Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 декабрь 2021, 09:59

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (5)

– Илһамия, нишләп торасың анда? Нигә маллар көтүдән калган? – дип, янына барып басуга, аның шешенгән йөзен күреп, артка чигенеп куйды. Ничек, ул шулай кыйнаганмы? – Кем болай итте? – диде юләр кеше кебек, ни дияргә дә белми. – Күрше ире түгел инде, – диде Илһамия, аңа нәфрәтле караш ташлап.

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (5)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (5)

(Ахыры.)

 Инде әллә кайда калган яшьлек еллары үзе дә теләмәстән күз алдына килде. Авылда вәгъдәләшкән егете бар иде кызның. Техникумда укып йөргән җирдән армиягә киткән иде Мәсәлиме. Арада сөю сүзләре тулы хатлар йөри иде. Ләкин Гомәр сүз каткач, әллә нишләде Илһамия, егетнең бер күз карашы белән сихерләнгәндәй булды. Хәтта беразга Мәсәлиме дә исеннән чыкты. Аннары ике егетне чагыштыра торгач, Гомәр ягы җиңде. “Мәсәлим, син мине гафу ит. Безнең арада чын сөю булмагандыр, ә бәлки балалык мавыгуы гынадыр”, – дип, кыска гына итеп хат язып җибәрде ул солдат егеткә һәм шуның белән ике арадагы дуслыкка нокта куйдым дип исәпләде. Әмма Мәсәлим бу сүзләрнең чынлыгына ышанырга теләмәде, армиядән туры Илһамия янына кайтты, ә кыз аның белән очрашудан качып калды. Хәтта ул җәйне каникулын да сәбәп табып авылда уздырмады, чит район хастаханәсенә практикага китте. Ә егет һаман аның белән очрашу эзләде. Үзе кабат шәһәргә укуын дәвам итәргә килгәч, барыбер юллары кисеште аларның.

– Мәсәлим, син бик әйбәт егет. Ләкин мин башканы яратам, ә сиңа бәхет телим, – диде Илһамия егеттән карашын яшереп. Мәсәлим озак кына эндәшми торды. Ни уйлады икән ул минутларда?

– Ярый, аңладым, Илһамия. Тик берәр вакыт үкенергә туры килмәсен, – диде дә, борылып китеп барды.

Илһамиянең авыр чакларда шул сүзләр исенә төшә дә, хәлен бер генә кешегә дә сиздермәскә тырыша. Хәтта әнисенә дә зарланганы юк аның. Берүк кенәсе аның ничек яшәгәне Мәсәлимгә барып ишетелмәсен! Ә егет югалып калмады, укуын бетергәч, туган авылларына кайтты да, хәзер менә дигән итеп яшәп ята. Кохозда рәис урынбасары булып эшләп йөри, соңлабрак булса да, өйләнеп җибәрде. Бер тапкыр азрак салып алган килеш Илһамиянең әниләре янына кереп:

– Мин аны һаман яратам, әгәр бәхетле булып яшәмәсә, иреннән аерылсын, бүгеннән үзем өйләнәм, – дигән сүзләрен дә ирештергәннәр иде.

– Юк инде, Мәсәлим... Ничек кенә тупас булса да, ярата ул Гомәрен. Нигәдер мәхәббәт белән бәхет кенә янәшә йөрми икән. Тыштан караганда бары да урынында кебек, бернигә дә мохтаҗлык кичерми, тик тормышы түгәрәк түгел, җан җылысы юк аларның өйләрендә.

Идәндә йоклап яткан җиреннән уянып киткән Гомәр иртән ни булганын аңламый торды. Ихатага чыкса, маллар көтүгә куылмаган, сарайда мөгерәшеп торалар. Кая соң Илһамия? Бу нихәл ? Өйгә кереп, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, хатынын эзли башлагач, аны йокы бүлмәсендә, тәрәзә янында басып торган җиреннән тапты.

– Илһамия, нишләп торасың анда? Нигә маллар көтүдән калган? – дип, янына барып басуга, аның шешенгән йөзен күреп, артка чигенеп куйды. Ничек, ул шулай кыйнаганмы? Төнлә исереп кайтуыннан, бераз тавышланганнан башкасын хәтерләми бит... – Кем болай итте? – диде юләр кеше кебек, ни дияргә дә белми.

– Күрше ире түгел инде, – диде Илһамия, аңа нәфрәтле караш ташлап.

