тә  алып куйса, мәктәптән туры өйгә кайтырга мөмкин.

Кибеткә ерак барасы түгел, юл аша гына чыгасы. Тимер койма белән уратып алынган ишегалдына базар, берничә кибет урнашкан. Бик уңайлы: базарга керсәң, кибетләргә сугылырга мөмкин, кибеткә дип чыксаң, базарны әйләнәсең.

Мәктәп капкасыннан чыгу белән, колакны ярып, хатын-кыз тавышы ишетелде. Кычкырып сөйләшкән кешене Зөһрәләр авылында “Ярык барабан” диләр. Юлны чыгып, сулга борылуга “Ярык барабан” үзе дә күренде.Таза гәүдәле хатын  базар капкасы төбендә, кулларын болгый-болгый,  бер апага нидер сөйли. Бераз якынайгач, сөйләгәннәре ачык ишетелә башлады:

– Иии, Рәсимә апа, хәзерге бала-чаганың юньсезлеге! Олыны олы, кечене кече дип белмиләр. Телефоннарына кереп китәләр  дә дөньяларын оныталар. Зомби инде менә. Ул мәктәп нәрсә карыйдыр, укытучылар нигә тәрбияләми аларны?! Шаклар катам шуңа!

Әңгәмәдәше ни дип җавап биргәндер, анык кына ишетелмәде. Зөһрәнең йөрәге чәнчеп куйды. Тагын укытучы, тагын мәктәп гаепле! Эх, бер генә көн балалар белән эшләтеп карыйсы иде бу апаны. Быел беренчеләрне алган Рәмилә Рәшитовна әнә хәреф өйрәтәсе урынга, кашык тотып ашарга өйрәтте бер укучысын. Әйе, әйе, кашык тотарга! Чөнки әнисе   баласының каршына телефон куеп, үзе кашык белән ашаткан. Теге бала,  мәктәп ашханәсенә кереп утыргач, ике кулын аска төшереп куя икән. Бәдрәфкә алып барып, чалбар сәдәфләрен ычкындыру, каптырау инде башлангыч сыйныф укытучыларының вазыйфасына кергән кебек. Югары сыйныфларда  башка зуррак проблемалар китә...  Секунд эчендә шуларны  хәтереннән үткәрде Зөһрә.  “Ярык барабан”га саллы гына бер-ике җөмлә әйтү теләге белән адымнарын тизләтте, тик өлгерә алмады.

–Ярый, Рәсимә апа, Салих абзыйга күп сәлам! Мин базарга кереп чыгыйм әле!

Хатын лач итеп сагызын җиргә төкерде, кесәсендәге ниндидер кәгазь кисәкләрен (товар чеклары булды, ахрысы) җиргә бәрде дә, капкадан эчкә үтеп  күздән югалды. Тимер капка ябылудан хасил булган коточкыч чың узып баручыларны сискәндерде.

–Тотып япсалар ни буладыр, арт якларына куллары җитми кайберәүләрнең! – диде кибеттән чыгып килүче абзый үртәлеп.

Зөһрәнең кәефе кырылган, ни дә булса алу теләге калмаган иде. “Ичмасам дәфтәр тикшереп утырсам, берни ишетмәс идем!” дип  куйды күңеленнән генә. Әмма беткә үч итеп, тун якмыйлар,чыккан икән, уйлаганын эшләргә кирәк.

Башта уку кирәк-яраклары саткан кибеткә юнәлде. Аннары, күңеленнән генә теге хатын  белән бәхәсләшеп, кием  бутикларында  йөрде. Иң ахырда азык-төлек кибетенә керде. Авыл мичендәге кебек кетердәп пешкән тәмле ипи шушында гына. Алучылар күп, шуңа күрә  кечкенә кибеткә кереп чыгу өчен ике ишек куелган. Чират дигән нәрсә күптән онытылса да, монда, һәрчак кеше булу сәбәпле, бераз көтәргә туры килә. Зөһрә алдыннан өч-дүрт кеше. Үз чиратын көтеп, арткарак баскан иде, күзе каршы як ишектән чыгып баручы 7-8 яшьлек кызга төште. Кулында күп кенә әйбер булуына карамастан, кызчык ишекне  тотып, сак кына ябып чыгып китте. Шаккатты Зөһрә. Күз алдына тагын “Ярык барабан” килеп басты. Бала-чаганы сүгеп, үзе капканы да тотып яба белмәгән “итәгатьле” апаның бу бала капма-каршысы иде. Зөһрә кызчык  артыннан йөгереп чыгып, башыннан сыйпаудан үзен чак тыеп калды. Баядан бирле бәргәләнгән күңелен рәхәт бер хис биләп алды. Күп кирәкмени инде кешегә?! “Эт күңеле бер сөяк” – дип, шаяртыр иде бабасы Зөһрәнең елмаеп басып торганын күрсә.

– Сезгә нәрсә бирим?

Сатучының үзенә төбәлгән карашыннан Зөһрә сискәнеп китте. Ай Аллам! Кибеттә кеше калмаган, ә ул, авыз ачып, каршы як ишектән карашын ала алмый басып тора икән бит.

 – Зинһар, гафу итегез! Миңа икмәк һәм сөт бирегез.  Өч шәңге, өчпочмаклар да салыгыз...

Укытучы һөнәренең бер бик кызык ягы бар:  балалар белән эшли-эшли  ул үзе дә вакыты белән алар кебек уйлый, фикер йөртә, кайчак алар ясаган эш-гамәлләрне  ясый. Кибеттәге кызчык белән теге апаны чагыштыра-чагыштыра, Зөһрә, кош тоткандай сөенеп, мәктәп ишегалдына үтте. Яхшылык бизмәне кызчык ягына тарта бит!

 Кемдер арттан шәп-шәп кенә атлап килеп,Зөһрәгә бәрелеп диярлек үтеп китте. Кечкенә малай. Аркасына сумка аскан, беренче, я күп булса икенче сыйныф укучысыдыр. Пальто итәгенә тиеп узганга ачуы бераз килгән иде Зөһрәнең, үзен күргәч елмаеп куйды. “Кетмер”, “җир чеметкән” дип ирештерә иделәр алар мәктәптә укыганда кыска буйлыларны. Кара ничек белем алырга ашыга! Дәрескә өлгерә алмыйм дип уйлыйдыр, күрәсең. Югары сыйныфлар соңга калсалар да, болай чапмыйлар инде...

Уйларына бирелеп,  баскычтан өскә менде дә...Зөһрә аптырап туктап калды. “Кетмер” олы кеше дә авырлык белән ачкан мәктәп ишеген ачкан, көч-хәл белән тотып, Зөһрәнең менгәнен көтеп басып тора. Зөһрә өнсез калды. Менә нәрсә өчен ашыккан бит бу бала! Укытучыны ишек  ачып кертер өчен абына-каплана чапкан! Зөһрәнең күзләренә яшь килде. Ялгыш ябылып кысыла күрмәсен дип, тиз генә ишекне өстән тотты.

– Рәхмәт сиңа зур итеп! Акыллы,тәрбияле зур егет икәнсең бит! Рәхмәт! “Бишле”гә генә укы, яме!

Ярый әле дәрес вакыты. Икенче катка укытучылар бүлмәсенә менгәндә берәү дә очрамады. Югыйсә Зөһрәнең яшьле күзләрен күреп аптырарлар иде. Әйберләрен киемнәр элә торган шкафка урнаштыргач, Зөһрә чәчләрен тарап алды.Үзе бертуктаусыз күңеленнән “Ярык барабан” белән бәхәсләште. Юк, юньсез түгел хәзерге балалар, юньсез түгел, дип кычыкырасы килде аның. Әнә бит, бәләкәй генә булуына карамастан, ишекне шапылдатмый гына ябарга кирәген белә кызчык. Ә ишек ачып кертүче кечкенә малай! Өлкәннәрне ихтирам итәргә кирәклеген аңлый бит. Мондый балалар ничек начар булсын?! Акыл яшьтә түгел, башта!

Зөһрәнең башына кисәк кенә бер уй килде. Иртәгә сыйныф сәгате. Бүген “тәрәзә” вакытында булган хәл-вакыйгаларны сөйләячәк ул үзенең унберләренә. Аларның фикерләрен тыңлаячак. Иманы камил, аңлаячак аны укучылары, аңлаячак, чөнки акылсыз түгелләр!

Китап-дәфтәрләрен барлауга, тәнәфескә чакырып,  кыңгырау шалтырады. Зөһрә елмаеп ишеккә атлады. Бүген җиделәр белән Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясен укыячаклар...

 

Мин, Гөлназ  Фәвәдис кызы Гафарова (Хәйруллина), Краснокама районының иң матур авылларының берсе – Яңа Бөртектә 1974 елның 14 мартында дөньяга  килгәнмен. Әтием Фәвәдис – һөнәре  буенча шофер, әнием Нәфисә укытучы иде. Гаиләдә мин – бишенче кыз.

1991 елда туган авылымда урта мәктәп тәмамладым. Хезмәт юлымны Яңа Хаҗи мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлап җибәрдем. Читтән торып Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-рус бүлеген тәмамладым. 1999 елдан башлап Краснокама районы Куян мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты  укытучысы булып эшлим.  Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәклим. Куян авылының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы бүлекчәсе әгъзасы.

Укытучы һөнәрен сайлавым очраклы түгел, дүрт апамның өчесе дә әнием салган юлдан киттеләр. Мин – укытучылар династиясен дәвам итүче. Хезмәт стажым – 30 ел. Бүгенге көндә Куян  авылында яшим. Тормыш иптәшем Вадим белән өч бала тәрбиялибез.

Буш вакытларда укырга яратам, концертларга йөрим, илһам килгәндә, каләм тибрәтәм.

Гөлназ ГАФАРОВА. “Тәрәзә” вакытында... Хикәя
Гөлназ ГАФАРОВА. “Тәрәзә” вакытында... Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: