Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 декабрь 2021, 14:08

МУКШЫ КАРЧЫГЫ. Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Хикәя

Юк, җиңеләйгән кешегә охшамаган бит бу йөз, яшь белән мөлдерәмә тулы бу күзләр!

МУКШЫ КАРЧЫГЫ. Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Хикәя
МУКШЫ КАРЧЫГЫ. Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Хикәя

Карчыкның тавышында сызлану, әрнү тоеп, аңа күтәрелеп карыйм. Юк, җиңеләйгән кешегә охшамаган бит бу йөз, яшь белән мөлдерәмә тулы бу күзләр! Ә нигә Берлин белән саташа соң алайса ул, нигә ана иң зур генерал үзе кирәк?

Сугыш бәлаләре дияр идең, сугыш беткәнгә дә инде кырык ел, күпләрнең кайда, ничек һәлак булулары, кайда күмелүләре билгеле. Бу сәер карчыкны мондый көзге көндә, бер кат күлмәк белән нинди хәл юлга чыгарган соң? Сорауны ерактанрак әйләндереп бирәм: “Әби, нигә юлга болай җиңел киенеп чыктың?” – дим. Ә ул нигәдер сөенеп, җиңел тавыш белән: “Саттым, – дип җавап бирә. – Барысын да саттым. Йортны да, мал-туарны да – барысын да”. Аннан, сер әйткәндәй, әкрен генә колагыма пышылдый: “Менә бу төенчектә өч мең сум акча. Берлинга барып кайтырга җитәме?”

Мин, ни әйтергә белми, аптырап калам. Берлинга барып кайту өчен акча гына түгел, тиешле оешмалардан документлар да кирәген әйтер идең, барыбер аңларга охшамаган. Иң яхшысы, бүген Мәскәүдә кундырырга да иртәгә иртүк кире үз ягына, үз урманына озатырга кирәк әбине. Авылда калган карт әтием белән әнием исемә төште дә, карчыкны җитәкләп үзем белән алып киттем. Ул балалар кебек сөенде, җиңел гәүдәсе белән янымнан ашыгып-ашыгып атлады. Күземә карый-карый:

– Без генералның үзенә барабызмы, балам? – дип сорады.

– Юк, әби, бүген генераллар эшләми инде, – дидем, караңгыланып килгән урамга күрсәтеп. – Без бүген миңа кайтып куныйк, мин сиңа иртәгә барын да аңлатырмын.

Карчык тынып калды. Аннан әкрен генә әйтеп куйды:

– Көн үтә, балам. Гомерем аз калды.

Карчыкны юлда сораулар белән аптыратасым килмәде. Иртә белән ничек тә кире кайтып китәргә үгетләвемә ышанып, аны үземнең бәләкәй генә бүлмәмә алып кайттым. Карчык өй эченә күз йөртеп чыкты да, ялынгандай, миңа әйтеп куйды:

– Кайтышлый да сиңа туктарбыз инде, балам. Тарсынмасаң, Захар белән дә синдә туктарбыз.

Тәнем тагы эсселе-суыклы булып китә. Сиздерми генә аның һәр хәрәкәтен күзәтәм. Ялгыштым микәнни соң? Шулай ук акылына зыян килгән карчык булып чыктымыни соң бу әби?

Әби дә минем шикләнүемне сизде ахры, әкрен генә артымнан кухняга керде дә ишек яңагына сөялде.

– Куркасың ахры, балам, – диде ул кечкенә күзләре белән миңа сынап карап. – Бу нинди җүләр карчык, дип уйлыйсың ахры мине. Авылда да шулай дип уйладылар шул. Үләр вакыт җиткәч, йорт-җиреңне сатып, дөнья читенә чыгып кит әле. Авыл советыннан дүкәмит бирми аптыраттылар. Мәскәүгә, генералның үзенә барам, дигәч кенә, пичәтле бер кәгазь бирделәр.

Әби төенчеген чишә дә тагы нидер эзли башлый. Аннан калтыранган куллары белән, аклангандай, миңа кәгазь кисәге суза.

Укыйм. Мордовия АССРның Сабай авылы тарафыннан бирелгән. Ардатова Акулина Васильевна диелгән. Шушы Сабай авылы кешесе, яше 77 дә, мордовка диелгән. Пичәте бар.