– Белмәссең.

– Ничек намусың җитә? Бар кешене дә үзең кебек сөйрәлчек дип уйлыйсыңмени? Җитте, түземлегем бетте, балалар үсте, инде гаепләмәсләр.

– Бар, бар. Туеп сикерәсең.

– Син мине күптән кешегә санамыйсың. Байлыгың үзеңә булсын. Җаның яратканны алып килерсең.

– Капкадан чыгып йөрисе булма! – диде дә, өйдән чыгып китте Гомәр.

Шул көнне, үч иткәндәй, шәһәрдән балалар кайтып төште. Әниләренең кыяфәтен күрү белән эшнең нидә икәнен аңлады алар.

– Әни, җитте, әйдә, хәзер үк киттек безнең белән, – дип юл сумкасына үрелде Гөлназ. Шулвакыт Гомәр кайтып керде.

– Әти, ничек кулың барды? Ул бит безнең әни! – дип әтисенә ябырылды Алмаз.

– Сезнең катышыгыз булмасын, үзебез белербез.

Гаилә хәлләрен балалар белән тикшереп торырга исәбе юк иде ата кешенең.

– Юк, әти, без үстек инде, әнине кимсетүләреңә чик куярга вакыт, – диде Гөлназ катгый итеп. Шулай итеп Илһамия балалары белән шәһәргә китеп барды. Фаяз картәтиләре алып калдырган ике бүлмәле фатирда бергәләп яшәргә урын җитәрлек иде. Илһамия шәһәр хастаханәләренең берсеннән эш тә тапты.

Гомәрнең район җитәкчелеге алдында абруе югары булды, бердәнбер көнне түрәлек кәнәфиеннән колак кагармын дип башына да китерми иде. Атна-ун көн хәмер белән шаярса да, айну белән хуҗалык эшләрен тиз җайга сала белә иде ул. Әмма гел ул уйлаганча булмый икән шул. Югарыдагы җитәкчеләр аның чамасыз кыланышына түзде-түзде дә гомум җыелышта эшеннән бушату турындагы мәсьәләне күтәрде. Моннан соң озак һушына килә алмый йөрде ул. Аннары сөяркәсе белән дә аралары суынды, Халисәгә аның кирәге калмады.

Инде Гомәр шәһәр юлына тузан төшерми башлады. Ничек итсә итте, Илһамияне кабат авылга алып кайтып китте.

 

5

Язмышы мондый борылыш алыр дип башына да китермәгән иде Илүсә. Мозафарның шундый фаҗигале, мәгънәсез үлеме аны нык тетрәндерде. Инде балалар үсеп җитте дигәндә... Әле теттереп дөнья көтәрдәй чаклары, яшәргә дә, яшәргә иде. Һәр әйбернең кадерен югалтып карагач кына беләсең дигәндәй, Илүсә ирен югалту кайгысыннан озак газапланды. Кулына – эш, тамагына аш бармас булды. Төне-көне Ходайга ялварып, сабырлык сорады. Тормыш булгач, төрлесе була дигәндәй, яхшысын да, начарын да күңеленнән уздырып, Мозафарның кадерен белеп бетермәгән чаклары өчен аның рухыннан гафу үтенде. Гомерлеккә ялгыз торып калуын аңлап, балаларына күрсәтмәс өчен, төннәр буе мендәрен кочаклап елады.

Инде балалар хакына яшәргә ничек тә көч табырга кирәк иде. Ярый, Мозафар үлгәнче яңа фатирга күченделәр. Ул ни дисәң дә, юньчел, дөнья көтәргә хирыс кеше иде. Йорт-җирләрен төзекләндерүгә аеруча дәртләнеп тотынды. Олы уллары техникумда укыган җиреннән армия хезмәтенә киткән иде. Олы уллары Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, әтисен җирләргә дә кайта алмады. Кызы Фәйрүзә укытучы булырга әзерләнә, әле ике ел укыйсы бар. Төпчекләре Газинур тугызынчы сыйныфка бара. Балалар үсеп җиткән дисәң дә, әтиләренең бик кирәк чагы иде шул. Ата хәстәреннән вакытсыз мәхрүм булган балалары турында уйласа, йөрәгеннән кан тама Илүсәнең. Тирә-юньдәге һәр нәрсә аңа кара булып күренә башлады. Ярсучан, юк-барга кызып китүчәнгә әйләнде. Атна саен Мозафарның каберенә барып, дөнья хәлләрен сөйләп кайтыр булды. Гомәргә карата чыгарылган хөкем карары да нинди бит! Кеше кадәр кешене бәрдереп үтергән җинаятьчене фаш итә алмау фаҗига өстенә фаҗига булып, мәңгелек йөрәк ярасы салды. Гомәрнең яклаучысы көчле иде шул, “саксызлык аркасында бәрелешкәннәр” дигән нәтиҗә ясалды. Өч баланың ятим калуы берәүне дә уйландармады.

Үзен шундый көчсез, кимсетелгән итеп тою өстенә, үзләреннән ике өй аша гына яшәгән Табиевларны күреп тору Илүсәнең йөрәк ярасын тагын да тирәнәйтә иде. Үзе туган якларына да китәргә уйлаган иде, балалар ризалашмады. Хәер, анда аларны көтеп торырдай кеше дә юк. Димәк, тешне кысып булса да, түзәргә инде.

Беркөн эштән кайтышлый Илһамияне очратты.

– Нәрсә, Гомәр җиңел котылуына сөенеп, өйдә кәеф-сафа корып ятамы? – дип сүз башлады Илүсә, бөтен зәһәрлеген Илһамиягә юнәлтеп.

– Нигә инде алай дисең, Илүсә? Күрәчәк булгандыр. Гомәргә дә бер дә җиңел түгел. Аның гадәте шул, каты итеп әйтә дә, шунда ук оныта. Мозафарны алай дошман күрми иде ич.

– Күргән инде. Тик торганнан бәрдереп үтермәс иде. Балалар яше төшми калмас әле.

– Биредә минем ни гаебем бар соң? Гомәрнең үзенә әйтер идең бу сүзләрне. Белеп торасың ич минем энә өстендә яшәгәнемне.

– Вакыты җиткәч, әйтермен әле. Сезне дә минем язмыш урап узмасын!

Шул сөйләшүдән соң ул Илһамия белән очрашмаска тырышты. Озакламый аның каты авырып китүен ишетеп, рәнҗешем төште микәнни, дип уйлап куйды.

Илһамиядә яман шеш авыруы таптылар. Гомәр ни уйларга, ни кылырга белмәде. Илһамияне терелтү өчен бөтен мөлкәтен бирергә әзер иде, әмма соң иде инде. Көчсезлек аның вөҗданын корт шикелле кимерсә дә, берни эшләр хәл юк. Илһамия, табиб буларак, авыру сәбәбен яхшы аңлый, әмма Гомәргә бер авыр сүз дә әйтми. Иренә сызлануларын сиздермәскә тырыша.

Хастаханәдән аны туган йортына, әниләренә алып кайттылар. Җаны да шунда чыкты. Гомәр хатыны янына көн дә килеп йөрсә дә, аның исерекме, аекмы икәнен аңлау кыен иде. Илһамия үлгәч, аны җирләүне зурлап, үзе оештырды. Ләкин аның кайгысын уртаклашучы гына күренмәде. Балаларының күзләрендә дә әтиләренә карата рәнҗүле караштан башка хис чагылмады.

“Берәр гади колхозчыга кияүгә чыкса, бу кадәр газапланып яшәмәс, гомере вакытыннан элек өзелмәс иде балакаемның”, – дип такмаклап елый иде Илһамиянең әнисе, кызының табутына капланып. Моны ишетеп торган Гомәр үзе дә Илһамия янына кабергә кереп ятардай булды. Хәзер генә дөньядагы иң кадерле кешесен югалтуы башына барып җитте шикелле.

Зираттан кайткач, туп-туры күл буена төшеп китте ул. Көн матур, җылы, нәкъ Илһамия шикелле тыныч. Гомәр үлән өстенә сузылып ятты да, һавада йөзгән аксыл болытларга карап, уйга чумды. Эх, шуларга ияреп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга китеп югалсаң иде. Мөмкин түгел шул. Инде ничек яшәргә соң? Бик матур башланган тормышының болай үкенечле төгәлләнүенә кем гаепле соң? Күңеле тәмам тулышкан, чал чәчле ир йөз түбән капланды да, үксеп еларга тотынды. Хәзер инде аны бөтенләй юатучы юк иде...

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (5)
Гөлфинә СӘЛИМОВА. Сүнгән учак. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: