Автобус каршына ул әллә кайдан, урман эчендәге караңгы бер борылыштан килеп чыкты. Җиргә кадәр иелгән гәүдәсе, кулына тоткан сырлы таягы һәм кечкенә генә төенчеге белән ул әкиятләрдә була торган җен карчыгына охшаган иде. Автобуска да ул үрмәләп диярлек керде, эчкә баткан кечкенә күзләре белән тиз генә капшанып алды да минем яндагы буш урынга сеңде. Миңа астан гына бер карап алды һәм тамырланып беткән бармаклары белән төенчеген кысыбрак тотты. Мин карчыкны кызганып куйдым, төнгә каршы, чак-көч йөргән аяклары белән кая бара инде бу карчык? Өс-башы да юка күренә, көзге көндә юлга чыгарлык кием түгел.
Карчыкка кызыксынып-кызыксынып карап алсам да, аның сөйләшергә исәбе юк иде, ахры, таягын кулына кысып, алга карап баруында булды, йөзе артык җитди, уйчан иде, кайчагында, кем беләндер бәхәсләшкәндәй, башын чайкап-чайкап куя, күкрәгеннән аһылдаган аваз кысылып чыга. Аннан һич көтмәгәндә елмаеп куя –әйтерсең менә хәзер, шушы минутта ул дөньяда иң зур бәхеткә ирешкән: карчыкның шатлыгы, тантанасы эченә сыймый, зәңгәр күзләре нурланып, яшәреп китә. Кем соң ул дөньяда иң зур хәсрәте дә, иң зур шатлыгы да бар кебек тоелган хатын? Юл өстендә очрап, юл өстендә төшеп тә калыргамы исәбе, әллә шушы автобус белән Мәскәүнең үзенә үк барышымы? Нигә бара, көтеп торыр кешесе бармы аның шундый зур шәһәрдә?
Халык арасында бәрелә-сугыла, карчык автобустан миннән дә алда, төшеп өлгерде. Төште дә кыргый, бер урман җәнлеге кебек маңгай астыннан гына як-ягына карап алды. Башта халык артыннан бер якка таба барып карады, аннары кеше арасыннан тизрәк чыкты да, ашыгып, икенче якка китте. Кемнәрдәндер нидер сорашып та карады ахры, тик аның яныннан, кул селтәп, бик тиз китеп бардылар. Карчык арып, башын тотып, юл читендәге эскәмиягә килеп утырды.
Ашыгып янына бардым. Нинди ярдәм кирәген сорадым. Маңгаена урап-урап бәйләгән ак яулыгы астыннан ул мина сөзеп кенә бер карап алды да:
– Мин бик зур эшләр белән йөрим, – дип әйтеп куйды.
Нинди эш? Аягында чак басып торган карчыкны нәрсә китерергә мөмкин Мәскәү хәтле Мәскәүгә?
– Кая барышың соң синең, әби? – дип сак кына сорап куйдым.
– Кая булсын, Берлинга. Берлинга барышым.
Гаҗәпләнеп, карчыкка карадым. Еракка текәлгән тәвәккәл карашын, аларда бетмәс хәсрәт һәм тыелгысыз шатлык чалымнары алышынып торуын күреп, күңелемнән нәтиҗә дә ясап куйдым. Карчык урман эчендәге авылларның берсеннән чыгып киткәнгә охшый иде. Зур шәһәрдә машина астына кереп харап булганчы, аны ничек тә җайлап, тыныч кына кире кайтарып җибәрергә кирәк. Ул арада сибәләп көзге яңгыр ява башлады, карчыкның юка киемле чандыр гәүдәсе бөтенләй бөкрәеп, җыерылып килде. Әбине вокзал эченә керергә чакырып карадым.
– Юк, миңа бүген иң зур генералның үзен күрергә кирәк, – диде карчык һәм таягы белән асфальтны төеп алды.
Сискәнеп киттем. Эскәмиянең теге башынарак барып утырдым да карчыкны күзәтергә тотындым. Ул иелеп төенчегендә актарынды-актарынды да бөгәрләнеп беткән бер кәгазь кисәге тартып чыгарды. Янымарак күчеп утырып, кәгазен миңа сузды:
– Менә шушы кешенең анасы инде мин. Ардатов Захар Иванович дигәнме? Минем улым була инде ул. Аның шунда икәнен мин күптән сизенгән идем инде, картыма гына әйтмәгән идем. Картым, Иван, белмичә китеп барды шуны. Белмәве яхшырак та инде бер караганда...
1985 ел.
(Дәвамы бар).
Фото: rzntrans.ru