Әбигә карап куям. Ул йотылып кәгазьгә текәлгән, үзе, үкенгәндәй, башын селкеп ала.

– Берлинга барырдаен бирмәделәр. Без андыйны бирә алмыйбыз, анысын, кирәк тапсалар, Мәскәүдә бирерләр, диделәр. Акчам җитәрлек минем, менә дүкәмитләрем генә. Генералның үзен дә шуңа эзлим. Кәгазь алыр өчен.

– Әби, – дим, җайлап кына янына килеп утырам. – Берлинда яшәгән улыгыз табылганмыни соң? Картайган көнегездә шуның янына дип юлга чыктыгызмы?

Карчык шаккатып, куркып миңа карый.

– Менә картым Иван да шулай уйлады шул, – ди. – Гел шул Захарны исәндер дип уйлый иде. Хәбәрсез югалганга шулай дип уйлагандыр инде. Мин шунда ук сизгән идем, Захарның үлгәнен сизгән идем инде мин. Атасына гына әйтәсем килмәде. Нигә кешенең өметен сүндерергә... Белмичә үлеп китте картым.

– Әби, ә син ничек белдең соң? – дип сорыйм һаман берни аңламый.

– Захарның Берлинда күмелгәненме? Күрше ире әйтте. Газетадан укыдым, ди. Исеме дә, фамилиясе дә нәкъ сезнең Захарга туры килә, ди. Берлин дигән шәһәрнең үзендә, ди. Шул инде, шул. Мин аның шулай икәнен күптән сизгән идем инде, атасына гына әйтмәгән идем. Ул бит сугышның соңгы елында алынды, әле япь-яшь малай иде. Менә алырга барам инде хәзер...

Телсез калып, әбигә карап торам. Әле генә барын да аңларлык итеп сөйләде, хәбәрсез югалган дип уйлаган малаеның Берлинда күмелгән булуын, йортын-җирен, мал-туарын сатып, шуның каберен күрергә баруын әйтте. Ничек алып кайта алсын инде ул Захарын? Моннан кырык ел элек күмелгән Захарын?! Акыллы кешәнен башына мондый сүзләр килми, акыллы кеше, сиксәнгә җиткәндә төенчеген тотып мондый юлга чыкмый!

Соңгы сүзләремне кычкырып әйттем ахры, карчык миңа карап- карап торды да, таягын алып, ишеккә таба китеп барды. Йөгереп янына килдем, ишеккә аркылы бастым. Бу коеп яуган яңгыр астына, көзге салкын төнгә ничек чыгарып җибәрим мин аны? Саташа икән саташсын, хыяллансын, өметләнсен, җүләрләнсен! Бәлки, аны шул уйлары гына яшәтәдер дә?!

Инде әби мине юата. Каршыма утырган да, шомлы әкият сөйләгәндәй, җай гына сөйли. Аның Захары нинди шук малай булган, сугышның соңгы елында фронтка киткән, Берлиннан соңгы хаты килгән, гел кайтам дип язган, гел кайтам дип. Менә шуны алып кайтырга бара хәзер Акулина әби. Мин хәзер моның шулай булуына үзем дә ышанам, шулай булуын телим. Акулина әби түгел, мин җиңеләям, мин саташам...

Акулина әби, куркыныч бер сер әйткәндәй, миңа иелеп, пышылдап кына әйтеп куя:

– Бездә, мукшыда, шулай. Мәетне читтә калдырмыйлар. Бөтенең бер тирәдә булырга кирәк. Менә мин дә Захарымны үзебезнең авыл зиратына алып кайтып тапшырам. Бирмәсләр дисеңме? Бирерләр, мин аларга аны исән килеш бирдем. Барам, сөякләрен булса да җыеп кайтам. Син әле мукшы хатыннарын белмисең. Дөньяның читенә баралар. Балаң шунда икән, дисеннәр генә.

Йокыга китәргә куркып ятам. Иртәгә иртүк без Акулина әби белән иң зур генералның үзе янына барырга тиеш. Ышандыра алырмынмы мин аны мукшы карчыгының акылдан шашмавы хакында! Бу карчыкның малаен алырга җәяүләп, үрмәләп, хәтта шуышып та – барыбер барып җитәсен аңлата алырмынмы мин кешеләргә? Кырык елдан соң бирерләрме икән аңа малаен? Бирерләрме икән?..

 

1985.

 

Фото: stihi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: